Туган ягым.
проект (подготовительная группа)

Вафина Эльвира Мансуровна

Туган якны өйрәнү буенча проект эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym-_proekt_eshe.docx42.32 КБ

Предварительный просмотр:

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ

ГОСУДАРСТВЕННОЕ АВТОНОМНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ

 «Институт развития образования Республики Татарстан»

   Лаборатория дошкольного образования

                                       ПРОЕКТНАЯ РАБОТА

                              Тема: «Туган ягым – яшел бишек»

                                                                       

                                                                                                      Выполнила:

Вафина Эльвира Мансуровна

воспитатель I категории МБДОУ

«Большешинарский детский сад «Эллуки»

Сабинского муниципального района

Республики Татарстан

                                             Казань 2017

1. Кереш өлеш                                                                                                          3

2.Төп өлеш                                                                                                                3

2.1. Проект эшчәнлегенең нигезләнүе                                                                   5

2.2. Проект эшчәнлегенең төрләре, төп кретерийлары                                        5

2.3.Проект эшчәнлеген тормышка ашыру юнәлешендә башкарыласы эшләр  6

2.4.Проект эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше                                                   7

3.Йомгаклау                                                                                                              8

4.Кулланылган әдәбият                                                                                         15

                                                                                   

  Кереш өлеш                                                              

     Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Районыбыз һәм  Шыңар авылы тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, авылның истәлекле урыннарына, чишмәләргә экскурсиягә бару, мәктәп тарихын өйрәнү, данлыклы һөнәрчеләре, сәнгать сөючеләре белән очрашу оештыру.

Ватанпәрвәрлек дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.

Программада  туган як, туган авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.Туган якны өйрәнү эше балаларны эзләнү, танып белү эшенә этәрә.

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

     Туган ягыбыздан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара.  «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! » - ди халык. Бу проект  туган як, туган авыл тарихын өйрәнү, җирле төбәк материалларын туплау нигезендә төзелде.  

 

Проект эшчәнлегенең максатлары:

     -тарихи төбәкне өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау;  

     -балаларда район, авыл тарихы турында күзаллау булдыру;

     -балаларда туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам                тәрбияләү;

     -районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү һәм эзләнү күнекмәләрен          формалаштыру. 

     -рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Бурычлар:

    -  балаларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

    - балаларда үз халкына,тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

     -    балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

     -    балаларда иҗат итү омтылышы уяту;

     -    экскурсияләр үткәрү.

      -    авыл тарихын , авылыбызның күренекле шәхесләрен ачыклау;

      -    авылым эчендәге һәм тирә - яктагы тау, чокыр , болын, елга һ.б. географик объектларның атамаларын өйрәнү;

     -   күркәм йолалар,борынгы гореф-гадәтләрне яңарту максатыннан халык – авыз иҗаты туплау.

 Реализацияләү срогы: уку елы дәвамында.

Проектта катнашучылар: 5-7 яшьлек балалар, тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, әти - әниләр.

Белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм телен үстерү, танып – белү , нәфасәти – эстетик үсеш, физик үсеш.

  Проект эшчәнлегенең нигезләнүе:

  Һәр кеше яшәеш чорына нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиеш. Киләчәк буын өчен, авыл тарихын өйрәнүгә материал туплау бик мөһим.  Архивларда күп кенә материаллар юкка чыккан, безгә тарихны сөйләп калдыручы өлкән яшьтәге кешеләрнең саны көннән көн кими. Алар буыннан – буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйгаларны үзләре белән алып китә. Милли гореф - гадәтләребез онытылып бара . Шушылардан чыгып  проект эше, эзләнү эше алып барырга булдык.

 Проект эшчәнлеге нигезендә түбәндәгеләр тормышка ашырылырга тиеш:

- һәр өлкәдә тупланган материал билгеле, тиешле системага салынырга;

-һәр төр материалның кайдан, кайчан алынганлылыгын, ягъни чыганакларны күрсәтү;

- һәр төр башкарылган эшкә нәтиҗә ясап барырга;

Проект эшчәнлегенең  төрләре:

- гамәли эзләнү, әңгәмәләр, очрашулар, кичәләр, эзләнүләр, күргәзмәләр, кара – каршы сөйләшүләр, экскурсияләр, буклет ясау, уен дәрес, дәрес презентация, телдән журнал, өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат туплау.

