“Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру” буенча проект
проект по обж на тему

Мухаметшина Сериня

проектная деятельность по обучению дошкольников ПДД на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proektnaya_deyatelnost_po_pdd.doc138 КБ

Предварительный просмотр:

“Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру” буенча проект

УРТАНЧЫЛАР  төркеме өчен

1. Проектның темасы: “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру”

Балалар юл-транспорт  һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барыла. Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән  чыга белү юлларын аңлатырга өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез.

Берничә принципка таянып эш итәбез:

– Иң мөһиме, кагыйдәләрне ныклы гадәткә әверелдерү.

– Юлда үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләренә өйрәтү.

– Барлык эшләрне дә гаилә белән тыгыз бәйләнештә алып бару.

 

2. Проектның төре: танып-белү.

 

3. Үтәлү вакыты: 1 ай.

 

4. Проектның максаты: шәһәр урамнарында юл йөрү куркынычсызлыгы булдырмау шартлары тудыру.

 

5. Проектның бурычлары:

–  Юл йөрү кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен ачыклау һәм арттыру.

–  Әти-әниләр ярдәме белән төрле методлар һәм ысуллар кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту.

– Бирелгән юнәлеш буенча материаль-техник базаны арттыру.

 

Катнашучылар:

– балалар;

– ата-аналар;

– ГИБДД хезмәткәре;

– белгечләр.

 

6. Эшчәнлекнең этаплары:

– Әти-әниләр белән анкета уздыру.

– Балаларның белемнәрен ачыклау (диагностика).

– Юл йөрү кагыйдәләре буенча әдәбият белән танышу.

 

Балалар белән эшчәнлек берничә юнәлеш буенча алып барыла:

– транспорт;

– урам;

– юл билгеләре;

Транспортта  үз-үзеңне тоту.

Һәрбер юнәлеш буенча танып-белү шөгыльләре әзерләнә.

Рәсем, аппликация шөгыльләре дә яхшы нәтиҗә бирә.

Уеннар аша балаларның белемнәре ныгытыла:

– сюжетлы уеннар;

– дидактик уеннар;

– хәрәкәтле уеннар;

– төзү уеннары.

 

7. Гаилә белән эшчәнлек:

– рәсемнәр күргәзмәсе;

– анкета уздыру;

–  ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырып тематик җыелыш;

– гаилә конкурсы.

Тема

ИЗО

Сөйләм телен үстерү

Уеннар

Күңелачу

Әти-әниләр белән эш

“Транспорт” төрләрен аера белүне формалаштыру (юл, су, махсус, тимер юл, һава).

Рәсем“Юлда- гы автомобильләр”

Транспорт төрләре

Төзү: гараж, АЗС сюжетлы рольле уеннар, “АЗС”, “Автосалон”

Викторина “Транспорт төрләре”.

Консультация “Юл куркынычсызлыгы”

“Урам” Урамнарның төзелешен аңлату. ГИБДД хезмәткәренең эше белән танышу.

Аппликация“Безнең урам”

План буенча хикәя төзү: “Мин бакчага барам”

Дидактик уен: “Юл һәм юл билгеләре”, “Безнең шәһәр”, С/р уен “ГИБДД посты”.

Күңел ачу кичәсе “Әти, әни һәм мин шәһәр урамында”.

Папка “Балалар юлда”.

“Юл билгеләре” Юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Юл билгеләрен санламау нинди нәтиҗәгә китерүен искәртү.

Кул хезмәте“Юл билгеләре” (кәгазьдән ясау

“Юл билгеләре иленә сәяхәт”. Әйләнә- тирә белән танышу.

Дидактик уен: “4 нче артык”, “Домино”, “Чабыш”, С/р уен “Авто- мәктәп”.

Курчак театры: “Игътибарлы бул”.

Юл макетын ясау.

“Транспортта үз-үзеңне тоту” Әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү.

Рәсем: “Юл чатында”

В.Осеева “Бер әби ич” хикәясенең эчтәлеген сөйләү. Сөйләм телен үстерү.

Дидактик уен: “Урамда”, “Юл һәм юл билгеләре”, “Нәрсә начар”, С/р уен: “Автобус”, “АЗС”.

Күңел ачу кичәсе: “Иң яхшы җәяүлеләр”.

Консультация «Сез моны белергә тиеш».

8. Проектның нәтиҗәләре:

– Балалар бакчасында тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар тудыру.

– ЮХИДИ хезмәткәрләре белән ныклы бәйләнеш булдыру.

– Перспектив план төзү һәм куллану.

 

9. Йомгаклау өлеше:

– стена гәҗите “Үрнәк җәяүлеләр”

– КВН: “Юл йөрү кагыйдәләре – безнең дуслар”.

Проектка   өстәмәләр.

Уртанчылар  төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план.

Темасы

Максаты

ае

1

Урында ориентлашу.

Балаларны үз тирәлегеңдә урнашкан предметлар янында ориентлашырга өйрәтү  .        

сентябрь

2.

Урында ориентлашу. Ш.Галиевның  “Юл кемнеке?” шигырен уку.Дидактик уен “Куян кая качкан?”

Балаларның урында ориентлашу  хәрәкәтләрен  камилләштерү.

3.

Төсләр. Аларның юл хәрәкәтендә урнашу тәртибе.

Балаларга төсләрнең  тормышта нинди әһәмияте барлыгын аңлату.

4.

Юл хәрәкәте.   Хәрәкәтле уен “ Авто-мобиль һәм чыпчыклар”

Юл һәм андагы хәрәкәт турында балаларда башлангыч мәгълүмат бирү, юл кыркыныч-сызлыгы кагыйдәләрен яшь үзенчәлекләренә туры китереп аңлату,  транспорт  төрлелеге турында әйтеп узу.

5

Урамнар һәм юллар.

Балаларны урам һәм юллар,аларның функ-цияләре белән таныштыру.”Юллар”, ”трату-ар”,”тар”-“киң”, төшенчәләре турындагы бе-лемнәрне ныгыту,транспорт йөри торган юл-ны тротуардан аеру күнекмәсен булдыру. Пространствода ориентлашу күнекмәләрен үстерү,балаларның юлларда үзләрен тоту күнекмәләрен формалаштыру.

октябрь

6.

Дидактик уен : ”Җитешмәгән детальләрне ясап бетер”.

Хыял,күз алдына китерүне үстерү.                

Уен эчтәлеге: балаларга транспорт чарасы-ның  җитешмәгән  детальләрне ясап бете-рергә һәм рәсемдә үзе уйлап тапкан нәрсәне дә булса ясарга тәкъдим итү.

7.

Максатчан прогулка : “Авыл урамында тран-спорт хәрәкәтен күзәтү”

Балаларны юл йөрү кагыйдәләре б/н таныш-тыруны дәвам итү,урамда дөрес йөрергә өй-рәнү, җәяү -леләр өчен булган кагыйдәләрне  истә калдыру,юл билгеләре турында белем-нәрен ныгыту.Кибет ,мәктәп, балалар бакча-сы һ.б. урнашкан урыннарны белергә,аларга бару юлын өйрәтү.

8.

Транспорт төрләре (су тран. ,һава тран.,); транспортлар турында табышмаклар әйтешү.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләре б/н таныш-тыруны дәвам итү,урамда дөрес йөрергә өй-рәнү, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне  истә калдыру,транспорт төрләре турындагы  белемнәрен   ныгыту .

9.

Дидак.уен”Җитешмәгән  детальләрне ясап бетер”

Хыял-күзаллауны ,күреп кабул итүне үстерү.

ноябрь

10.

Без-җәяүлеләр.

Балаларны җәяүленең юлны аркылы чыгу уры-ны белән таныштыру,”Җәүяүле”,”җәяүле юлы”,”светофор” төшенчәләрен формалаш-тыру, игътибар белән хәтерне үстерү ,юлны аркылы чыкканда бер-береңә ярдәм итү те-ләген тәрбияләү.

11.

Җәмәгать транспор-тында чыгу, утыру.

