"Алсу бездә кунакта"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

"Алсу бездә кунакта"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alsu_bezde.docx14.12 КБ

Предварительный просмотр:

   

Тирә – юнь белән таныштыру

Тема:”Алсу бездә кунакта”

Беренче кечкенәләр төркемендә ачык эшчәнлек.

Тәрбияче: Абубакирова Р.Г.

Ноябрь 2017 ел.

Тема:”Алсу бездә кунакта”

Бурычлар:балаларга табиб,полиция хезмәткәре һөнәрләре турында мәгълүмәт бирү;грамматик яктан җөмләләрне аңларга һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү;

Игътибарны,хәтерне, күзәтүчәнлекне,кабул итү сәләтен үстерү;

Һөнәрләргә карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: тәрбияче ярдәмчесе(бала булып киенеп керә Алсу кыз) кулында полиция хезмәткәре,табибә рәсемнәре,фуражка, ак халат,витаминнар.

Методик алымнар: әңгәмә,сорау – җавап,уен алымы,шигырь уку,”Күрсәт әле үскәнем” җырлы –уен .

Эшчәнлек барышы:Балалар түгәрәктә басып торалар.”Күрсәт әле үскәнем” җырлы уен.

Алсу килеп керә,кулында рәсемнәр.

Тәрбияче:Алсу, син нишләп бик боек?Нигә шундый күңелсез?

Алсу: Менә бу төркемдә бик акыллы балалар бар диләр.Алар миңа ярдәм итмәсләр микән? Минем әтием белән әнием эшлиләр.Ә аларның кем булып эшләгәннәрен,кайда эшләгәннәрен мин белмим.Шуңа мин бик боек,шуңа күңелсез.

Тәрбияче:Балалар.әйдәгез,Алсуга ярдәм итәбез,Алсу күрсәт әле синең кулыңда нәрсә бар?

Алсу: Менә бу минем әтием.

Тәрбияче:Балалар карагыз әле Алсуның әтисе кем булып эшли икән(полиция хезмәткәре булып эшли) бик дәрес балалар.Ничек уйлыйсыз балалар,ул нинди эш башкара( тәртип саклый,урамда машиналар йөрешен күзәтә)

Алсу бу нәрсә? (Светофорга күрсәтә)

Алсу: Белмим мин аны,

Тәрбияче: Балалар бу нәрсә? (Светофор)

Светофорның нәрсәләре бар?(күзләре бар)

Бик дөрес балалар

Тәрбияче шигырь укый:

Урамнарны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп

Чатта тора светофор.

“Ярамый”, - ди кызыл күз,

“Сабыр бул”, - ди сары төс,
“Ярый”, - ди яшел күз.

Тәрбияче: Балалар,карагыз эле, монда светофорның күзләре дөрес янамы?

Уен: “Светофорның күзләрен дөрес куй” уены.

(Һәрбер балагы светофор төсләрен бирәм,балалар дөрес итеп кызыл,сары,яшел төсләрне урнаштыралар).

Молодцы балалар,безнең Алсуның әтисе кем булып эшли?(полиция хезмәткәре)

Алсу: Ә әнием кем булып эшли минем?

Тәрбияче: Рәсемгә карагыз әле балалар? (табибә)Алсуның әнисе табибә булып эшли,апа кешеләрне табибә диеп әйтәбез,ә абый кешеләрне табиб диеп әйтәләр.Табибәләр алар нинди эш башкаралар(алар кешеләрне давалыйлар)

Алсу син безгә тагын нәрсәләр алып килдең? (кәрзиндә фураҗка,ак халат)

Фураҗканы кемнәр кия?(полиция хезмәткәре),ак халатны кемнәр кия?(табиб,табибәләр)

Аңладыңмы инде хәзер Алсу?

Әйе аңладым инде,мин хәзер беләм инде әтиемне,әниемне кайда эшләгәннәрен.Рәхмәт сезгә балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....