ПДД буенча КВН
план-конспект занятия на тему

Гилемханова Рафиса Нурулловна

ПДД буенча КВН 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn_po_pdd.docx18.66 КБ

Предварительный просмотр:

КВН

Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле кунаклар.Без сезне үзебезнең бәйрәмебездә күрүебезгә бик шатбыз., без аны юл йөрү кагыйдәләренә һәм юл билгеләренә багышладык.

Тәрбияче табышмак әйтә.:

Ул тротуардан бара,

Чыгу юлы –зебраны ярата.

Һәм юл кырыеннан атлый,

Ул кем булыр?(җәяүле).

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән җәяүлеләр дип аталабызмы? (балалар җавабы).Әйбәт. Ә машиналар нәрсә? (транспорт).

Тәрбияче: Балалар бу нәрсә?

  • Светофор.
  • Дөрес.Балалар сезнең уйныйсыгыз килмиме?(килә).
  • Әйдәгез, без сезнең белән светофорларга әйләнеп өч командага бүленик һәм һәрбер команда  светофор төсен аңлатыр:
  • Кызыллар:
  • Әгәр кызыл ут янса- хәрәкәт итәргә куркыныч!
  • Сарылар:
  • Сары  ут күрсәтә,
  • “Әзерлән дип кисәтә”
  • Яшелләр:

“Яшел ут- җәяүлегә юл ачык,”

Әйбәт. Менә таныштык та. Уенны башлыйбыз.

  1. бирем тизлеккә.

Балалар әкият геройларының нинди транспортта сәяхәт итүләрен әйтергә тиеш булалар.

А)  Емель патша өенә нәрсәгә утырып барган?( мичкә)

Б) Леопольдның яраткан транспорты (велосипед)

В) Карлсон үзенең моторын нәрсә белән майлаган?( варенье белән)

Г) Мәрхәмәтле Фея Золушка өчен кабакны нәрсәгә әйләндерә(каретага)

Д) Алладин нәрсәдә очкан?( ковер- самолетта)

Е) “Боз патшасы” әкиятендәге Кай нәрсәдә шуа? ( чанада)

Е) Убырлы карчыкның транспорты? ( себерке).

Җюри очколарны саный.

  1. бирем “Белемлеләр”

Һәрбер команда чиратлап сорауларга җавап бирә:

А) Урамнан баручы кешеләрне ничек дип атыйлар?( җәяүлеләр)

Б) Җәяүлеләр юлның кайсы өлешеннән йөрергә тиеш?( тортуардан)

В) Җәяүлеләр тротуарның кайсы ягыннан йөрергә тиеш? ( уң ягыннан)

Г) Юлны кайсы урыннан чыгарга кирәк? ( кеше юлыннан).

Д) Мәктәпкәчә яшьтәге балалар юл аркылы кем белән чыгарга тиешләр? ( олы кешеләр белән).

Е).Балаларга кайда уйнарга ярый? (ишек алдында, уен мәйданчыкларында)

Ё) Ни өчен юлда уйнарга ярамый? ( машина таптамасын өчен).

Җ) Юлның командиры дип нәрсә турында әйтәләр? ( Светофор).

З) Шаферларның һәм җәяүлеләрнең нинди ярдәмчеләре бар? (юл билгеләре).

И) Җәяүлеләр автобусны кайда көтәләр? ( тукталышта).

Й) Автобусны кайсы яктан әйләнеп үтәргә кирәк? ( арттан).

К)  Автомобильләр өчен өй ?( Гараҗ)

Л) Озакламый ашарга мөмкин дип кайсы билге күрсәтә?( хезмәт итүче билге- монда ашханэ бар).

М) Пассаҗирларны утырта һәм төшерә торган урын? (тукталыш)

Тәрбияче: Ә хәзер ял итеп алабыз.Мин светофорның төрле төсләрен күрсәтәм, сез түбәндәгеләрне үтәргә тиеш буласыз:

  • кызыл- урында басып торасыз!
  • сары- кул чабасыз!
  • Яшел- урында атлап торасыз!

Тәрбияче: Балалар җәяүлеләргә, шаферларга светофордан тыш тагын нәрсәләр ярдәм итә.?( юл билгеләре).

Тәрбияче:Дөрес! Бирем мондый: һәрбер команда үзенә таныш булган юл билгеләрен ясый.Капитаннар  аннары алар турында аңлата.

-Кызыллар- кисәтүче билгеләрне ясыйлар

- Сарылар-мәгълүмәт һәм хезмәт итүче билгеләрне

- Яшелләр- тыючы билгеләрне.

Кайсы команда билгеләрне күп ясый , шул команда җиңүче була.

 Тәрбияче: Балалар юлда транспорт калонналары да булырга мөмкин.Һәрбер команда алдында машиналар ята, шуларны өлешләрдән җыярга кирәк һәм нинди транспорт төре икәнен әйтергә кирәк була.

Тәрбияче: Балалар светофор безнең дус, хәзер дуслар турында җыр башкарып китәбез.Җыр: “Светофор”.

Булдырдыгыз балалар!Юл йөрү кагыйдәләре һәркем өчен дә кирәк.Аны һәркем белергә тиеш,Юл йөрү кагыйдәләрен беркайчан да бозмагыз, шул вакыт юлларда күңелсез хәлләр дә булмасһәм сез нык, сәламәт булып үсәрсез.

Уеныгыз өчен бик зур рәхмәт.( Балаларга грамоталар, бүләкләр бирелә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Театр эшчәнлеге буенча кулланма

Театр эшчәнлеге буенча кулланма...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...