План конспект по ПДД
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Сабирзянова Ландыш Анваровна

Музыкальное развлечение для детей в подготовительной группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_iminlege.docx34.03 КБ

Предварительный просмотр:

Юл именлеген саклау

(Мәктәпкә әзерлек төркеме)

                                             

Тэрбияче: Сабирзянова Л.А.

                                               

Нижнекамск

МАКСАТ:

  • юл хәрәкәте билгеләрен, кагыйдәләрен искә       төшерү, ныгыту;
  • балаларда мөстәкыйльлек, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү;
  • урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү.

  Җиһазлау:

  • “Юл йөрү кагыйдәләре”,
  • “Хәерле юл” – плакатлар,
  • слайдлар,
  • юл билгеләре,
  • костюмнар,
  • юл күренеше,
  • магнитофон язмалары.

Кичәдә катнашалар:

  • Кирлемән,
  • балалар,
  • Мырауҗан,  
  • юл билгеләре.
  •  Карлсон

 

А.Б. Хәерле көн, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Бер-беребезгә ихтирамлы һәм дус булып , иптәшләребезне үз итеп һәркөн яраткан бакчабызга ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә.      А.Б. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт кылырбыз.    

Ләкин башта , кагыйдәләрне искә төшереп китик.

Слайдлар :

1. Шәһәр урамы

2. Юл билгеләре төрләре.

3.Транспорт төрләре.

4.Исегезгә төшерәбез.

Менә белемнәр тупладык, инде юлга кузгалырга да ярыйдыр.

            Җыр “Юлларда тәртип булсын” (В.Вәлиева көе                                                                             һәм сүзләре)

А.Б. Балалар, без кая килеп эләктек. Сез белмисезме? Мин дә белмим.  Ә бу нәрсә? Ниндидер хат... Ә кем миңа аны укып чыгарга булышыр?

"Без- юл билгеләре илендә яшәүчеләр зур бәхетсезлеккә юлыктык. Без “Белмәмеш” тоткынына эләктек. Һәм безнең илдә һәрвакыт юл һәләкәтләре булып кына тора. Безгә ярдәм итегез зинһар”. 

А.Б. Балалар, сез ничек уйлыйсыз? Юл кагыйдәләре, светофор кирәкме? Алар ни өчен кирәк?

(Кинәт Белмәмеш йөгереп чыга. Ул озын кара күлмәк кигән, чәчләре тузгыган, өстенә ертылган юл билгеләре сибелгән. Ул конвертны ала да Хатны карый һәм мыскыл катыш көлә).

Кирлемән: Ха- ха – ха. Ярдәм теләгәннәр имеш! Аларга бернинди дә ярдәм булмаячак. Кем соң аларга ярдәм итсен?

А.Б. Без ярдәм итәбез. Балалар, шулаймы?

Балалар: Әйе, ярдәм итәбез!

Кирлемән:ә сез кемнәр?

А.Б. Без «Алтынчәч» балалар бакчасыннан булабыз.

Кирлемән: Ярдәм итәргә телисез? Сез моны беркайчан да булдыра алмаячаксыз!  Сез    миннән юл билгеләрен һәм светофорны ала алмаячаксыз, мин аларны яхшылап  яшердем. Аларны табу өчен бик озын һәм авыр юл үтәргә кирәк. Ул юлда  юл күрсәтүче билгеләр юк. (китә)

А.Б. Балалар, сез аннан курыктыгызмы?

Балалар: Юк!

А.Б. Ярар алайса, вакытны бушка әрәм итмик. Юлга кузгалыйк. Әйдәгез, җырлыйбыз.

“Әйдәгез бергә” җыры башкарыла.

(Елый-елый юл билгесе чыга. Аның күкрәгендә асты-өскә әйләндерелгән билге.)

А.Б. Исәнмесез, кем сез, ник елыйсыз?

Юл билгесе: Мин юл билгесе. Белмәмеш мине сихерләде. Хәзер мин бер кешегә дә юл билгесен күрсәтә алмыйм.

А.Б. Без ничек ярдәм итә алабыз соң?