И. Дәүләтша “Алпамша шәһәргә килде”уку.

Балаларда җәмәгать транспортында үзеңне тоту культурасы нигезләрен формалаштыру, уеннар барышында ныгыту.

12.

Җигүле транспорт.

Уен: “Атта барабыз”

Балаларның транспорт турында, транспорт-ның төрләре турындагы белемнәрен киңәйтү.

13.

“Шәһәр һәм андагы транспорт”

Балаларны җәмәгать автотранспорты  тук-тау урыннарын күрсәтүче билгеләр белән та-ныштыру.

декабрь

14.

Шәһәр урамы.

Балаларны шәһәр урамы һәм аның төп өлеш-ләре белән таныштыру.Сигналны тыңлый белү күнекмәләре,игътибарлылык тәрбияләү

15.

Җәяүлеләр һәм пасса-жирлар өчен кагый-дәләр. Дидактик уен. “Билгеләрне урнаштыр”

Җәяәүлеләр өчен булган кагыйдәләр б\н та-ныштыруны дәвам итү. Балаларның юл билге-ләре белән кызыксынуларын арттыру. Фигураларны танып белү,фикерләү сәләтен үстерү.

16.

Экскурсия

“Авыл урамнарыда транспорт хәрәкәтен күзәтү”.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныш-тыруны дәвам итү,урамда дөрес йөрергә өйрә-тү;җәяүлелеәр өчен булган кагыйдәләрне өй-рәнү.

17.

Төсләр иленә сәяхәт. Дидактик уен “Авто-машиналар кайда тора?”

Юлларда  үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләрен үстерү.

Пространстволы кабул итүне үстерү.

январь

18.

Светофор -безнең дустыбыз.

Балалрның светофорның эше турындагы бе-лемнәрен ныгыту.

19.

Без-пассажирлар!

Балаларның автобус,трамвай ,троллейбус турындагы белемнәрен ныгыту.аларны башка төр транспорт чараларыннан аеру.

20.

Үстерешле уен “Оештыручылар”

Конструктив  күнекмәләрне ,игътибарны үстерү.

21

Юл  билгеләре

Юл шартларында үзеңне хәфевсез тоту нигез-ләре буенча белемнәр һәм күнекмәләр камил-ләштерү.

февраль

22

“Төрле автомашина-лар”хәрәкәтле уенын уйнау.

Ишетү игътибарын ,реакция тизлеген үстерү.

23

“Юл ,транспорт чара-сы, пассажир, җәяүле “ дидактик уен.

Тиз реакция ясауны үстерү.

24

Тимер юл транспорты. Уен: “Поезда сәяхәт

Тимер юл транспортыбелән таныштыру.

25

Тимер юл белән бәйлә-нешле билгеләр.

 Тимер юл белән бәйләнешле билгеләр белән танышу.          

март

26

Урамнарда, юлда үз- үзеңне тоту кагыйдә-ләре.

Балаларга урамнарда, юлда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату.

27

Светофор сигналлары

Светофор сигналлары турындагы белемнәрне ныгыту.

28

Үстерешле уен : ”Светофор”

Төсләрнең төп эталоннары турында күзаллау-ны үстерү,үз киемеңдәге кирәкле төсне таба белергә өйрәтү.

29

Бер якка хәрәкәт итүче юлда йөрү тәртибе (машиналар, җәяүләр).

Балаларны урамда үз- үзеңне дөрес тоту ка-гыйдәләренә өйрәтүне дәвам итү. Машиналар хәрәкәтен күзәтү.

апрель

30

Ике якка да хәрәкәт итүче юлда йөрү тәр-тибе.(Машиналар, җәяүлеләр).

Балаларга уң, сул якка хәрәкәт итүче тран-спорт һәм җәяүлеләр турында мәгълүмәт бирү.

31

Юлда очрый торган билгеләр.

Үстерешле уен:”Парны эзләп тап”

Балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү.

Аңлап фикер йөртүне үстерү.

32

Җәяүлеләр өчен билгеләр.

Үстерешле уен: ”Билгене җый”

Җәяүлеләр өчен билгеләр белән танышуны дәвам итү.

Игътибар,күреп кабул итү,фикерләүне, ана-лизлау күнекмәсен үстерү.

33

Юл, урам чатларын аркылы чыгу тәртибе, юлдагы билгеләр.

Балаларның алган белемнәрен ныгыту, практи-када куллана белергә өйрәтү.

май

34

Төзү. Машиналарга гараж.

Балаларны участокта комлыкта гаражлар төзергә өйрәтү.

35

Конструкцияләү. Минем яраткан машинам.

Хәрәкәтле уен”Юлныкы-юлныкы түгел”

Балаларны таякчыклар, пластик бөкеләр ярдәмендә машина макетлары төзергә өйрәтү.

Ишетү һәм анализаторларыкоординациясенә бәйле игътибарны үстерү.

36

Йомгаклау дәресе: ”Авылыбыз урамнарын-да”

Уку елы буе ЮЙК дәресләрендә өйрәнгән төшенчәләрне һәм кагыйдәләрне ныгыту.

“Юл ,транспорт чара-сы, пассажир, җәяүле “  темасына уртанчылар төркеме өчен  шөгыль конспекты.

 

Максат:

Юлда имин хәрәкәт итә белергә өйрәтү.

Тискәре күренешләрне аңлап кабул итүләрен, аларның куркыныч тудыруларын күрә, тоя белергә күнектерү.

Юлда һәркем үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә җаваплы булуын, юлда игътибарлы, юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә тиешлегенә инандыру, җаваплылык хисе тәрбияләү.

 

Җиһазлау: юлда хәрәкәт итүдә тискәре күренешләрне чагылдырган рәсемнәр җыелмасы, уенчык эт баласы, туп, велосипед, магнитофон.

 

 Шөгыль барышы 

Тәрбияче: Балалар, кемдер елый, ахрысы. . . Ләйлә түгелме соң бу?

Почмакта урындыкта Ләйлә исемле кечкенә кыз утыра, кулында марля белән бәйләнгән эт.

Тәрбияче: Ләйлә, ни булды сиңа, нигә елыйсың?

Ләйлә: Машина астына кереп

Имгәнгән минем көчек.

Кызгандым аны шаярып

Уйнавын искә төшереп.

 

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Ләйләнең көчеге ни өчен машина астына кереп имгәнгән?

Балаларның җавапларын тыңлау.

 

Ләйлә: Нигә юлга чыкты микән

Машина үткән чакта?

Белдереп тора, югыйсә,

Светофор шушы хакта.

 

Мескенкәем кызыл утка

Карамады микәнни?

Аның ни өчен януын

Аңламады микәнни?

 

Юлны кичү кагыйдәсен

Белмәгән ул күрәсең.

 

Тәрбияче: Ләйлә, тынычлан, сөрт күз яшьләреңне. Көчегеңне дәваларсың да, ул яңадан йөгерә, сикерә, уйный башлар. Төзәлеп беткәч, янә юлда игътибарсыз йөреп имгәнмәсен, әйдә, бергәләп юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтик көчеккә. Балалар да сиңа бик теләп ярдәм итәрләр.

 

Юл уртасында уйнаучы балалар сүрәтләнгән рәсем куела.

Тәрбияче: Балалар, сез бу рәсемдә кемнәрне күрәсез?Алар нәрсә эшлиләр?

Балалар җаваплары.

 

Тәрбияче: Әйе, бу балалар туп белән уйныйлар. Ә сез ничек уйлыйсыз, алар уен өчен дөрес урын сайлаганнармы?

Балалар җаваплары.

 

Тәрбияче: Дөрес, машина янында беркайчан да уйнарга ярамый.

Балалар җаваплары.

 

Тәрбияче: Бу малайлар да Ләйләнең көчеге кебек машина астына кермәсләрме?

Балалар җаваплары.

 

Тәрбияче: Бик дөрес, машина астына керергә мөмкиннәр, юл кырында уйнасалар. Ә кайда уйнарга ярый соң?

Балалар җаваплары.

