Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: уртанчылар төркеме ( 4 яшьтән 5 яшькә кадәр ).
календарно-тематическое планирование (средняя группа) на тему

Зямилева Алсу Рафаэлевна

Уртача мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уенг эшчәнлегендә рольле мөнәсәбәтләр үзләрен аеры башлыйлар. Уен процессында рольләр үзгәрергә мөмкин.

Сүрәтләү эшчэнлеге шактый үсеш ала. Рәсем предметлы һәм детальләштерелгән форма ала. Кешенең график сүрәте гәүдә, күз, авыз борын, чәч, кайвакыт кием һәм аның детальләре булу белән характерлана. Сүрәтләү эшчэнлегенең техник ягы камилләшә. Балалар төп геометрик фигураларны ясый, кайчы белән кисә, сүрәтләрне кәгазьгә ябыштыра алалар.

Конструкцияләү катлаулана. 5-6 детальдән торган корылмалар барлыкка килә. Уйлап чыгарып конструкцияләү, шулай ук төзү эзлеклелеген планлаштыру күнекмәләре формалаша.

Баланың җитезлек, хәрәкәт координациясе үсә. Балалар бу яшьтә тигезлекне яхшы саклыйлар, зур булмаган тоткарлыкларны атлап чыгалар. Туп белән күнегүләр катлаулана.

Зиһенгә алу сәләте күбрәк усеш ала. Балалар теге яки бу предметка охшаган форманы атый беләләр. Хәтер күләме үсә. Балалар 7-8 предметның исемен истәкалдыра алалар.

Күз алдына китерү, уйлап чыгару (воображение) сәләте үсә. Оригинальлек һәм  ирекле булу кебек сыйфатлар формалаша. Балалар мөстәкыйль рәвештә бирелгән темага зур булмаган әкият уйлап чыгара алалар.

Игътибарлылык сәләте үсә. Бала 15-20 минут дәвамында игътибарын туплап эшли алырга сәләтле.

Авазлар әйтелеше һәм дикция яхшыра. Сөйләм балаларның активлыкларын үстерә. Алар хайван тавышлары чыгаралар. Теге яки бу персонажның сөйләмен интонация белән аерып күрсәтә алалар.

Бала белән олылырның аралашу эчтәлеге үзгәрә. Аралашу процессында  алган мәгълүматләр бик үк анлашылып бетмәсәләр дә, балада кызыксыну уяталар.

Бала өлкәннәрнең үзен ихтирам итүләрен тели, мактау сүзе аның өчен бик зур әһәмияткә ия булла бара. Бу баланың артык үпкәләүчән булуына китерә.

Шелтә, кисәтүләргә тискәре мөнәсәбәт туа. Артык үпкәүчәнлек бу яшьнен феномены булып тора.

Яшьтәшләре белән бала сайлап кына аралаша башлый. Ул кайбер иптәшләренә өстенлек бирә. Уен вакытында даими партнерлар барлыкка килә. Төркемдә лидерлар аерылып чыга башлый. Көндәшлек, ярышу барлыкка килә. Ярышу үзеңне башкалар белән чагыштыру өчен әһәмиятле. Бу үз чиратында Мин образынын үсешенә, анны детальләштерүгә китерә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

"Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме)

 Максат : Балаларны әкият белән таныштыру, аларны әкияткә карата кызыксыну уяту,кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү, фикерләү сә...

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

"Уйнап өйрәнәбез" уртанчылар төркеме балалары өчен эшчәнлек

уртанчылар төркеме балалары өчен эшчәнлек...

БЕЗ- ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ. (Уртанчылар төркеме)

Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Урманда үз- үзенне тоту кагыйдәләрен үзлэштерү. Сөйләм телен үстерү....