"Юындыр бездә кунакта"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Гараева Гульназ Рузалифовна

Конспект  ОД  по теме здоровый образ жизни.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yuyndyr_bezd_kunakta.docx15.38 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районының” Салават күпере” 34 нче балалар  бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия- белем бирү муниципаль оешмасы.

                               

        “Юындыр бездә кунакта”

( 10 нчы зурлар төркемендә бакча тәрбиячеләре өчен күрсәтелгән комплекслы ачык шөгыль)

                           

                                                                                                                        Үткәрде: Гәрәева Г.Р.

                                                                                                                    Гәреева Л.И.

                                                                                                                    Гайнанова Г.М.

 

Тема:  “ Юындыр бездә кунакта”.

Максат:  Балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлар: 1.Балаларда сәламәт яшәүгә омтылыш тәрбияләү, үз сәламәтлекләренә карата игътибарлы булырга өйрәтү.2.Физик  һәм культура-гигиеник күнекмәләр аша сәламәтлекне сакларга, ныгытырга өйрәтү.3.Хәрәкәтчәнлекне , фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау:

Кулланылган методик алымнар: сораулар,табышмаклар, шигырьләр, уеннар.

Алдан эшләнелгән эшләр: “ Чисталык – сәламәтлек  нигезе” дигән темага әңгәмә, темага туры килерлек шигырьләр, хикәяләр уку, иллюстрацияләр , видеофильмнар карау, табышмакларга җаваплар эзләү, “Спорт һәм без” темасына рәсем күргәзмәсен оештыру.

Шөгыль барышы:

Балалар музыка астында залга узалар.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар!

                          Физкультура залына,

                          Җыелыштык без бүген.

                          Сәламәтлек һәм спорт турында,

                          Сөйләшик әле бүген.

Балалар, бүген без сезнең белән сәләмәтлек турында сөйләшербез. Сез ничек уйлыйсыз, сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк?

(Балаларның җаваплары тыңланыла:  зарядка ясарга, физкультура белән шөгыльләнергә  чыныгырга, дөрес тукланырга, чиста булырга кирәк.)

Алып баручы: Бик дөрес, балалар! Иртән зарядка ясау, юыну, чыныгу, витаминга бай ризык ашау – сәламәтлек нигезе булып тора. Инде көнне зарядкадан башларга кирәк икән, без дә шөгылебезне зарядка ясаудан башлыйк.

Музыка астында зарядка ясала. Балалар утырышалар. Залга “ Юындыр” керә.

Алып баручы: Балалар карагыз әле безгә кунакка кем килгән.

Юындыр: Исәнмесез, балалар! Мин сезне күптән күзәтеп торам. Зарядканы бик яхшы ясыйсыз. Ә сез мине таныйсызмы? Мин кем булам? Әйе, бик дөрес. Мин юынгычлар башлыгы, мунчалалар начальнигы Юындыр булам.

Алып баручы: Балалар, Юындыр безгә кунакка юкка гына кимәгән. Без бит бүген сәламәтлек турында сөйләшәбез. Ә  чисталык булмаса сәламәтлек була аламы.

Балалар: Юк!

Юындыр:  Әйе,балалар! Кем көнне юынудан башлый ул һәрвакыт сәламәт була. Үзен бик күп микроблардан саклый. Ә сәламәт булыр өчен сез бакчада нәрсәләр эшлисез.

 

1 бала: Мы заботясь  о здоровье,

             Закалялись круглый год.

             Физкультурой занимались,

             Чтоб порадоватҗ народ.

2 бала: Теләмибез чирләргә,

             Даруларны эчәргә.

             Бакчабызда шуңа күрә,

             Ясыйбыз физзарядка.

3 бала: Любим все мы  умываться

             Полотенцем растираться.

             И от тебя мы не скроем,

             Чистим зубы, уши моем.

4 бала: Чтобы быть здоровым, ловким,

             На завтрак ем морковку.

             Суп и мясо на обед ,

             А на ужин винегрет.

Бергә: Бит кулларны юабыз,

            Тешләрне чистартабыз.

            Пөхтәлекне, чисталыкны,

            Һәрвакыт яратабыз!

Юындыр: Булдырдыгыз, балалар! Ә менә мин сезгә табшмаклар әйтсәм белерсезме икән? Тикшереп карыйм әле үзегезне.

 

Алып баручы: Менә Юындыр, Безнен балалар сөлге һәм сабынны көндә кулланалар. Шуңа күрә синең табышмакларыңа җавапларны да бик тиз белделәр.

Юындыр: Афәрин, балалар!  Ә хәзер мин сезне  “Спортландия” дигән  илгә сәяхәткә чакырам. Анда без сезнең белән төрле уеннарда көч сынышырбыз. Әйдәгез киттек.

(Балалар музыка астында  түгәрәк буйлап тезелеп баралар.) Менә килеп тә җиттек. Күрәсезме спорт белән шөгыльләнү өчен монда күпме әйберләр бар. Төрле боҗралар, матур-матур туплар . Хәзер инде мин сезнең җитезлекләрегезне тикшереп карыйм. Икегә бүлендегез әле.( Балалар чираттан санап икегә бүленәләр)  Бу команда  “Көчлеләр” ,ә бу команда “Җитезләр” булыр . Ярышны башлыйбыз.

Юындыр: Менә нинди җитезләр икән. Ике команда да бик тырыш булдылар.

Алып баручы: Әйе, Юындыр дуслык җиңде бүген бездә. Шуңа күрә бергәләп уйнап та алыйк.

Юындыр: Рәхмәт, балалар! Мондый җитез, тырыш балалар һәрвакыт сәламәт булалар да инде. Ә хәзер безгә кайтырга вакыт. ( Балалар  түгәрәк буенча сулыш күнекмәләре ясап баралар һәм бер колоннага тезелеп басалар) Балалар , сезгә сәяхәтебез ошадымы?

Алып баручы: Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? ( Сәламәтлек турында.) Димәк сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? ( Кулларны юарга, зарядка ясарга,чыныгырга.)

Әйе, балалар без бу турыда беркайчанда онытмаска тиешбез. Безнең сәламәтлек безнең кулларда. Кунакларга теләкләребезне җиткерик.

Бергә: Гимнастика ясагыз,

           Чисталыкны саклагыз.

            Дус һәм тату яшәгез,

            Һәм сәламәт булыгыз!

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....