"Бәхәсле балалар"
консультация на тему

Шакирова Гульшат Шайхулисламовна

Балалар арасында килеп чыккан бәхәсләр төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин:  уенда катнашу, катнашмау, уйнаучылар саны аркасында, уенчыклар,  уенның сюжеты, кагыйдәсе, уен кагыйдәләре , һ.б. Балаларның  бәхәсләре 2 төрле була: бәхәс-гамәл, бәхәс-сәбәп. Теоретиклар сүзе буенча, бәхәс ике юнәлешле була: эчке һәм тышкы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bhsle_bala.docx21.29 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Бәхәсле балалар.

Иң мөһим булып һәрбер кешенең  тормышында  кешеләр белән аралашу(үзара бәйләнеш) тора. Тик шул аралашу гына иң шатлыклы, иң борчулы, шул ук вакытта әһәмиятле үткен кичерешләр тудыра. Башка кешеләр белән аралашу күбесенчә шәхеснең әхлакый бәясен билгели.

Безнең уй-фикеребезчә, яхшы кеше  ул – билгеле бәйләнешкә сәләтле (яхшы, ачык, ярдәмчел).

Башка кешеләргә карата мөнәсәбәт балачакта туа һәм интенсив рәвештә үсә. Кешеләргә булган мөнәсәбәтнең барлыкка килүендә төп мөхит булып    яшьтәшләр,  тиң кешеләр белән аралашу тора.

Фәнни тикшерүләр күрсәтүе буенча, мәктәпкәчә яшьнең ахырында балаларда яшьтәшләренә карата билгеле бер төрле мөнәсәбәт урнаша, ул норматив аралашуга,  килешүгә яисә бәхәсле. авыр аралашуга китереп чыгара. Балалар арасындагы проблемалар, бәхәсләр авыр кичерешләр ( үпкә, көнчелек, усаллык, бер-береңне күрә алмауны) тудыра. Соңыннан бу балаларның кичерешләре олы кешенең эчке яисә җитди аралашу проблемаларының чыганагына әйләнергә мөмкин. Башка кешеләр белән  беренче аралашу тәҗрибәсе соңыннан баланың шәхес булып үсешенең нигезе булып тора. Бу беренче тәҗрибә күбесенчә кешенең үззиһенләүенең үзенчәлекләрен, дөньяга карашын, тотышын, кеше арасында үзен хис итүен билгели.  Күпчелек башка кешеләр яисә үз –үзе белән булган бәхәсләрнең башлангычы   кечкенә балачак белән бәйле.

Балалар арасында килеп чыккан бәхәсләр төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин:  уенда катнашу, катнашмау, уйнаучылар саны аркасында, уенчыклар,  уенның сюжеты, кагыйдәсе, уен кагыйдәләре , һ.б.  

Балаларның  бәхәсләре 2 төрле була: бәхәс-гамәл, бәхәс-сәбәп. Теоретиклар сүзе буенча, бәхәс ике юнәлешле була: эчке һәм тышкы.

Тышкы бәхәсләр балаларда бердәм эшчәнлек һәм аралашу вакытында килеп чыккан каршылыклар аркасында барлыкка килә. Алар вакытлыча, ситуатив характерлы булалар һәм балалар үзләре дөреслек нормативы буенча мөстәкыйль рәвештә чишәләр. Бәхәсләрнең кешеләргә карата файдасы да бар: балалар бәхәсне мөстәкыйль рәвештә чишәргә, үз өсләренә җаваплылык алырга өйрәнәләр, димәк, җаваплылыкка, мөстәкыйль булырга өйрәтә.

Эчке бәхәс күп очракта күзәтү белән генә ачыкланмый. Бу конфликт эшчәнлек белән бәйле,  иптәшләренең соравы һәм баланың мөмкинлеге арасында килеп чыккан каршылыклар аркасында барлыкка килә. Эчке каршылыклар зурларсыз чишелми. Алар аркасында баланың эчке дөньясы кысыла, балага шәхес булып формалашуда тискәре йогынты ясый.

Бәхәсне физик көч белән, кайвакыт куркыту, шантаж, көчле басым ясау, үзләренең позицияләрен исбатлау - көч кулланып  чишәләр. Бу деструктив ысулга керә.

Конструктив ысул белән бәхәсне чишүче балалар – аралашучан, иптәшләре белән дөрес мөнәсәбәттә торучылар. Алар тыныч ысул  белән бәхәсне чишә беләләр, бер сүзгә килеп тиз арада аралаша да башлыйлар.

Бәхәсле балаларга  – кемнәр керә? Аларны авыр балалар диеп тә әйтәләр. Ул – агрессив , оялчан, демонстратив, үпкәләүчән балалар.

                                    Агрессив балалар.

Бар 2 төрле агрессивлык: “яхшы сыйфатлы” һәм “начар сыйфатлы.”

Беренчесе – куркыныч янаган мизгелләрдә  үз – үзен саклау, каршылыкка җавап бирү. Куркынычлык бетүгә , бу агрессивлык та үзеннән –үзе юкка чыга.

         Начар сыйфатлы агрессивлык уйламаганда барлыкка килә,  ул шәхеснең үзенчәлегенә бәйле, җимерүче, каты бәгырьле кешеләргә хас.

Агрессия – ул кешенең каршылыгын күрсәтүче ысул. Ярсу (ачу) үзәгендә авырту, үпкә, курку, кимсетү тора, алар кешенең нигездәге булган ярату, бере-береңә булган кирәклек  мохтаҗлыгы  канәгатьләндермәгән очракта барлыкка килә.Балаларның агрессив тәртибе – бу үзенчәлекле  ярдәм сораучы СОС сигналы,  баланың начар (җимерүче) хисләр җыелган   эчке дөньясына  булган игътибар кирәклеген аңлата.

Агрессив балалар нинди характерлы үзенчәлекләргә ия?

1. Күп ситуацияләрне үзләренә каршы итеп кабул итәләр.

2. Үзләренә карата начар  мөнәсәбәтне авыр кичерәләр.

3. Алдан ук аралашучы кешеләрнең үзен начар кабул итүенә үзләрен көйлиләр.

4.Үзенең агрессивлыгын   дөрес бәяли белми.

5.Агрессивлык күрсәткән очракта гаебен танымый, яисә гаебен  бик аз таный.

6.Үзенең деструктив тәртибендә  һәрвакытта башка кешеләрне гаепли.

7.Үз гамәлләрендә җаваплыкны үз өсләренә алмыйлар.

8.Проблемалы ситуацияләрдә чикләнгән реакция  аларга хас.

9.Аралашу вакытында кешеләргә карата эмпатия түбән дәрәҗәдә.

10. Хисләр өстендәге контроль  түбән.

11. Ярсудан гайри башка хисләрне аңлый алмый.

12. Ата-аналарның тотышында билгесезлектән куркалар.

13. Ул балаларда неврологик кимчелекләр була: түбән хәтер, игътибарсызлык, тотрыксыз отып алу.

14. Үзләренең гамәлләренең нәтиҗәләрен алдан күрә белмиләр.

15. Агрессиягә уңай карыйлар, чөнки агрессия аша үзләренә  көч    һәм бәя алалар.

Нинди сәбәпләр аркасында агрессивлык барлыкка килә?

Балалар тәртип, үз –үзен тоту турында  белемнәрен 3 башлангычтан алалар.

1)Гаиләдән.

2) Яшьтәшләре белән аралашкан вакытта күреп кабатлыйлар.

3) Телевизор аша агрессив кинолардан, һ.б.

Эмоциональ авырлыклар кичерүче балаларга тәрбияче нинди булышлык  күрсәтә ала?

-балага хөрмәт белән  мөрәҗәгать итәргә;

-баланың эчке дөньясына уңай игьтибар бирергә;

-баланы үзен түгел, аның тәртибен генә бәяләргә;

-бәхәсле ситуацияләрдә конструктив ярдәм, бала белән хезмәттәшлек итәргә; аны үз-үзен кулда тоту , көйләү күнекмәләрен булдырырга.

Оялчан бала.

Оялчанлык – ул олыларга һәм балаларга , күп кешеләргә хас үзенчәлек. Оялчанлык аралашуны катландыручы - иң таралган сәбәпләрнең берсе. Аның нәтиҗәләре күңелсез булырга мөмкин.

1.Оялчанлык -   кеше белән аралашырга, яңа кешеләр белән очрашырга ирек, аралашудан канәгатьлек  бирми.

2.Үз сүзен әйтергә , үзенең хокукын якларга комачаулый.

3. Ул ачык уй-фикерләргә, нәтиҗәле аралашуга комачаулый.

4.Оялчанлык депрессия, борчулык, ялгызлык белән бергә бара.

Оялчан булу-димәк, кешеләрдән курку, ә куркыныч кешеләрдән бигрәк тә. Кайдан барлыкка килә? Хәзерге көндә, психология фәне  оялчанлыкны – ул кеше белән аралашкан чагында барлыкка килгән курку хисе реакциясенең нәтиҗәсе дип атый, ул  беренче аралашу тәҗрибәсеннән  барлыкка килә һәм ныгып кала. Оялчан бала ничек аралашырга кирәген белә, тик билгеле бер эчке сәбәпләр аркасында аралашмый.Ул үзенең тотышының адекват түгеллеген сизә, үзенең гамәлләре өчен эзлесез борчыла. Аралашу өчен кирәк булган  көчнең балада булмавы   үз-үзен түбәнсетүгә китерә.

