“Уныш бабайда кунакта” (Уртанчылар төркемендә көз бәйрәме)
материал (средняя группа)

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

“Уңыш бабайда кунакта”  (Уртанчылар   төркеме )                                          

Максат: Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар,биюләр,уеннар  аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән, балалар (уңыш бабай,  кәбестә, суган, кабак, кишер, чөгендер, помидор, кыяр битлекләр

Алып баручы: Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Чөнки, балалар, барлык яшелчә, җиләк-җимешләр көз көне өлгерә. Көз безгә уныш, муллык алып килә.

А.Б.: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Әйдәгез көз турындагы шигырләребезне сөйлибез.7 бала шигырь сөйли:

Алып баручы.

Көз килде, көз килде,

Уңышы да куп булды.

Көзге муллык базларны,

Амбарларны тутырды. 

- Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсезме? Көз – басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул.                       

Җыр:”  Көз”                                                                                                                                                                 

Шигырьләр:

 Алып баручы: Ә уңыш уссен өчен куп яңгыр яварга кирәк

Көзге җил исә,

Кыраулар төшә.

Кар белән яңгыр

Бергә тартыша

Бию: “Яңгыр астында бию”

Алып баручы: Кадерле дуслар! Уңыш бәйрәмебезне уныш бабайдан башка бәйрәм итсәк, күңелле булмас.

Уныш бабай:

Көннәр инде салкынайды,

Уңышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы.

Мин уңыш бабагыз җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп тордым. Бүгенге бәйрәм – сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм.

(Музыка. Бии, бии яшелчәләр керә. )

Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.                                                                                                                                               

Бию:”Огородный хоровод”                                                                                                                     

Алып баручы: Әйе, балалар менә без мул уңышны җыеп алдык. Хәзер уен уйнап алырбыз.

Уен:“Яшелчәне хәм җиләк җимешне аер”

А.б: Бүген сез үзегезнең җитезлегегезне, уңганлыгыгызны күрсәттегез. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер сезгә “Уныш бабай” үзенең алып килгән күчтәнәчләрен өләшер.

Уңыш бабай : (Балаларга кишерләр өләшә)

Алдагы көннәрегездә

Телимен мин уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

А.б: Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_babayda_kunakta.docx15.21 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет  учреждениесе

“Уныш бабайда кунакта”

(Уртанчылар төркемендә көз бәйрәме)

                                                 

Тәрбияче: Солтанова Г.Г

-2022-

“Уңыш бабайда кунакта”  (Уртанчылар   төркеме )                                           Максат: Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар,биюләр,уеннар  аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән, балалар (уңыш бабай,  кәбестә, суган, кабак, кишер, чөгендер, помидор, кыяр битлекләр

Алып баручы: Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Чөнки, балалар, барлык яшелчә, җиләк-җимешләр көз көне өлгерә. Көз безгә уныш, муллык алып килә.

А.Б.: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Әйдәгез көз турындагы шигырләребезне сөйлибез.7 бала шигырь сөйли:

Алып баручы.

Көз килде, көз килде,

Уңышы да куп булды.

Көзге муллык базларны,

Амбарларны тутырды. 

- Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсезме? Көз – басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул.                       Җыр:”  Көз”                                                                                                                                                                 Шигырьләр:

 Алып баручы: Ә уңыш уссен өчен куп яңгыр яварга кирәк

Көзге җил исә,

Кыраулар төшә.

Кар белән яңгыр

Бергә тартыша

Бию: “Яңгыр астында бию”

Алып баручы: Кадерле дуслар! Уңыш бәйрәмебезне уныш бабайдан башка бәйрәм итсәк, күңелле булмас.

Уныш бабай:

Көннәр инде салкынайды,

Уңышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы.

Мин уңыш бабагыз җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп тордым. Бүгенге бәйрәм – сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм.

(Музыка. Бии, бии яшелчәләр керә. )

Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.                                                                                                                                                Бию:”Огородный хоровод”                                                                                                                     Алып баручы: Әйе, балалар менә без мул уңышны җыеп алдык. Хәзер уен уйнап алырбыз.

Уен:“Яшелчәне хәм җиләк җимешне аер”

А.б: Бүген сез үзегезнең җитезлегегезне, уңганлыгыгызны күрсәттегез. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер сезгә “Уныш бабай” үзенең алып килгән күчтәнәчләрен өләшер.

Уңыш бабай : (Балаларга кишерләр өләшә)

Алдагы көннәрегездә

Телимен мин уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

А.б: Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әби белән бабайда кунакта.

кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,мөйтәкыйль фикер йөртә белүне үстерү,туган авылга,туган якка мәхәббәт,чисталык,пөхтәлек,үз эшенә хөрмәт тәрбияләү....

Уңыш бабайда кунакта

Көз бәйрәменә бәйрәм сценариесе....

"Уңыш бабайда кунакта"

                          “ Уңыш бабайда кунакта”...

"Уңыш бабайда кунакта"

                          “ Уңыш бабайда кунакта”...

Конспект "Бабайда кунакта"

Конспект "Бабайда кунакта"Рус торкеменэ йоруче 6-7 яшьлек балалар очен "Татарча сойлэшэбез" УМК буенча шогыль конспекты...

"Уңыш бабайда кунакта"

Балаларны  татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан "Уңыш бабайда кунакта" дигән бәйрәм уздырылды....

"Әби белән бабайда кунакта"/Өлкәннәр көненә багышланган сценарий/

/Катнаш төркем балалары белән өлкәннәр көненә багышланган   күңел ачу программасы/Малайлар ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй кигәннәр. Кызлар күлмәк, алъяпкыч, калфаклар кигәннәр.Җиһазлау: тат...