Мәктәпкәчә белем учреждениясендә тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар булдыру
проект по обж (подготовительная группа) на тему

Хабибуллина Зульфия Рафгатовна

Соңгы елларда респупликабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә баланың юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл habibullina_pdd.docx24.94 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының

“Татар телендә тәрбия  һәм белем бирүче

184 енче номерлы катнаш төрдәге Балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесе

Мәктәпкәчә белем учреждениясендә тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар булдыру

ӘЗЕРЛӘДЕ:

Хабибуллина З.Р. – Казан шәһәре Мәскәү районының

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

184-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә

белем учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

2015

Кеше тормышы һәръяклап аның куркынычсызлыгы белән бәйләнгән. Куркынычсызлык өлкәсе белем бирүнең төп максаты баланы тирә-юньдә куркынычсыз тормышка әзерләү.

Балалар еш очрый торган тормыш куркынычсызлыгы ситуацияләр, менә шуларның берничәсе:

  1. Тормыш куркынычсызлыгы.
  2. Сәламәтлек саклау.
  3. Эмоциональ сәламәтлек.
  4. Бала һәм табигать.
  5. Урамда һәм юллардагы куркынычсызлык.

Соңгы елларда респупликабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә баланың юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларны кечкенәдән үк өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләрнең, барлык педагогларның изге бурычы. Шул максат белән әлеге проект эше башкарылды.

Проект темасы: “Юл хәрәкәте иминлеге”  

Проектның актуальлеге:                              

    Хәзерге чор җәмгыятьтә балаларның саксызлыгы белән барлыкка килгән юл-транспорт һәлакәтләре иң авыр проблемаларның берсе булып тора. Россия буенча һәр елны юлларда балалар һәм яшүсмерләр катнашында уннарча мең  һәлакәт килеп чыга. Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм кагыйдәләрне саклау – балаларның юлларда үз-үзләрен сакчыл тота белүләренә ярдәм итә.

Проектның максаты: юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.    

Проектның бурычлар:

  1. Яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белүләрен камилләштерү.
  2. Регулировщик, махсус транспортлар белән балаларны таныштыру аша юл йөрү кагыйдәләре турында өйрәнгәннәрнә системага салу, белемнәрне тирәнәйтү һәм тормышта кулланырга өйрәтү.
  3. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү, балаларны игътибарлы булырга өйрәтү.
  4. Сөйләм телен үстерү.
  5. Иптәшлек хисе тәрбияләү.

Проект ничә яшьлек балалар өчен исәпләнгән: 6-7 яшьлек балалар өчен исәпләнгән проект.

Проекта катнашучылар: балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр.

Катнашучылар саны буенча: күмәкләшкән.

Проект төре: мәгълүмәти-иҗади, кыска вакыт эчендә башкарыла торган проект.

Проектны чынга ашыру өчен ниятләнгән нәтиҗәләр:

  • Балалар үз белемнәрен сюжетлы-рольле уенда куллана.
  • Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәре формалашкан.
  • Балалар үз рольләрен кагыйдә буенча башкара.

 1 этап -әзерлек эше.

  1. Проектның темасы буенча фикер алышу һәм аны чынга ашыру өчен формалар эзләү.
  2. Тема буенча методик материаллар һәм әдәбият белән танышу.
  3. Әти-әниләрне проект темасы белән таныштыру, фикер алышу.
  4. Балалар белән әзерлек эше:
  • Юл йөрү темасына багышланган әдәбият уку. Сергей Волков “Про правила дороного движения”, Ш. Галиевның “Светофорның өч сүзе”, И. Иксанова “Светофор”, Р. Мәннан “Алга утырсаң”
  • Дидактик уеннар куллану: “Светофор”, “Лото”, “Юл билгеләре доминосы”, “Юл билгесен җый”
  • “Юл хәрәкәте иминлеге” папкасы җыелмасы буенча әңгәмә үткәрү.

2 этап – практик өлеш

Тема

Максат

Әңгәмә “Юл йөрү билгеләрен онытма”

Балаларны юл йөрү билгеләре турында белемнәрен ныгыту; юл һәм урамда килеп чыккан ситуацияләргә бәя бирү күнекмәләрен үстерү. Балаларны “Юл хәрәкәте иминлеге” темасына сюжетлы рольле уен уйнарга теләк уяту; балаларда сакчылык тәрбияләү.

Сюжетлы - рольле уен өчен атрибутлар әзерләү. (кул эше)

Балалар белән сюжетлы - рольле уен өчен атрибутлар әзерләргә тәкъдим итү; кәгазь белән эш итү күнекмәләрен үстерү; әзерләгән кул эшләренә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Сюжетлы рольле уен “Юл хәрәкәте иминлеге”

Сюжетлы-рольле уенда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен чагылдуру өчен предметлы- уенлы мохит булдыру; сюжетлы-ррольле уен өчен атрубытлар әзерләүдә катнашу; юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау; иптәшлек хисе тәрбияләү.

Әти-әниләр өчен стена- гәҗите “Юл йөрү белгечләре”

Проект нәтиҗәсе буларак әти-әниләргә  “Юл йөрү белгечләре” теасына стена-гәҗите тәкъдим итү. Юл хәрәкәте иминлеге проблемасына кызыксыну үстерү.

Сюжетлы рольле уен “Юл хәрәкәте иминлеге”

Җиһазлау: битлекләр (юхиди, автобус, автомобильләр, троллейбус, техник ярдәм машинасы), рульләр, жезл – юл хәрәкәтен җайга салучы таяк, 4 тасма, кибет – касса, урындыклар, предметлар, балалар бакчасы – рәсеме, светофор, инструментлар, коляска һәм курчаклар, зебра,фуражка.