 

Тәрбияче: Әйе, ишегалдында, балалар уйнау өчен ясалган мәйданчыкларда.

Шул рәвешле берничә рәсем эчтәлегенә аңлатма бирелә, кагыйдәләр ачыклана, кабатлана.

 

Тәрбияче: Дусларым, хәзер без сезнең белән “Ярый-ярамый” уенын уйнап алабыз.

  1. Юл уртасында уйнарга . . . . . . . . . . . . . .
  2. Ишек алларында, уен мәйданчыкларында уйнарга . . . . . . . . . . .
  3. Юл читендә уйнарга, тәгәрәп киткән уенчык артыннан юлга йөгереп чыгарга . . . . . . . . . . . . . . .
  4. Юл аша ашыкмыйча, игътибар белән карап кына чыгарга . . . . . . . . . .
  5. Юлны тиешле урында чыгарга . . . . . . .
  6. Юл аша йөгереп чыгарга . . . . . . . . . . . . .
  7. Светофорның кызыл уты янганда, юлга чыгарга. . . . . . . . . . .
  8. Светофорның яшел уты янганда урам аша чыгарга . . . . . . .

Тәрбияче: Ләйлә, син үзең дә, көчегең дә бу кагыйдәләрне белеп, төгәл үтәп йөрсәгез, һәрчак таза, матур булырсыз, авырмассыз. Ә бу кагыйдәләрне тагын да яхшырак истә калдырыр өчен, без балалар белән сезгә җыр җырлап күрсәтәбез. Безнең җырыбыз “Юлда йөри белмәүче тычкан баласы” турында, рәхим итеп тыңлагыз.

 

Балалар: Эх, тычкан чыккан урамга

Күңел ачып йөрергә.

Футбол тубы кулында,

Уйный юл уртасында.

 

Тычкан: Килегез, дуслар, бергә

Футбол тубын чөяргә.

Кызык итеп уйнарбыз,

Уеннан һич туймабыз.

 

Балалар: Юл уртасында уйнай

Куркыныч бит, бул уяу!

Әй, син, тычкан, тиз чык юлдан

Машина килә саклан.

 

Балалар: Эх, тычкан чыккан урамга

Күңел ачып йөрергә.

Велосипед өстендә

Бара, куллары билдә.

 

Тычкан: Күрәсезме, барыгыз да

Йөрим мин ничек оста.

Рульне тотмый йөри ала

Кайсыгыз миндәй оста?

 

Балалар: Багана тора алда

Әй, син, тычкан, кыланма!

Багана белән дуслашып,

Тычкан мөгез чыгарма!

 

Балалар: Эх, тычкан чыккан урамга

Һава сулап керергә.

Башы-кулы бәйләнгән

Зур таякка таянган.

 

Тычкан: Нигә сезне тыңламадым,

Адым саен кыландым?

Юлда уяу булмаганга

Мин шушы хәлгә калдым.

 

Балалар: Юл кагыйдәләрен барысын

Яхшы итеп өйрән син!

Эх, тычкан, моннан соң инде

Бәлага юлыкма син!

 

Тәрбияче: Юларда йөргәндә бик сак, тәртипле, акыллы булыгыз! Беркайчан да юл кагыйдәләрен онытмагыз!

 

                                   

«Юлда да акыл кирәк»

темасына уртанчылар төркеме өчен  шөгыль конспекты.

(  Уртанчылар группасы)

    Максат: Балаларны юлларда сак йөрергә,юл йөрү кагыйдәләрен                   үтәргә өйрәтү. Транспорт төрләрен аера өйрәнүне дәвам итү.

    Материал: ½ альбом бите, төсле карандашлар, дидактик уен ”Нәрсә артык”

     Барышы:  Балалар,без нинди авылда яшибез? Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм .Барам –барам очы юк.Нәрсә ул? Дөрес .Ә сез юлдан нәрсә белән килдегез?Машиналар кайдан йөри?Ә кешеләр?Кешеләр йөри торган юл – тротуар дип атала.Тротуар булмаса –юл читеннән йөрергә кирәк.

    Балалар,юлны аркылы ничек чыгарга кирәк?

1.Юлны аркылы чыкканда башта сулга аннан уңга караргакирәк.

2.Транспорт килгәндә юлдан чыгарга ярамый.

3.Балалар юлны аркылы чыкканда зурлар беләни генә чыгарга    тиеш.

4.Аклы –каралы юлдан чыгарга кирәк.                                                                        Балалар, юлдан күп төрле машиналар йөри. Ә зур машиналар ни өчен кирәк?(ком,кирпич, тирес,калай,һәм башка нәрсәләр төяргә була)

Ә кечкенә машиналар ни өчен кирәк?(балалар җавабы)

Зур машиналарны йөк машинасы ,ә кечкенә машиналарны җиңел машиналар диләр.(рәсемнәр карау)

Машиналарны кемнәр йөртә? Әйдәгез,без дә үсеп шофер абый булып алабыз.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар

Тиздән үсеп җитәрбез

Машиналар йөртербез.

“Светофор” уены.

 Безнең .балалар бакчасы янында менә бу билге бар.Бу билге –җәяүлеләрнең юлын күрсәтә .Юлларда сак йөрегез..

 Дидактик уен “Нәрсә артык? “

Рәсемнәр күрсәтү.

Шигырьләр уку.

1.Урамда матур йөрергә      Юлда йөри белмәсәгез      

   Өйрәтәләр апалар               Бик начар дия алар.

 2.Җәяүлеләр йөри бары

   Тротуардан гына.

   Юлны аркылы чыгалар

   Як-якка карап кына.

3.Машиналар чаба юлдан

   Тукта,ашыгып чыкма .

   Юл йөрү кагыйдәсен

   Беркайчан да онытма.

4.Хоккей уйнарга

   Чыкма ,син юлга.

   Туп тибәргә дә

.  Ярамый анда.

 Балалар,сезнең кәгазьләрегез серле .Әйдәгез әле нокталарны тоташтырабыз .Нәрсә килеп чыкты?(Машиналар килеп чыкты.)

  Барыгыз да булдырдыгыз,бүген сез бик күп нәрсә өйрәндегез?

              Юлда йөри белү өчен

              Игътибарлы булу кирәк.

              Юл йөрү кагыйдәләрен

              Төгәл үтәргә кирәк.

МИН СЕЗГӘ ДӘ  ӘТИ-ӘНИЛӘРЕГЕЗГӘ ДӘ ЮЛЛАРДА ИСӘН-ИМИН ЙӨРСЕННӘР ДИЯСЕМ КИЛӘ.

 “Юлда булсаң бул өлгер !      Юл  кагыйдәсен  нык бел.”

(Балалар һәм ата –аналары өчен  зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе)

Максат: Балаларның юл билгеләрен, кагыйдәләрен белүләрен ныгыту; урам хәрәкәте кагыйдәләре турындагы  мәгълүмәтен ныгыту; игътибарлыкларын үстерү; бер-берсенә ярдәм итеп бөтен бер команда җиңүе өчен уйнарга өйрәтү; беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеген төшендерү; күңел күтәренкелеге , яхшы кәеф булдыру.

                                                      Барышы:

А.Б.     Хәерле көн кадерле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм, зирәкләр һәм тапкырлар бәйрәме. Бәйрәмнең девизы: “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

          Шатлыклар балкый йөздә,

          Бүген бик күңелле көн

          Тапкырларны һәм зирәкләрне

           Табып бирәчәк бу көн.

                                   Рәхим итегез түргә,

                                   Күптән көтәбез Сезне,

                                   Тапкырлыкка, зирәклеккә

                                   Өйрәтерсез дип безне!

Бүгенге бәйрәмдә безнең 2 команда катнаша. Аның берсе “Кояшкай”, икенче команда “Салават күпере” исемендә ярышачак. Бәйрәмебезнең тагын бер хөрмәтле кешеләре белән танышырга рөхсәт итегез – жюри членнары. Аларның да безгә әйтер киңәшләре бардыр, сүзне аларга бирик.

1.  Капчык белән төгәл бәреп

     Җиңүче булып була.

     Ә бит уйлап җавап бирсәң

      Беренче булып була.

                                     2.  Күзең белән кара син,

                                         Күңелең белән уйла син.

                                         Ашыгып уйлап фикерне

                                         Ялгыш әйтеп куйма син.

                                         Уйла җитез, уйла тиз.

                                         Җиде кат үлчә, бер кат кис.

А.Б. Рәхмәт акыллы киңәшләрегезгә! Ярышлар вакытында без аларны һичшиксез истә тотарбыз. Ә хәзер командаларга сүз бирик. Рәхим итегез “Салават күпере” командасы.

Безнең команда:”Салават күпере”

Безнең девиз:”Без ярышта зирәкләр, тормышта без кирәкләр!”

Безнең җыр: “Светофор”

А.Б. Рәхмәт “Салават күпере” командасы. Рәхим итегез “Кояшкайлар”

Безнең команда: “Кояшкай”

Безнең девиз: “Юлда йөрсәң бул өлгер,

                          Юл кагыйдәсен нык бел!”

Безнең җыр: “Светофорлы юлларда”

Командалар бер-берсен сәламләделәр,хәзер бәйрәмнең иң күңелле һәм мавыктыргыч мизгелләре – ярышларга күчәбез. Алда табышмаклар. Һәрбер командага 3-әр табышмак.

“Кояшкайлар” сездән башлыйбыз.

1 Колгага асылына, тимергә таяна, утыртып чаба теләсә кая? (трамвай)

2 “Салават күпере”нә  2 аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез? (велосипед)

3 “Кояшкайлар”   4 дөбердек, 2 елтырык, 1 ыҗгырык? (автомобиль)

4 “Салават күпере”   Урам чатында тора 3 күзле 1 багана? (светофор)

5 “Кояшкай”  Барам-барам очы юк? (юл)

6 “Салават күпере”  Озын-озын йомгакның очына чыккан кеше юк? (юл)

Тапкыр бабай керә.

А.Б.                             Илләр гизеп безнең  янга

                                    Тапкыр абзый килгән икән.

                                    Аның серле янчыгында,

                                    Ниләр барын белсәң икән?!

Тапкыр бабай            Капчыктагы әйберләр

                                     Гади түгелләр алар

                                     Бик кызык табышмаклар,

                                    Төрле-төрле җаваплар.

                                    Туктагыз, карыйм әле,

                                     Сезгә ниләрем бар икән.

Мин сезнең юл билгеләре турындагы белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә.Сезнең алдыгызда юл билгеләре. Сез аларны дөрес итеп атарга тиешсез. Башлыйбыз “Кояшкайлар”дан (3 шәр билге күрсәтелә)

Тапкыр бабай. Белемнәрегез бик күп  икән, зирәк икән үзегез. Акыллы  һәм матур булсын сезнең һәрбер көнегез!

А.Б. Безнең балалар бик күп шигырьләр дә өйрәнделәр.

 1.    Светофорны күптән беләм!

       Кызыл күзен ача ул,

       Туктарга бит куша ул.

       Яшел болай әйтә:

       -кузгал юлга, дус,әйдә.

2.     Әгәр бәла килмәсен дисәң,

       Урамда игътибарлы бул!

       Юл кагыйдәсен үтә

      Барсын да яттан бел!

3.   Хәрәкәт кагыйдәсен

      Без барыбызда беләбез

      Өйрәнегез кечкенәләр һәм зурлар

      Әгәр бик теләсәгез.

4.    Шау-шулы урам чатында

      Машиналар бихисап

      Юл кагыйдәсен белмәсәң

      Түгел шул чыгу ансат.

Тапкыр бабай. Ә хәзер уен уйнап алабыз.Игътибарлы булыгыз. Әгәр җәмәгать транспорты икән – чүгәлисез, булмаса – басасыз.

Автобус – чүгәлиләр,

Камаз – басалар, һ.б.

Тапкыр бабай. Рәхмәт сезгә балалар! Мин әле тагын килермен, хәзерләнеп торыгыз. Күп нәрсәләргә өйрәнегез, ә хәзергә хушыгыз.

А.Б. Ә хәзер һәрбер командага 4 сорау бирәм. Игътибарлы булыгыз.

1 Автобусның кайсы ишегеннән керергә кирәк?

2 Светофорда зәңгәр төс кайда урнашкан?

3 Кызыл өчпочмак эчендә нинди билгеләр була?

4 Кызыл түгәрәк эчендә нинди билгеләр була?

5 Тротуар булмаган юлларда кайсы яктан барырга кирәк?

6 Сары төс светофорда кайда урнашкан?

7 Юл аша чыкканда кайсы якка карарга кирәк?

8 Автобус шоферлары үзенең пассаҗирларын ничек күрә?

А.Б.Ә  хәзер бераз ял итеп биеп алабыз. Бию “Светофор”

Регулировщик. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез олылар! Сездә бүген тапкырлар һәм зирәкләр ярышы дип ишеттем. Сез юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләсез, ахры. Сезгә бер йомышым бар иде. Юл билгеләре илендә сихерле, юньсез кеше юл билгеләрен ертып бетергән. Хәзер анда төрле юл фаҗигаләре булырга мөмкин. Сез шул юл билгеләрен төзеп бирә алмассызмы икән?

Уен “Юл билгеләрен төзе”

Акбай белән аю керә. Акбай җырлап бара.

       Песи-песи-пескәем, мамык синең өскәең

       Бигрәкләрдә нәни шул, минем иркә пескәем. (бәреләләр)

Регулировщик.  Игътибар! Игътибар! Юлда зур юл һәлакәте булды.

А.Б. - Бәлагә тарыгач нәрсә эшләргә кирәк?

        - Бу очракта ничек ярдәм итеп була?

        -  Нинди телефон аша ашыгыч ярдәм машинасын чакырып була?

А.Б. - Алло! Исәнмесез! Үзәк урамында юл һәлакәте булды. Зинһар өчен ярдәм итегез.

03    - Исәнмесез! Кемнәр юл кагыйдәләрен белми?

Акбай белән аю. Без бик ялгышканбыз. Юл йөрү әлифбасын өйрәнергә сүз бирәбез.

Регулировщик. Әйе, сез бик нык ялгышкансыз шул.Юл  хатаны гафу итми! Сез беренче ярдәм алганнан соң, юл кагыйдәләрен өйрәнү мәктәбенә барырбыз. Хушыгыз!

А.Б.  Ни өчен Акбай  һәм аю белән шундый хәл килеп чыкты?

- велосипедтта 14 яшь тулгач кына машина юлыннан йөрергә ярый;

- артка  кеше утыртырга ярамый;

- җырлап йөрергә ярамый;

- юлда  игътибарлы булырга кирәк.

А.Б.  Безнең Акбай белән аю дустыбыз юл кагыйдәләрен өйрәнә торсыннар, ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Һәрбер командага да өй эше – шигырь өйрәнергә кушылган иде.

“Кояшкай” командасы  - Р. Миңнуллин “Светофор”

“Салават күпере” командасы – Л. Лерон “Светофор – тәмлетамак”

А.Б. Булдырдыгыз! Ә хәзер минем янга капитаннарны чакырам.

“Кояшкай” командасы- тимер юл транспортын

“Салават күпере” командасы – су транспортын санап чыгарга кирәк.

А.Б. Безнең бәйрәмебез ахырына якынлаша.

               Әти-әни, әби-бабай

               Кыз һәм малай һәммәсе

Бергә:    Бердәй белсен һәм үтәсен

              Юл йөрү кагыйдәсен!

Җыр:    “Игътибарлы булсак тик”

Сүзне  жюригә бирәбез  ( ярышлар нәтиҗәсе белән таныштыру).

Балалар маршка атлап залдан чыгып китәләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”

Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту....

Мәктәпкәчә белем учреждениясендә тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар булдыру

Соңгы елларда респупликабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә баланың юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, бала...

“Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру” буенча проект

"Юл йөрү кагыйдәләрен йөрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру" буенча проект...

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек  төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план....