 Проект эшчәнлегенең төп критерийлары булып:

     конкрет һәм дөрес материал туплау, җыелмасын булдыру.

 

Проект эшчәнлеген реализацияләү өчен мөһим шартлар:

-авыл халкы, әти – әниләр, балаларның бердәм һәм максатчан   

  юнәлдерелешле эшчәнлеге;

- фәнни  чыганаклар булу;

- өлкән буын кешеләре белән аралашу тора.

 

Проект эшчәнлеген тормышка ашыру юнәлешендә башкарыласы эшләр:

ӘҢГӘМӘЛӘР:

- Үткәннәргә сәяхәт

- Күренекле якташларыбыз

- Авыл тарихы

- Туган ягым- туган төбәгем 

ОЧРАШУЛАР:

- Хөрмәтебез олы сезгә.

Алар даны мәңгелек!

КҮРГӘЗМӘЛӘР:

- Саба – минем туган ягым

- Эзләгән табар

  Ташка кадак кагар.

СӘЯХӘТЛӘР:

-Челтер – челтер ага авылым чишмәләре

-Мәктәпкә музейга бару

-Туган ягым – яшел бишек – табигатькә сәяхәт

- Мәчет – изге урын

АУДИО, ВИДЕО ЯЗМАЛАР БУЛДЫРУ:

-Зыялы затлар

-Күренекле якташларыбыз

-Челтер – челтер чишмә

-Мәктәбем – горурлыгым

- Авыл безнең киләчәк.

 

Проект эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше:

- туган илгә, җиргә һәм нигезгә хөрмәт, мәхәббәт, Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

 Проект эшчәнлегендә кулланылган әдәбият:

 -проект  эшен  башкарганда, архивларда сакланып калган материалларны өйрәнү.

 - Олы Шыңар  мәктәбе музейына барып, андагы үзебезнең җирлеккә    

   кагылышлы материаллар белән танышу.

-музей җитәкчеләреннән өстәмә материаллар алу.

 

    

Проект эшчәнлегенә йомгак:

     Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу-энә белән кое казуга тиң. Авылның үткәне турында язма чыганаклар бик аз, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак - өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан –буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйга, бәет, мөнәҗәт, риваятьләр. Матди чыганаклар юкка чыгып беткән диярлек.  Барлык туплаган материалларны туплап без кыскача туган як тарихын өйрәнүгә ирешәчәкбез.  Бәлки бу тарих тулысынча да булмас, әмма кайбер архивларда сакланган материаллар,  өлкәннәр сөйләме, энциклопедия материаллары безгә план нигезендә үзебезне борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк. Тарихи төбәкне өйрәнгәнгәндә авыл атамаларына  да игътибар итмичә мөмкин түгел.  Шыңар авылына караган атамалар  арасында бик күптәннән исемләнеп, үзгәрешләр кичермичә, буыннан-буынга күчеп, ерак гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткәннәре дә, әле генә атала башлаганнары да бар. Күбесе – борынгы атамалар. Алар безгә борынгы бабаларыбызның тормыш – көнкүреше, һөнәрләре гореф – гадәтләре, тарихы, теле, төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник  составы , кәсебе , булып узган вакыйгалар һәм башкалар турында мөһим мәгълүматлар бирә.

  Минем уйлавымча,  туган авыл табигатенең һәр географик объекты кешеләрнең яшьлек эзләрен ,  кадерле хатирәләрен саклау белән бергә , һәрбер җирле атама- үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе ул.

   Киләчәктә без  бу проект эшен  дәвам итәргә уйлыйбыз,  тагын да тулыландыра алырмын диеп ышанып калабыз.

 

 

 

 

Тема

Сәг. саны

Максат

Җиһазлар, материаллар,

күрсәтмәлелек

Дәрестә үткә-

релә торган

эш төрләре

План 

факт

1

Проект нәрсә ул? Кереш дәрес. 

1

Балаларның туган төбәк турындагы белемнәрен арттыру. Проект төзү алымнары турында аңлатма.

Саба картасы,  аудио магнитофон,китаплар күргәзмәсе.

Укытучы чыгышы, үзара фикер алышу.

 

 

2

Тарихларга кергән Саба ягы. Туган якның ачык китабы.

1

Балаларга районыбыз турындагы яңа мәгълүматлар  җиткерү. Саба районының барлыкка  килү тарихын аңлату.

Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Сабаның истәлекле урыннарына читтән торып сәяхәт ясау.

Компьютер, презентация.

Дәрес презентация,

 

 

3

Проек темасын ничек сайларга? Районыбыз символлары.

1

Районыбызның рәсми символлары белән таныштыру, балаларның күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен,  сәләтләрен үстерү, районыбыз символларына карата хөрмәт һәм ихтирам, ватанпәрвәрлек  хисләре тәрбияләү. Проект темасын сайлау турында фикер алышу.

Район Уставы, гербы, флагы рәсемнәре; герб һәм флаг турында Нигезләмәләр, “Саба таңнары ” газетасы 31.08.2005 ел, презентация.

Буклет ясау.

 

 

4

Проект төрләре Сабабызның зыялы затлары үрнәгендә....

1

Игелекле гамәлләре белән халык күңеленә кергән Сабабызның зыялы затлары турындагы мәгълүматларны киңәйтү, алар үрнәгендә телебезгә, туган ягыбызга тугрылыклы, намуслы һәм тырыш булырга омтылыш тәрбияләү.

“Салават күпере” журналы 2007 ел-3 сан; “Керик әле Саба урманнарына” нәсел тарихы-шәҗәрә 140 бит.

Укытучы чыгышы, өстәмә материаллар белән танышу.

 

 

5-7

Күренекле якташларыбыз.

 

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова иҗаты белән таныштыру.

2

 

 

1

Якташларыбыз – театр сәхнәсендә, җырчы һәм композиторлар, рәссамнар, язучылар турында мәгълүмат бирү. Аларның иҗаты белән таныштыру. Сәнгатькә омтылыш тәрбияләү. Ф.Бәйрәмова әсәрләре турында күзаллау булдыру һәм иҗатына карата кызыксыну уяту.

Портретлар, презентация.

Гамәли эзләнү.

Әңгәмә.

 

 

8

Саба сувенирлары.

1

Лесхоз бистәсендәге агач эшкәртү цехларына экскурсия оештыру.

Сувенир рәсемнәре.

Экскурсия.(рәсемнәр күргәзмәсе)

 

 

9

Урман һәм кеше.

1

Урман-аның тарихы, үзенең бөтен гомерен урманга багышлаган  эшсөяр кешеләр һәм Саба урманнарына багышлап язылган китаплар белән таныштыру. Урманга мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Китаплар күргәзмәсе, гербарий, урман тавышы белән кассета, агач, хайван, гөмбә һәм чәчәк рәсемнәре.

Түгәрәк өстәл артында әңгәмә. Экологик дәрес.

 

 

10

Сабабызның алтын каләме, еракларга китә сәламе.

1

Райондаш  язучылар һәм шагыйрьләр белән танышу, горурлану хисе тәрбияләү. Балалар газета-журналларына язган укучыларның язмалары белән даими танышып бару.

“Ялкын”, “Сабантуй”, “Саба таңнары”, “Көмеш кыңгырау” газета- журналлар.

 

 

 

11

Район телевидениесе

1

Телевидение хезмәткәрләре белән очрашу, әңгәмә.

 

Чын күңелдән сөйләшү.

 

 

12

 

 

 

 

Саба сандугачлары.