Юл билгесе: Әгәр дә сез минем табышмакларга дөрес җавап бирсәгез, мин юл кагыйдәләрен дөрес күрсәтәм.

 А.Б. Яле, әйтеп кара.

 (Табышмакларны алып баручыга бирә)

А.Б.1. Барам-барам очы юк.(Юл)

 2.Ягымлы да, усал да ул

 Аны белә бөтен җир

Киң һәм матур урамда

 Ул кирәкле командир.(Светофор)

3.Тәрәзәле һәр ягы

 Җиргә тими аягы

 Сыртында бар дугасы (Трамвай)

4. Уф-уф сулар

Уфтанса да алып китәр,

Барыр җиреңә илтер. (Поезд)

 5.Аяклары түгәрәк

Куышалар тәгәрәп,

Үзем утырам, үзем чабам,

Әй чабабыз, бергәләп. (Велосипед)

(Юл билгесе тамгасын ача)

Юл билгесе: Бик зур рәхмәт сезгә дусларым, сез бик тә мәрхәмәтле эш эшләдегез! Ә сез мине беләсезме, мине кайда очратырга була? (Юл билгесе ачыла – “Борылыш”)

Балалар: Борылышта.

А.Б. Әйе балалар бик дөрес әйттегез, әйдәгез юл билгесен үзебез белән алыйк һәм алдагы уеныбызга аны судья итик.

Уен "Кем тизрәк” (Мозаика)

А.Б.  Балалар, карагыз әле ни бар анда? Кемнәр ул?

(3 бала чыга, алар кызыл, сары, яшел утлар булып киенгәннәр).

 Полька бииләр.

А.Б.  Сез аларны таныдыгызмы? Алар сезгә яхшы таныш светофор төсләре.  Алар сезне биергә чакырылар. Ләкин бу гади бию түгел. Әгәр дә алга яшел төс чыкса, сез күңеллерәк, дәртлерәк биегез. Сары төс чыкса – урында гына биергә кирәк. Әгәр дә кызыл төс чыкса бер-берегезгә бармак янагыз.  (Барлык укучылар бииләр.)

 (Мырауҗан керә) 

Мырауҗан: Исәнмесез, балалар, дусларым.

Балалар: Исәнмесез.

Мырауҗан: мин   Мырауҗан.

А.Б. Мырауҗан! Ә син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

Мырауҗан: юк , белмим! Юл билгеләре миңа ник кирәк?  Мин алардан башка да яши алам.

А.Б. Әйдәгез әле балалар, Мырауҗанны тикшереп карыйк. Урам аша ничек чыгарга?

 Мырауҗан: Ничек инде , дүртаяклап.

А.Б. Балалар , дөресме?

1 Бала. Юк. Юлны бары тик җәяүлеләр чыгарга әзерләнгән, ак сызыклар сызылган җирдән генә чыгарга кирәк.

А.Б. Сиңа икенче сорау. Автобустан төшкәч , аны ничек әйләнеп узарга?

Мырауҗан: Ә нигә әйләнеп торырга? Сикереп тә чыгарга мөмкин бит, ә тагы да яхшысы тәгәрмәчләр арасыннан узарга мөмкин.

 А.Б. Балалар, песи буталып бетте. Аңа ярдәм итәргә кирәк.

2 бала (слайдлар ярдәмендә аңлата) “Автобус киткәннен көтеп торырга, игътибар белән юлның икенче ягына карарга, әгәр дә транспорт булмаса, юлны аркылы чыгарга ярый.

 А.Б. Сиңа тагын бер сорау. Юлда уйнарга ярыймы?

Мырауҗан: Нәрсәле бит. Шахмат уйнарга ярамый. Машиналар бөтен фигураларны таптап бетерә, ә менә туп белән уйнарга ярый.

 А.Б. Ә сез, балалар, аның белән килешәсезме?

3 бала (слайдлар ярдәмендә сөйли): “Юлда уйнарга ярамый, чөнки юлда машиналар йөри”.

 (Кирлемән чыга, Мәчене тарткалый.)

Кирлемән: Тыңлама син аларны. Ничек рәхәт юлда уйнавы. Туктале, нигә алар сиңа сораулар бирәләр, үзләре бер нәрсә дә белмиләр бит алар?

Әйдә, минем белән уйныйбыз, бәрелешләр ясыйбыз, алар белән кызык түгел.

(Китәләр, каты дөмбердәү тавышы ишетелә.)

А.Б. Балалар, бу мөгаен авария. Бәлки анда безнең ярдәм кирәктер?

(Мырауҗан йөгереп чыга, аның аягы бәйләнгән.) 

А.Б. Нәрсә булды?

Мырауҗан: Мин бәрелештем. Аягымны авырттырдым. Балалар, мине үзегез белән алыгыз әле. Юл кагыйдәләрен белмәү начар икән. Мин барысын да аңладым. Миңа ярдәм итегез. Мин сезгә бер сер әйтәм: юл билгеләрен ничек табарга икәнен күрсәтәм. Аның өчен берничә тылсымлы сүз әйтергә кирәк. “Билгеләр, билгеләр! Эндәшегез, тизрәк безгә кайтыгыз.”  

(Балалар кабатлыйлар)

“Юл билгеләре” биюе

                      (Юл билгеләре тезелеп баса.)

  1. Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка

Зебра сызыклары кебек

 Буялган ул юл акка

  1. Ә бу билге кисәтә

Кайгы була күрмәсен

Монда җәяүле йөрмәсен.

  1. Бу кисәтә шоферларны:

Акрын, игътибар!

Якында гына балалар,

 Мәктәп, бакча бар.

  1. Дуслар, бу билге

Җәяүлеләрне яклый

Безгә бу юлны

 Инде чыгарга ярый.

Юл билгеләре: Без шат, безне коткардылар, без Һәркемгә ярдәмгә әзер!

А.Б. Әйдәгез, балалар, юл билгеләре белән бергә җырлап алыйк.

 “Елмаю” җыры

Кирлемән: Сез нәрсәгә шатланасыз? Юл билгеләрен коткарсагыз да, светофорны сез күрә алмассыз. Чөнки сез аның турында бер нәрсә дә белмисез.

(йөгерә-йөгерә Карлсон керә).

Карлсон: Исәнмесез, балалар!

А.Б.  Исәнмесез, сез кем буласыз?

Карлсон: Мин түбәдә яшәүче Карлсон булам. Мине сезнең янга дустым Светофор җибәрде һәм шушы хатны тапшырырга кушты.

А.Б. Яле дустым нәрсә дип язган икән? Монда: Әгәр дә шушы әкиятне укып чыксагыз, сез Кирлемәнне җиңәчәксез” – дигән.

Бу әкият “Светофорның  якын  дусты  Зебра” дип атала.

  Борын –борын , заманда  әби  дә  тумаганда , булган  ди  бер  өч төсле багана,  ул  кешеләргә  үзенең  “Серле  күзләре” белән  киңәш  ясаган.  Беренче  күз –кызыл  күз , өйрәткән  ул  туктарга . Икенче  күз-сары  күз,  әзер бул ди,  атларга,  ниһаять  яшел  күз, ачыла-халык  алга агыла.  

     Бер  тапкыр  җәйнең  матур, җылы  көнендә  бу  өч  төсле   багана     гел  кызыл  күзен  генә ача башлаган  һәм шунлыктан  машиналар  гел  туктап  тормаганнар. Кешеләр  дә  юлның  икенче  ягына  чыга алмаганнар. Шуңа да  өч  төсле   багана  гел  туктаган, кызыл күзен дә  йомган.

     Көннәрдән  беркөнне  бу  шәһәргә  бер  озын  сакаллы,  зәңәр  күзле, озын  гәүдәле  бабай  килеп  кергән.  Ул   өч  төсле  багананы  күргән, аның  эшләмәвен  белгән  һәм  дә  эшләтеп  җибәргән. Бәла-каза  булмасын  дип, юлга ак  төс  белән , кешеләргә чыгар өчен , зебра  тиресе  шикелле  сызыклар ясарга кушкан. Бу  бабайны  тыңлаганнар һәм сүзен  тотканнар. Кешеләр шатлана-шатлана юлны аркылы чыкканнар  һәм  бабайга  рәхмәтләр   укыганнар.