       Сюжетлы – рольле уенда балалар башкара торган рольләр: светофор,җәяүлеләр,ЮХИДИ инспекторы, автомобиль йөртүчеләр, автобус йөртүчесе, троллейбус йөртүчесе, техник ярдәм хезмәткәре, сатучы, табиб.

      Сюжетлы – рольле уен эчтәлеге: уенда бөтен төркем катнаша. Уен башланыр алдыннан бөтен кирәкле материаллар күрсәтелеп куела. Тәрбияче балаларга барлык материалларны да карарга һәм уенның бөтен детальләрен искә төшерергә куша. Бүлмәне урам кебек җиһазлыйлар. Тасмалар ярдәмендә тротуар белән юлның транспорт йөри торган өлеше билгеләнә, ә җәяүлеләр сукмагы япма белән билгеләнә. Чатта светофор тотып бала баса.

     Бүлмәнең бер почмаганда өстәл һәм урындык куеп “Кибет”, ә икенче почмагында “Балалар бакчасы” ясала. Балалар рольләрне бүлешеп, битлекләрне кияләр һәм  уен өчен кирәк-яракларны алалар. Битлекләр җитмәгән балалар җәяүлеләр була.  Алар кайсы кибеткә ашыга, кайсы курчак – балаларын балалар бакчасына илтә. Ә кайсылары тукталышта автобус көтәләр. Автобус килеп җиткәч, автобуска “утырып”(шофёрның артына басып), икенче тукталышка кадәр баралар.

     Яшел ут яна. Барлык машиналар кузгалып китә. Ә җәяүлеләр туктап калалар, аларга яшел ут янганын көтеп калалар. Кызыл ут янгач, бөтен машиналар туктый, ә җәүлеләр юлны чыгып калырга ашыгалар.

    Кинәт светофор эшләми башлады, ватылды. Шунда ук “Техник ярдәм” дип язган машина белән юл хәрәкәтен җайга салучы һәм электрик килеп җитә. Электрик светофорны төзәтә башлый, юл хәрәкәтен җайга салучы исә үзенең таягы белән күрсәтеп, автомашиналар һәм җәяүлеләрнең хәрәкәтен көйли башлый.

       Үзләренең балаларын бакчага илтеп һәм кибеткә кереп чыкканнан соң, җәяүлеләр өйләренә ашыга. Юл хәрәкәтен җайга салучы жезлны юл уңаена суза, димәк, машиналар кузгала, ә җәяүлеләр басып көтеп тора. Юл хәрәкәтән җайга салучы таягын болгап, төгәл итеп борыла, юлга аркылы сузылган таягы җәяүлеләргә юлның ачык икәнен аңлата.

Юл чатында нинди генә хәлләр килеп чыкса да, куркып калырга ярамый. Безнең уенда да шундый күренешләр вакытында балалар югалып калмадылар. Машиналар җиңелчә генә юл хәләкәтенә очрагаган очракта, җитди кыяфәттә, телефон аша ЮХИДИ хезмәткәрен ярдәмгә чакырдылар. ЮХИДИ хезмәткәре килә һәм килеп чыккан бәләдә ярдәм итә. Әгәр инде табиб ярдәме дә кирәк булса, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыла һәм табиб беренче ярдәм күрсәтә.

3 этап – проектның йомгаклау өлеше.

      Нәтиҗә: “Юл хәрәкәте иминлеге” сюжетлы-рольле уены дәвамында балаларның юл хәрәкәте иминлеге турында белемнәре тагын бер кат ныгытылды. Балалар уенда теләп һәм актив катнаштылар. Һәрберсе үзенең ролен бик җитди рәвештә башкарырга тырыштылар. Уен дәвамында килеп чыккан авырлыкларны, килеп җитмәгән кайбер кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын балалар белән бергәләп таптык һәм уйнадык.

Проектның нәтиҗәсе итеп әти-әниләргә стена-гәҗите чыгарылды “Юл йөрү белгечләре”

Кулланылган әдәбият: 

1.”Азбука дорожной науки” под редакцией Г.В.Мухаметзяновой.Казань,1999

2.”Сабантуй” газетасының  кушымталары “Хәерле юл”

3.Валеева Ф. Газеева А.”Юлда йөри беләсеңме?”

4.Гарипова Р.Давлетшина Н.”Юл йөрү кагыйдәләре”

5.Табышмаклар китабы.Казан,1997.

6.Правила дорожного движения РФ.Москва , 2009

7. « Юл фәне әлифбасы». 1 класс. Р.Н.Миннеханов, И.А.Хәлиуллин редакциясендә. Казан “Элодея”, 1998 ел, 64 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларның танып белү эшчәнлеген оештыру аша сенсор үсешен тәэмин итү

Развитие сенсорных способностей дошкольников через познавательно-игровую деятельностьБольшое влияние на результаты познавательной деятельности дошкольника оказывают познавательные способности. Их нали...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нормаль үсеше өчен кирәкле шартлар”

Балаларның нормаль үсеше өчен нинди шартлар кирәк соң?Бала организмының  төп физиологик мохтаҗлыгын кәнагатләндерү:·       дөрес яшәү рәвеше-режим үтәү·...

Үсемлекләргә шартлар

"Үсемлекләргә шартлар"...

“Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру” буенча проект

"Юл йөрү кагыйдәләрен йөрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру" буенча проект...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек.

Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек....