ТЕЛЕ БАРНЫҢ - ИЛЕ БАР
методическая разработка по развитию речи (младшая группа) по теме

Хабибуллина Гульнур Равгатовна

 

ТЕЛЕ БАРНЫҢ - ИЛЕ БАР
 

   Туган тел ул халыкның гомерлек юлдашы, терәк - таянычы, шатлык -юанычы, ананың балага биргән иң зур хәзинәсе. Туган тел үзенә халыкның зирәк акылын, рухи мирасын, гореф - гадәтен сыйдырган. Шуңа күрә бүгенге көндә үсеп килүче сабыйларны халкыбыз традициясе үрнәгендә, ана телендә тәрбияләүгә зур игьтибар бирелә. Бу эшне никадәр иртәрәк
башласаң, бала шәhес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, үз халкын сөя белүче булып үсәчәк.
   Телнең бай мөмкинлекләреннән файдаланып бала күңеленә матурлык игелеклелек, инсафлылык орлыклары чәчү hәрбер ата-ананың, тәрбиячеләрнең мөhим бурычы.
   Балаларга тумыштан якын, аңлаешлы бишек җырлары, юаткычлар, мавыктыргычлар иксез-чиксез рухи дөньяга алып керүче, аның асылы белән таныштыручы хәзинә булып торалар, сөйләм культурасына нигез салалар.
   Төрле шөгыльләрдә, уеннарда, көндәлек тормышта кулланырга мөмкин булган әйтем-мәкальләр, табышмаклар, санамышлар баланың акылын, зирәклеген үстерүгә, фикерләү сәләте формалашуга ярдәм итәләр.
   Халык педагогикасы элек-электән балаларны зирәк кисәтү, тыюлар, үгет-нәсихәт аша тәртипкә өйрәткән, гаделсезлектән, тәртипсезлектән тыйган.
   Тәрбиянең нигез ташы гаиләдә: hәр гаилә халык тәрбиясенең күркәм, бай хәзинәсе тормыш сынавы үткән чараларын балаларга бирә алса, алар олыларга игьтибарлы, хезмәт сөюче, намуслы, белемле, илен, телен, милли йола-традицияларен ихтирам итүче чын алмашчылар булып үсәрләр.
 

 

 Ана теле иң тәмле тел,
Ана теле иң матур тел
    Тәмле дип, телен йотма,
Татар телен онытма ...

 

           И, ГАЗИЗ ТУГАН ТЕЛЕМ…
 

 Бала табигате белән шаян, шук, җитез булырга тиеш. Ул шаярмыйча, сөйләшмичә, көлмичә, уйнамыйча тора да алмый. Менә шул минутларны нәтиҗәле итеп үткәрү, балаларны ике телдә дә сөйләшергә, уйларга өйрәтү балалар бакчасы тәрбиячеләренең төп бурычы. Билгеле булганча, бала 3-7 яшьтә телләрне җиңелрәк үзләштерә. Шул форсаттан файдаланып, 3 яшьтән башлап татар сөйләм телен үстерү эшен башлыйбыз. Балага телне шөгыль вакытында гына өйрәтеп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә, балалар бакчада үткәргән hәр минутны татар сөйләмен үстерүгә багышларга тырышабыз. Балалар белән аралашканда тавышның интонациясе hәм мимика зур әhәмияткә ия. Шуларга таянып алар синең сөйләмең белән кызыксына hәм сөйләм телен аңларга тырыша. Кечкенәләр төркемендә бала күбрәк тәрбияче белән генә аралашса, уртанчыларга җиткәч, үзара күп сөйләшә башлыйлар. Режим вакытларында татар телендә шигырьләрдән өзекләр, табышмаклар, дүртьюллыклар куллану зур нәтиҗә бирә.
   Балаларның сөйләм телен үстерү hәм баетуда хәрәкәтле уеннар зур роль уйный. Чөнки уенннарда актив катнашыр өчен уен кагыйдәсен, аларның сүзләрен белергә кирәк. Сюжетлы - рольле уеннар вакытында балаларның сүз байлыгы аермачык куренә. Тел өйрәнүдә өстәл өсте уеннары, дидактик уеннар зур роль уйный. Һәр уен никадәр төрлерәк hәм таләпләргә бай булса, тәрбияче шулкадәр күп төрле максатка ирешәчәк.
   Кайсы гына бала альбомнар, рәсемле китаплар карарга яратмый икән? Бу эш тел өйрәнүнең аерылгысыз өлеше. Тәрбияче әйтә бара, бала кабатлый. Мәктәпкәчә яшьтәге hәр төркем бала чактан ук таныш әкиятләр белән. Әкиятләр беренчедән ана теленә мәхәббәт тәрбияли, икенчедән, сабыйлар әкият геройлары белән якынрак танышалар, үзләрен артистлар итеп хис итәләр, әкияттәге тискәре hәм уңай геройларны дөрес аерырга өйрәнәләр. Шулай итеп көндәлек тормышта, дәресләр вакытында ана телендә әдәби әсәрләр, шигырьләр, татар халык авыз иҗаты әсәрләре өйрәнү - сөйләм телен үстерүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.
 

Укысыннар, бар да белем алсын
Туган телем - татар телендә.
Туган телен сөйгән кеше генә
Бәхет яулый туган илендә.
Күрсәтсеннәр иде, теләгем шул,
Татар теленең бөек икәнен.
Их, күрәсе иде барысының да
Милләтенә хезмәт иткәнен.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия во второй младшей группе на тему: "Мое тело. Знание о частях тела и органах чувств" (образовательная область "ЗДОРОВЬЕ")

Организационный момент с помощью игры "Назови ласково"Основная часть: Отгадывание загадок о частях тела. Рассматривание на картинке. Беседа о значимости их для человека.  Проведение игр "Чудесный...

Методическая разработка занятия по развитию речи и звукопроизношению "Приключения медвежонка Барни".

Методическая разработка занятия по развитию речи и звукопроизношению «Приключения медвежонка Барни».Занятие рекомендовано для детей старшей логопедической группы.Тема занятия: "Посуда". Звук С....

Конспект занятия в подготовительной группе компенсирующей направленности: «Волшебная школа медвежонка Барни»

Конспект занятия в подготовительной группе компенсирующей направленности: «Волшебная школа медвежонка Барни»Коррекционно – образовательные цели:- Закрепление представлений о диких животных;- Уточнение...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...

теле барның-иле бар

конспект нод...

"Теле барның - иле бар"

quot;Теле барның - иле бар"...

"Хезмәте барның-хөрмәте бар"

Балаларны шәхес итеп тәрбияләгәндә, аларның бер-берсе белән аралашуы ярдәм итә. Мөстәкыйль бергә башкарылачак эшне планлаштыру, үзара бурычларны бүлешү, педагоглар белән генә түгел, башка олы кешеләр ...