Выступление на тему "Социально-коммуникативное развитие детей дошкольного возраста"
статья на тему

В статье раскрываются направления социально-коммуникативного развития детей дошкольного возраста.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

“Актаныш авылы катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы” ММБУ

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсеше”

(мөдирләр киңәшмәсе утырышында сөйләнгән чыгыш)

Әзерләде: югары квалификацион категорияле тәрбияче

Вахитова Гүзәлия Харис кызы

Актаныш, 2016

Федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүнең 5 юнәлеше билгеләнгән:

  1. Социаль-коммуникатив үсеш
  2. Танып-белү үсеше
  3. Сөйләм үсеше
  4. Нәфис-нәфасәти үсеш
  5. Физик үсеш.

Белем бирү стандартын тормышка ашыру кысаларында социаль-коммуникатив үсеш бурычларын үтәү һәм максатларына ирешү мөһим урын алып тора.

Социаль-коммуникатив үсеш юнәлеше үз эченә түбәндәге бурычларны ала:

  • җәмгыятьтә кабул ителгән нормалар һәм кыйммәтләрне үзләштерү, шул исәптән әхлак нормаларын;
  • балаларнның өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән мөгамәлә урнаштыру һәм аралашу күнекмәләрен үстерү;
  • мөстәкыйльлек, максатчанлык, үз эш-гамәлләрен көйли белүне булдыру;
  • социаль һәм эмоциональ интеллектны, хисчәнлек, кеше хәленә керә белүчәнлекне үстерү;
  • яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлеккә әзерлекне формалаштыру;
  • балаларда үзләренең гаиләсенә, мәктәпкәчә оешмадагы балалар һәм өлкәннәр бергәлегенә ихтирамлы мөнәсәбәт, үзләрен гаиләнең һәм бергәлекнең бер өлеше итеп тою хисе формалаштыру;
  • хезмәтнең һәм иҗатның төрле төрләренә карата уңай максатчан юнәлеш формалаштыру;
  • көнкүрештә, социумда, табигатьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләрен формалаштыру.

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә яштәге балаларның әхлакый һәм социаль-коммуникатив үсешендә, үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр күзәтелә. Хәзерге балалар теге яки бу әхлак нормаларын авырлык белән үзләштерәләр. Алар артык эгоист, көйсез, иркә, назлы, узындырылган. Моның нәтиҗәсе буларак, әти-әниләр белән манипуляция,  яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуда кыенлыклар күзәтелә. Бу үз чиратында социаль-психологик проблемалар белән алшартлана ( агрессивлык, кыенсыну, гиперактивлык, пассивлык).

Әлеге проблемаларны анализлау нәтиҗәсендә түбәндәге үзенчәлекләрне ассызыкларга мөмкин:

  • дөньякүләм, җәмгыять һәм гаиләдәге үзгәрешләргә карамастан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар бала булыр калалар, алар уйнарга яраталар. ( уеннарның эчтәлеге үзгәрде, сюжетлы-рольле уеннар белән беррәттән балалар компьютер уеннары, консрукторларны сайлыйлар).
  • интеллектуаль өлкәдә үзгәрешләр барлыкка килде: алар күп информация беләләр, кызыксынучан, заманча техникада, өлкәннәр томышында җиңел ориентлашалар.

Дәүләт, җәмгыятьнең балаларга карата төп бурычы – балаларның шәхси сәләтләрен үстерү, әйләнә-тирәдәгеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт нигезләрен формалаштыру, аралашу күнекмәләрен һәм гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Педагогларның балаларның социаль-коммуникатив үсеше өчен кирәкле шартлар булдыру буенча эшчәнлеге үз эченә түбәндәгеләрне ала:

  • балалар өчен предметлы-пространстволы үсеш бирүче тирәлек оештыру;
  • коммуникатив уңышлылык ситуацияләре тудыру;
  • балаларның коммуникатив эшчәнлеген стимуллаштыру;
  • балалардагы  коммуникатив кыенлыкларны педагог-психолог белән бердәм эш һәм әти-әниләрнең ярдәме нәтиҗәсендә бетерү;
  • балаларны вербаль һәм вербаль булмаган аралашу чарарлары ярдәмендә үзләренең фикерләрен, хисләрен, персонажларның характерлы үзенчәлекләрен чагылдырырга мотивлаштыру;
  • балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге һәм педагог күзәтүе астындагы белем бирү эшчәнлеге арасында баланс булдыру;
  • мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашуга этәрүче уен ситуацияләрен модельләштерү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсеше бурычларын тормышка ашыру аларның төрле эшчәнлек төрләрендә тәҗрибә туплауларына юнәлтелгән:

Уен эшчәнлеге балаларга үзләрен җәмгыятьнең тигезхокуклы әгъзасы итеп тою мөмкинлеге бирә. Уенда балада үз көченә ышану барлыкка килә.

