Презентация "Халык педагогикасы-тәрбиянең нигезе"
презентация на тему

Халык педагогикасы тәрбиянең нигезе. Аның нигезендә кешелеклелек,гаделлек,тыйнаклык кебек матур сыйфатлар ята.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_pedagogikasy.docx17.02 КБ

Предварительный просмотр:

Укыту-тәрбия өлкәсендә менә инде 26 ел буе заманча педагогик алымнар белән янәшә халык педагогикасы алымнарын уңышлы кулланам. Татар теле тәрбиячесенең төп максаты- белем һәм тәрбия бирү процессында милли үзаң формалаштыру.Бу иң беренче чиратта үз телеңне,халкыңның гореф- гадәтләрен,милли йолаларын,мәдәниятен яхшы белү булса,икенчедән, башка халыкларның  да телен,мәдәниятен өйрәнү.
 1нче слайд.  Татар халык педагогикасында тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләре аеруча әһәмияткә ия. Халкыбызның бишек җырлары борын заманнардан ук барлыкка килгән. Аларны халык үзе уйлап тапкан,буыннан-буынга күчеп,алар безгә килеп җиткәннәр. Без дә балалар белән бишек җырларын өйрәнәбез,аларны үзебезнең бәйрәм чараларында,эшчәнлектә кулланабыз.Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да халкыбызның авыз иҗатына олы мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән карады.    2нче слайд. Әкиятләрне балалар тыңларга да,уйнарга да бик ярата.Сәхнәләштерү  эшләре барышында,балаларда дуслык,ярдәмләшү,үз мактатыңа ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдырыла;төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну,театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләнә.
 3нче слайд. Февраль аенда татар атналыгы  көннәрен бик зурлап үткәрәбез. Патриот шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган  әдәби-музыкаль кичәләр ,  шигырь  бәйрәме,КВН үткәрәбез.
4нче слайд.Үзәкләштерелгән балалар китапханәсе белән тыгыз элемтәдә эшлибез:тематик кичәләргә,бәйге-очрашуларга һәрдаим чакырып торабыз,эш тәҗрибәсе белән уртаклашабыз.
5нче слайд.Сәнгатьле уку бәйгесендә катнашып,бөек шагыйрьләребез: Г.Тукай,А.Алиш,Резедә Вәлиева,Муса Җәлил,Хәкимҗан Халиков,Роберт Миңнуллин шигырьләрен укып, балаларыбыз дипломнарга ия булалар.
   6нчы слайд. Милли бәйрәмнәр,йолалар –аеруча тәэсирле,үтемле тәрбия чарасы.Рус телле балалар бакчасы булуга карамастан, ел саен мәктәпкә әзерлек төркеменә йөруче  балалар белән “Аулак өй” “Әбием сандыгы” күңел ачу кичәләрен  уткәрәбез.
7нче слайд. Бәйрәм чарасына шәһәребезнең хөрмәтле аксакалларын: Рәшит абый, Зирәк абый, шәһәребездә яшәп,иҗат итүче шагыйрәбез Рәмзия Галимҗан кызын,китапханә хезмәткәрләрен,әти-әниләрне,әби-бабайларны чакырабыз.
 8нче слайд. Соңгы елларда бераз онытыла барган “ Нәүрүз” бәйрәмен тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш шәһәребездә көчәйде.Димәк,милли рухыбыз, шөкер,сүнеп бетмәгән әле.
9нчы слайд.Бакчабызда “Нәүрүз” бәйрәмен ел саен зурлап уздырабыз.
10нчы слайд. Балаларыбыз Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең көч сынашуын, Яз кызының җиңеп чыгуын түземсезлек белән көтәләр.
   11нче слайд. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен дә зурлап билгеләп үтәбез:аның сүзләренә язылган җырларны җырлыйбыз,әкиятләрен сәхнәләштерәбез,шигырьләрен яттан өйрәнеп, шигырь бәйгесенә әзерләнәбез.
12нче слайд. Районара сәнгатьле уку бәйгесендә катнашып,былтыр 3нче турга чыктык.
13нче слайд. Үткән елларда, финалга чыгып, балаларыбыз 2нче,3 нче дәрәҗәле дипломга лаек булдылар.
14нче слайд.  Шигырь бәйгесенә үзем дә катнашкалыйм, берничә диплом иясе булдым.
15 нче слайд.Быел  балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 111 нче елны билгеләп үттек.   7нче балалар бакчасында аның иҗатына багышланган  бәйгедә катнашып,5 яшьлек Исмәгыйлев Кәрим  3нче дәрәҗәле дипломга лаек булды.
   16нчы слайд. Ямьле май ае башлануга, татар халкының иң күркәм бәйрәмнәренең берсе Сабантуйга әзерлек эшләре башлана.Зурлар да,балалар да күңел күтәренкелеге ала,бакча тормышы тагын да җанлана.
17нче слайд. Анда чын халыкчанлык-олысы,кечесе катнаша,аралаша,бергәләп уйный,шаяра, көлә,ял итә.
18нче слайд. Шулай итеп,Тукай иҗаты аша халкыбызның көндәлек тормышта кулланыла торган күркәм гадәтләрен,тәрбия алымнарын,балаларыбызга әби-бабаларыбызның матур яшәү серләрен төшендерергә тырышып калу –безнең изге бурычыбыз булып тора.
                          Хезмәтемне шуңа багышладым:
                          Татар телен барысы белсеннәр
                           Тукайларым,
19нчы слайд.   Җәлилләрем аша
                           Татарстанымны сөйсеннәр!
20 слайд.        Зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Чисталык - сэламэтлек нигезе"

Максат:Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.Игътибарлылык һәм хәтер сәлатен үстерү. Бурычлар:...

"Гаилә - ул тормыш нигезе"

Гаилә   турында  тулы төшенчә бирү, балаларны  ата-аналарга карата игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, өлкәннәргә карата миһербанлык тәрбияләү, гаиләләр белән танышу макса...

Икмәк – тормышныӊ нигезе

Конспект итогового занятия по развитию речи. Донести до детей идею о ценности хлеба, о его основе в нашей жизни; воспитать чувство уважения к труду работников, участвующих в произодстве хлеба....

"Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе"

“Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”(сценарий) Алып баручы: - Хәерле көн, балалар!-        Исәнмесез, кунаклар! Бер-беребезгә исәнлек-саулык телик.1-бала:-...

Уен – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләүнең төп нигезе.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү.Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлес...

открытое занятие на тему « Чисталык – сәламәтлек нигезе”

Сэламат яшэу рэвешен пропагандалау максатыннан оештырылган чара ( Энгэмэ)...