"Теле барның - иле бар"
консультация

Идрисова Гульназ Рафиковна

"Теле барның - иле бар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Теле барның - иле бар"64.36 КБ

Предварительный просмотр:

"Теле барның - иле бар"

Татар теле ... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган,  Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга – суларга салсалар да исән калган, иң – иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, баш имәгән татар теле.

   Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-аналар сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

   Балалар бакчасында туган телдә сөйләм формалаштыру, камилләштерү балаларга үз туган теленең матурлыгын кодрәтен аңларга, аны яратырга, халкыбызның рухи һәм иҗади байлыгын, чын тарихы белән белән кечкенәдән үк кызыксыну уятырга ярдәм итә. Ә камилләшкән бәйләнешле сөйләм – эчтәлекле, логик эзлекле дөрес сөйләм, уй-фикерне ачык һәм төгәл итеп белдерә алу чарасы ул.

   Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, тәрбия коралы итеп караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп “ туган тел – матур тел”, “әткәм-әнкәмнең теле” дип атаган. Балаларыбызны үз илебездә - үз телебездә уйларга, аралашырга, сөйләшергә өйрәтү – милли балалар бакчаларының һәм ата-аналарның иң мөһим уртак бурычы ул.

Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы  дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды. Татарстан Республикасы  Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Киләчәк” сериясенә караган яңа укыту-методик комплектлары, аларны гамәлгә кую эшчәнлеген җәелдерү проблемаларына багышланган махсус “түгәрәк өстәл”артында  сөйләшү  үткәрелде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия во второй младшей группе на тему: "Мое тело. Знание о частях тела и органах чувств" (образовательная область "ЗДОРОВЬЕ")

Организационный момент с помощью игры "Назови ласково"Основная часть: Отгадывание загадок о частях тела. Рассматривание на картинке. Беседа о значимости их для человека.  Проведение игр "Чудесный...

Методическая разработка занятия по развитию речи и звукопроизношению "Приключения медвежонка Барни".

Методическая разработка занятия по развитию речи и звукопроизношению «Приключения медвежонка Барни».Занятие рекомендовано для детей старшей логопедической группы.Тема занятия: "Посуда". Звук С....

ТЕЛЕ БАРНЫҢ - ИЛЕ БАР

ТЕЛЕ БАРНЫҢ - ИЛЕ БАР    Туган тел ул халыкның гомерлек юлдашы, терәк - таянычы, шатлык -юанычы, ананың балага биргән иң зур хәзинәсе. Туган тел үзенә халыкның зирәк акылын, рухи ...

Конспект занятия в подготовительной группе компенсирующей направленности: «Волшебная школа медвежонка Барни»

Конспект занятия в подготовительной группе компенсирующей направленности: «Волшебная школа медвежонка Барни»Коррекционно – образовательные цели:- Закрепление представлений о диких животных;- Уточнение...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...

теле барның-иле бар

конспект нод...

"Хезмәте барның-хөрмәте бар"

Балаларны шәхес итеп тәрбияләгәндә, аларның бер-берсе белән аралашуы ярдәм итә. Мөстәкыйль бергә башкарылачак эшне планлаштыру, үзара бурычларны бүлешү, педагоглар белән генә түгел, башка олы кешеләр ...