Тикшеренү-эзләнү эшчәнлеге балага мөстәкыйль рәвештә чишелеш табу, үзенең күзаллауларының дөреслеген дәлилләү яки  кире кагу мөмкинлеге бирә.

Сәнгать эшчәнлеге балаларга элементар хезмәт ярдәмендә иҗат продуктларын тудыру процессында күзаллау һәм фантазия нигезендә өлкәннәр тормышына “керергә”, анда катнашырга һәм өйрәнергә мөмкинлекләр бирә.

Предметлы эшәнлек билгеле бер вакыт аралыгында баланың тирә-юньне танып белүдә кызыксынучанлык ихтыяҗларын канәгатьләндерә, әйләнә-тирәдә ориентлашырга ярдәм итә.

Танып белү эшчәнлеге баланың тәҗрибәсен баета, кызыксынуын үстерә, социаль хисләрне тудыра һәм ныгыта.

Коммуникатив эшчәнлек бала һәм өлкән кешене берләштерә, баланың өлкәннәр белән эмоциональ якынлыкка, аны хуплау һәм бәяләүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә.

Конструктив эшчәнлек катлаулы фикерләү эшчәнлеген, иҗади күзаллау, үз эш-гамәлләрен көйләү механизмын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Проект эшчәнлеге баланың мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, төрле эшчәнлек тәрләрен берләштерү һәм интегральләштерүне тәэмин итә.

Шулай итеп, һәрбер эшчәнлек төре мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсеше процессына үз өлешен кертә.

“Социаль-коммуникатив үсеше” белем бирү өлкәсе 4 юнәлештә тормышка ашырыла. Аның беренче юнәлеше – уеннар.

Уен – баланың социальләшү формасы. Уен ул – күңел ачу түгел, ә бәлки баланы иҗади эшчәнлеккә тартуның үзенчәлекле методы, активлаштыру алымы. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсеше, әйдәп баручы эшчәнлек буларак, уен аша башкарыла. Уен ул - баланың үз-үзен тотышын модельләштерүче социаль мөнәсәбәтләр мәктәбе.

Уен барышында балаларга кирәкле социаль күнекмәләрне үзләштерергә булышу – безнең бурычыбыз булып тора.

Уен балаларга өлкәннәр дөньясын булдырырга һәм күзалланган социаль тормышта катнашырга мөмкинлек бирә. Балалар конфликтларны чишәргә, хисләрен белдерергә, тирә-юньдәгеләр белән дөрес аралашырга өйрәнәләр.

Бала уены – ул тормыш лабораториясе.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уеннары төрле. Традицион рәвештә аларны түбәндәгечә классификациялиләр: (слайдта)

1.Бала инициативасы буенча оештырылган уеннар:

  • мөстәкыйль уеннар,
  • уен-эксперимент,
  • сюжетлы уеннар,
  • сюжетлы-рольле уеннар,
  • режиссер уеннар,
  • театральләшкән уеннар.

2.Өлкәннәр инициативасы буенча уеннар:

  • дидактик,
  • сюжетлы-дидактик,
  • хәрәкәтле,

Күңел ачу уеннары:

  • уен-шаяру,
  • уен-күңел ачу,
  • бәйрәм уеннары,
  • интеллектуаль,
  • театраль-күргәзмә,

3. Халык уеннары.

Сюжетлы-рольле уеннар - мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң кызыктыргыч эшчәнлекләрнең берсе. Бу эчке иркенлек хисе сюжетлы-рольле уен спецификасы белән бәйле – балалар эшчәнлекне уйлап табылган, шартлы ситуациядә башкаралар. Сюжетлы-рольле уен балалардан реаль продукт таләп итми, уенда барысы да чын түгел, бәлки “юри генә”. Шул ук вакытта мондый уеннар балаларга билгеле бер таләпләр куя.

Сюжетлы-рольле уен үзеннән-үзе барлыкка килми, ә бәлки тәрбияче уен белән идарә итәргә, аны күз уңында тотарга тиеш.

Сюжетлы-рольле уен белән идарә итү методының нигезендә түбәндәге принциплар ята:

  • тәрбияче бала белән бергә уйнарга тиеш;
  • һәрбер яшь этабында уен катлаулана бара;
  • һәрбер яшь этабында уен күнекмәләрен формалаштыруда балаларны уен эшчәнлеген башкаруга һәм аның мәгнәсен партнерына аңлатуына ориентлаштырга кирәк;

Уеннан башка балачак була алмый. Баланы уен практикасыннан мәхрүм итү – ул аны үсеш чыганагыннан мәхрүм итү дигән сүз.

Социаль-коммуникатив үсешнең киләсе юнәлеше – патриотик тәрбия.

Патриотик тәрбия бурычлары:

  • балаларда үз гаиләсенә, өенә, балалар бакчасына, урамына, шәһәренә карата мәхәббәт тәрбияләү;
  • табигатькә һәм бөтен тереклеккә карата сак караш формалаштыру;
  • хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;
  • халык традицияләре белән кызыксынуны үстерү;
  • кеше хокуклары турында элементар белемнәр формалаштыру;
  • дәүләт символикасы белән таныштыру;
  • Россия шәһәрләре турында күзаллауларын киңәйтү;
  • толерантлык, башка халыкларга, аларның традицияләренә карата хөрмәт хисе формалаштыру.

Патриотик тәрбия шартлары:

  • баланың һәр көне шатлык, яхшы дуслар, елмаю, шаян уеннар белән тулы булырга тиеш, чөнки туган илне ярату бакчаны яратудан башлана;
  • балаларга үз халкының һәм башка халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен үзләштерегә мөмкинлек бирерлек итеп белем бирү эчтәлеген интегральләштерү;
  • патриотик тәрбия буенча технологияләр куллану;
  • предметлы-пространстволы тирәлек, укыту-методик әсбаплар һәм материаллар.

Социаль-коммуникатив үсешне тормышка ашыруның киләсе юнәлеше – көнкүрештә, социум һәм табигатьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләре формалаштыру. Эшчәнлекнең максаты – куркынычсызлык ул балаларның үзләренең билгеле бер кагыйдәләрне (гигиена, юл йөрү, янгын куркынычсызлыгы, шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен) үтәвеннән торуын күзаллауларын үстерү.

Әлеге эш түбәндәге формаларда үтә:

  • балаларның оештырылган эшчәнлеге – шөгыль, экскурсия, күңел ачу;
  • өлкәннәр һәм балаларның бердәм эшчәнлеге: әкиятләр драмалаштыру, әңгәмә, күзәтү, хезмәт, матур әдәбият әсәрләре уку;
  • балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге – сюжетлы-рольле уеннар.

Киләсе юнәлеш – хезмәт тәрбиясе. Аның максаты – бала шәхесен формалаштыру, хезмәт эшчәнлегенә дөрес караш булдыру.

Хезмәт тәрбиясе бурычлары:

  • өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт һәм аларга булышу теләге уяту;
  • хезмәт күнекмәләрен үстерү;
  • балаларда хезмәткә омтылыш, кайгыртучанлык, җаваплылык, сакчыллык кебек уңай шәхси сыйфатлар формалаштыру;
  • эш оештыру күнекмәләрен үстерү;
  • хезмәт эшчәнлеге процессында коллектив белән эшли белү, ярдәмләшү, яшьтәшләреңнең хезмәтен дөрес бәяләү кебек уңай сыйфатлар формалаштыру.

Хезмәт төрләре, хезмәт эшчәнлеген оештыру формалары һәм типлары:

  1. Үз-үзеңә хезмәт: көндәлек шәхси ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә юнәлтелгән хезмәт.
  2. Хуҗалык-көнкүреш хезмәте: төркем бүлмәсен, участокны тәртипкә китерү.
  3. Табигатьтә хезмәт: табигать почмагында, бакчада, чәчәклектә хезмәт.
  4. Кул хезмәте: китаплар төпләү, коробкаларны беркетү, уенчыкларны төзәтү.
  5. Өлкәннәр хезмәте белән танышу.

Типлары:

  • Йомыш кушу,
  • Дежурлык,
  • Коллектив хезмәт.

Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсешен тәэмин итү буенча белем бирү эшчәнлеге төркем белән, төркемчә белән, индивидуаль рәвештә оештырыла.

