Борынгыдан килгән түбәтәй (Танып белү эшчәнлеге)
материал (средняя группа)

Гасимова Раиля Гарафутдиновна

Максат: Татар милли баш киеме - түбәтәйнең үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен баету.

Тәрбия бурычлары: Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну, зәвык белән киенү теләге тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның игътибарын, хәтерен, аралаша белү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларның түбәтәй милли баш киемен аера һәм әйтә белүләренә ирешү, лалә, яфрак мотивларын танырга ярдәм итү.

Белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: Сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, физик, нәфис-нәфасәти үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: Әңгәмә, уеннар, күрсәтмә материал, техник чаралар куллану, сорауларга җавап бирү, матур әдәбият куллану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tanyp_belu_eshchnlege_boryngydan_kilgn_tubty.docx146.09 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

 муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

“Түбән Ушмы балалар бакчасы”

Танып белү эшчәнлеге

Тема: “Борынгыдан килгән түбәтәй

(уртанчылар төркеме)

Гасимова Раилә Гарәфетдин кызы

https://salammagazin.ru/upload/iblock/e14/e144c6ccec2d5d6065cc500f501b45a0.jpeg

2022 ел

Максат: Татар милли баш киеме - түбәтәйнең үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен баету.

Тәрбия бурычлары: Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну, зәвык белән киенү теләге тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның игътибарын, хәтерен,аралаша белү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларның түбәтәй милли баш киемен аера һәм әйтә белүләренә ирешү, лалә, яфрак мотивларын танырга ярдәм итү.

Белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: Сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, физик, нәфис-нәфасәти үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: Әңгәмә, уеннар, күрсәтмә материал, техник чаралар куллану, сорауларга җавап бирү, матур әдәбият куллану.

Җиһазлау: Сандык, түбәтәй, бизәк өлгеләре, проектор, экран, ИКТ уен, балаларга түбәтәй өлгеләре, аны бизәү өчен материал: төсле кәгазь, савытлар, салфеткалар.

Сүзлек өстендә эш: Серле, сандык, түбәтәй, яфрак, лалә, түбәтәй чигүчеләр.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле

2.Төп өлеш.

1.Сәяхәтчеләр турында әңгәмә.

2. Сюрприз.

 3.Сорауларга җавап табу.

3. Практик өлеш.

1. “Түбәтәй” уены.

2. Түбәтәйгә милли бизәкләр ябыштыру.

3. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче балалар белән бергә залга керә

Тәрбияче: Хәерле көн миңа да,

                    Хәерле көн сиңа да,

                    Хәерле көн сезгә дә,

                    Хәерле көн һәммәбезгә дә! (1 слайд)

Тәрбияче: Сез барыгыз да шундый матурлар, батырлар. Әйдәгез үзегезнең дуслыгыгызны кәрсәтегез әле.( кулга-кул тотынышып уртага киләләр)  Балалар, кәефләрегез ничек? Ә сез беләсезме, бүген сәяхәтчеләр көне. (2 слайд) Кемнәр алар сәяхәтчеләр? (Балалар фикерен тыңлау). Әйе, алар бик кыю, күп белемле, зирәк, тапкыр кешеләр.  Кемнең сәяхәтче буласы килә? Бүген без үткәнгә сәяхәт итәрбез, ә анда бару өчен безгә “вакыт машинасы” ярдәм итәр.(3 слайд)

Тәрбияче: Урыннарга урнашыйк, куркынычсызлык каешларын эләктерик. Сез әзерме?  

Балалар: Әйе, без әзер.

Тәрбияче: Балалар, сәяхәткә кузгалыр өчен “матур” сүзләрне искә төшерергә кирәк икән бит. Нинди сүзләр беләсез? (балаларның җавабы) Менә безнең машинабыз кузгалып та  китте. Матур сүзләр нинди тылсымлы көчкә ия икән бит.