1

Сабага багышланган җырлар тыңлау һәм өйрәнү. Җырлар конкурсы үткәрү. Җыр сәнгате турында белемнәрне киңәйтү. Эстетик һәм музыкаль тәрбия бирү. (“Без бит Саба яклары”, “Әй Сабам, гүзәл Сабам”, “Эх, Саба кызлары”, “Нургали урманнары” , “Туган җирем-алтын-көмеш”, “Саба яшьләре җыры”, “Саба җиле-таң җиле”.

Җыр сүзләре, аудио магнитофон, җырның авторлары турында кыскача белешмә.

Концерт дәрес.

 

 

13

Проект эше “Саба –минем  туган ягым”

1

 Рәсемнәр конкурсы-проект эшләү.

 

Рәсемнәр ясау. Күргәзмә.

 

 

 

14

 

 

Туган авылым - Шыңарым.

 

 

1

Туган авылыбызның килеп чыгу тарихы белән таныштыру, туган-үскән җиргә карата мәхәббәт хисе, толерант шәхес тәрбияләү.

 

Папка материаллары, фото рәсемнәр, презентация

 

Әңгәмә

 

 

 

15

 

16

 

Проект темасын сайлау. Челтер – челтер ага чишмәләре.

 

 

 

2

Олы Шыңар, Кече Шыңар чишмәләренә сәяхәт ясау. Чишмәләрнең килеп чыгу тарихын өйрәнү, аларны саклау һәм чистарту эшләре. Экологик тәрбия бирү. Туган табигатебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.

Чишмә рәсемнәре.

Сәяхәт

 

 

 

 

17

 

Җирле музейга бару.

Музей-тәрбия учагы.

 

 

1

Кече Шыңар мәдәният йорты каршында оештырылган музейга һәм мәктәптә оештырылган музейга сәяхәт. Музей предметлары аша балаларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү. Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән  мирасын,күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү.

 

Музей предметлары.

Сәяхәт дәрес.

 

 

18

Проект эше. Авылымның “Кызыл китабы”.

 

 

1

Региональ компоненттан чыгып балаларда кешелеклелек  сыйфатлары, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, табигатьнең байлыкларын сакларга өйрәтү.

ТР Кызыл китабы, рәсемнәр, таблицалар,

Безнең якта үсүче үсемлекләр, агачлар, хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Телдән журнал.

 

 

 

 

19

 

 

 

Туган ягым – яшел бишек.

 

 

1

Балаларны табигатьнең  гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, киң таралган экологик проблемаларның  кайберләре  белән таныштыру. Мишә елгасы һәм Шыңар болыннарына сәяхәт. Елга буе һәм болын табигатен күзәтү һәм өйрәну. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Фотоаппарат.

Сәяхәт.

 

 

 

 

20

 

 

Проект эше. Минем гаиләм-минем бәхетем.

 

Гаиләнең үткәненә сәяхәт.

 

 

1

 

 

Балаларны гаилә, шәҗәрә, нәсел агачы  төшенчәләре белән таныштыру. Үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзергә өйрәтү.

Гаиләдә бер-береңә хөрмәт, җылы мөнәсәбәт, әти-әниләренә, әби-бабаларына, туганнарына карата шәфкатьлелек, кайгыртучанлыу, ярдәмләшү хисе тәрбияләү;

Фотокүргәзмә “Гаиләм янәшәсендә”, Риза Фәхретдиннең  шәҗәрәсе, шәҗәрә үрнәкләре, Г.Тукай  “Безнең гаилә” шигыре.

Әңгәмә, гамәли эш.

 

 

 

 

 

21

 

Игелек кылып яшик,тарихта эзле булыйк...

 

 

1

 

Изге эшләр, миһербанлы гамәлләр кылырга өндәү. Ата-анага, өлкән буын кешеләренә  мәхәббәт хисе тәрбияләү, балаларны үз хисләрен матур итеп әйтә, аңлата белергә өйрәтү һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү.

 Китаплардан күргәзмә, мәкальләр, рәсемнәр.

. Әңгәмә  дәрес

 

 

 

 

22

 

Проект темасын сайлау. Матурлык һәм хезмәт янәшә.

