"Туган тел - дуслык бәйрәме"
статья на тему

Хадиева Гульназ Искандеровна

Статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_-_duslyk_byrme.odt24.6 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел – дуслык бәйрәме.

       Туган тел! Барыбыз өчен дә газиз, кадерле бу сүз. “И туган тел, и матур тел – әткәм-әнкәмнең теле!” – дип әйткән безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай. 14-21 нче февраль аралыгында “ Йолдыз” балалар бакчасында татар халык мәдәнияте һәм сәнгате белән танышу атналыгы итеп үткәрелде. Иң элек балалар язучылары, шагыйрьләре тормыш юлы, аларның әкиятләре буенча сәяхәт иттеләр, язучыларның портретларын карадылар, төрле буягычлар буядылар. Татар халкы эле-электән үк милли хәрәкәтле уеннарга бай. “Кем җитезрәк?”, “Йөзек салыш”, “Черек кәбестә”, “Яулык биреш”, “Капкалы”, “Урындык алыш”, ә инде саф һавада “Буяу сатыш”, “Куып тот” уеннары белән танышып аларны бик күңелле итеп уйнадылар. Балалар татар халкының ашлары турында да кызыксынып тыңладылар.Төрле тәм-томнардан авыз иттеләр. 15 нче февральдә күренекле шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне булу сәбәпле, аның шигырьләре белән таныштылар, данлыклы шигыре “Казыл ромашка” ларга рәсем-күргәзмә оештырдык. Беренче кечкенәләр төркеме балары Солдат әти белән очраштылар. Солдат хәлләре турында сөйләшеп, бик күп кызыклы мәгълумат алдылар, төрле кызыклы уеннар уйнадылар.

         Шушы атналыкны йомаклап 21 нче февраль көнне “Йолдыз” балалар бакчабызда зурлар катнаш төркем балалары белән “Туган тел – дуслык бәйрәме” дип аталган матур кичә булып үтте. Бәйрәмебезгә әтиләрне, абыйларны, дәү әтиләрне дә чакырдык. Бәйрәмебез ике өлештән торды: иң беренче бәйрәмгә Татар малае белән Акбай да килеп керделәр. Балалар аларга телнең нәрсә икәнен, ни өчен кирәклеген аңлаттылар, мәкальләр әйтештеләр. Әтиләр белән бергәләп балалар “Туган тел” җырын башкардылар. Әйе, Туган тел – әти-әни, туган җир, Ватан сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек, изге сүз. Туган телгә баланы аның иң газиз, якын кешесе – әнисе, әтисе өйрәтә. Әтидән дә, әнидән дә кадерлерәк кешеләребез юк безнең. Аларны һәрвакыт зурлап, хөрмәт итеп яшәү – безнең һәммәбезнең дә изге бурычы булып тора.

Бәйрәмебезнең икенче өлешен 23 нче февраль “Ватанны саклаучылар көне” якынлашкач, әтиләрне яратып, хөрмәтләп аларга багышладык. Әтиләр килгәч, бәйрәм бик күңелле булып китте. Кайчандыр әтиләребез дә безнең шикелле шулай кечкенә булганнардыр, балалар бакчасына йөргәннәрдер, кайберәүләр инде үткән балачакларын да онытканнардыр. Балалар шул бәхетле мизгелләрен әтиләренә искә төшерергә булыштылар. Әтиләребез төрле уеннарда катнашып, үзләренең җитезлекләрен, булганлыкларын күрсәттеләр. Балалар исә әтиләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләрен сөйләп, биеп күңел ачтылар. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.

Хөрмәтле әтиләребез, дәү әтиләребез, абыйларыбыз сезне барыгызны да 23 февраль – “Ватанны саклаучылар көне” белән котлыйбыз. Сезгә хәерле, озын, бәхетле, борчу – хәсрәтсез гомер, якыннарыгызның күңел җылысын, кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвегезне, йөргән юлларыгыз якты

булуын телибез. Эшләрегез уң, табыннарыгыз мул булуын һәм яңадан –яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз. Яраткан, сөекле кешеләрегез, туганнарыгыз, дусларыгыз янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерегез.

Бәйрәм белән сезне!

Хадиева Гөлназ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....