Балаларның өлкәннәр белән бердәм эшчәнлеген оештыру формалары:

  • интегральләшкән шөгыльләр;
  • уен ситуацияләре, кагыйдәле уеннар (дидактик, сүзле уеннар, өстәл уеннары, хәрәкәтле уеннар), халык уеннары, иҗади уеннар (сюжетлы, сюжетлы-рольле, театральләшкән, конструктив уеннар;
  • әңгәмәләр, сөйләм ситуацияләре, хикәя һәм әкиятләр төзү, иҗади хикәяләү, эчтәлек сөйләү, табышмакларның җавабын табу, әхлак темасына ситуацияләр, проектлар;

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру формалары:

  • индивидуаль һәм бердәм иҗади уеннар (сюжетлы, сюжетлы-рольле, театральләшкән, режиссер уеннар); яшьтәшләре белән аралашуны күздә тоткан мөстәкыйль эшчәнлекнең барлык төрләре; табигатьтә мөстәкыйль хезмәт эшчәнлеге; хуҗалык-көнкүреш хезмәте; аерымлану зонасында, сюжетлы-рольле уеннар зонасында, бизәнү-төзәнү почмагында мөстәкыйль эшчәнлек;
  • балаларның кыска шигырләрне мөстәкыйль башкарулары, әкиятләр һәм вакыйгалар сөйләү, китап һәм журналлар карау; кулдан эшләнмәләр эшләү, төзү, рәсем ясау, әзер рәсемнәр буяу; өстәл уеннары; гади тәҗрибә һәм экспериментлар; сенсор почмакта, китап почмагында, экологик почмакта, ком һәм су зонасында мөстәкыйль эшчәнлек.

 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус теленә өйрәтү барышында аларның социаль-коммуникатив үсеше ничек тәэмин ителә? Рус теленә өйрәтү эшчәнлеге балаларның тәрбияче белән, яшьтәшләре белән, уенчыклар һәм әдәби персонажлар белән аралашуына корылган. Әлеге эшчәнлек эчтәлеге әйләнә-тирәдәге кешеләрнең үзара мөгамәләсенең конструктив ысул һәм чараларын тормышка ашыруга юнәлтелеп, түбәндәге бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә:

Уртанчылар төркемендә:

Балада рус теленә карата кызыксыну уяту. Уен ситуацияләре, мәгълүмати-аралашу технологияләре куллану, балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен (уен, аралашу, нәтиҗәле эшчәнлек төрләрен) оештыру аша сөйләмне аңлау һәм башка телдә сөйләшәсе килү теләге уяту. Рус телендә беренчел аралашуны үзләштерү өчен шартлар булдыру. Авазларны дөрес әйтү, сәнгатьле сөйләм нигезләрен формалаштыру.

Зурлар төркемендә:

Рус теленә карата, шул телдә сөйләшү, җырлау, аудиоязмалар тыңлау, мультфильмнар, телетапшырулар карауга кызыксынуларын үстерү. Уен ситуациясе, проблемалы-эзләнүле уен ситуацияләре барлыкка китереп, күрсәтмә әсбаплар, мәгълүмати-аралашу технологияләрен файдаланып, аралашу сәләтләрен үстерү. Балаларны үзара кара-каршы сөйләшергә, үзләренә юнәлгән сөйләмне аңларга һәм шулай ук тиешле репликалар кулланып җавап бирергә өйрәтү. Чынбарлыктагы тел мохитендә рус телен (сүзләр, әйтемнәр сайлау, фикереңне аңлап сөйләү) куллануларын  хуплау.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә:

Рус теленә карата тотрыклы кызыксыну үстерү. Мәгълүмати-аралашу технологияләре, аудио- һәм видеоязмалар, уку укыту методик комплектлары ярдәмендә предметны, аның билгесен, хәрәкәтен белдерүче сүзләрне актив кулланышка кертү, гади аралашу өчен кирәк булган сөйләм берәмлекләре байлыгы булдыру. Балаларның сүз байлыгын арттыру. Төзелеше ягыннан катлаулы булмаган хикәя һәм сорау җөмләләр төзү күнекмәләрен ныгыту. Үзе турында, бер кеше гамәлләрен сурәтләгән ситуатив картиналар сериясе буенча, сюжетлы рәсемнәр, үз күзәтүләреннән чыгып, зур булмаган (3–5 җөмләле) хикәяләр төзи белергә өйрәтү. Балаларның төрле эшчәнлек вакытында рус халык фольклор әсәрләрен, еш кулланыла торган сүзләр һәм әйтемнәрне файдалануга омтылышларын хуплау. Рус телендә сөйләүче әңгәмәдәшенең сөйләмен тыңлый белүне формалаштыру, нәрсә турында сөйләгәнен аңларга тырышу, телне аз белүенә карамастан, аның белән әңгәмәгә кереп, аралашырга омтылышын хуплау. Балаларны рус телен киләчәктә (башлангыч мәктәптә) тагын да аңлабрак, төшенеп өйрәнергә әзерләү.