Ничек итеп андый балаларга оялчанлыкны бетерегә ярдәм итәргә?

-Даими рәвештә балада коюлык,  үз көченә ныклы ышаныч  тәрбияләргә,

-андый бала өчен артык борчылмаска, ә аңа  билгеле бер дәрәҗәдә мөстәкыльлек          биререгә;

-оялчан балага аралашу өчен төрле шартлар тудырырга; аңа  башка кеше белән мөгаләмәгә кереп төрле йомышлар,  эшләр тапшырырга кирәк;

-баланы яңа шартларга, үзгәрешләргә тыныч карарга, баланың таныш кешеләр  санын арттырырга, еш дуслар белән аралашып торырга , саф һавада йөрү маршрутларын үзгәртергә тәгъдим ителә;

-Башлангыч чорда бәйрәмнәр  вакытында оялчан балалар әти-әниләре  белән бергә чыгышлар ясаса, соңыннан үзләре мөстәкыйль чыгып сөйләгән балаларның күңелен күтәреп җибәрергә, мактарга , шулай әкеренләп кеше янында чыгыш ясау күнекмәсе булдырырга,  чит кешедән куркуны бетерергә.  

                                         

                                  Үпкәләүчән балалар

Кешене  башка кешеләр тарафыннан  кире кагулары яисә бөтенләй аның белән саннашмаулары аркасында барлыкка килгән авыр кичерешне үпкә диеп аңлап була.

Үпкәләүчәнлек кешенең үз тормышын һәм якыннарының тормышын агулый торган сыйфат.

Үпкә дуслыкны җимерә, күренә һәм күренми торган бәхәсләрне китереп чыгара. Нәтиҗәдә кешене шәхес буларак җимерә.

Үпкә күренеш буларак мәктәпкәчә яшендә барлыкка килә. 3-4 яшендәге  кечкенә балалар олыларның начар бәяләүләре аркасында борчылалар, үзләренә игътибар таләп итәләр, яшьтәшләре өстеннән әләклиләр. Тик бу үпкәләүләр ситуатив характерлы, һәр балага да хас, балалар аларны тиз оныталар

 

Беренче зурлар , ә аннан соң яшьтәшләре тарафыннан хөрмәт һәм үзен кабул итү мохтаҗлыгы  4-5 яшьлек балада  барлыкка килә   һәм үпкә феномен буларак тулысынча шушы вакыттан соң күренә башлый.

Үпкәнең  барлыкка килү очраклары түбәндәге:

- баланы кабул итмәү, кирәгенчә игътибар бирмәү (мәсәлән, уйнарга чакырмау, теләгән ролен бирмәү);

-кирәген һәм теләгәнен бирмәү ( уенчык, бүләк, тәмле ризык бирмәү);

-башкалар тарафыннан хөрмәтләмәү( үртәү, начар сүзләр әйтү);

-мактамау, башкаларның уңышларын һәм өлгерлекләрен генә күрү, ә аңа игътибар бирмәү).

Тик шуны белергә кирәк,  үпкәләүчән балалар мондый очракларда  агрессия күрсәтмиләр (сугышмыйлар). Үпкәләүче үзенең тотышы белән “син гаепле, гафу үтен миннән” диеп тора. Ул сөйләшүдән туктый,  демонстратив рәвештә борылып баса, үзенең “борчуларын” күрсәтә.  Мондый очракларда барлыкка килгән үпкә хисенең сәбәбе ачык, нигезле.  

Ә кайбер очракларда аны хөрмәт тә итәләр, кабул да  итәләр, чакыралар да , ә ул сәбәпсезгә үпкәләп басып тора.  Бу шәхесне  җимерүче үпкәләүчәнлек   сыйфаты. Андый балалар еш үпкәлиләр. Әйләнә - тирәдәге һәр кешедә үзләренә карата хөрмәтсезлекне, аның белән саннашмаулыкны  эзлеле рәвештә күрәләр.  

Үпкәләүчән балаларга бәяләү хас,  алар һәрвакытта үзләрен  яхшы бәяләүне  көтәләр. Бер яктан караганда алар әйләнә - тирә кешеләренең  үзләренә карата уңай мөнәсәбәтенә ореинтлашканнар, үзләренең тотышлары белән   даими рәвештә аларны хөрмәт итүләрен, кабул итүләрен  таләп итәләр. Икенче яктан карасаң, үпкәләүчән балалар уйлаулары буенча, кешеләр аларны дөрес бәяләмиләр, шуңа күрә, башкалар ягыннан начар бәяләрләр диеп фикерлиләр. Бәхәсле очракларда алар бәхәсне чишү юлын эзләмиләр, катнашучыларны бәяләүгә керешәләр. Үзен башкалар арасында  яклау,калганнарның хатасын эзләү –мондый шөгыль аңа канәгатьлек бирә.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...