Моңлы тел ул, нурлы тел – Туган тел.
консультация

Рафикова Рания Ахметгалиевна

Туган тел могҗизалар тудыра ала. Сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы, күтәренке күңел халәте  безнең нәрсә уйлау, нәрсә сөйләү белән тыгыз бәйләнгән.    Шуңа күрә туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү эшендә һәр тәрбияче бала күңеленә яраган ачкычны табып, аларның телнең матурлыгын тоюларына, сүзгә сак карауларына, аның сафлыгы турында кайгыртуларына ирешсен иде. Бу сүзләр буш сүзләр генә булып калмасын иде!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл monly_tel_ul_nurly_tel_-_tugan_tel.docx13.65 КБ

Предварительный просмотр:

Моңлы тел ул, нурлы тел – Туган тел.

Баш очында кояш булып тора гел.

                                                                                        Ф. Әмәк.

         Без - татарлар өчен татар теле туган тел санала. Туган телдә яңгыраган сүзләрнең эмоциональ-эстетик буяуларының бик нечкә төсмерләре чагылышы балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен рухи байлык чыганагы булып тора. Без аны яшь буынга тапшырырга тиешбез.

          Туган тел -  сабыйларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы  һәм рухландыргыч чишмә. Нәниләр белән эшләгәндә шушы чишмәнең – туган тел байлыгының ачылуы өчен тырышырга кирәк, чөнки тел һәм сүз яшәешнең бөтен өлкәләренә дә үтеп кергән һәм кеше тормышында зур роль уйный.  Кешенең һәрбер шөгыле, һәрбер эше тел ярдәмендә башкарыла.

         Безгә телгә сәләтлелек бүләк итеп бирелгән икән, аны нәтиҗәле итеп куллана белү кирәк. Бала туган телнең нечкәлекләрен никадәр тирәнрәк танып белсә, туган тел төсмерләре чагылышын шулкадәр яхшырак кабул итә, аның йөрәге дә  сүзнең матурлыгын шулкадәр активрак аңлый, һәм ул сүзләр тылсымына да шулкадәр тизрәк төшенә.  Сүзләр тылсымына өйрәнү кешегә тормышын уңай якка үзгәртү, башка кешеләр белән  актив аралашу, аларга ярдәм итү,  бик яхшы оратор, әңгәмәдәш булу мөмкинлеге бирә.  

         Туган телне үзләштергәндә, сөйләм үстергәндә сүзләр белән уйларга гына түгел, сүзләр турында уйлый белергә һәм балаларны да шуңа  өйрәтергә кирәк. Тәрбияче үзе сүзләрнең тирән мәгънәгә, сокландыргыч, таң калдыргыч искиткеч бик зур көчкә ия булуын тоемлап, шуны балаларга  төшендерә алса,  аларның хисләрен, күңелен, фикерләрен, кичерешләрен яхшыртыр, тирәнәйтер.  Туган телнең, сүзләрнең  тылсымга  ия мөмкинлекләрен үзләштерү һәм аңлау балаларга киләчәктә күңелгә хуш килгән эш белән шөгыльләнеп, үзләреннән һәрвакыт канәгать булып, бәхетле, шатлыклы  тормышта яшәргә ярдәм итәр.  

           Туган тел могҗизалар тудыра ала. Сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы, күтәренке күңел халәте  безнең нәрсә уйлау, нәрсә сөйләү белән тыгыз бәйләнгән.    Шуңа күрә туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү эшендә һәр тәрбияче бала күңеленә яраган ачкычны табып, аларның телнең матурлыгын тоюларына, сүзгә сак карауларына, аның сафлыгы турында кайгыртуларына ирешсен иде. Бу сүзләр буш сүзләр генә булып калмасын иде!

Түбән Кама шәһәре 70 нче”Витаминка” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...