Һөнәрләр иленә сәяхәт
материал (подготовительная группа)

Закирова Венера Рашитовна

Балаларны төрле һөнәр ияләре белән якыннанрак таныштыру, һәр хезмәт иясенең эше турында тулы мәгълүмат бирү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honrlr_ilen_syaht.docx24.26 КБ

Предварительный просмотр:

Һөнәрләр иленә сәяхәт

Атна темасын йомгаклау чарасы

Музыка залында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары утыра.  

Тәрбияче:

  • Хәерле көн, балалар. Без атна дәвамында бакчабызда  төрле һөнәр ияләре , алар башкарган хезмәт турында сөйләштек.  Бүген менә сезнең белемнәрне сынап карарга булдык.  Мин сезгә узып баручы  атна темасы буенча сораулар бирәм, төрле һөнәр ияләре турында табышмаклар тәкъдим итәм.

Хат , газета – журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.   (Почтальон)

Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый? (Повар (пешекче)

Без ут белән көрәшергә тиеш,

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр –

Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар)

Без иртә торабыз.

Безнең бурыч –

Сезне эшкә өлгертү.  (Шофер (автобус йөртүче)

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы).

Ул шәһәрләр төзи

Кәгазьдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе.   (Архитектор)

Пыяла күзен көйли дә

Бер генә йомып ала –

Сезне истә калдыра.

Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара?  (Фотограф)

Тәрбияче:  : Молодцы! Сез барыгыз да бу атна темасын яхшы үзләштергәнсез. Безнең бакчага, минем группага яңа балалар килде. Ә  менә алар да сезнең кебек һөнәрләр турында әйбәт белә микән? Әйдәгез тикшереп карыйк үзләрен. Кул чабып каршы алыйк әле бәбиләрне.

Балалар булып киенгән тәрбиячеләр керә.

Балалар урындыкка тезелешеп утыра, бүгенге көнне сәләмлиләр, бер-берсен сәләмлиләр. Тәрбияче апаларының сорауларына җаваплар бирәләр.

Тәрбияче : Балалар, әти-әниләрегез сезне бакчага илткәч, кая китәләр? Алар анда нишлиләр? Диләрә, синең әтиең кем булып эшли? Лилия , синең әниең кем булып эшли? Синеке,  Зөлфәт?

Менә шушы повар, шофер , укытучы...... – барысы бергә ничек атала ?

-Балалар , сез барыгыз да актив булдыгыз, бик матур җавап бирдегез. Иртәгә миңа, һәрберегез, үскәч кем булырга теләвегезне сөйләрсез , ярыймы. Ә хәзер яраткан уеннарыгызны уйнасагыз була.

Балалар уйнарга тотыналар. Һәрберсе берәр һөнәр иясе булып киенә. Шул булып уйный башлый . Һәрберсе үзенең һөнәре белән мактана.

Пешекче:  Дусларым, апа бездән  “үскәч кем буласыз ?”дип сорады. Сез үзегезнең кем буласыгызны уйладыгызмы , ә мин уйлап таптым. Мин үскәч повар булам. бу дөньяда ин шәп һөнәр – повар-пешекче. Әгәр ашарга пешерүчеләр булмаса, безне бакчада ашатмаслар да иде, тәмле- тәмле ашлар, кәтлитләрне, компотларны бары тик повар гына әзерли ала.   Мин ботен кешене тәмле ашларым белән сыйлармын, ботен кеше тук булыр, мин башыма менә шулай матур итеп колпак киеп, алъяпкычларымны ябып йөрермен.

Табиб: Иии, повар да булдымы һөнәр? Иң кирәкле кеше бу дөньяда – доктор-табиб. Алар  булмаса , бөтен кеше авырыр иде. Кешеләрнең эче , башы авыртыр , алар уйный да , йоклый да алмас иде. Мин балаларны  дәвалармын, аларга тәмле витаминнар каптырырмын, тыңлап карармын (балалар яныны килеп берәрсен тыңлап, авызын ачып карый).Өстемә ап-ак матур халат , башыма шапка киярмен.

Шофер: Мин сезне тыңлап-тыңлап тордым да, түзмәдем. Ашарга пешереп, кеше дәвалап кына булмый бит әле. Машина йөртүчеләр дә бик кирәк.Шофердан да шәп һөнәр  юк. Мин үскәч шофер булам. Пипииипп, юлдан китегез.  Мин үземнең зур машинам белән кибетләргә , балалар бакчасына  тәмле-тәмле товарлар ташырмын. Автобус белэн пассажирлар йортермен. Шоферлар булмаса, машиналарны йөртүче булмас иде. Әйдә утырыгыз миңа, мин сезне сәяхәткә алып барам. Выжжжж.

Чәчтараш:   Ой-ой –ой! Сездә генә кирәкле һөнәрләр, имеш.  Ә менә шоферның, поварның, врачның һәм тагын бик күпләрнең чәчен кем кисә, кем матур прическалар ясый? Әйтегез әле , балалар. Әлбәттә, парикмахер. Килегез миңа , мин сезгә бик матур прическалар ясыйм.(1 бала янына барып чәченә  резинка куя ...... )

Уртага Полициянер чыга , сыбызгысын сызгырта

Полиционер : Тынычланыгыз барыгыз да ! Полицийский ботен җирдә тәртип урнаштыручы. Юкка бәхәсләшмәгез.  Миннән башка бер көн дә яшәп булмый. Мин хулиганнарны тотам, юллардагы  тәртипне саклыйм, тыңлаусыз, тәртипсез , ямьсез итеп сөйләшкән  балаларны алып китәм . Мин үскәч полиционер булам. Карагыз әле минем фуражкам ничек шәп.  

Хәрби: Ә мин үскәч , хәрби кеше - военный булам. Кулыма мылтык тотып , чикне саклыйм. Башыма матур итеп фуражкамны , формамны киям дә раз-два, раз-два маршировать итәм.Хәрбиләр иң көчле кешеләр!

Укытучы: И , мактанчыклар! Ә сезне барыгызны да мәктәптә кем укыта соң. Әлбәттә мин – укытучы. Әгәр укытучы кеше булмаса, сез укый да , яза да, акча саный да, компьютерда эшли дә  белмәс идегез. Бу дөньяда иң кирәкле профессия – укытучы . Дөрес әйтәмме мин,  балалар?

 Бу бәхәскә тәрбияче килеп керә.

Тәрбияче: Тиз генә күрше группага кереп чыккан идем, сезнең тавышыгызны ишетеп, йогереп чыктым. Ни булды?

Балалар, берсен берсе уздырып, үзләренең кем булырга теләүләрен әйтә башлыйлар.

     Тәрбияче : Урыннарыгызга утырыгыз әле балалар, тынычланыгыз, бәхәсләшмәгез. Бу тормышта һәр һөнәр  мактаулы, һәрберсе дә бик кирәкле. Ә үскәч кайда да булса эшләр өчен балалар бакчасында бик тәртипле булырга , апаларның сүзен тыңларга, занятиеләрдә  катнашып утырырга кирәк.  Аңладыгызмы, балалар? Сез үскәч ,бу тормышта һәрберегез үзегезнең мактаулы урыныгызны табарсыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иленә сәяхәт.

Белем иленәсәяхәт (мәктәпкә хәзерлек төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле)....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

“Татар теле иленә” сәяхәт-дәрес.

Татар теленнән  гомумиләштерү дәресе...

Методическая разработка для детей дошкольного возраста по изучению правил безопасного поведения на дорогах "Юл фәне иленә сәяхәт"

Здесь  отрывок  этой методической разработки. Работа сама  состоит из проектов для детей старшей группы коррекционных  ДОУ....

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....