Милли бәйрәм " Сөмбеләне кунакка чакырдык "
методическая разработка (старшая группа)

Хафизова  Фарида Фирдависовна

  Тәкъдим ителгән кичә Бәйрәм даирәсен тудыру, күтәренке кәеф тудыру, көз бәйрәме турында күзаллауны формалаштыру максатларына ирешергә ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_beyrem.docx23.15 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының

«Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Көзге бәйрәм :

“Сөмбеләне кунакка чакырдык”

( зурлар төркеме)

Хафизова Ф.Ф.

тәрбияче

Балтач, 2021

Максат: Бәйрәм даирәсен тудыру, күтәренке кәеф тудыру. Көз бәйрәме турында күзаллау формалаштыру.

Бурычлар:

1.Өйрәтү: Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аера белү, аларның атамаларын туган телдә дөрес әйтә белү күнекмәләрен ныгыту. Ел фасылы – көз  турында белемнәрен ныгыту. Татар халкының Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру.

2.Үстерү: игътибарлыкны, хәтерне ныгытү. Вак кул моторикасын үстерү.
3.Тәрбияви:Түган як традицияләренә кызыксыну уяту. Горурлык тәрбияләү.Татар һәм рус халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Катнашучылар: Балалар,алып баручы, төлке, куян,Сөмбелә

Балалар бәйрәмчә бизәлгән залга керәләр . Урындыкларга утыралар.

Алып баручы: 

        Ни арада җәй үтте

        Матур көз килеп җитте.

        Шатлык  тулы бу бәйрәмне

        Балалар күптән көтте.

        Рәхим итегез,

        Көзге бәйрәмгә.

         Яфраклар тотып,

         Бер биик, әйдә

Ярымтүгәрәккә баскан балалар белән хәрәкәтләр башкарыла

ҖЫР  “ КӨЗ КИЛӘ”

Алып баручы:  Көзге җилләр төрле якка,

                           Яфракларны очырта.

                          Яле, кем тизрәк аларны

                          Кәрзиннәргә тутыра.

( Кәрзингә яфраклар җыела, балалар ике якка утыралар)

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, бөтен җир матур яфраклар белән тулган, шулай бит. Урамда нинди ел фасылы ? Әйе, көз килгән.  Безнең әби-бабайларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу  бәйрәме итеп уздырганнар. Уңыш, уңдырышлылык  алихәсен озын, сары толымлы кыз кыяфәтендә күзаллаганнар. Балалар, әйдәгез, бәйрәмебезнең төп кунагы- Сөмбеләне чакырыйк .   Кайда йөри икән ул? Әйдәгез бергәләп чакырып карыйк әле!

Бергәләп:

  •  Сөмбелә! Сөмбелә! Кил безгә!

                 Уңышларынңы күрсәт,

                 Кунак бул бездә.

Төлке керә.

Төлке: Исәнмесез балалар, сез чакырдыгыз - мин килдем.

Алып баручы: Тукта эле, тукта.  Син бер дә  Сөмбеләгә  ошамагансың.

Төлке: Ничек охшамаган? Менә минем матурлыгыма бөтен урман соклана. Мин ел саен «Мисс Урман» бәйгесендә җиңәм.

Алып  баручы  Балалар ничек уйлыйсыз: бу Сөмбеләме соң?

(Балаларның фикерләре)

Төлке: Ярый инде, таныдыгыз. Мин Сөмбеләне  үземнең өнемдә бикләп калдырдым. Шартым бар: минем биремнәремне үти алсагыз мин аны җибәрермен.

Алып баручы:  Балалар, әйдәгез,  сынатмыйк! Безнең балалар бик тапкырлар , күңелем сизә алар бу сынауны бик тиз үтәчәкләр. Шулай бит, балалар.

Табышмаклар :

Үзе тугәрәк ай тугел,

Төсе сары, май тугел.

Койрыклы, тычкан тугел ( шалкан)

                                                                    Итләч, йомры яшелен

                                              Өзеп алдым, яшердем

                                                                     Гаҗәпләндем  бераздан

                                                                      Кояшсыз да кызарган ( помидор)

Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. ( кәбестә)

Төлке: Тапкыр балалар икәнсез ,табышмакларны чиштегез. Сөмбеләне җибәрәм. (чыгып китә)

Алып баручы: Балалар, без сезнең белән татар халкының  күңел ачу уеннарын уйнап алыйк әле.”Утыр, утыр, Мәликә”

Сөмбелә: 

Мин Сөмбелә  булам

Урманнарны, аланнарны

Сары, кызыл-сары hәм

Кызыл төскә әйләндерәм.

Мин җәйнең нәтиҗәсе булам,

Уңышларны санарга яратам.

Мин үсемлек доньясына ял бирәм,

Ә сезгә кунак булып киләм.

ҖЫРЛЫ –БИЮЛЕ УЕН “ КҮРСӘТ ӘЛЕ , ҮСКӘНЕМ!”

Музыкага Куян сикереп керә.

Куян: - Кайда, кишер. Минем кишер ашыйсым килә.

Сөмбелә:  Куян дустым, “Кем эшләми, шул ашамый”

УЕН “ЯШЕЛЧӘ ҺӘМ ҖИЛӘК-ҖИМЕШНЕ АЕР

Сөмбелә: Ярый, без куян белән тикшереп алыйк.

Алып баручы: Балалар, Ә без бәйрәмебезне дәвам итеп уйнап алык әле.

ТАТАР ХАЛЫК УЕНЫ “ ЯҢГЫР”

Сөмбелә: Рәхмәт, эйдэгез бу кучтәнәчләрне куянга бирик. Куян чыгып китә.

Сөмбелә: Минем ин зур байлыгым, икмәк.

ДИДАКТИК УЕН “ АШЪЯУЛЫК БИЗӘ!”

Сөмбелә икмәк алып керә ( муляж) һәм ашъяулык өстенә куя.

Алып баручы: Балалар,

ҖЫР: “ ОСЕНЬ- РАСКРАСАВИЦА»

Сөмбелә : Балалар сезнең белән вакыт бик тиз үтеп китте. Миңа сезнең белән бик күңелле булды,  рәхмәт сезгә. Мин бит оныта язганмын: миңа бит тиенкәй  сезгә бирергә дип күчтәнәчләр калдырып китте.(кучтәнәчләр өләшә)

Ә миңа урманга кайтырга вакыт. Киләсе очрашуларга кадәр. Саубулыгыз.

Алып баручы:  Менә безнең дә бәйрәмебез  ахырына якынлаша. Көз тагын кунакка килер. Без аны онытмабыз. Рәсемендә ясарбыз. Яфраклар hәм миләшләр әвәләрбез. Ә бүгенгә бәйрәмебез тәмам.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

“Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе.

Бу уен-шөгыльдә балаларда татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү максаты куелды....