Җиңел һәм йөк машиналары
план-конспект занятия по обж

Халиуллина  Фария Миннехановна

Җиңел һәм йөк машиналары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhinel_hm_yok_mashinalary.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Җиңел  һәм йөк машиналары.

2 нче кечкенәләр төркеме 

Максат.

Балаларга йөк машинасыннан җиңел машинаны аера белергә өйрәтү, маши- наның өлешләре белән таныштыру,  сүзлек запасларын баету;

балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлылыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту;

бер-берсенә игътибарлылык, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Алдан уздырылган чаралар. Төрле төрдәге машиналарны карау, шофер эшен күзәтү, шигырьләр, әкиятләр уку.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче:

Кечкенә дусларым, кәефләрегез ничек?

Балалар:

Яхшы, рәхмәт.

Тәрбияче:

Кәефегез яхшы булса, без сезнең белән шөгыльләнеп алырбыз. Җайлап утырыгыз. Дускайларым, әйтегез әле, сезнең күбегезнең әтиләре кем бу- лып эшли?  

Балалар:

Укытучы, шофер... (2 слайд)

Тәрбияче:

Ә шофер нәрсә эшли соң ул? (3, 4 слайдлар)

Балалар:

Машина йөртә.

Тәрбияче:

Ә сез машинага утырып йөрисезме?

Балалар:

Әйе.

Тәрбияче:

Ә машиналар кайдан йөри?

Балалар:

Юлдан. (5 слайд)

Тәрбияче:

Балалар, машиналар нинди булалар соң?

Балалар: (6 слайд)

Зур һәм кечкенә.

Тәрбияче:

Әйе, зур һәм кечкенә машиналар була. Балалар, ә машиналар нәрсәләр -дән тора?

Балалар:

Ишек, тәрәзә, һ.б.

Тәрбияче:

Дөрес, дускайларым. Машинаның тәгәрмәчләре, руле, кабинасы, тәрә-  зәләре, ишекләре, арбасы була. (7, 8 слайдлар)

(Һәр балага “Машинаны җый” уены бирелә).        

Тәрбияче:

Балалар, игътибар белән карап әйтегез әле, бу нинди машина?

(Балаларга “КамАЗ” машинасы күрсәтелә).

Балалар:

Бу - “КамАЗ” машинасы.

Тәрбияче:

Ә ул нәрсә өчен кирәк?

Балалар:

Йөк ташу өчен. (9 слайд)

Тәрбияче:

Димәк, без аны нинди машина дип атыйбыз инде?

Балалар:

Йөк машинасы, дип.

Тәрбияче:

Әйе, дусларым, йөк машинасы бары тик йөк кенә ташый.

(Балаларга “Жигули” машинасы күрсәтелә).

Бу машина безгә ни өчен кирәк? (10 слайд)

Балалар:

Утырып йөрер өчен.

Тәрбияче:

Дөрес, дусларым. Җиңел машиналар кешеләрне утыртып йөрү өчен хез- мәт итә. Бу машинаны нинди төргә кертербез икән?

Балалар:

Җиңел машинага.

(Ишек шакыйлар, Мырауҗан керә). (11 слайд)

Тәрбияче:

Балалар, карагыз әле, безгә Мырауҗан кунакка килде. Я, сөйлә инде без- гә, нигә син шундый боек?

Мырауҗан:

Әй, дусларым, зур шәһәрдә мин бик арыдым. Чак машина астында калмадым, хәтта йөк машинасына тотынып шәһәр әйләнергә дә уйладым. Тик минем дусларым, Наян белән Чаян, юлда басып калдылар. Безнең балаларга дип алган уенчыкларыбыз шундый авыр, шундый күп. Бәлки, сез миңа уенчыкларны алып килергә ярдәм итәрсез?

Тәрбияче:

Балалар, Мырауҗанга без ничек ярдәм итә алабыз? Ярдәмгә нинди ма- шина җибәрергә була?

Балалар:

Йөк машинасын.        

Тәрбияче:

Күрдеңме, Мырауҗан, балалар сиңа нишләргә кирәген аңлатып та бир- деләр.

Мырауҗан:

Рәхмәт сезгә, дусларым. Мин инде киттем. Булышуыгыз өчен мин сезгә бүләкләр калдырам. Сау булыгыз.

Уен. “Кайсы артык”. (12, 13,14 слайдлар)

(Балаларга 3 вариантта “Кайсы артык” дип аталган уен тәкъдим ителә).

Тәрбияче: (15 слайд)

Дусларым, сез бүген бик яхшы шөгыльләндегез. Инде хәзер саубулла- шыр вакыт та җитте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

“Көнкүрештә кулланыла торган “машиналар”!

Транспорт и бытовая техника облегчает труд в повседневной жизни....

Конспект "АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МАШИНАЛАРЫ".

Балаларның авыл хуҗалыгы техникасы төрләре турында мәгълүматларын киңәйтү...

Тема: «Йөк һәм җиңел машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме).

Тема: «Йөк һәм җиңел  машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме)....