Әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасы
статья на тему

Нурисламова Миляуша Фаритовна

Тәрбиячеләр өчен консультация

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

      Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшеннең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интелектуаль – әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбрәт. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятнең киләчәге юк. Шуңа күрә бала кечкенә булганда үк әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саныйбыз. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яштән үк тәрбияләнә.

     Балаларның социаль-шәхси үсеше “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасының” “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья”, “Әхлак тәрбиясе”, “Хезмәт тәрбиясе”, “Культура-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү”  бүлекләрендә ачыклана. Балаларның предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышы   күренешләре белән танышулары “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья” бүлегендә тәкъдим ителә.

     Предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышындагы күренешләр белән танышу балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеменнән башлана һәм балаларның белемнәре елдан-ел тирәнәйтелә бара. Мәсәлән, беренче кечкенәләр төркемендә бала әйләнә-тирәдәге предметларның исемнәрен, аларның формасын өйрәнсә, икенче кечкенәләр төркемендә бала предметның кулланылышы белән таныша. Уртанчылар төркемендә инде бала төрле хезмәт эшчәнлеге вакытында кулланыла торган предметларны аерырга өйрәнә: мәсәлән, эшләгәндә, рәсем ясаганда, уйнаганда кирәк була торган. Зурлар төркемендә бала предметның нинди материалдан эшләнгән булуын аңлатырга, предметның нәрсәдән эшләнгән булуына карап аның ныклыгы, предметның үзлекләре һәм сыйфатлары турында фикер йөртергә өйрәнә. Мәктәпкә хәзерлек төркемендә исә балалар предметларның кайда һәм ничек ясалуы хакында өйрәнәләр.

    Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:

-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;

-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;

-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;

– социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.

     Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйбыз.

    Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күлмәк, чалбар, шорты кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тагалар, матур, чәчәкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә бу белемнәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина, туп белән уйнылар, ә кызлар курчак белән, малалар көчлерәк, кыюрак булалар, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карта игътибар күрсәтергә өйрәтәләр: кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һәм башкалар. Кызларда исә тыйнаклык тәбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфалар тәрбияләүне дәвам итәргә кирәк: малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын, ә кызларда – тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны.

    Ата-аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы ролле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән: без үзебезнең әти-әниләргә шундый китаплар тәкъдим итәбез: “Иң матур сүз”, “Гөлбакча”, “Уйный-уйный үсәбез”, “Тел күрке – сүз”, “Тел дигән дәрья бар”, шулай ук бу китапларны төркемдә режим моментларында актив кулланабыз. Аларның эчтәлеген сөйлибез, морален аңлатабыз. Ә сюжетлы-ролле уеннар, мәсәлән, “Гаилә” уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләнә, ә инде “Кибет”, “Ветеринар клиникасында”, “Яшелчә кибетендә”, “Аптека” һәм башка уеннарда олыларга хөрмәт, сөйләшкәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтәлә.

      Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе.

Балага белем һәм тәрбия бирү - иң кыен, иң четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсы...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Үз өстеңдә эшләү планы «Балаларга әхлак тәрбиясе бирудә халык педагогикасы алымнарын өйрэну»

Максат: татар халык ижатына мэхэббэт тэрбиялэу. Халкыбызнын узенэ генэ хас узенчэлекле педагогикасы- нэтижэле тэрбия чараларын тэрбия алымнарында кулланып эшлэугэ ирешу.Эш юнэлешлэре: 1....

Презентация "Халык педагогикасы-тәрбиянең нигезе"

Халык педагогикасы тәрбиянең нигезе. Аның нигезендә кешелеклелек,гаделлек,тыйнаклык кебек матур сыйфатлар ята....

"Татар халык уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү"

Тема: Татар халык уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү.Составила: Хуснутдинова Сирена МансуровнаОбъем работы: 14 слайдов...

Балалар бакчасында - татар халык педагогикасы куллану.

Балалар бакчасында  - татар халык педагогикасы куллану.“Бай булмасаң -  бай булма, тик белемгә сай булма”Татар халык мәкале. Милләтебезнең,  халык пелагогикасының, күп ...