Мөстәкыйль проект эше «Су – яшәү чыганагы»
проект по окружающему миру (младшая группа) на тему

Бадретдинова Рамиля Салихяновна

1. Актуальлелек. 

   Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Табигать – кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч. иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр күз алдына килә. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Су  җирне сугара, иген игү, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә  дә булыша. Табигатьтә һәр нәрсә яхшы, су һәрнәрсәдән дә гүзәлрәк. Су үзенең тирә-ягындагы әйберләргә хәрәкәт һәм тереклек бирә. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Су – табигать күрке, су – яшәү чыганагы.  Балалар көн дә гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарта, су сибә, тузанын сөртә. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгын күреп сокланалар.

 

 2. Проектның максаты.

Балаларга суның үзлеге – тереклек чыганагы булуы турында мәгълүмат бирү. Тәҗрибә  үткәрү аша суның тереклек ияләре – үсемлекләр өчен кирәкле булуына төшенү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su_yashau_chyganagy.resemsez.docx21.84 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Кама шәһәре “Гомуми үстерелешле 86 нчы балалар бакчасы” мәктәпкәчә мәгариф муниципаль бюджет учреждениесе

2 кечкенәләр төркеме тәрбияләнүчесе

Асхадуллина Зарина Радик кызының мөстәкыйль проект эше

«Су – яшәү чыганагы»

Җитәкчесе: Бадретдинова Р.С.

2015 ел

П А С П О Р Т

Учреждения исеме: Түбән Кама шәһәре “Гомуми үстерелешле 86 нчы балалар бакчасы” мәктәпкәчә мәгариф муниципаль бюджет учреждениесе, Тынычлык урама, 50 нче йорт.

Проектны төзүче: Асхадуллина Зарина Радик кызы. 2 кечкенәләр төркеме тәрбияләнүчесе.

Проектның җитәкчесе: Бадретдинова Рамилә Салихян кызы. 2 кечкенәләр төркеме тәрбиячесе.

Проектның тибы: Иҗади- тикшеренү эшчәнлеге.

Проект дәвамлылыгы: 2 атна

Характеры буенча: ачык, балалар бакчасында тормышка ашырыла.

Проектта катнашалар:  2 кечкенәләр төркеменә йөрүче Асхадуллина Зарина Радик кызы , бакчага йөрүче баланың әти-әнисе.

1. Актуальлелек.  

   Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Табигать – кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч. иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр күз алдына килә. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Су  җирне сугара, иген игү, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә  дә булыша. Табигатьтә һәр нәрсә яхшы, су һәрнәрсәдән дә гүзәлрәк. Су үзенең тирә-ягындагы әйберләргә хәрәкәт һәм тереклек бирә. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Су – табигать күрке, су – яшәү чыганагы.  Балалар көн дә гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарта, су сибә, тузанын сөртә. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгын күреп сокланалар.

 2. Проектның максаты.

Балаларга суның үзлеге – тереклек чыганагы булуы турында мәгълүмат бирү. Тәҗрибә  үткәрү аша суның тереклек ияләре – үсемлекләр өчен кирәкле булуына төшенү.

3. Проект бурычлары.

1. Проблемалы ситуация барышында уйларга, иҗади фикер йөртергә,  зурлар белән үзара киңәшеп, аралашып эшләү теләге уяту. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

2. Суның яшәү чыганагы булуын өйрәнү.

3. Күзәтүчәнлек, танып белү, күзаллаулар сәләтен үстерү.

4. Су чыганагына карата сак караш, үсемлекләрне, ярату, матурлыгын күрә белүчәнлек тәрбияләү.

4.  Проектка кыскача характеристика, этаплары.

Проектның төп этапларын карап үтик.

Беренче  этапта әзерлек эше үткәрелә.Алга максатлар бурычлар һәм проектны тормышка ашыру юллары ассызыклана.

Икенче  этапта бала белән алда эшләнеләчәк проект мотивларын билгеләү эше.

Өченче  этаптта    проект идеясен тормышка ашыру эше башкарыла.                                        

Дүртенче  этапта әти-әниләр тарафыннан балага тереклек ияләре, үсемлекләр өчен әдәби-сәнгать әсәрләре аша суның мөхимлеген җиткерү. Кулдан килгәнчә кирәкле материалларны туплауга чакыру.

Бишенче этапта куелган бурычларны тормышка ашыру эше башкарыла.

Алтынчы этапта  проектны презентацияләү.

5. Проект буенча эш барышы.

п/п

Эшчәнлек

Башкару срогы

Катнаша

Табигать почмагындагы гөлләрне күзәтү.

  • Гөлләр усәме?
  • Яфраклары көннәр үткән саен нинди хәлгә килә? Зураямы?
  • Тагын нинди үзгәрешләр күзәтелә?
  • Бөре көннән- көн нишли бара?
  • Ачылган бөредән нәрсә күренә?
  •  Чәчәк матурмы? Зурмы? Азмы? Күпме?
  •  Чәчәк көннән-көн зураямы?

24 Февраль

2015 ел

2 кечеләр төркемендә тәрбияләнүче Асхадуллина Зарина,

Бадретдинова Р.С.

Гөлләрне күзәтү.

- Зарина корыган гөлне күреп Рәмилә апа бу гөлгә нәрсә булган? - дип сорады.