Тәрбияче:Балалар, карагыз әле бу нәрсә икән? (5 слайд)

Балалар: Сандык . (сандык сүзен кабатлату)

Тәрбияче: Әйе бу серле сандык. Аның эчендә нәрсә бар икән?! Беләсегез киләме?

Балалар: Әйе, бик килә.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, әлеге сандыкның йозагы да юк.  Ә ничек аны ачарга икән соң? Әйдәгез берәр ярдәмлек эзләп карыйк әле.

( Балалар хат табалар.  Тәрбияче хатны алып укый. “ Әлеге йозакны ачар өчен сезгә табышмакларга җавап табарга, биремнәр үтәргә кирәк”)

Тәрбияче:  

-Су анасынын карак малай нәрсәсен урлаган ....?(6 слайд) (алтын тарагын) ( 7 слайд)

- Әминә елый үкереп .... суга төште диеп?(8 слайд) (туп) (9 слайд)

-  Кем эшләми шул..... (10 слайд)(ашамый) (11 слайд)

Сандык ачыла . Эченнән 4 түбәтәй чыга. (12 слайд)

Балалар:саныйлар, төсләрен әйтәләр, бизәкләрен карыйлар. (13 слайд)

Тәрбияче: Түбәтәй сәйлән белән чигелгән. Түбәтәйләрне язның беренче чәчәкләреннән саналган лалә чәчәге белән дә бизәп чигәләр. Ул чәчәк үзгәреш, яңарыш мәгънәсен үз эченә алган. Шулай ук яшел сәйлән белән яфрак төшерелгән .Шушындый матур бизәкләр төшерелгән түбәтәйләрне ир-егетләр бик теләп киеп йөриләр.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез менә шушы матур түбәтәй белән уен уйнапалабыз, түгәрәккә басыйк әле.(“Түбәтәй уены”)

Түп, түп, түбәтәй

Түбәтәем укалы,

Укалы түбәтәем

Менә кемдә туктады.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле без дә шушындый матур түбәтәй ясап карыйк. Без бүген сезнең белән түбәтәй чигүчеләр булабыз. Балалар сез ризамы?

Балалар: Әйе, риза.

Өстәл янында. Тәрбияче: Без сезнен белән хәзер татар халкынын милли бизәкләре белән түбәтәй бизәрбез.

Тәрбияче:Карагыз эле нинди матур түбәтәйләр килеп чыкты. Балалар, сезгә түбәтәй чигүчеләр булу ошадымы?  Бүгенге сәяхәтебезнең истәлеге шушы түбәтәйләр булыр. Вакыт машинасы безне юлга чакыра, бакчабызга кайтырга ашыгыйк, урыннарга утырыйк. Куркынычсызлык каешларыгызны эләктердегезме? (14  слайд).

Тәрбияче:Менә без кабат бакчабызда. Балалар без бүген нинди яңалык белдек? Сәяхәтебез турында сез кемнәргә сөйләрсез? Түбәтәйләрегезне кемнәргә күрсәтерсез? Өегезгә кайткач ниләр турында сөйләрсез?(Балаларның фикерләрен тыңлау) Рәхмәт балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү”

Максатлар:1    10 га кадәр туры һәм кире санау күнекмәләрен ныгыту.2       Атна, ай һәм көн исемнәрен искә төшерү һәм ныгыту.3...

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге

Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...

“Шаккатмалы һава” Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән эксперименталь танып белү эшчәнлеге

Әлеге эксперименталь эшчәнлектә зурлар төркеме балаларының «һава» турындагы белемнәре системалаштырылды, камилләштерелде, уйлау-фикерләү сәләтләре үсте....

Танып белү эшчәнлеге.

Тема: җэнлекләр урманда яши. Кечкенәләр төркемендә ачык занятие....

Танып белү эшчәнлеге.

Тема: Бу мин. Балаларның  гәүдә өлешләре турындагы белемнәрен ныгыту....