Әти-әни - пар канатым.
материал (младшая группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”

 (В.А. Сухомлинский) 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme_2019.docx22.92 КБ

Предварительный просмотр:

“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”

 (В.А. Сухомлинский)

Залга Г.Уразованың “Балаларым” җыры астында биеп керү. Бию. Ике якка урындыкларга утыру. (Утыргач моряк баш киеме киертү)

1 ал.бар.: “Исәнмесез!” - диеп башлыйк әле.

                 Танышу бит шулай башлана.

                Сезнең белән очрашканга, дуслар,

                 Күңелебез шундый шатлана!

2 ал.бар.:  Сезгә булган кайнар сәламебез

Ташып чыкты йөрәк түреннән.

Тапшырабыз аны, дуслар,сезгә

Шигырь белән матур җыр белән.

1 ал.бар: Хәерле кич кадерле әти-әниләр, дуслар, кунаклар! Бакчабызда матур, тату, талантлы гаиләләр белән бәйрәм үткәрү традициягә кереп бара. Һәм безгәдә бу бәйрәмне үткәрергә насыйп булды.

Гаилә бәйрәмен ачып җибәрү өчен сүзне бакчабыз мөдире Гөлүсә Шамилевнага бирәбез.

2 ал.бар: Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә?

1 ал.бар: Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә -тормыш нигезе.

2 ал.бар: Бала – җаның,

Бала – уртак каның-

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала – назың,

Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак ут чәчәк.

1 ал.бар: Бала – бәгырь,

Бала  - татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә,

Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт,

Күз яшьләре була күпләргә.

2 ал.бар: Бала – җылың,

Бала – йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык аналарның

Бәхете һәм... ачы язмышы.

1 ал.бар: Безнең гаиләләр җыелган 
              Ял итәр өчен бүген. 
              Сүзләремнең иң матурын 
              Әйтмичә мөмкин түгел. 

2 ал.бар:  Хәзер бәйрәмебезнең төп өлешенә күчәбез. Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше - гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

1 ал.бар: Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!

Һәм инде сүзне нәниләребезгә бирәбез.

Әтиләргә шигырьләр сөйләү.

Ул җирдә иң шәп кеше,                     Диләрә

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Кем дисезме? Ул кеше –

Минем әти, әлбәттә.

Әтием белән икәү                               Алим

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

Мин дә әтием шикелле                                 М.Зөфәр

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

Минем әтием тырыш,                                 Фәридә

Таң белән эшкә китә.

Кирәк булса, әниемә,

Миңә дә ярдәм итә.

 

Әтием минем уңган         Г.Ясминә                          Әтием минем өчен     Д. Ясминә

          Бөтен эшкә дә булган.                             Гел үрнәк булып тора

          Кулыннан килә бар да,                       Сорау туса, белмәгәнең

         Яратамын шуңа да.                               Минем әтидән сора.

 Бию: “Моряк”  малайлар биюе

(Кызлар биергә киенергә чыгып китә)

2 ал.бар: -Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!

 “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.

( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)

1 ал.бар. Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана. Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!

-Ә  хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?

 “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)

Бию: “Әни-бәби”

Әниләргә шигырьләр сөйләү.

Тыңлап бишек моңнарыңны,                    Ризат

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

Иң кадерле кешебез син,                            Кәрим

Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

Әниемнең кызы юк шул,                           Риназ

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Иң чибәр әни минеке,                            Тамерлан

Толымнарын карачы.

Кояш кебек нурлар сибә

Ягымлы күз карашы.

Иң кадерле кешем җирдә                       Ильфар

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

Бу дөньяда әниләр күп –                      Артур

Минем әни бер генә

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

Сигезенче март –                                 С.Адель

Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләме.

2 ал.бар: Безнең алдагы уеныбыз “Кем тапкыр, кем тизрәк” дип атала, бөтен тамашачылар белән уйнала.  Мин мәкальнең башын  әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерәсез.

-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап ... (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

-Эткэй шикэр, энкэй( бал)

-Ата-ананы тынлаган –адэм булган, тынламаган-(эрэм булган)

-Ана соте белэн кермэгэн-( тана соте белэн кермэс)

-Оста барда кулың тый... (Белгән барда телең тый).

-Эшлегә көн җитми... (Эшсезгә көн үтми).

-Чит илдә солтан булганчы... (Үз илеңдә олтан бул).

-Яхшы гадәт адәм итәр... (Яман гадәт әрәм итәр).

-Ана күңеле балада... (Бала күңеле далада).

-Җиде кат үлчә... (Бер кат кис).

-Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс).

-Ата –анасын хурлаган, Үзен... (хурлаган булыр).

Рәхмәт барыгызга да!

Ә хәзер сүзне янәдән балаларыбызга бирәбез.

Пөхтә итеп өйне җыям,                            Амира

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам

 Тырыш булырмын, әни,                      Г.Данияр

Әйбәт булырмын, әни!

Сине мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.

Син, әнием, минем өчен                       Мәликә

Бу дөньяда бер генә.

Кояш кебек елмаясың

Өйгә нурлар сибелә.

Әнием минем матур,                             Динә

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

 

Иртүк торып битен юган,                         Х. Данияр

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

 

Пәрдәләрне ачып куйды,                           Салават

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

 

Өстәл өстен кат-кат сөртте,                      Р.Данияр

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

 

“Әни” диеп язып куйдым                            Раяз

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

Мама, мама, словно фея                           Эсмира

Ты красива и мила,

Ты всегда мне все подскажешь,

И всегда мне скажешь: “Да”!

Күмәкләшеп без дә, дуслар,                         Данис

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Котлы булсын!

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Бию: “Шофер булам”

 Бию: “Мой любимый папа”

Җыр: “Әнием”

1 ал.бар: Биедек тә, җырладык та

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык

Матур көйләр көйләдек.

 

2 ал.бар: Бәйрәмебез бетеп килә

Гаиләләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

белмәсеннәр борчуны.

Гаиләләргә татулык, ил-көннәребезгә тынычлык теләп калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Прыжки вправо (влево) через канат с продвижением вперед

Конспект занятия по физкультуре для средней группы на тему : "Прыжки вправо (влево) через канат с продвижением вперед"....

Өлкәннәр- алтын канат

Балалар бакчасында бәйрәм иртәсе...

"Әти-әни -пар канатым" гаилә бәйрәме

              “Әти-әни –пар канатым”Максат: балаларда әти-әниләренә карата кадер-хөрмәт, аларны олылау, әти-әниләре корган ояны ихтирам итү сыйфатлары тә...

Комплекс общеразвивающих упражнений с канатом

Упражнения с канатом можно использовать для утренней гимнастики и в основной части занятия, в старшнй и подготовительной группе. Канат помогает детям выполнять упражнения синхронно, более точно и созд...

Туган тел - очар канат

Туган тел- очар канат...

Туган тел - очар канат

Сценарий праздника...

ХОДЬБА ПО КАНАТУ В ДЕТСКОМ САДУ

Аннотация. В данной разработке представлено сюжетно-игровое занятие по физической культуре с детьми среднего дошкольного возраста. Сюжет выстроен на основе презентации с применением схем строевых упра...