- Бу гөл корыган.-дидем.

- Ә ни өчен корыган? - дип сорады Зарина.

- Әйдә тәҗрибә ясап карыйк ни өчен корыганын шунда ачыкларбыз.

 

25 нче Февраль

2015 ел

2 кечеләр төркемендә тәрбияләнүче Асхадуллина Зарина,

Бадретдинова Р.С.

Тәҗрибә ясарга тәкъдим итү.

Әйдә тәҗрибә ясап карыйбыз.

Ике бертөрле савытта бодай үстереп карыйк. Бер савыттагы бодайга көндә су сибәрбез. ә икенчесенә су сипми торырбыз. Кайсы савыттагы бодай зур, матур булып үсәр икән шуны чагыштырырбыз.

26 Февраль

2015 ел

2 кечеләр төркемендә тәрбияләнүче Асхадуллина Зарина,

Бадретдинова Р.С.

- һәр көн саен керпе формасында ясалган бодай янчыгына су сибү.

- көн саен күзәтеп, үзгәрешен билгеләү.

- шытым күренгән көнне билгеләү.

- су сибелмәгән янчык белән чагыштыру.

- үсенте үсүен күзәтү.

2-5 нче Март

2015 ел

2 кечеләр төркемендә тәрбияләнүче Асхадуллина Зарина,

Бадретдинова Р.С.

Нәтиҗә ясау.

- нәрсә күзәтелде?

- кайсы янчыктагы бодай үсә алды?

-ни өчен нәкъ шушы янчыктагы бодай үстә алды?

- ә бу янчыктагы бодай ни өчен шытым бирмәде?

- димәк үсемлекләр үссен өчен нәрсә кирәк?

- димәк- су үсеш чыганагы

.

6 нчы  Март

2015 ел

2 кечеләр төркемендә тәрбияләнүче Асхадуллина Зарина,

Бадретдинова Р.С.

Проектны презентацияләү.

27 Март

2015 ел

2 кечеләр төркемендә тәрбияләнүче Асхадуллина Зарина,

Бадретдинова Р.С.

6.  Проект эшен бәяләү.  

Иҗади - тикшеренү проекты нәтиҗәсе – “Йомшаккай керпе” формасында су сибеп үстергән үрнәктә (янчыкта) үлән шытып чыкты һәм зур булып үсте, су сибелмәгән янчыкта үзгәреш күзәтелмәде.

Бала:

- бала яңадан – яңа белемнәргә омтыла;

- ижади сәләтләре ачыла;

-  мөстәкыль күзәтү-тикшеренү эшчәнлегенә омтыла;

- уйланырга, килеп туган проблеманы чишәргә өйрәнә;

- су үсемлекләр үсү өчен кирәкле чыганак;

      Әти-әниләр:

- тәҗрибәләр аша балага күп мәглүмат бирелүен, аның  ирешкән уңышларын бәяли.

- тәрбияче һәм бала белән дуслык җепләрен ныгыта.

- гөлләр үстерү, су чыганагын саклауга омтыла.

Тәрбияче:

- әти- әниләр белән дустанә мөнәсәбәт, ярдәмләшү җепләре ныгый;

- иҗади-тикшеренү эшендә балага үсеш юнәлеше ача;

 - баланың алган белемнәре, күнекмәләре  турында әти-әниләргә  күрсәтмә мәгълүмат бирә.

7. Проектта катнашучылар.

1.  2 нче кечеләр төркеменә йөрүче Асхадуллина Зарина, әти-әнисе.

2.  Төркем тәрбиячесе.

Кулланылган әдәбият

1.        Данюкова А. Вы любите проекты? // Обруч. - 2001. - №4.

2.        Гарипова Ф.Г. Кеше һәм табигать.

 3.        Большая детская энцеклопедия. Махаон.2014.г.

4.        Коломина Н.В. Воспитание основ экологической культуры в детском саду. – М. – 2005.

5.        Нагибина М.И. Природные дары для поделок и игры / Популярное пособие для родителей и педагогов. // Ярославль: «Академия развития». – 1997.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Су – яшәү чыганагы"

Максаты: 1.Балаларга  табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату. 2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү. 3.Табигатькә, яшәү...

"Cу - яшәү чыганагы"проект эше

Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү, тормышта елга һәм чишмәләрнең әһәмиятен аңлату. Суга сакчыл караш тәрбияләү....

"Су яшәү чыганагы"

Су темасына багышланган шөгылләр уздырганда куллану өчен материал...

Су - яшәү чыганагы

Сабирова Рәзинә Рәфил кызыАктаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасы. Икенче кечкенәләр төркемендә эксперименталь эшчәнлек. Максат: Балаларның су турындагы белемнәрен арттыру.Суның үзл...

Табигать-тәрбия чыганагы.

Заман балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына зур бурычлар куя. ШуларныңИң әһәмиятлесе- онытылган гореф-гадәтләребезне барлап, телебезне саклап калу, сабыйларда югары әхлакый сыйфатлар һәм ана теленә мәхә...

Ата-аналар җыелышы: "Мөстәкыйль тормышка беренче адым"

баланың балалар бакчасына яраклашуы мәсьәләләрендә ата-аналарның психологик-педагогик культурасын арттыру....