        Яңгырлы    бер   көндә  бу  бабай   зебра   тиресе  шикелле   ак   сызыклар  кырыендагы  төсле  баганага  карап-карап  торган да,  аның аңа  исем  кушасы   килгән  һәм  ул  төсле  баганага  “Светтрик”  дип  кушкан,   тик  бу  исемне  халык   яратмаган . Аннан  тагы  уйлаган да  “Светофор” дип  кушкан. Ә  бу исемне  халык  бик  ошаткан. Соңыннан  ак  сызклар  зебра  тиресенә  охшаганлыктан, халык  аны “Зебра”  дип  атаган. Шул  көннән  башлап  “Светофор” белән  “Зебра”   бик  дус  яшәгәннәр.

А.Б. балалар, бу әкият нәрсә турында соң?

Балалар: светофор һәм зебра турында.

А.Б. күрдегезме инде юлда йөргәндә светофорның нинди зур әһәмияткә ия булганын

Җыр: “Светофор” (В.Вәлиева көе., Г.Шәфигуллина сүзләре)

1 бала: Әйе, светофор элек хәзерге сыман булмаган

2 бала: Алар башта менә нинди булган. 4 яктан 3 төрле пыяла:яшел, сары, кызыл. Алар буенча әкрен генә зур кара ук хәрәкәт иткән. Алар белән хәрәкәтне көйләү кыен булган. Хәзерге автомат светофорлар бик уңайлы.

3 бала: Бу сүз ике өлештән тора:”свет”-яктылык, "фор”-грек сүзе "алып баручы, күрсәтүче.” Ә икесе бергә яктылык алып баручы, күрсәтүче дигәнне аңлата.

 (Светофор чыга.)

Кирлемән: Бетте! Минем тылсымым хәзер көчсез. Барысы да миңа каршы. Мин сездән китәм. (Чыгып китә.)

А.Б. Ә хәзер, кадерле дуслар, миңа ярдәм итегез. Балалар бәйрәмгә рәсемнәр әзерләделәр. Иң яхшы төшерелгән рәсемнәргә бүләкләр бирик. (Балаларны бүләкләү.)

А.Б. Балалар, без бүген бик зур эшләр эшләдек: Кирлемәннән юл билгеләрен һәм светофорны азат иттек. Алардан башка юлларда тоташ тәртипсезлек булыр иде. (Музыка яңгырый, балалар чыга.) Рәхмәт сезгә барыгызга да, әйдәгез хәзер бергәләп матур бию биип алыйк.

Светофор биюе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка плана-конспекта проведения родительского собрания плана в группе раннего возраста в нетрадиционной форме. Тема «Нетрадиционная техника рисования, как средство развития творческих способностей у детей раннего возраста»

План-конспект родительского собрания в нетрадиционной  форме по теме "Нетрадиционная техника рисования, как средство развития творческих способностей у детей раннего возраста"Цель способствовать ...

НОД по рисованию во второй младшей группе по потешке «Огуречик, огуречик». НОД в средней группе по рисованию по потешке «Сорока, сорока» План – конспект НОД в старшей группе по рисованию на тему «Совушка» План - конспект

НОД по рисованию во второй младшей группе по потешке «Огуречик, огуречик». НОД в средней группе по рисованию по потешке «Сорока, сорока» План – конспект НОД в старшей группе по рисованию на т...

Музыкальная сказка «Как Медведя поворачивали»: план-конспект итогового события (в рамках реализации тематического плана «Музыкальная капель»)

Музыкальная сказка экспромт расчитана на возраст 4-5 лет. В ней дети превращаются в сказочных героев и пытаются разбудить медведя, чтобы наступила весна.Цель:  включить детей в музыкально-театрал...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

План-конспект организации и проведения экскурсию на природу Тема: План-конспект организации и проведения Экскурсии

Тема: «Пришла Весна с радостью»Цель: учить детей видеть сезонные изменения в природе, понимать взаимосвязь всего живого в природе.Задачи:Образовательные: расширять и обогащать знания детей...