"Cу - яшәү чыганагы"проект эше
проект по окружающему миру по теме

Миннахметова Накия Хамбаловна

Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү, тормышта елга һәм чишмәләрнең әһәмиятен аңлату. Суга сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon su-yasheu_chyganagy.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Әҗәкүл балалар бакчасы

“Су – яшәү чыганагы”

проект эше

1 категорияле тәрбияче

Миннахметова Н. Х.


Тема буенча сораулар

  1. Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү, тормышта елга һәм чишмәләрнең әһәмиятен аңлату.
  2. Суга сакчыл караш тәрбияләү.

Бу проблеманы хәл итүдә нәрсәләр эшләргә кирәк

  • сәяхәтләр оештыру;
  • чаралар өчен перспектив план төзү;
  • шөгыльләр, күңел ачулар, тәҗрибәләр үткәрү.

Проектны тормышка ашыру срогы

2011 ел, сентябрь – 2012 ел, май.

Бурычлар

  1. Табигатьтә суның кайда һәм нинди халәттә очравы турында мәгълүмат бирү.
  2. Табигатьтә су әйләнеше турында элементар белемнәр бирү.
  3. Суның 3 төрле халәттә: су, пар, боз (кар) булуын ачыклау. Тәҗрибәдән нәтиҗә ясарга өйрәтү.
  4. Суның үсемлекләр, хайваннар, кошлар тормышындагы әһәмиятен ачыклау. Аның урманнарда, калкулыкларда, далаларда да булуын аңлату.

Тәрбияче эшчәнлеге

  1. Балалар белән үткәрәсе чаралардан перспектив план, план-конспектлар язу.
  2. Төрле тәҗрибәләр үткәрү.
  3. Күңел ачулар үткәрү, сәяхәтләр оештыру.
  4. Хезмәт оештыру.
  5. Су хайваннары турында рәсемнәр туплау.
  6. Ата-аналар җыелышы үткәрү.

Балалар эшчәнлеге

Сәяхәтләр, күңел ачулар, рәсемнәр карау, тәҗрибәләрдә катнашу, шигырьләр өйрәнү, гөлләр тәрбияләү.

Ата-аналар эшчәнлеге

Күңел ачуларда, сәяхәтләрдә катнашу, китаплар булдыруда ярдәм итү, суга сакчыл караш тәрбияләүдә булышу. Шигырьләрне кабатлату, анкета тутыру, ата-аналар җыелышында катнашу, яшелчә һәм чәчәкләр үстерүдә булышу.

Эшнең нәтиҗәсе

Балаларның үзләренең сәламәтлекләренә карата карашлары үзгәрде, чисталыкка омтылышлыклары сизелеп үзгәрде.

Сулыкларны пычратмаска, суда яшәүче хайваннарга карата мәрхәмәтле булу теләге уянды.

Балалар суның кеше тормышында нинди роль уйнаганын белделәр һәм су әйләнеше турында булган белемнәре тупланды. Суга карата сакчыл карый башладылар.


Перспектив план

Темасы

Максаты

Вакыты

Су – яшәү чыганагы.

Б. Рәхмәт “Су” шигыре.

Чиста булыйк.

Йомшак су, йөгерек су.

Тылсымлы су.

Сусаклагычлар.

“Хушыгыз, кошкайлар!”

Бәйрәм иртәсе.

Суның 3 төрле халәте (тәҗрибә).

Чишмәләр.

А. Хәйруллин “Изге чишмә” шигыре.

Хәмит чишмәсенә сәяхәт.

Ә. Исхак “Чишмә”.

Елгалар һәм күлләр.

Балыклар.

Кызыл китап

Суның үсемлекләр тормышындагы әһәмияте.

Җир-су хайваны.

“Исәнмесез, кошкайлар!” бәйрәм иртәсе.

Целевая прогулка на реку (по русскому языку).

Язгы табигатькә, су буена сәяхәт.

