Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нормаль үсеше өчен кирәкле шартлар”
консультация на тему

Шакирова Гульшат Шайхулисламовна

Балаларның нормаль үсеше өчен нинди шартлар кирәк соң?

Бала организмының  төп физиологик мохтаҗлыгын кәнагатләндерү:

·       дөрес яшәү рәвеше-режим үтәү

·       дөрес туклану

·       хәрәкәтләнү, саф һавада булу,физик күнегүләр башкару

·       йоклау, ял итү

·       баланы якын итү, ярату,хөрмәт итү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie.docx17.03 КБ

Предварительный просмотр:

Тема“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  нормаль үсеше  өчен кирәкле шартлар”

Чыгышны әзерләүче:

126 нчы балалар бакчасы

 педагог-психологы

 Шакирова Г.Ш.

                                                          Казан -2014

Нәрсә ул нормаль үсеш? Нормаль –ул норма сүзеннән алынган, психологлар һәр баланың яшенә карап критерийлар эшкәртеп чыгарганнар. Әгәр без норманы ике яклап чикләнгән (өстән, астан) ара итеп күз алдына китерсәк, үсеше буенча бала үз яшенә туры килсә, без аны шушы кыссаларга  кертеп күз алдына китерәбез.Әгәр дә бала   үсеше буенча кайбер юнәлештә яшьтәшләреннән уздыра икән, без андый балаларны өске чиккә якын диеп саныйбыз(опережающее развитие).Үсеше буенча  өстәге чиктән дә югары булган балаларны  сәләтле(одаренный) дибез, ә астагы чиктән дә түбән балалар- акылга зәгыйф, үсеше тоткарланып торучы балалар була.

Балаларның нормаль үсеше өчен нинди шартлар кирәк соң?

Бала организмының  төп физиологик мохтаҗлыгын кәнагатләндерү:

  • дөрес яшәү рәвеше-режим үтәү
  • дөрес туклану
  • хәрәкәтләнү, саф һавада булу,физик күнегүләр башкару
  • йоклау, ял итү
  • баланы якын итү, ярату,хөрмәт итү

Безнең балалар бакчасында бу шартлар тудырылган: бакча режим буенча эшли. Азык –энергия чыганагы, баланың  үсеше өчен иң кирәкле материал. Бала дөрес тукланмаса-бу төрле авыруларга китереп чыгара: күп ашаса-ашказанына көч килә, хәрәкәтләнүне тоткарлый, артык тазалыкка китерә.

Саф һавада йөрү- баланың үсеше өчен кирәкле шарт, һавада ионнар күп, ул үзенә күрә кәефне күтәрә, яхшырта. Кояшның нурлары, көндезге яктылык  организмда “Д” витаминын барлыкка китерә, ә ул сөяк аппаратын ныгыта. Кояш, һава, су –төп сәламәтләндерү чаралары.

Хәзерге вакытта әти-әниләрнең  сәламәтлекләре начарлануы турыдан-туры балаларның сәламәтлегенә тәэсир ясый.Тумыштан ук авыру балаларның күбәюе,балаларның  иммунитетлары түбән булуы –моны дәлилли.Тәрбияләү процессының бер  бурычы булып – балаларның сәламәтлекләрен ныгыту тора, шуны истә тотып  без мәктәпкә аларны сәламәт, тормыш яратучан, югары кәефле итеп чыгарырга тиешбез.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре бу юнәлештә әти-әниләр белән берлектә күп эшләр башкарды, ә киләчәктә безгә  бер сүзгә килеп төрле чаралар оештырырга   кирәк була.

Тәрбия-укыту процессы сәламәтләндерү эшчәнлеге белән бергә бара, шул очракта гына баланың табигый сәләтен үстереп, баланы бөтен яклап шәхес итеп тәрбияләп була. Тәрбияләүдә иң кирәкле шарт булып-шәхесне тирәнтен аңлау, үзенчәлекле сыйфатларын белү, хөрмәт итү тора.

ФГОС буенча балаларның нормаль үсешен булдыру өчен нинди психологик-педагогик шартлар үтәргә?

  1. Һәр баланы хөрмәт итү, баланың  үз-үзен уңай бәяләүен хуплау, үз-үзенә ышану мөмкинлеген булдыру.
  2. Баланың психологик үзенчәлеген истә тотып тәрбияләү, укыту процессында дөрес формалар һәм ысуллар куллану.
  3.  Тәрбияләү-укыту процессында һәр баланың мөмкинлегеннән, кызыксынуыннан чыгып бердәм эшчәнлекне оештыру.
  4. Балаларның бер-берсенә булган дус, уңай мөнәсәбәтне хуплау.
  5. Балаларның мөстәкыйллекләрен, инициативлыкларын аларга кагылышлы эшчәнлектә үстерү.
  6. Балаларга  хәрәкәтләнү төрләрен, материалларны, аралашу һәм бердәм эшчәнлек өчен  катнашучыларны үзләренә сайлап алырга мөмкинлек тудыру.
  7. Һәр баланы бөтен шәхес итеп тәрбияләү максатыннан чыгып гаилә белән бәйләнешне дөрес оештыру.

Һәр балага чын кеше булып үсәр өчен  кирәк булган шартлар:

-ярату атмосферасы. Бала-мәхәббәт җимеше, ул хөрмәтләү һәм ярату хисендә үссә генә,  ул  башкаларны хөрмәт итә, кешеләргә карата ачык була.

-биек әхлаклы тәрбияче, баланы уйларга, гадел булырга өйрәтүче.

-бала күтәренке иҗтимагый файдалы эшне күреп үсәргә тиеш. Олыларның эшләрен күзәтеп бала үзе дә беренче ярдәмче, ә аннан соң –башкаручы булып үзе эшли башлый.

-баланың тормышынын  артык ярсытучы әйберләрдән арындырырга: аракы эчү, тәмәке тарту, азартлы уеннар, режимсыз яшәү, һ.б.

-баланың сәләтләрен төрле яклап үстерү: физик күнегүләр, музыка, рәсем ясау, шахмат уйнау, шигырьуку, бакчада эшләү, һ..б.

-эзлекле рәвештә, акрынлап бала көченнән килгән эшчәнлекне башкарырга тиеш. Олылар бу принципның  күзәтеп, тикшереп торырга тиешләр.

-баланы әхлаксыз кешеләрдән чикләргә, чөнки бала 7 яшьтә генә начарны яхшыдан аера. Шуңа күрә олыларга балалар алдында  үзләренең тәртипләре турында онытып җибәрмәскә,  бала алдында тәрбиячеләр һәр адымны үлчәп, үрнәк булып калырга тиешләр.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган балаларның сөйләм үсеше мониторингы» («Количественный мониторинг речевого развития детей с ОНР»)

В методическом пособии систематизирован практический материал по мониторингу речевого развития детей-билингвов с ОНР и дидактические карты для количественного анализа оцениваемых показателей развития,...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Мәктәпкәчә белем учреждениясендә тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар булдыру

Соңгы елларда респупликабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә баланың юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, бала...

Үсемлекләргә шартлар

"Үсемлекләргә шартлар"...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....