Презентация "Ташлыгым - горурлыгым"
презентация к уроку (старшая, подготовительная группа)
Масштабный краеведческий проект дошкольного образовательного учреждения
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 2.27 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Проектның актуал ь леге Туган як, туган почмак һәр кеше тормышында аерым бер зур , якын , кадерле урын алып тора. Үз авылыңны , аның тарихын , атаклы , дәрәҗәле шәхесләрен , халыкның гореф-гадәтләрен белү бик мөһим . Кечкенәдән балалар аңларлык итеп туган ил, туган авыл турында сөйләп, тарихи вакыйгалар белән таныштырып; аны яратырга, сокланырга, горурланырга өйрәтеп, авыл тормышы белән даими кызыксындырып торсак-балаларда әхлаки-патриотик тойгылар формалашыр; табигатькә, туган якка, татар халкының йолаларына, сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләнер, бала туган илнең лаеклы гражданины булып үсәр, аларның кечкенә йөрәкләрендә туган илгә карата мәхәббәт очкыннары кабыныр.
Проектның максаты: - тарихи төбәкне өйрәнү , аның тарихи үткәне турында материаллар туплау ; - балаларда авыл тарихы турында күзаллау булдыру ; - балаларда туган төбәгенә , аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам тәрбияләү ; - авылыбыз тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү һәм эзләнү күнекмәләрен формалаштыру . - рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү . Проектның бурычлары: - балаларның танып-белү күнекмәләрен , кызыксынуларын үстерү ; - балаларда үз халкына , тарихына , гореф-гадәтләренә , мәдәниятенә карата кызыксыну уяту , үз милләте тарихына , яшәешенә битараф булмаска өйрәтү ; - балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү ; - балаларда иҗат итү омтылышы уяту ; - экскурсияләр үткәрү ; - авыл тарихын , авылыбызның күренекле шәхесләрен ачыклау ; - күркәм йолалар , борынгы гореф-гадәтләрне яңарту максатыннан халык – авыз иҗаты туплау . Проектта катнашучылар: 5-7 яшьлек балалар, тәрбиячеләр , музыка җитәкчесе Проектның со циаль партнерлары : Ташлык авылы китапханәсе , авыл музее, мәчете , мәдәният йорты , әти-әниләр , авыл кешеләре
№ Эшчәнлек тәртибе Т ә рбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйл ь эшчәнлеге Әти-әниләр эшчәнлеге 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. 8. Тематик шөгыл ь: « Ташлыгым – горурлыгым » Әңгәмә - Үткәннәргә сәяхәт - Күренекле якташларыбыз - Авыл тарихы - Туган ягым - туган төбәгем - Челтер – челтер ага авылымның Таш чишмәсе - Туган ягым – яшел бишек – табигатькә сәяхәт - Мәчет – изге урын Авыл буенча экскурсия “Истәлекле урыннар” Музейга бару Фотокүргәзмә “Авылымның матур урыннары” Дидактик уеннар: “Истәлекле урыннар” “Кисәкләрне җый” Китаплар, ал ь бомнар, рәсемнәр карау; үстерешле диалог Сәнгат ьле итеп, хәрәкәтләр белән сөйләп карау Китаплар, ал ь бомнар, рәсемнәр карау; үстерешле диалог Истәлекле урыннар, күренекле шәхесләр турында тасвирлап сөйләү Музей белән танышу, музей экспонатларын карау Яттан шигыр ь не сөйләргә өйрәнү Рәсем ясау Дидактик уеннар: “Истәлекле урыннар” “Кисәкләрне җый” Рәсем ясау Авылыбызны ң тарихы, истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре турында материал туплау Экскурсия оештыруда ярдәм Күргәзмә оештыруда ярдәм итү Экскурсия оештыруда ярдәм “Ташлыгым – горурлыгым” айлыгына перспектив-тематик план
Беренче тукталыш: Ташлык авылы Түбән Кама шәһәреннән 21 км ераклыкта мул уңдырышлы болыннары, җырлы чишмәләре, хезмәт сөюче, тырыш уңган кешеләре белән дан тоткан Ташлык авылы урнашкан. Авыл ни өчен шулай аталган соң? Бу хакта шундый риваять бар. Моннан бик күп еллар элек, Мамадыш яыннан безнең якларга өч кеше килеп урнаша. Һәм иске авыллары хөрмәтенә Ташлык дип йөртә башлыйлар. Белеп сайлаганнар шул. Авылыбызның табигате бик матур, урнашкан урыны да ям ь ле һәм уңайлы. Ә авыл уртасыннан бормаланып-бормаланып инеш ага.
« Тансылу » балалар бакчасы Һәйкәл Мәдәният йорты Китапханә Ташлык буасы Мәчет Икенче тукталыш: Истәлекле урыннар Олы кешеләрдә горурлык хисе, шатлык һәм куаныч өстәп, авылыбыз уртасында яңа мәчет, һәйкәл, китапханә, мәдәният йорты, балалар бакчасы балкып тора. Алар янәшәсендә авылыбыз буасы.
1982 елда балалар бакчасы төзелә 1967 елда төзелгән клуб 1922-1924 елларда төзелгән мәчет 1970 елда китапханә ачыла
Саф суын эч, читләп узма Ташлыкның Ташчишмәсен Чишмә кебек җырлап яшик, Башка кайгы төшмәсен! Разил Вәлиев Иске Таш чишмә Яңа Таш чишмә Өченче тукталыш : Таш чишмә Авылыбыздан ерак түгел иң кадерле, саф сулы, шифалы Таш чишмәбез бар. Борын-борынгыдан чишмә кадерле җир булган. Бары чишмә чыккан җирдә генә яңа тормыш корып җибәргәннәр. Авыл халкы чишмәгә суга төшкән, чишмә буенда яшьләр кичке уенга чыкканнар. Ә без исә бу байлыкны, матурлыкны сакларга тиешбез.
Дүртенче тукталыш : Музей Бөтен хәтирәләрне, хәзинәләрне үз эченә җыйган урын ул безнең Ташлык авылы музее. Музей икегә бүленгән. Бер ягында борынгы көнкүреш әйберләре һәм авылыбызның алдынгы хезмәтчәннәре почмагы .
Авылымны ң күренекле кешеләре Икенче бүлмәсендә танылган шәхесләр почмагы урын алган . Күренекле язучы, шагыйр ь, җәмәгать эшлеклесе , Г.Тукай һәм М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Разил Вәлиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, режиссер, юмор остасы, күп җырлар авторы Алмаз Хәмзин, көрәшче, самбо һәм дзюдо буенча дөн ья чемпионы, спорт ветераны Кираметдин Кәлимуллиннар һәм башка танылган кешеләр.
Бишенче тукталыш : Милли хәзинә Бабаларыбыз чын осталар булганнар . Агачка , калайга төрле бизәкләр төшергәннәр . Балта осталарын халык элек-электән хөрмәт иткән , алар зур дәрәҗәле кешеләр булганнар Гыйлаҗетдинов Сәхбетдин бабай ясаган тәрәзә өлгеләре , Нуретдинов Раиф бабай ясаган капкалар әле һаман авыл өйләрен бизәп тора. . Мостафин Рөстәм әтисеннән мирас итеп , читән үрү осталыгын үзләштергән . Менә бүгенге көндә дә Рөстәмнең ишегалдын шушындый читәннәр бизи .
Исмәгыйлева Диләрә апаның чигелгән кулъяулык , ашъяулык , мендәр тышлары , картиналары . Илгизә әби чигешләрен күрсәтә Әбиләребез чигү чиккән : сөлгеләргә , ашъяулыкларга , пәрдәләргә , киемнәргә төсле җепләр белән матур бизәкләр төшергәннәр .
Көтелгән нәтиҗәләр Проект дәвамында Ташлык авылы , аның күренекле шәхесләре , истәлекле урыннары турында әти-әниләр ярдәме белән зур материал тупланды . Бик күп уеннар , халык авыз иҗаты , гореф-гадәтләре һәм күренекле шәхесләребезнең иҗаты белән таныштык . Эшебезне дәвам итеп, бакчабызда “Халкым мирасы” мини-музее булдырдык.
Көтелгән нәтиҗәләр Авылыбызның бер урамы Разил Вәлиев исемен йөртә Разил Вәлиевнең туган йортына сәяхәт кылдык . Балалар « Халкым мирасы » мини- музеенда экскурсиядә
Кулланылган әдәбият 1. Кояшлы җыр: балала өчен җырлар/Разил Вәлиев. – Казан: Татар. кит.нәшер., 2008. 2. Сүзләрдән дисбе: Шигырьләр, җырлар.- Казан: Татар.кит.нәшер., 1996. 3. Бер алманы бишкә бүләек: Җырлар.- Казан: Татар.кит.нәшер., 1992. 4. Мортазин Ф.С., Хәмзин А.Н. Мәктәп балалары өчен җырлар.- Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2000. 5. Ташлык авылының нәсел тамырлары. Ташлык авылы китапханәсе. Хәмзин Айбулат эше. 6. Музейда сакланган материаллар. 7. Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләре сөйләмнәре.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Этием- горурлыгым.
Сценарий посвященный ко дню защитника Отечества. Дети поздравляют своих пап песнями , плясками , читают стихи. Проводиться конкурсы для мальчиков и для пап...
"Әтием-горурлыгым минем"
Әтилэр көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценарие....
Сценарий к 23 февралю : "Әтием- горурлыгым."
Әтием- горурлыгым.Кичәдә әтиләр һәм балалар катнаша.1 нче бүлек: Балаларның котлавы.2 нче бүлек: “Ягез әле, әтиләр” конкурсы.Балалар музыка астында залга керәләр.А.Б.Байрак элдек без бүген...
"Милләтемнең горурлыгы - Тукай туган бу айда!"
Сөекле Тукаебызны бер кайчан да истән чыгармыйбыз! Аны яратабыз! Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез....
"Әтием-горурлыгым"
спортивно-развлекательный вечер, с участием пап....

Миллэтемнен горурлыгы - Тукай туган бу айда!
“Милләтемнең горурлыгы – Тукай туган бу айда!1 алып баручы: Әкиятләреңдәге ШүрәлеләрКырлаеңда яши бүген дә.Шигырь чишмәләрен җырга күчепЯши сандугачлар телендә.Ничә буын сине иң кадерлеБер кешесе итеп...
Әтием - горурлыгым минем
Әтиләр бәйрәмен үткәрү өчен сценарий...
