“Светофор - нәрсә ул?”
план-конспект занятия (младшая группа)

Сабирова Разина Рафиловна

1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек.

                                   Тема: “Светофор -  нәрсә ул?”

         Максат: Светофор белән таныштыру һәм юл  йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

         Тәрбия бурычлары: Балаларда  бер – берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар булдыру.

         Үстерү  бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү,сөйләм телләрен баету.

        Белем бирү бурычлары: Светофор белән таныштыру, төп төсләр турындагы белемнәрен ныгыту.

       Методик алымнар һәм чаралар: сорау, песи турында шигырь сөйләү, сөенеч мизгеле, мактау, ярдәм итү,бәяләү.

      Җиһазлау: йөк машинасында песи  сюрприз,светофор,төрле төстәге мозайкалар, кечкенә светофорлар

      Сүзлек өстендә эш: светофор.

                                     Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: тыңлагыз әле, нинди тавыш микән анда, ишетәсезме балалар

карыйк  әле, тавыш килгән якны

Т-че : кая әле мин карыйм әле (уенчык машинаны тартып алып керәләр)

  • Карагыз әле безгә кунакка , машинага утырып, нәрсә килгән?

Балалар: песи килкән, ә без песи турында шигырь беләбез бит, әйдәгез әле бергә сөйлик (песине машинага утыртып  тартып алып барабыз һәм  шигырь сөйлибез)

Песи турында шигырь:

Песи, песи, пескәем

Болай адашып йөрмә!

Машинада сак йөре,

Юлда таптала күрмә.

(һәм  песиебез йогергән)

Т-че: балалар машинадан сикереп төшеп калырга ярыймы соң, нәрсә була, сикереп төшеп калсаң?

  • Башка машиналар бәреп китәргә мөмкиннәр, тапталырга мөмкинсең
  • Т-че: әйе шул балалар, машинага утыргансың икән, тиешле җиргә барып җиткәч кенә төшәргә кирәк.

Песи син болай тәртип бозып йөрмә ярыймы(песигә карап әйтәм)

Безнең юлларда машиналар бик күп йориләр. ( йөк, җиңел, махсус)

 Бу — йөк машинасы. Йөк машинасы кибеткә товарлар илтә, төзелешкә кирпеч, ком ташый,

Монсы машинаның: кабина, арба, тәгәрмәчләре була.

Балалар сез ускәч машина йөртергә, шофер булырга телисезме?

(Җыр:” Мин шофер”)

Юлда йөргәндә, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә кирәк. Машинага утырганда менә шундый махсус креслоларга  гына утыртып йорисезме?

(Детское кресло күрсәтәм)

Т-че: урамнарда машиналар юлдан, җәяулеләр тратуардан йөресеннәр өчен светофорлар куйганнар. Менә карагыз әле (светофор карыйлар)

Юл чатында тора батыр,                    Данир

Күзләре төрле-төрле,

Берсен йома, берсен ача-

Аны белә һәр кеше

Светофор килеп керә: ишетәм, ишетәм, минем турыда сөйлисез.

Рәзинә: таныдыгызмы балалар, кем килгән безгә кунакка

Балалар: светафор.

Миләүшә:  Ә хәзер минем  белән якыннанрак танышыйк инде. Менә мин   Светофор. Минем өч төсем бар..... Димәк, кызыл төс туктарга,сары төс әзерләнергә, яшел төс китәрә куша.....

Әйдәгез уйнап алабыз. Мин кызыл төстәге түгәрәк күрсәтәм, чүгәләп утырасыз, сарыны күрсәтәм, торып басасыз, яшелне күрсәтәм урында атлыйсыз. Әйдәгез, башладык.

                                       (Уен уйнала)  

Рәзинә: машина юлын чыкканда төрле урыннан чыгарга ярамый, менә шундый билге булган җирдән , карага ак сызыклар сызылган җирдән генә чыгарга кирәк!

(зебра знагы кирәк)

Бу билге- шундый билге:              Булат

Сине саклый ул җәяүле

Чыгабыз бергә-бергә

Без юлны шушы җирдә

Миләүшә: балалар, ә сез төсләрне аера беләсезме соң?

Рәзинә: беләбез, әйдәгез әле, светофорга без ничек төсләрне аера белгәнне күрсәтик әле

(Төсләрне аеру уены уйнала)

Рәзинә: балалар, буген кар күп итеп яуган да  безнен светофорларның төсләрен каплап киткән,  ярдәм итмәссез микән чистартырга.

Миләүшә: Молодцы балалар, менә безнең светофорлар хәзер якты яначак, урамда да тәртип булачак.

Тәрбияче: Безнең эшчәнлегебез ахырына якынлашты. Нинди яңалыклар белдегез, нәрсәләр өйрәндек.                                                                (Эшчәнлеккә йомгак ясау )

Тәрбияче: Юл кагыйдәсен үтәгез, игътибарлы булыгыз. Юллардан чыкканда як-ягыгызга карап чыгыгыз, сәләмат булыйк!

Әниләрегез белән генә юллардан чыгыгыз.

                                      Эшчәнлек тәмам.       

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_ml_pdd.docx17.87 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Конспект занятия по теме: Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе.

Вспомнить правила дорожного движения, правили перехода и поведения на улице, значение сигналов светофора....

"Наш Друг- Светофор Светофорович". Сборник материала для ознакомления дошкольников с ПДД. Конспекты.Загадки.Проект. Консультации для родителей. Анкеты. Анализ анкетирования.Макет "Светофор Светофорович"-наглядный материал своими руками.

Конспект НОД «Знакомство со светофором. Светофор-страж порядка» в младшей группеЦель : формирование навыков безопасного поведения на дорогах. познакомить детей с понятием «свет...

Конспект целевой прогулки к светофору "Светофор"

Конспкт целевой прогулки  к светофору...

Конспект занятия по теме: «Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе»

Цели и задачи:• Научить детей соблюдать элементарные правила поведения на улице и в транспорте;• Систематизировать знания детей о ПДД, правилах пешехода, о работе светофора;• Воспитыват...

Тема: «Наш друг – светофор» Цель: познакомить детей со светофором; формировать представления о безопасности пешеходов на дороге; закреплять знания об основных цветах: красный, желтый, зеленый.

Познакомить детей с характерными признаками осени; учить устанавливать причинные связи. Дифференцировать красный, желтый цвета. Развивать пространственные ориентировки, слуховое и зрительное внимание,...