"Автобус"
материал по окружающему миру (младшая группа) на тему

 Линуза Лотфулловна Гатупова
ПДД буенча шөгыль.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtobus.docx14.02 КБ

Предварительный просмотр:

Автобус.

Максат:балаларны җәмәгать транспортында һәм кибеттә үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Белем бирү бурычлары:балаларны транспорт чарасы буларак “автобус”төшенчәсе белән таныштыру;”пассажир»,»автобус(транспорт) йөртүче»,”маршрут буенча йөрүче транспорт чарасы”дигән төшенчәне аңлату.

Үстерү бурычлары:игътибар  һәм хәтерне,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

Тәрбияләү бурычлары:маршрут буенча йөрүче транспорт чараларында үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Җиһазлау:тартма,уенчыклар.(автобус,руль,зебра,велосипед,машина)

Шөгыль барышы:

ТӘРБИЯЧЕ:

-Балалар,тыңлагыз әле,мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Түземсезләнеп тәгәрмәчле өйне көтәбез,

Ул килешкә,шундук эченә керәбез.

Кондуктор кушкач,билетлар да алабыз,

Тәгәрмәчле өйне,йә,нәрсә дип атыйбыз?(автобус)

По дороге дом идет,

Далеко он все везет.

У него на ножках

Черные сапожки.

Дөрес,балалар автобус.

Тәрбияче:балалар,карагыз әле,минем нинди матур тартмам бар.Әйдәгез ачып карыйк әле.(тартманы ача,анан уенчык автобус ала.)

-нинди матур уенчык!Әйдәгез,аны яхшылап карыйк әле.Автобус нәрсәләрдән тора икән?(күрсәтә:тәгәрмәч,тәрәзәләр,ишек,)

-Автобус нинди төстә?

-

Тәрбияче:

-Автобус кайларда йөри?

Балалар:юлда,шәһәр урамнарында.

Тәрбияче:әйе,балалар,дөрес. Автобус төрле җирләрдә йөри:шәһәр һәм авыл урамнарында,зур юлларда.

Тәрбияче:автобус нәрсә өчен кирәк?

Балалар:кешеләрне йөртер өчен.

Тәрбияче:әйе балалар,кешеләрне йөртер өчен.Безнең берәр кая барасыбыз булса ,без автобус көтәбез.Эшчеләр эшкә барганда автобус көтәләр.

Ә,сез беләсезме соң автобуста йөрүчеләрне пассажирлар дип атыйлар.

Әйдәгез әле бергәләп кабатлыйк.

-пассажирлар.

Тәрбияче:балалар,автобус ул-маршрут буенча йөрүче транспорт чарасы.Ә сез беләсезме соң автобусны кем йөртә?

Балалар:автобус йөртүчеләр.

Тәрбияче:дөрес балалар.Машина йөртүчеләрне шоферлар диләр,ә автобус йөртүчеләрне  автобус йөртүчеләр диләр.

Тәрбияче:балалар  әйдәгез уйнап алабыз .Уен”автобус төзе”дип атала.Без хәзер сезнең белән автобус төзибез.(урындыклардан автобус ясыйлар.)

Альмир син автобус йөртүче буласын,ә без пассажирлар.(автобуска утыралар)

Тәрбияче:без сезнең белән уенчык кибетенә барабыз.Кибеттә үзебезне ничек тотасын беләбез,кычкырып сөйләшмибез,этешмибез-төртешмибез.(киттек.)

Менә балалар килеп тә җиттек.Автобустан әкрен генә төшәбез.Безгә кибеткә керер өчен юлның икенче ягына чыгарга кирәк.Юлның икенче ягына бары тик билгеләнгән урыннан гына чыгарга ярый.Бу юл зебра дип атала.Кайберәүләрегез белә дә торгандыр.(зебрадан чыгып кибеткә керәләр)

Карагыз әле балалар,нинди күп машиналар.Сез белә торган машиналар бармы?

-КамАЗ,велосипед һ.б.

Тәрбияче:балалар ,безгә төркемгә кайтырга вакыт.Шулай ук килгәндәге кебек зебрадан чыгабыз.Матур гына автобуска утырабыз.Кайтып та җиттек.Әкрен генә автобустан төшәбез дә өстәлләр артына килеп утырабыз.(урындыклар кала  өстәл артына икенче урындыклар куела.)

Балалар карагыз әле,өстәлләрдә нәрсәләр икән ул?

Балалар:автобус.

Тәрбияче:балалар карагыз әле,автобуска нәрсәләр җитми икән?

Балалар:тәгәрмәчләре.

Тәрбияче:дөрес,балалар тәгәрмәчләре.Карыйм әле тартмамны анда нәрсәдер бар.(карый)тәгәрмәчләр.Әйдәгез әле балалар автобусларыбызны төзәтик.(тәгәрмәчләрен куялар)

Балалар ,без сезнең белән бүген автобус турында сөйләштек,уеннар уйнадык.Миңа сезнең үзегезне тотышыгыз бик ошады .Шуның белән шөгылебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Рассматривание машин и автобуса".

Знакомство с грузовым и легковым автомобилем, частями машин. Стандартное занятие без креатива. Проведено в декабре 2010....

Путешествие весёлого автобуса

Закрепить знания детей о знаках сервиса.Помнить о правилах поведения на дорогах....

Путешествие в городской парк на автобусе

Навыки соблюдения правил дорожного движения. Развитие патриотического чувства через знакомство с родным городом....

театрализованное представление "Волшебный автобус"

Волшебный автобус.Действующие лица:ЛАРА– водитель автобуса.САША, МАША, КОЛЯ, ОЛЯ – пассажиры.СТАРУШКА – потерпевшая.МИША –«дипломат».МАРИША– «самбистка».НИКИША – никого не признающий.Слышны протяжные ...

автобус

основные виды транспорта для младшего возраста...

Сюжетно – ролевая игра « Путешествие по городу на автобусе

"Экскурсия" по городу на автобусе, с остановками возле торгового центра, зоопарка, ателье и магазина  "Компьютерный мир."...

СЦЕНАРИЙ АКЦИИ «ПРОФИЛАКТИЧЕСКИЙ АВТОБУС» ЗА ЗДОРОВЫЙ ОБРАЗ ЖИЗНИ!

Данное  мероприятие рекомендуется к использованию воспитателями ДОУ, учителям начальных классов, кураторам учебных заведений с целью ропаганды здорового образа жизни среди дошкольников с привлече...