Балаларга суның яшәү өчен кирәклегенә төшендерү, тормышта елга һәм күлләрнең әһәмиятен аңлату.

Балаларны чисталык – сәламәтлек нигезе икәненә төшендерү. Суны экономияле тотарга өйрәтү.

Суның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату. Табигатьтә кайда һәм нинди халәттә очравы турында мәгълүмат бирү; табигатьтә су әйләнеше турында элементар белемнәр бирү, суга сакчыл караш тәрбияләү.

Инеш, елга, күл, буа, диңгезләрнең сусаклагычлар икәнен балаларга аңлату. Безнең якларның сусаклагычлары турында белемнәрен тирәнәйтү.

Балаларның кошлар турында булган белемнәрен ныгыту; кошларга, сулыкларга мәхәббәт тәрбияләү.

Суның 3 халәттә: су, пар, боз (кар) булуын ачыклау. Тәҗрибәдән нәтиҗә ясарга өйрәтү.

Хәмит, Изгеләр, Мәликә, Җидегән чишмәләр белән танышу. Төрле чишмәләрнең исемнәренең каян барлыкка килүләре турында аңлату.

Чишмәләрнең табигатьтәге чиста су чыганаклары икәнен аңлату. Чишмәләрне чүпләмәскә, сакларга кирәклегенә төшендерү.

Агыйдел, Иске Идел елгалары һәм күлләре белән танышу. Бу елга һәм күлләрдә үсүче үсемлекләр, анда яшәүче хайваннар, бөҗәкләр, балыклар, кошлар турында мәгълүмат бирү.

Безнең елга, күлләрдә балыкларның төрле булуы турында аңлату. Елга-күлләрне сакларга кирәклегенә төшендерү.

“Кызыл китапка” кертелгән су үсемлекләрен һәм җәнлекләрне (ак, сары төнбоеклар, аккош һ.б.) ачыклау. Табигатьнең матурлыгына сокланырга, елгалар, күлләрне чиста тотарга өйрәтү.

Суның үсемлек тормышындагы әһәмиятен ачыклау. Суның урманнарда, калкулыкларда, далаларда да булуын аңлату.

Җир-су хайваны белән таныштыру. Бака белән танышу, файдасын ачыклау. Тереклек ияләренә сак караш тәрбияләү.

Балаларның күчмә кошлар турында белемнәрен ныгыту, алар артыннан кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Наша река широкая, глубокая. По ней плывут катера, баржи. Они перевозят людей, грузы. Берега нашей реки покрыты песком. Много людей купаются, загоряют здесь. В любое время красива наша река.

Елгадагы язгы үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү. Җылы яктан кайтучы кошларны барлау, аларны танырга, әйтә алуларына ирешү.

Сентябрь

Сентябрь

Октябрь

Октябрь

Ноябрь

Декабрь

Январь

Январь

Февраль

Февраль

Март

Март

Апрель

Апрель

Май

Май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Су – яшәү чыганагы"

Максаты: 1.Балаларга  табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату. 2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү. 3.Табигатькә, яшәү...

"Су яшәү чыганагы"

Су темасына багышланган шөгылләр уздырганда куллану өчен материал...

Мөстәкыйль проект эше «Су – яшәү чыганагы»

1. Актуальлелек.     Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Табигать – кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч. иң беренче чиратта, калын яшел урманнар...

Су - яшәү чыганагы

Сабирова Рәзинә Рәфил кызыАктаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасы. Икенче кечкенәләр төркемендә эксперименталь эшчәнлек. Максат: Балаларның су турындагы белемнәрен арттыру.Суның үзл...

Табигать-тәрбия чыганагы.

Заман балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына зур бурычлар куя. ШуларныңИң әһәмиятлесе- онытылган гореф-гадәтләребезне барлап, телебезне саклап калу, сабыйларда югары әхлакый сыйфатлар һәм ана теленә мәхә...

Дару үләннәре- сәламәтлек чыганагы

Мәктәпкә әзерлек төркемендә экологик тәрбия буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге...