Фольклорное развлечение "Аулак өй"
план-конспект занятия (старшая, подготовительная группа) на тему

Шафикова Алсу Камиловна

Фольклорное развлечение "Аулак өй"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4gr_aulak_oy.docx16.02 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен, дисәк, без аны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да күңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез.

Җиһазлау:

Залның түрендә мультимедия тактасында презентация ( аулак өй күренешләре белән слайдлар алмаша). Зал авыл өе кебек җиһазланган. Балалар татар халкының милли киемнәреннән.

Барышы 

Зал уртасына кыз бала чыга:

Күмәк бию уен-көлке

Була кичке уенда.

Кызлар, егетләр җыела,

Кичен аулак өендә.

Бию  “Татар халык биюе башкарыла

Калган балалар керә. (Кызлар малайлар кара-каршы басалар)

 Кызлар:

Егетләр килгәннәр,

Безнең монда җыелганны,

Әллә каян белгәннәр.

 Егетләр:

Һай кызлары, кызлары,

Янып тора күзләре.

Жырлап: Кызлар:

Безнең бакча егетләре

Берсеннән-берсе матур,

Үзе матур, сүзе матур,

Туган илдә бер батыр.

Егетләр:

Безнең бакча кызлары

Берсеннән-берсе чибәр,

Шул чибәрләр хөрмәтенә

Өздереп җырлап җибәр.

Балалар   “Матур булсын”  җырын жырлыйлар

М.Диляра

Безнең бакча  егетләренең

Билендә сары каеш.

Бу бакчада без генә дип

Йөриләр, понимаешь.

Егетләр көләләр.

-Данил, нигә көләсең?

-Көләм!

-Көл-көл, көлле күмәч ашатырмын.

-Көләм.

-Көлсәң, көл капчыгы тегәрбез.

-Көләм.

-Авызың зураер.

-Зурайса кечерәйтергә сине чакырмам.

-Данил, көлмә.

-Елыйммыни?

-Елама, уйна!

 А.б.-Әйдәгез, бергә уйнап алабыз.

-Нинди уен уйныйбыз?

“Чума үрдәк, чума каз”

(Балалар түгәрәк ясап утыралар)-Мәкальләр әйтеш (йомгак белән).

 Уеннарыбызны дәвам итәбез. Хәзер мәкальләр белән сезне тикшерергә булдым әле. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтәсез. Мин йомгакны кемгә атам, шул әйтә.

А.Б.:

1) Кем эшләми ____ шул ашамый.

2) Эш беткәч ____ уйнарга ярый.

3) Калган эшкә ___ кар ява.

А.Б. Безнең әниләребез нинди уен беләләр микән, әйдәгез әле аларга сүз бирик.

Әниләр башкаруында “Орчык” уены уйнала.

А.Б.йөзек күрсәтеп:

Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач,  әбиемнәр шушы йөзек белән йөзек салыш уйный торган булганнар

-Дуслар, әйдәгез йөзек салыш  уенын уйныйбыз.

Җәза:  Түбәтәй шигыре (Салават)

-Әйдәгез. Балалар түгәрәккә басалар. “Түбәтәй” уены уйныйлар.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгын белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

-Әйдәгез, дуслар, барыбыз бергәләп, шәп итеп биеп алыйк.

Бию: “Шома бас”.

“Аулак өй”  күренеше шуның белән тәмам.Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

фольклорная гимнастика

Предложенная технология знакомства с народным устно-поэтическим,  музыкально-песенным, игровым творчеством на занятиях физической культуры по своему характеру является развивающе – обучающей и на...

Перспективный план проведения фольклорно-игровых занятий в горнице

Приобщать детей к истокам народной культуры; знакомить с фольклорными произведениями; формировать познавательную активность,речь;доставить детям радость и обогатить новыми эмоциональными впечатлениями...

Фольклорно-игровое занятие в горнице «В гостях у бабушки Варварушки»

Развивать память, внимание, речь ребёнка; создать условия для воспитания любви к родному языку...

Фольклорно-игровое занятие в горнице «В гостях у Сороки – вороны»

Воспитывать доброжелательные отношения к персонажам русской народной потешки"Сорока-ворона": доставить детям радость и обогатить новыми эмоциональными впечатлениями; вызвать интерес к рисованию нетрад...

Фольклорно-экологический досуг для детей старшего дошкольного возраста и их родителей "Капустные вечорки"

Работа с родителями. Фольклорно-экологический досуг для детей старшего дошкольного возраста "КАПУСТНЫЕ ВЕЧОРКИ". Сценарий досуга предполагает активное участие взрослых в играх, аттракционах и хоровода...

КОНСПЕКТЫ ИГР-ЗАНЯТИЙ ПО ОЗНАКОМЛЕНИЮ ДЕТЕЙ С ФОЛЬКЛОРНЫМИ ОБРАЗАМИ ЗИМНЕГО ПРАЗДНИКА

КОНСПЕКТЫ ИГР-ЗАНЯТИЙ ПО ОЗНАКОМЛЕНИЮ ДЕТЕЙ С ФОЛЬКЛОРНЫМИ ОБРАЗАМИ ЗИМНЕГО ПРАЗДНИКА – ДЕДА МОРОЗА, СНЕГУРОЧКИ, ЗНАКОМСТВУ ДЕТЕЙ С НАРОДНЫМИ ТРАДИЦИЯМИ ВСТРЕЧИ НОВОГО ГОДА И РОЖДЕСТВА...

Проектные работы: фольклорный праздник "Троица", фольклорный праздник "Покров"

Актуальность:Росссия богата народными традициями, обычаями, народными праздниками. Это часть нашего духовного наследия. Наша задача -- сохранить это богатство. Нельзя прерывать связь времён и поколени...