"Су – яшәү чыганагы"
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Хасанова Эльмира Зямилевна

Максаты:

  1. 1.Балаларга  табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату.
  2. 2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү.
  3. 3.Табигатькә, яшәү чыганагы булган суга, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
  4. 4. Гади тәҗрибә һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su-yashu_chyganagy.docx18.41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы

башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Су – яшәү чыганагы

(зурлар төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль конспекты)

           Җәлил бистәсе                                                                                             әзерләде

           7 нче балалар                                                                                               тәрбияче:

           бакчасы «Ләйсән»                                                                                       Хасанова Э.З.

2012 ел.

Максат:

1.Балаларга  табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату.

2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү.

3.Табигатькә, яшәү чыганагы булган суга, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.

4. Гади тәҗрибә һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

Сүзлек: халәт, салават күпере.

Җиһазлау: сулы стакан, сок, баллы, тозлы су салынган стаканнар, магнитофон язмасы, бал кашыгы, сулы, сөтле стакан, тоз, елга комы, термос, пыяла, күбекле су, салам таякчыклары.

Шөгыль барышы:

Т: Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, тыңлагыз әле:

Исе юк, төсе юк,

Аннан башка  тормыш  юк.

Б: Су.

Т: Әйе, балалар, безнең бүгенге шөгылебез суга багышлана. Чөнки тиздән- 22 нче мартта бөтен дөньяда СУ көне билгеләп үтелә. Ә ни өчен шулай зурлап су көнен үткәрәләр микән?

(Балалар җавабы).

Т: Су ни өчен кирәк?

Б: үсемлекләр үсәр өчен ; эчәргә, юынырга, ашарга  пешерергә ;балыклар яшәр өчен ; корабльләр йөзәр өчен һ. б.

(Суның роле турында рәсемнәр карау.)

Уен : Кемгә күпме су кирәк? (Өстәлгә яран гөл һәм кактус гөлен кую.)

Т: Яхшы үссеннәр өчен без гөлләргә су сибеп торабыз. Ләкин төрле гөлләр суны төрлечә яраталар. Яран гөлгә суны без ешрак сибәбез. Ә кактус эссе якларда үсүче үсемлек, аңа су бик аз кирәк.

Ә хайваннар арасында иң озак су эчмичә торучыны беләсезме , балалар? Ул – дөя. Дөя эссе чүлләрдә бик озак су эчмичә бара ала. Ә инде бер эчкәндә 10 – 12 чиләк суны эчеп куя.

Балалар, ә хәзер әйдәгез магнитофон язмасын тыңлыйк.Күзләрне йомабыз да тыңлыйбыз: су кайларда була микән? (Магнитофон язмасында су тавышын тыңлау).

Б: кранда; кар, бозда; елгаларда, күлләрдә, фонтанда; диңгездә, океаннарда, чишмәләрдә....

Т: Ә иң чиста су кайда соң?

Б: Чишмәдә.

Т: Дөрес , балалар, чишмәнең cуы чиста, чөнки ул җир астыннан сөзелеп, фильтрланып чыга. Бик салкын булгач, анда микроблар да яши алмый.

Чишмә cуы бик шифалы, тәмле булса да , аны салкын килеш эчәргә ярамый, салкын тидерергә мөмкин. Ә диңгез cуын эчеп буламы ? Юк. Чөнки ул тозлы.

Әйдәгез, балалар, без дә суны тәме буенча аерып карыйк әле.

Уен  “Тәме буенча таны”.

(Стаканнарда баллы , тозлы су,  лимонлы чәй,  сок салынган.  Бала көпшә ярдәмендә эчә һәм әйтә).

Уен “Суда яшиме, юкмы?”

(Суда яшәүче җан ияләренә кул чабарга,  ялгышкан бала утыра).

Т: Барыбыз да беләбез: су һәркемгә кирәк. Күп кенә кешеләрнең һөнәрләре дә су белән бәйле.Әйдәгез әле менә бу рәсемнәргә карап суның кешегә хез-    мәте турында сөйлик.

Балыкны кем тота? ( балыкчы)

Корабльне кем йөртә? ( капитан)

Су төбендә кем торбалар суза?( водолаз)

Су ярдәмендә кем янгыннарны сүндерә? (янгын сүндерүче)

Су кешегә файда гына түгел, зыян да китерергә мөмкин.