Балаларны рус теленә өйрәтүне уеннардан башка күз алдына китереп булмый. Төрле уеннар куллану ( сюжетлы-рольле, дидактик, хәрәкәтле, халык уеннары, театральләшкән, сүзле) рус телен өйрәнүне кызык һәм мавыктыргыч итү белән беррәттән, балаларга социаль күнекмәләрне үзләштерү өчен шартлар тудыра.

Балаларга патриотик тәрбия бирү бурычларын тормышка ашыруга “Знакомство”, “Детский сад”, “Моя семья”, “Мой дом”, “Осень”, “Зима”, “Весна”, “Одежда и обувь”, “НРК. Татарстан”, “НРК. Башкортстан”, “НРК. Россия” темалары буенча шөгыльләнгәндә басым ясала.

Әлеге юнәлеш буенча проект методын куллану аеруча отышлы. Чөнки проект методикасы төрле эшчәнлек төрләрен интегральләштерү мөмкинлеген бирә. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Ватанны кемнәр саклый?” дигән темага проект эше оештырылды. Бу проект, балаларның армия турында белемнәрен тирәнәйтеп, кыю һәм батыр Ватан сакчылары белән горурлану, аларга охшарга тырышу теләге уяту өчен менә дигән мөмкинлекләр тудырды. Әти-әниләр белән берлектә “Без алар белән горурланабыз” стенды, 2 дәүләт телендә әтиләр турында хикәяләр китабы төзелде.  Проект эшчәнлеге “Әтием – горурлыгым” бәйрәм-күңел ачу белән тәмамланып, балаларда әтиләре белән горурлык уятты, әти-әниләр, тәрбияче апалар белән бергә эшләүдән канәгатьләнү хисе булдырды.

Балаларны рус халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру максатыннан бакчабызда рус теле түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк шөгыльләрендә без рус халык уеннарын, табышмак-мәкальләрен, җырларын өйрәнәбез, әкиятләрен сәхнәләштерәбез, халык бәйрәмнәре белән танышабыз. Ел саен рус халкының “Масленица” бәйрәмен уздыру инде бакчабызның традициясенә әверелде.

Шулай итеп, балалар бакчасында уен эшчәнлеге, патриотик тәрбия, тормыш-көнкүрештә куркынычсызлык нигезләре, хезмәт тәрбиясе юнәлешләре буенча оештырылган даими, өзлексез эш балаларның социаль-коммуникатив үсешен тәэмин итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление по теме"Художественно-речевое развитие детей дошкольного возраста"

Что такое литературный вкус? Целесообразно ли говорить о нем в дошкольном возрасте? Уверены: формировать представление о прекрасном, учить чувствовать слово, наслаждаться им необходимо с раннего возра...

выступление на педагогической конференции по теме "Социально-личностное развитие детей дошкольного возраста через проектную деятельность"

Данная публикация содержи тматериал о проектах, которые реализовывались в рамках темы "Социально-личностное развитие детей дошкольного возраста"...

Выступление на общем родительском собрании на тему «Роль подвижных игр в развитии детей дошкольного возраста»

Вэтом выступлении говорится о роли подвижных игр в умственном, нравственном воспитании,отом, что подвижные игры являются прекрасным средством развития и совершенствования движений детей, укрепления и ...

ВЫСТУПЛЕНИЕ НА ГМО воспитателей групп раннего и дошкольного возрастов по теме: "Социально - коммуникативное развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО".

В рамках реализации ФГОС в содержании образовательной деятельности дошкольных учреждений более пристальное внимание должно быть уделено достижению целей и решению задач именно социально-коммуникативно...

Выступление на ГМО "Раннего развития детей в возрасте до трех лет"по теме: «Методы и приёмы стимулирования речевой деятельности у детей раннего дошкольного возраста».

Материал может быть полезен воспитателям, работающим с детьми раннего дошкольного возраста, так как повышает компетентность и успешность педагогов в развитии речи детей раннего возраста; знакомит с со...

Выступление – презентация «Социально - коммуникативное развитие детей дошкольного возраста через включение в систему социальных отношений (в соответствии с ФГОС)».

В данной презентации раскрываются аспекты социально-культурного воспитания детей В ДОУ: задачи, направления работы, требования к компетенциям педагога в области социально-культурного воспитания дошкол...