Тәрбия эшендә заманча технологияләр
консультация (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)

Сагитова Диляра Василовна

Тормыш үзгәрә,  шуңа ияреп без эшли торган җиһазлар да камилләшә, заманага ияреп алга таба бара. Без-педагогларның төп бурычы, һәр яңалыкны күреп өйрәнү, эшебездә , ягъни балаларга белем һәм тәрбия  бирүдә куллану. Яңалыкка балалар да бик тиз тартыла,тәрбиячегә дә яңа алымнар белән эшләү күпкә отышлы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                         “Тәрбия эшендә заманча технологияләр”

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

-мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

-тәрбияченең укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы-педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

-шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

-белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

-иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа педагогик технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Моңа мәгълүмати технологияләр дә нык тәэсир итә. Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә.

Укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучы һәм тәрбиячеләргә, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Заман укыту-тәрбия эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучы һәм тәрбиячеләргә дә, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш.Нәрсә соң ул инновация? Инновация- латин сүзе.Безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту,яңалык,үзгәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация- ул укучыны укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы- педагогка кирәкле яңалыкларны туплау-җыйнау,өйрәнү һәм классификацияләү. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту –тәрбия процессы субъектларын-укытучы-тәрбияченең дә, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.

Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә- юнь белән аралашканда балаларга фәнни- нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.

 Хәзерге заман сыйныф җитәкчесенә һәм тәрбиячесенә педагогик технологияләр җыелмасына ия булу бурычы куела. Бу исә балаларның социаль әһәмиятле эшчәнлеген оештырып, алар белән аралашу мөмкинлеге тудыру.

Укытучы –тәрбияче укытуның сыйфаты,укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы һәм тәрбияче профессиясе дә укыту-тәрбия эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтәре белән уратып алынган.

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен бакча балаларына белем-тәрбия бирүдә яңа федераль дәүләт таләпләре куелса, шуның дәвамчысы буларак укучыларга белем бирүнең  икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде.

     Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына (ФГОС) күчү РФ хөкүмәт башлыгы  Д.Медведевның “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы  бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.

     Элек тә мәктәп- бакча  программаларында үзгәрешләр булгалап тора иде. Тик алар ничектер тавыш-тынсыз гына кабул ителеп, эшләп китә тордылар. Ә бу яңа стандарт дигәннәре Россиядә яшәүче бер генә кешене дә битараф калдырмыйча, күпләрнең күңеленә борчу салды.  Шул исәптән, әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар алдына яңа бурычлар куйды.

             

Тормыш бит ул бер урында гына тормый. Галимнәр яңа ачышлар ясый, инженерлар яңа технологияләр эшләп чыгара, тарих та үзгәрә. Шуңа күрә укыту системасына да үзгәрешләр кертеп тору кирәк. Ел саен элеккеге программаларга яңа фәннәр, дәресләр генә өстәп барсак, балаларыбыз мәктәптән чыкмыйча укырлар иде.

Яңа стандартларны эшләп чыгарганда укучыларыбызга заманча белем бирү өчен беренче чиратта нәрсә кирәклеге ачыкланды. Узган уку елында илебез башлангыч мәктәпләрендә  ул стандартлар эксперимент узды. Эксперимент барышында стандартларның кимчелекләре дә ачыкланды һәм әле тагын ачыкланачак. Әлбәттә, аларны булдырмау өстендә даими эш алып барыла. Шулай да җитешсезлекләргә караганда уңай яклары күбрәк дигән нәтиҗәгә киленде. Тестлар балаларның белем дәрәҗәсе бермә-бер үсүен, логик фикер йөртергә өйрәнүләре, максатка ирешергә омтылышлары барлыкка килүен күрсәтте.

Элек өстән мәгариф министрлыгы төшергән укыту программасын җитәкчеләр дә, укытучылар да төгәл үтәп барырга тиешләр иде. Хәзер исә һәр мәктәп шушы яңа стандартлар нигезендә үз программасын эшләп чыгарырга, мәктәпнең юнәлешен билгеләргә тиеш булачак. Стандартларның иң аек язылган урыны – укыту максатлары һәм нәтиҗәләредер, мөгаен. Ә мәгариф учреждениесе шушы нәтиҗәләргә ничек ирешү юлларын ирекле рәвештә үзе билгелиячәк.

          Узган уку елыннан мәктәпләрдә башлангыч белем бирүнең яңа стандартлары  тулы көченә эшләде, ә балалар бакчаларында өлешчә генә өйрәнелеп, аерым эксперименталь площадкаларда гына эш барды. Моннан шуны аңларга кирәк,  яңа стандартлар мәктәпнең эчке “байлыгына” җитди таләпләр куя, уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү. Бу исә укытучыга да. Әти-әнигә дә тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк дигәнне аңлата. Шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү, ягъни  баланы укырга, язарга, санарга гына өйрәтү түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштыру, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булу –  бүгенге көндә һәрберебез алдында торган бурыч.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Тәрбия эшендә халык педагогикасын куллану

Максат: 1)Балаларда яхшы  һәм начар сыйфатлар турында күзаллаулар булдыру; начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү.2) Уңай эмоциональ халәт булдыру; яхшылык башкару  теләге уяту, яхшы...