Су - яшәү чыганагы
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Сабирова Разина Рафиловна

Сабирова Рәзинә Рәфил кызы

Актаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасы.

 

Икенче кечкенәләр төркемендә эксперименталь эшчәнлек.

 

Максат: Балаларның су турындагы белемнәрен арттыру.Суның үзлекләре белән таныштыруны дәвам итү.Суга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Эксперименталь тикшерү эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Сүзлек өстендә эш:үтә күренмәле,эретүчән.

Күрсәтмә материал:төрле сулыклар сүрәтләнгән рәсемнәр,поднос.

Тарату материаллары: һәр балага сулы һәм буш стаканнар,рәсемле карточкалар, буяу, пепеткалар, салфеткалар, алъяпкычлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su.docx19.34 КБ

Предварительный просмотр:

Су - яшәү чыганагы.

Сабирова Рәзинә Рәфил кызы

Актаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасы.

Икенче кечкенәләр төркемендә эксперименталь эшчәнлек.

Максат: Балаларның су турындагы белемнәрен арттыру.Суның үзлекләре белән таныштыруны дәвам итү.Суга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Эксперименталь тикшерү эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Сүзлек өстендә эш:үтә күренмәле,эретүчән.

Күрсәтмә материал:төрле сулыклар сүрәтләнгән рәсемнәр,поднос.

Тарату материаллары: һәр балага сулы һәм буш стаканнар,рәсемле карточкалар, буяу, пепеткалар, салфеткалар, алъяпкычлар.

Шөгыль барышы :

Балалар килгән кунаклар белән исәнләшик әле.(балалар исәнләшәләр)

Тәрбияче:Ничек кәефләрегез?

Балалар:Кояшлы иртә кебек

Күпне белергә килдек.

Гөл булып киенгән бала керә.

Бүлмәләрдә мин үсәм
Һәм кояшка үреләм.
Миңа бит җылы кирәк,
Кояш астында рәхәт.

Тәрәзә төпләрендә

Гөлләр сусап утыра

Кулым юк шул,эчә алмыйм

Суны сузылып кына.

Т-че:Балалар кемдер ишек шакый.(ишектән “тамчыкай” булып киенгән тәрбияче керә)

Тамчыкай:Исәнмесез балалар. Мин Тамчыкай,су тамчысы.

Болыт мин һавада

Яңгыр мин яуганда

Җылынсам пар булам

Туңганда кар булам

Балалар, мин бүлмәдәге гөлләрнең су сораганнарын ишеттем һәм ике савытка салып су алып килдем. Балалар бу савытта нинди су,тотып карап әйтегез әле?(салкын су)

Ә бу савытта нинди су?(кайнар су)

Тамчыкай:Балалар кайсын гөлләргә сибик?Салкынны сипсәң гөлләр нишли?(начар үсәләр)

-Кайнар су сипсәк нәрсә була? (гөлләрнең тамырына зыян килә.)

-Нинди су сибәргә кирәк?(җылымса)

-Җылымса су ничек килеп чыга?(кайнар һәм салкын суны кушып)

Тамчыкай: хәзер кушып карыйм әле балалар салкын һәм кайнар суны.(өченче савытка сала,балаларга тотып карарга куша.

Тамчыкай: кайнар һәм салкын суны кушкач нинди су килеп чыкты?Балалар бу су бүлмә температурасында әзрәк торсын,аннары гөлләргә сибәрсез.

Балалар су ни өчен кирәк соң,беләсезме? (эчәргә,юынырга,ашарга пешерергә,үсемлекләргә үсү өчен, балыклар га яшәү өчен,көймәләргә йөзү өчен..)

Тәрбияче:Су бик күп булса да чиста,эчә торган су аз.Суны саклап тотарга кирәк.Краннан су тамып торса борып куегыз, юкка агызмагыз.

Балалар мин сезгә табышмаклар әйтәм,сез җавабын табыгыз.

1. Күктән килде,җиргә иңде.

2. Йолдыз,йолдыз вак кына.яфраклары ак кына

    Өс киеменә куна,тәнгә тисә су була.(кар)

3. Ишек алдында таш була,өйгә керсә су була(боз)

4. Ага-ага агып бетә алмый.

Балалар, әйдәгез  әле гөлебезгә су сибик. Ул бик тә нык кибекте бит.(Гөлгә су сибәләр) Инде әйдәгез бергәләп ял итеп алыйк.

Йомшак су, йөгерек су (балалар учларын алга таба сузып торалар)

Син мине чиста ю! (кул юган хәрәкәт ясыйлар)

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын, (битләрен сыпыралар)

Кулларым агарсын, (кулларын юалар)

Тешләрем тазарсын..(теш чистарткан хәрәкәт ясыйлар)

Авызым елмайсын (елмаеп торалар)

Колагым тыңласын, (колакларын уып алалар)

Йомшак су, йөгерек су!

Тәрияче:Ә хәзер без сезнен белән нәни тикшерүчеләргә булырбыз,өстәлләр янына килик әле.Балалар, сез өстәлдә нәрсәләр күрәсез? Балалар тәҗрибә эшләрен башлаганчы,куркынычсызлык  кагыйдәләрен искә төшереп алыйык: нәрсә эшләргә ярамый?(суны иснәп караганда ,борынны суга тыгарга ярамый; пычрак суны эчәргә ярамый.)

1.Тәме бармы сунын? Димәк суның тәме юк.

2. Балалар сунын исе бармы? Чиста сунын исе  юк икән .

3. Суның авырлыгы бармы икән ? Бер кулыгызга сулы стаканны,икенчесенә буш савытны алыгыз.Кайсы авырырак? Сулы стакан авыр, димәк суның авырлыгы бар.

4. Хәзер суны бер стаканнан икенчесенә агызып карыйк,су нишли? Ни өчен ага?(су сыек). Әйе-су сыеклык,ул агучан.

5. Ә хәзер пепеткага буяу алыгыз.Буяуны стакандагы суга тамызыгыз,су нишләде?Су буялды,буяу суда эреде.Димәк су –эретүчән.Кабатлап алыйк әле -эретүчән.

Балалар, әйдәгез урыннарыбызга утырыйк.

 Сезгә бүген нинди яңалык белдегез?

Без нинди яхшылык эшләдек?

Сез үзегез белгәннәрегезне кемнәргә сөйлисез?

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Су – яшәү чыганагы"

Максаты: 1.Балаларга  табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату. 2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү. 3.Табигатькә, яшәү...

"Cу - яшәү чыганагы"проект эше

Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү, тормышта елга һәм чишмәләрнең әһәмиятен аңлату. Суга сакчыл караш тәрбияләү....

"Су яшәү чыганагы"

Су темасына багышланган шөгылләр уздырганда куллану өчен материал...

Мөстәкыйль проект эше «Су – яшәү чыганагы»

1. Актуальлелек.     Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Табигать – кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч. иң беренче чиратта, калын яшел урманнар...

Табигать-тәрбия чыганагы.

Заман балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына зур бурычлар куя. ШуларныңИң әһәмиятлесе- онытылган гореф-гадәтләребезне барлап, телебезне саклап калу, сабыйларда югары әхлакый сыйфатлар һәм ана теленә мәхә...

Дару үләннәре- сәламәтлек чыганагы

Мәктәпкә әзерлек төркемендә экологик тәрбия буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге...