Танып белү эшчәнлеге.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Тема: Бу мин. Балаларның  гәүдә өлешләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tanyp_belu_eshchnlege_shogylen_konspekt.docx18.59 КБ

Предварительный просмотр:

        Татарстан РеспубликасыКайбыч муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Кайбыч авылы ”Миляшкай” балалар бакчасы

              Танып белү эшчәнлеге.

                   Тема:Бу-Мин.

            (беренче кечкенәләр төркеме)

                                    Тәрбияче: Гомәрова Р.Ф.

                                                                               2017 ел

                                                                                                                                                                           Максат: организм һәм аның өлешләре турында балаларда күзаллау формалаштыру,үзләрен бербөтен итеп кабул итәргә өйрәтү, гәүдә өлешләре турында белемнәрен ачыклау һәм ныгыту; гәүдә өлешләренең атамалары (баш,күзләр,колаклар,борын.авыз,тешләр,чәч,куллар, аяклар) хисабына балаларның сүзлеген активлаштыр. Үзеңне, гәүдә өлешләреңне ярату,игътибарлы булу,культура-гигиена күнекмәләрен үтәү теләге тудыру.

Җиһазлар: шәрә курчакнын тәмамланмаган рәсеме, һәр балада кече форматтагы шундый ук рәсем, мольберт,”тылсымлы тартма”.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче балаларга тылсымлы тартманы күрсәтә.

Тәрбияче: Балалар,карагыз әле,Йомшаккай безгә “тылсымлы” тартма алып килгән. Карыйк әле,нәрсә бар икән тартма эчендә? (тәрбияче тартмадан курчак ала).Бу нәрсә? (курчак). (күмәк һәм индивидуаль

кабатлаулар).Балалар, бүген бездә кунакта Алсу исемле курчак. Курчакны карыйк әле. Бу нәрсә?    (курчакның башын күрсәтә). (Баш). (Активлаштыру). Курчакның башында нәрсәләр бар?(чәче, кузләре,борыны,авызы,колаклары).       Ә  бу нәрсә?  (курчакның гәүдәсе). (Активлаштыру). Гәүдәдә нәрсә бар?(эч).Курчакның тагын нәрсәсе бар? (кулларына күрсәтә) (куллары).(Активлаштыру).Курчакның тагын нәрсәсе бар? (аякларына күрсәтә). Бу нәрсә? (аяклар).(Активлаштыру).

Балалар , минем күршемдә Азат исемле малай яши.Ул балалар бакчасына йөрми, шуңа күрә куп нәрсәне белми.Ул бер рәсем ясый башлаган, ләкин ясап бетерә алмаган.Азат рәсемне сезгә күрсәтергә кушты. Сез Азатка рәсемне ясап бетерергә ярдәм итәрсезме? Әйдәгез, Азатка ярдәм итик,булышыйк әле. Булышабызмы?(Рәсем  мольбертка эленгән.Тәрбияче баш өлешен,борын, күзләр, авыз,колакларын ясый һәм балалардан :”Мин нәрсәләр ясадым?”-дип сорый) (Борын) (Активлаштыру).Үзегезнең борыныгызны күрсәтегез әле.Булдырдыгыз.Бу нәрсә?(курчакның күзләренә күрсәтә).  (Күзләр). (Активлаштыру). Күзләрегезне күрсәтегез әле.Алар безгә ни өчен кирәк?(Күрер өчен).Мин нәрсә ясыйм?(Тәрбияче курчакның авызына күрсәтә). Дөрес ,балалар,мин курчакның авызын ясадым.(Активлаштыру). Сез дә үзегезнең авызыгызны күрсәтегез әле.Булдырдыгыз! Мин нәрсә ясыйм?(Тәрбияче курчакның колакларына күрсәтә).Дөрес,балалар,мин курчакның колакларын ясадым.(Активлаштыру).Сез дә колакларыгызны күрсәтегеә әле.      Булдырдыгыз!          Бу      кучакның нәрсәсе?     (Гәүдәсе).  (Активлаштыру). Гәүдәдә нәрсә бар? (Эч).Күрсәтегез әле үзегезнең эчегезне.Эч нинди,    тотып карагыз әле?(Йомшак). Әйдәгез, эчегезне кулларыгыз белән сыйпагыз әле,менә шулай.Ул сезнең яратканны тойсын. Курчакнын тагын нәрсәләре бар?(кулларына күрсәтә). (Куллары).(Активлаштыру).Сездә кулларыгызны күрсәтегез әле.(Күрсәтәләр).Куллар безгә ни өчен кирәк?(Эйбер тотар өчен, ашар өчен, уйнар өчен, бер- беребезне юату өчен).Курчакның тагын нәрсәсе бар?.(Курчакның аягына күрсәтә).Бу нәрсәләр? (Аяклар).(Активлаштыру).Аякларыгызны күрсәтегез әле.(күрсәтәләр). Аяклар безгә ни өчен кирәк?(йөрү өчен,йөгеру өчен, сикерү өчен).(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).Әйдәгез сикереп күрсәтегез әле! (Балалар сикерәләр).Менә курчакның бөтен өлешләрен  дә ясап бетердек. Мин бу рәсемне Азатка бирермен.Азат шатлансын әле.Балалар, әйдәгез, тагын бер кат әйтеп чыгыйк һәм күрсәтик әле(Тәрбияче тән өлешләрен атый һәм күрсәтә,балалар кабатлыйлар). Балалар ,үзебездә күрсәтик һәм кычкырып кабатлыйк әле:” Бу –минем башым.Бу- минем чәчем. Бу- минем колакларым. Бу- минем  күзләрем. Бу- минем борыным. Бу- минем авызым. Бу- минем гәүдәм. Бу- минем кулларым. Бу- минем аякларым. Бу –мин! Мин үземне яратам.(Тәрбияче үз-үзен куллары белән кочаклый ,балалар шуны кабатлыйлар).Мин үземне бик яратам һәм саклыйм.Мин һәрвакыт сәламәт.Шуна күрә мин көн саен битемне,күзләремне,колакларымны юам,тешләрне чистартам. Балалар, әйдәгез хәзер бергәләп “Бу- мин” җырын җырлыйк әле.

Менә борыным,                     Тезелгән тешем

Бу-минем кашым,                  Өч бөртек кенә.

Күзем ,колагым,                     Кулны күтәрсәм-

Ә менә башым.                      Аяк тыпырдый:

Авызым ачсам ,                      Үзеннән-үзе

Телем күренә.                          Биергә сорый.

Балалар ,сез булдырдыгыз.(балалар кул чабалар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү”

Максатлар:1    10 га кадәр туры һәм кире санау күнекмәләрен ныгыту.2       Атна, ай һәм көн исемнәрен искә төшерү һәм ныгыту.3...

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге

Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...

“Шаккатмалы һава” Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән эксперименталь танып белү эшчәнлеге

Әлеге эксперименталь эшчәнлектә зурлар төркеме балаларының «һава» турындагы белемнәре системалаштырылды, камилләштерелде, уйлау-фикерләү сәләтләре үсте....

Танып белү эшчәнлеге.

Тема: җэнлекләр урманда яши. Кечкенәләр төркемендә ачык занятие....

Борынгыдан килгән түбәтәй (Танып белү эшчәнлеге)

Максат: Татар милли баш киеме - түбәтәйнең үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен баету.Тәрбия бурычлары: Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну, зәвык белән киенү теләге тәрбияләү.Үстерү бур...