Су басулар –озакка сузылган яңгырлар, кар сулары эрү нәтиҗәсендә суның бик нык күтәрелүе ул. (рәсем карау)

Шторм- көчле җил нәтиҗәсендә диңгезләрдә зур дулкыннар барлыкка килә. Хәтта зур корабларны да батырырга мөмкин.

Цунами- җир тетрәү аркасында бик зур дулкыннар күтәрелеп яр буйларында яшәүче кешеләргә зыян сала.

Уен  “Су анасы”.

Т: Суны ни өчен сакларга кирәк соң?

Глобуста карасак та су бик күп урынны алып тора бит.

Б: (Балалар җавабы).

Т: Әйе, балалар, табигатьтә су бик күпбулса да , аның эчәргә яраклысы бик аз. Су бик аз булган, яңгыр гел яумаган җирләр бар. Алар чүлләр дип атала. Су бик кадерле ул. Аны сакларга, пычратмаска кирәк. Сез табигатьтә үзегезне дөрес тота беләсез.Менә бу билгеләр нәрсәне аңлата? (Табышмаклар әйтү).

а) Сикереп төшә, бозны тишә. (тамчы)

б)Су өстендә җәяү йөрим,

  Тып-тып басып атлыйм мин

 

 Иң тирән җитләрдән үтәм,

  Мине сагынып көтәләр, ә күренсәм качалар.(яңгыр)

  в)Суда туа, җирдә үлә (балык)

  г)Кышын да искә төшереп җәйләрнең җылы чагын

     Ява без теләгән чакта өйдәге мини яңгыр. (душ)

  д)Суда яшәүче иң зур хайван нинди? (кит)

  е)Кайсы су хайванының кайчысы бар? (кысланың)

  ж)Балыкның ничә аягы бар? (юк)

   з)Алманың cуы ничек дип атала?(сок)

Т: Балалар, хәзер без су белән тәҗрибәләр ясап карыйбыз.

Беренче тәҗрибә:

Т: Суның исе бармы? (Балаларга суны иснәп карарга кушу).

(Балалар җавабы).

Икенче тәҗрибә:

Т: Тәме бармы? (Балаларга гади су биреп, тәмен татып карарга кушу).

(Балалар җавабы).

Өченче тәҗрибә:

Т: Төсе бармы? Кайсы стаканда бал кашыгы күренер? Ни өчен?  (Бал кашыгын су һәм сөт салынган стаканга төшерү).

(Балалар җавабы).

Дүртенче тәҗрибә:

Т: Ике стаканда су. Берсенә – тоз, икечесенә елга комы салына, болгатабыз.

Кайсы эреде? Ни өчен? Тоз кая китте?

(Балалар җавабы).

Бишенче тәҗрибә:

Т: Термоска кайнар  су салабыз. Аны ачкач, пар күтәрелә. Өстен пыяла белән ябабыз, бераздан анда су парлары пәйдә була.

Ә хәзер әйдәгез уен уйнап алыйк.

Хәрәкәтле уен “Яр – су”.

Т: Балалар , әйдәгез  әле тагын бер уен  уйныйк.

Тыныч уен “Салават күпере”.( Сбын күбекләрен очыртып уйнау,анда салават күперендәге төсләр булуын ачыклау).

Т: Сезгә бу уен ошадымы, балалар?

(Балалар җавабы).

Т: Бүген без су турында тагын да күбрәк белдек. Тырышлыгыгыз өчен сезгә табигатьнең татлы суы бүләк булсын. (Балаларга сок бирелә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Cу - яшәү чыганагы"проект эше

Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү, тормышта елга һәм чишмәләрнең әһәмиятен аңлату. Суга сакчыл караш тәрбияләү....

"Су яшәү чыганагы"

Су темасына багышланган шөгылләр уздырганда куллану өчен материал...

Мөстәкыйль проект эше «Су – яшәү чыганагы»

1. Актуальлелек.     Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Табигать – кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч. иң беренче чиратта, калын яшел урманнар...

Су - яшәү чыганагы

Сабирова Рәзинә Рәфил кызыАктаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасы. Икенче кечкенәләр төркемендә эксперименталь эшчәнлек. Максат: Балаларның су турындагы белемнәрен арттыру.Суның үзл...

Табигать-тәрбия чыганагы.

Заман балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына зур бурычлар куя. ШуларныңИң әһәмиятлесе- онытылган гореф-гадәтләребезне барлап, телебезне саклап калу, сабыйларда югары әхлакый сыйфатлар һәм ана теленә мәхә...

Дару үләннәре- сәламәтлек чыганагы

Мәктәпкә әзерлек төркемендә экологик тәрбия буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге...