комплексно-тематический план старше-подготовительной группы (на татарском язые)
календарно-тематическое планирование (старшая, подготовительная группа) на тему

Миннуллина Люция Амировна

Комплексно-тематический план старше-подготовительной группы (на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zurlar_torkemenen_kompleksly-tematik_plany.docx32.15 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар  төркемендә комплекслы-тематик план

(2016-2017 ел)

Атналык тема

Үткәрү вакыты

Максат

Йомгаклау шөгыле

1

“Безнең бакча. Минем группам”

1-10 сентябрь

Балаларны  яңа килгән балалар белән таныштыру, көндәлек режимга өйрәтү;  күзәтүчәнлекләрен, игътибарлылыкларын үстерү;

балалар бакчасына карата ярату хисләре тәрбияләү.

1.Группалар буенча экскурсия.

2.Сюжетлы-рольле уен. “Балалар бакчасында”.

2

“Хуш киләсең, ямьле көз!”

12-17 сентябрь

Балаларнын көз турындагы белемнәрен киңәйтү;көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык сыйфатлары, табигатьне ярату хисләре, аңа сак караш тәрбияләү.

“Алтын көз”  темасына рәсем конкурсы

3

“Көз күчтәнәчләре”

19-24 сентябрь

Балаларның үз җирлегендә үсә торган яшелчә-җиләк-җимешләр турында белемнәрен арттыру, аларның файдалы якларын, сәламәтлек өчен нинди файда китерүләрен ачыклау; яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә карата сак караш тәрбияләү; көзге табигатьнең байлыгын, матурлыгын күрә белү теләген уяту.

“Көзге могҗизалар” дип исемләнгән күргәзмә.

4

“Саубулыгыз, кошкайлар!”

26 сентябрь-1октябрь

Балаларга кошлар турында гомуми күзаллаутудыру; күчмә һәм кышлаучы төрләргә аера белергә өйрәтү; логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Табышмаклар кичәсе.

5

“Икмәк – яшәү терәге”

3-8 октябрь

Балаларның көз турындагы белемнәрен киңәйтү, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын арттыру; икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерү, аны үстерү этапларын сөйләү; игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату, игенчегә хөрмәт тәрбияләү.

«Менә бит ул икмәк!» күргәзмәсен оештыру һәм әти-әниләр белән бергәләп чәй эчү.

6

“Мин һәм минем сәламәтлегем”

10-15 октябрь

Балаларга сәламәтлекне саклауда табигатьнең әһәмиятен аңлату, чыныгу чаралары белән таныштыру; сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру; балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү.

Сәламәтлек көне. Спорт уеннары оштыру.

7

“Көзен кыргый хайваннар тормышы”

17-22 октябрь

Балаларны кыргый хайваннар, аларның тышкы билгеләре, яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү; кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

“Уңыш бәйрәме” . Күңел ачу кичәсе.

8

“Йорт хайваннары, кошлары һәм аларның балалары”

24-29 октябрь

Балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турындагы күзаллауларын системалаштыру, кешенең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүен формалаштыру; кыргый хайваннардан аера белү күнекмәләрен үстерү; барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

“Хайваннар – безнең дусларыбыз” темасына фотокүргәзмә оештыру.

9

“Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары”

31 октябрь – 5 ноябрь

Балаларның “Гаилә” темасы буенча белемнәрен үстерү; җир йөзендә яшәүче халыкларның торак йортлары, аларның яшәү урыннарына бәйле булуы турында аңлату; йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомумиләштереп фикерләү сәләтен үстерү; йорт җиһазларына сакчыл караш, аларны ясаучыларга хөрмәт тәрбияләү.

“Хыялымдагы йорт” темасына иҗади конкурс.

10

“Россия – безнең илебез”

7-12 ноябрь

Балаларның Россия башкаласы Мәскәү турындагы белемнәрен баету, Россия символикасы турында мәгълүмат бирү; туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт  тәрбияләү.

“Мин – Россия гражданины» темасына рәсем күргәзмәсе.

11

“Мин яратам сине, Татарстан!”

14-19 ноябрь

Балаларга Ватан, туган як турында аңлатма бирү; Татарстан Республикасының символикасын, табигать байлыкларын өйрәнү; Татарстанда яшәгәндә башка халыкның мәдәниятын хөрмәт итәргә, туган җирең белән горурлану хисе тәрбияләү.

“Туган илем-Татарстан” .

Күңел ачу.

12

“Су – яшәү чыганагы”

21 - 26 ноябрь

Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү; яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү.

“Су кайда яши?” Күңел ачу сәгате.

13

“Транспорт. Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

28 ноябрь – 3 декабрь

Балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны, төркемнәргә аерырга өйрәтүне дәвам итү; юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен арттыру; балаларда игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү.

ГИБДД хезмәткәрләре белән очрашу.

“Юллар имин булыр бергәләп”. Күңел ачу чарасы.

14

“Хуш киләсең, карлы кыш!”

5 - 10 декабрь

Балаларның кыш, кар үзенчәлекләре турындагы белемнәрен баету; чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләрен үстерү кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфаты, табигатькә сак караш тәрбияләү.

 “Исәнме, ямьле кыш!” Рәсем күргәзмәсе.

15

“Кайда ничек кышлыйлар? Кошларга ярдәм итик”

12 - 17 декабрь

Балаларны хайваннар, кошлар, аларның яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү, аларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек  хисләре тәрбияләү, рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

“Җимлек ясыйк кошларга”. Җимлек ясау конкурсы.

16

 “Төньяк полюска сәяхәт”

19 - 24 декабрь

Балаларның төньякта яшәүче хайваннар һәм кошлар  турындагы белемнәрен үстерү; андагы табигать белән мондагы табигатьне чагыштыру; кызыксынучанлык тәрбияләү.

Мультфильмнар карау

17

 “Планета буйлап Яңа ел атлый”

26 – 31 декабрь

Балаларга Яңа ел символы - бәйрәм елкасы һәм кышкы уеннар турында белем бирү; Яңа елның безнең илдә ничек узуы турында күзалларга булышу; бәйрәмнәргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

“Хуш киләсең Яңа ел”

Күңел ачу кичәсе

18

“Без салкыннан курыкмыйбыз. Кышкы уеннар”

9 - 14 январь

Балаларның кышкы табигать турындагы күзаллауларын киңәйтү; табигать объектлары белән кызыксынучанлыкларын, сүз байлыкларын үстерү; кышкы табигатькә соклану хисләре, мәхәббәт, уеннар вакытында балалар арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Кышкы спорт уеннары.

19

“Кем булырга? Һөнәр ияләре”

16 - 21 январь

Балаларның һөнәр ияләре турында белемнәрен арттыру; төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү; хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Укытучы һөнәр иясе белән очрашу сәгате оештыру

20

“Уттан сак бул!”

23 - 28 январь

Балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү.

“Шырпы уенчык түгел”. Үстерелешле, танып-белү чарасы.

МЧС хезмәткәрләре белән очрашу.

21

 “Хуш исле нәфис гөлләр”

30 январь -       4 февраль

Бүлмә гөлләрен үзләренә генә хас үзенчәлекләре буенча танып, бер-берсеннән аерырга өйрәтү, кеше тормышында аларның әһәмиятен аңлату; бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү.

Группа гөлләрен тәрбияләү.

22

 “Безнең якташлар-күренекле кешеләр”

6 – 11 февраль

Балаларны үзебезнең төбәктән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыру; аларның тормышы, иҗат юлы белән кызыксынуларын үстерү, аларга хөрмәт белән карау.

 “Шушы яктан, шушы туфрактан ул”.

Күңел ачу.

23

 “Муса Җәлил иҗаты”

13 – 18 февраль

М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында мәглүмат бирү; сүз запасын баету; матур әдәбият әсәрләре белән танышуны дәвам итү; М.Җәлил батырлыгына соклану хисләре, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

“Җыры белән җиңде дошманны”.

Күңел ачу.

24

 “Батырлыкта – матурлык. Безнең армия”

20 - 25 февраль

Балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирү; Ватанны саклау теләге, әтиләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

 “Әтием – горурлыгым”.

Күңел ачу кичәсе.

25

“Без язны яратабыз”

27 февраль – 4 март

Балаларны язгы табигать күренешләре,  язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, аларны күреп, сөйләп бирә белергә өйрәтү; язгы табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү

 “Нәүрүз – язгы бәйрәм”. Күңел ачу сәгате.

26

 “Иң якыным, иң кадерлем-әнием һәм дәү әнием”

6 – 11 март

Балаларның 8 март халыкара хатын-кызлар көне турында белемнәрен гомумиләштерү; өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булу күнекмәләрен үстерү; хатын-кызларга карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

“Әнием – йөрәк тибешем”

Күңел ачу кичәсе

27

“Сыерчык белән карга яз килүгә шатлана”

13 - 18 март

Кошлар турында белешмә бирүне, тышкы билгеләренә карап танырга өйрәтүне дәвам итү, кешеләрне алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру; балаларның күзаллау, тасвирлый белү сәләтен үстерү; кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

 “Канатлы дусларыбыз”. Уен-викторина.

28

“Халыклар дуслыгы. Татар халкының күңел бизәкләре”

20-25 март

Балаларда халкыбызның туган җиренә, теленә, үткәненә, тарихына, мәдәниятына кызыксыну үстерү; туган җирең, халкың белән горурлану, төрле милләт халыкларына хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү, мәдәниятен хөрмәтләү.

Төрле милләт халкының уеннарын уйнау, җырларын җырлау.

29

 “Китап – безнең дустыбыз. Әкиятләр ”

 3 - 8 апрель

Балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү; китапка карата мәхәбәт тәрбияләү, аны ертмаска, саклап кына тотарга кирәклеген аңлату.

“Минем китабым”. Балаларның үз куллары белән ясалган китаплар күргәзмәсе.

30

 “Зәңгәр күктә ниләр бар?”

10-15 апрель

Балаларда күк йөзе, һава турында беренче күзаллау формалаштыру; тәрбияче белән бергәләп нәрсәнең һавадан авыр, нәрсәнең җиңелрәк булуы белән танышу; күзәтү, фикер алыша белү, нәтиҗә ясый белү сәләтләрен үстерү; тирә-юньгә карата кызыксынучанлык тәрбияләү

“Ю.Гагарин-беренче космонавт”.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү.

31

“Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?”

17-22 апрель

Балаларга әхлак кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; начар гамәлләргә, сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

Әхлак кагыйдәләләрен үз эченә алган мультфильмнар карау.

32        

“Габдулла Тукай-бөек шагыйрь”

24-29 апрель

Балаларның татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турында белемнәрен киңәйтү, Г.Тукайның күпкырлы иҗатына,  туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларда Г.Тукай әсәрләрләренә карата кызыксыну уяту.

“Тукай яши безнең йөрәкләрдә” . Бәйрәм иртәсе.

33

“Урман – безнең байлыгыбыз”

1- 6 май

Ел вакытына карап, урмандагы үзгәрешләрне күрә белергә, урмандагы һәр тереклекнең бер-берсе белән бәйләнештә торуын, урманның кеше тормышындагы әһәмиятен өйрәтү;  туган ягыбызны ярату хисләре, матурлыкка соклану, табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

 “Әйдәгез урманга һәм кырга – табигать китабын укырга“

34

“Җиңү алып килде май”

8 - 13 май

Сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклар турында белемнәрен киңәйтү; туган ил вакыйгалары белән кызыксынучанлыкларын үстерү; сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәт тәрбияләү.

”Алар безгә җиңү бүләк итте”.Сугыш ветераннары белән очрашу. Ветераннарыбызга рәхмәт йөзеннән җырлы-биюле бәйрәм уздыру.

35

“ Кояшлы җәй”

15-20 май

Балаларның җәй, бөҗәкләр турында күзаллауларын киңәйтү; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып-белү активлыгын үстерү.

“Җәйге Сабан туйлары”. Уеннар оештыру.

36

“Хуш бакчам, исәнме мәктәп!

22-27 май

Балаларны мәктәп тормышы белән таныштыру, мәктәп белән кызыксыну хисләре уяту, белем алырга омтылыш тәрбияләү

“Хуш сөекле бакчабыз!”дип исемләнгән күңел ачу кичәсе.

                                                                                                                               

                                                                                                                                       “Раслыйм”:

                                                                                                                                                      “Каратун “Гөлчәчәк”

                                                                                                                                                                балалар бакчасы мөдире

_________Садриева М.И.

Зурлар  төркеменең комплекслы-тематик планы

(2016-2017 ел)

                                                                                                                                     Төзеделәр: тәрбиячеләр

                                                                                                                                                          Миннуллина Л.Ә.

                                                                                                                                                         Хөснуллина Э.Р.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Комплексно-тематическое планирование для старшей-подготовительной групп на основе Примерной общеобразовательной программы дошкольного образования «Детство» ( сентябрь-июнь)

Комплексно-тематическое планирование  для детей младшего дошкольного возраста ориентировано на работу педагога в рамках проектной деятельности (итоговое событие), представлены темы по месяцам (се...

Комплексно-тематическое планирование в старшей,подготовительной группе

Комплексно-тематическое планирование в старшей,подготовительной группе...

Комплексно-тематическое планирование в старше-подготовительной к школе группе на тему "Мой город, моя страна"

Данный материал предназначен для воспитателей детских учреждений. План поможет четко и грамотно раскрыть перед детьми тему "Мой город, моя страна". Здесь представлен материал о государственном праздни...

комплексно-тематический план первой младшей группы (на татарском языке)

комплексно-тематический план первой младшей группы (на татарском языке)...

Комплексно-тематическое планирование в старшей/подготовительной группе

Календарно-Тематическое планирование в старшей/подготовительной группе с сентября по январь...

Комплексно-тематический календарный план по теме "Волшебный мир театра" в старшей группе.

Комплексно-тематический календарный план по теме "Волшебный мир театра" в старшей группе в форме мини-проекта. Театр – уникальное средство эмоционально-эстетического воспитания де...

Комплексно-тематический календарный план по теме "Моя семья", старший дошкольный возраст

Семья – это самое главное в жизни каждого человека! Это близкие и родные люди, те, кого мы любим, с кого берем пример, о ком заботимся, кому желаем добра и счастья!Это ответственность, заб...