 

“Үзе яхшының эше дә яхшы.”

 

 

1

Төрле профессия кешеләре белән очрашу. (Мәдәният хезмәткәре, терлекче, кибетче, врач, китапханәче)

 

 

Рәхмәт сүзе, өлкәннәргә булышу.

Мәкальләр, плакат, китап күргәзмәсе, анкета сораулары.

 

Түгәрәк өстәл артында әңгәмә.

 

 

 

 

 

23

 

 

 

“Күңелле тәнәфес”- күңел ачу кичәсе.

 

 

1

 

Халкыбызның авыз иҗатына ,милли җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү. Әби бабаларыбыздан калган күркәм гадәтләрне балаларда тәрбияләү.

Борынгы уеннарны искә төшерү: “Наза” , “Түгәрәк” , “Каз канаты” , “Кәрия – Зәкәрия” уеннарын уйнату.

 

 

Костюмнар, болын, урман, өй күренешләре.

 

Рольле уеннар.

 

 

 

 

24

 

 

Хезмәтләре – хөрмәтле

 

 

1

 

Төрле тармакларда эшләүче авылыбыз уңганнары белән очрашу. Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу; элекке һөнәрчелек белән бүгенге һөнәрчелекне чагыштыру; вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Итек басу, шәл бәйләү күренешләре.

Чын күңелдән сөйләшү.

 

 

25 - 26

Мәчет –изге урын.

“Күңелең саф булсын”

2

Балаларны  яхшылык  һәм яманлыкны  аера белергә һәм дус, тату яшәргә өйрәтү. Авыл мәчетенә бару.

 

Сәяхәт.

 

 

27

Китапханәгә сәяхәт

1

Авыл һәм мәктәп  китапханәләре турында мәгълүмат бирү, балаларда матур әдәбиятка кызыксыну уяту.

Китаплар күргәзмәсе.

Сәяхәт дәрес.

 

 

28

Проект эше. “Алар даны мәңгелек!”

 

Батырлык юлы кайдан башлана?

1

Балаларны Бөек ватан сугышы ветераннары белән таныштыру. Тыл батырларын барлау һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү. Балаларда патриотик һәм граҗданлык хисләре булдыру. “Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату.

Плакатлар, слайдлар, темага кагылышлы җырлар, папка материаллары, фотолар Слайдлар, презентация

Очрашу кичәсе

 

 

29

Йомгаклау.

Уйларымның иң татлысы  – туган җирем хакында

 

Ел буе алган белемне кабатлау, ныгыту.Туган җир, аның рухи байлыгы белән горурлану хисләре  тәрбияләү. Саба ягы турындагы җырларны кабатлау. Балаларның хыялын иҗади сәләтләрен үстерү. Туган якка мәхәббәт, якташларыбыз иҗатына ихтирам хисләре тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият  һәм чыганаклар.

               1.     Т. Нәҗмив,  М. Хуҗин.  “Яшә, Саба-йорт!”. Казан, 1999 ел.

2.     М.Абдуллин, Т.Нәҗмиев. “Керик әле Саба урманнарына”. Казан,2000 ел.

3.     Ф. Гарипова. “Авыллар һәм калалар тарихы”.

4.     “Ватаным Татарстан” газетасы.

5.     Т. Нәҗмиев. “Саба районы” (китапчык). Казан, 2005 ел.

6.      Музейда сакланган материаллар.

7.     Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләре сөйләмнәре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Туган ягым - Яр Чаллы.

Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».(мәктәпкә әзерлек теркеме)Бурычлар:Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын а...

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

План кружка "Туган ягым"

План кружка по обучению родного языка "Туган ягым"для подготовительных групп...

Туган ягым,Татарстан!

Иделемнең түрендәГазиз туган җиремдәАк канатлы бер калаКазан диеп атала....

Проект "Туган ягым - гүзәлем. "

Өлкәннәр төркеме өчен "Туган ягым  -  гүзәлем"  темасына проект....

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....