Туган тел - очар канат
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Кояшкай балалар бакчасы
Туган тел -очар канат
Тәрбияче
Юнусова Людция
Фаатовна
Зәй шәһәре
Тема : Туган тел - очар канат.
Максат :
- Балаларның татар халкының милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү.
- Балаларда халкы, туган ил,милли гореф -гадәтләре, бәйрәмнәре белән горурлану хисләре тәрбияләү.
- Балаларның сөйләм телен, фикерләүен үстерә, эстетик зәвыкларын баету.
Җиһазлар :
Көнкүреш кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, китаплар, рәсем өчен кирәкле шаблоннар,магнитафон,икурчак, уен өчен йөзек.
Алдан эшләнгән эшләр:
“Туган тел” турында шигырьләр өйрәнү,мәкальләр, тизәйткечләр, такмаклар кабатлау, әкиятләр сөйләү.
Балалар түгәрәкләнеп утыралар “Мәликә” уены уйныйлар. Шулчак кулына тишек капчык һәм карта тоткан Шомбай килеп керә. Картасыннан нидер эзли.
- Тәк - тәк, Болгар дәүләтенең кечкенә оныклары кайдадыр шушы тирәдә яши иде. Сорашырга кирәк. (Тамак кыра.)
- Исәнмесез , хәерле көн, балалар. Мин кайсы җиргә килеп чыктым соң, миңа бөек Болгар дәүләте , татар балаларын табарга кирәк иде.
- Тәрбияче . Хәерле көн. Сез дөрес килгәнсез , тик безнең дәүләт хәзер Татастан дип атала. Балалар , без сезнең белән нинди Республикада яшибез?
- Татарстан республикасында.
- Ә нинди шәһәрдә?
- Зәй шәһәрендә.
- Шомбай . Ә ник Татарстан дип атала соң ул? Анда гел татарлар гына яшимени?
- Юк , безнең Татарстанда башкортлар,руслар,марилар,керәшеннәр һ.б бик күп төр халык яши. Ләкин төп халык татарлар. Шуңа Татарстан татарлар иле дип атала. Без татар балалары.
- Шомбай . Сезнең татар балалары икәнлегезгә ышанып җитмим әле.
- Тәрбияче . Ничек инде? Без бит татарча сөйләшәбез, татарча шигырләр сөйлибез, җырлыйбыз, биибез. Әйдәгез әле , балалар, кемнең шигырь сөйлисе килә?
- “Туган җирем Татарстан”
- Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң
Таң шикелле якты туган илем
Бәхет биргән җирем - Татарстан
“Туган ягы кирәек кешегә”
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә
Мәхәббәтле , ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
- Шомбай. Бигрәк матур шигырьләр беләсез сез.
- Тәрбияче. Без әле шигырләр генә түгел мәкальләр, такмаклар, тизәйткечләр дә сөйли беләбез. Син безнең кебек булдыра алырсың микән. Тыңлап кит әле. Әйдәгез әле, балалар, тизәйткечләр әйтеп телләребезне шомартып алыйк әле.
- Тукый - тукый тукыган
Тугыз талны чукыган
- Җәйнең ямле көннәрендә
Җиләк җыя Җәмилә
- Кара карга кардан бара
Канатларын кага-кага.
- Тәрбияче . ә хәзер барыбыз бергә”Биш мәче” тизәйткечен әйтеп китик.
- Мич башында биш мәче
Биш мәченең биш башы
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы
- Шомбай. Бигрәк күп беләсез икән, сез балалар. Әйдәгез әле минем белән бер уен уйнап алыйк. (Мәкалләр әйтешү)
- Иң татлы тел - туган тел.
- Аз сөйлә - күп тыңла.
- Теле барның иле бар.
- Бит күрке - күз, тел күрке-сүз.
- Сөйли белсәң- тыңлый да бел.
- Үз илем - алтын бишек.
- Туган илем - туган өем.
- Эш беткәч - уйнарга ярый.
- Калган эшкә - кар ява.
- Кем эшләми - шул ашамый.
- Китап -белем чишмәсе.
- Шомбай. Сез бигрәк тапкыр балалар икәнсез. Ә менә кеше кечкенәдән ишеткәнне бер дә онытмый диләр. Сезне әниләрегез назлап, моңлы бишек җырлары җырлап йоклаткандыр. Берәр бишек җыры җырлап күрсәтсәгез, ышаныр идем инде.
- Тәрбияче. Безнең балалар бишек җырлары тыңлап үскән , ягез кайсыгыз җырлап китәр?
- Әлли бәлли итәрсең
Тыныч йоклап китәрсең
Шулай тыныч йокласаң
Бик тиз үсеп җитәрсең
Әлли бәлли чәчәгем
Бәллүр мәллә бишегең
Йоклачы эреп кенә
Матур төш күреп кенә.
- Шомбай. Чынлап та ышандыра башладыгыз. Ә шулай да(уйлый). Безнең халкыбызның гореф - гаабнтуйдәтләрен, бәйрәм йолаларын беләсезме?
- Тәрбияче. Балалар , без сезнең белән нинди татар бәйрәмнәрен беләбез?
- Карга боткасы, Сабантуй, Нәүрүз, Каз өмәсе.
- Шомбай. Ә ул бәйрәмнәрнең ничек узганын сез беләсезме?
- Карга боткасы - язын каргалар килгәч үткәрелә.
- Сабантуй - кыр эшләре беткәч уздырыла.
- Тәрбияче. Дөрес, балалар. Һәр бәйрәмнең үз тәртибе бар, барлык бәйрәмнәр дә уен-көлке , җыр белән үтә. Такмаклар әйтелә. Әйдәгез без дә искә төшереп үтик әле.
- Ике песи суга бара
Көянтә чиләк асып
Ике тычкан карап кала
Капка төбенә басып.
- Көзгегә карыйм әле
Чәчемне тарыйм әле
Әбиләргә бер атнага
Кунакка барыйм әле.
- Җырларга да мин оста
Биергә дә мин оста
Әти - әни эшкә кушса
Мин авыру, мин хаста.
- Чуар тавык суга бара
Аягында чабата.
Шул вакытта оялмыйча
Ата каз йоклап ята.
- Шомбай. Ай-яй, бигрәк күп беләсез икән. Ышандырасыз болай булгач.
- Тәрбияче. Балалар без сезнең белән нинди татар уеннарын беләбез?
- Түбәтәй. Мәликә. Чума үрдәк, чума каз. Без без без идек.
- Тәрбияче. Әйдәгез әле үзегез теләгән уенны уйнап күрсәтегез әле. Кунакны да үзегез белән алыгыз.
- Шомбай. Уеныгыз бигрәк матур икән. Сез балалар бигрәк уңгансыз.
- Тәрбияче. Сез безнең татарлыкны тикшерәсең, сыныйсың, син үзең кем буласың соң?
- Шомбай. Менә , менә татар балалары булсагыз мине белми калмас идегез.
- Тәрбияче. Без чамалыйбыз инде чамалавын, Шомбайга ошагансың. Тик әкият капчыгың буш бит.
- Шомбай. Таныдыгыз , рәхмәт. Минем сезне эзләп килүемнең дә сәбәбе дә шул. Капчыгым тузып тишелгән, әкиятләре коелып беткән. Шуны тутырырга
булышмассызмы? Татар халкы бик әкиятче булган. Сез миңа үзегез уйлаган өр-яңа әкиятләр сөйләмәссезме?
- Тәрбияче. Ярар . тик бу тишек капчыкта әкиятләр тормас бит. Менә без сиңа татар бизәкләре белән бизәлгән янчык бүләк итәбез, әкиятләрне шунда тутырырсың.
- Шомбай. Ай-яй, рәхмәт, сезгә. Сөендердегез , бигрәк матур бизәлгән. Я , әйдәгез, янчык авызын ачтым.
- Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, үзебезнең әкиятләрне сөйләп Шомбайны шаккатырыйк. Кемнең әкият сөйлисе килә.
- Балалар үзләре уйлап чыгарган әкиятләрне сөйләп китәләр. Бер 3-4 баладан сорау.
- Шомбай. Булды,балалар, җитеп торсын. Зур рәхмәт сезгә. Менә нинди зирәк балалар икәнсез. Әкиятләрегез бик ошады, мин аларны башка балаларга да җиткерермен.
- Тәрбияче. Шомбай без сөйләгән әкиятләрне син онытырсың бит, башка балалар ишетмәс, әйдә без аларны матур китап итеп ясап сиңа бирик.китаптан укып барсын да белергә була, ул буыннан- буынга күчә. Безнең биредә ясалган китапчыкларыбыз бар. Без аның тышын матурлап сиңа бүләк итәрбез. Ә син ул китапларга әкиятләр тупларсың. Еракта яшәүче татар балаларына җиткерерсең.
- Шомбай. Нигә , татарлар тагын башка җирдә дә яши мени?
- Тәрбияче. Татарлар яшәмәгән җир юк ул. Алар Америкада да, Кытайда да һәм башка бик күп җирләрдә яшиләр, эшлиләр.
- Шомбай. Аңладым. Я , китапларыгызны ясагыз инде алайса.
- Тәрбияче. Балалар , әйдәгез өстәл янына килдек, утырдык. Сезнең алда китапчыклар, безгә шуларга татар орнаменты беркетеп, матурлап бизәргә кирәк. Эшне башлагыз. Кайчы белән эшләү кагыйдәсен искә төшерү. (Шомбай балалар эшен карап , аларны мактап йөри.
- Шомбай. Бик зур рәхмәтсезгә балалар. Киләчәктә дә шундый уңган, сабыр , зирәк балалар булып калыгыз. Үзегезнең туган җирегез, туган телегез белән горурланыгыз. Мин китәм инде. Сау булыгыз. Мин сезгә тагын кунакка килермен әле.
- Сау бул, Шомбай.