Сценарий к 23 февралю : "Әтием- горурлыгым."
методическая разработка (средняя группа) по теме

 

Әтием- горурлыгым.

Кичәдә әтиләр һәм балалар  катнаша.

1 нче бүлек: Балаларның котлавы.

2 нче бүлек: “Ягез әле, әтиләр” конкурсы.

Балалар музыка астында залга керәләр.

А.Б.Байрак элдек без бүген урамга,

Кыю солдатлар көне булганга.

Әйдә, зур бәйрәм , шатлык белән кил,

Сине каршылый бөтен Туган ил,

Ватаныбызның чикләрен саклап,

Батыр абыйлар торалар сакта.

-Исәнмесез, хөрмәтле әтиләр.Балалар, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык?

-Әйе, бүген әтиләр бәйрәме.Календарьда 23 Февраль “Ватанны саклаучылар” көне дип билгеләнелә.Ватанны кемнәр саклый соң, балалар?Әйе, солдатлар.Безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә, абыйларыбыз да солдат булганнар.Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар.

Хөрмәтле әтиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Һәрвакыт шат,сәламәт, бәхетле булыгыз! Яраткан улларызыз, кызларыгыз сезне котлап җырлар, шигырьләр бүләк итәрләр.Рәхим итеп тыңлагыз.

Балалар чыгышы.

1 бала.Туган җирем- таңнар иле,

 таңнарга тиңлим аны.

 Һәркөн саен матурланып

Ата аның һәр таңы.

2 бала.Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып

Үсәбез батыр булып.

3 бала.Нам лет еще немного

Но все мы молодцы!

И мы шагаем в ногу

Как в армии бойцы.

4 бала.Хочется мальчишкам

В армии служить.

Хочется мальчишкам

Подвиг совершить.

Җыр.”Бравые солдаты»

Бравые солдаты

С песнями идут

А мальчишки следом

Радостно бегут

Хочется мальчишкам

 в армии служить

Хочется мальчишкам

Подвиг совершить.

Храбрые мальчишки

Нечего  тужить

В армию пойдете

Тоже служить

Будите границы

Зорко охранять

Будете на страже

Родины стоять.

5 бала. Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап- кара болытлар.

Тынычта яшәсен җир- ана,

Елмаеп уянсын балалар.

6 бала.Бала йоклый бишектә,

 Уяна ул тавыш ишетсә.

Татлы булсын өчен йокысы.

Матур булсын өчен тормышы

Сакта тора безнең абыйлар.

Барда алар лачын кебекләр.

7 бала.Минем абый

Сакта тора

Илебезне

Саклап тора.

8 бала.Бабай да солдат булган

Әти дә солдат булган.

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә торган.

9 бала.Бөркет кебек уяу тора,

Илебезнең һәр ягында.

Тора солдат көн дә , төн дә.

Горур басып ил чигендә.

Чик сакчысы постта тора

Яш балалар уйнасын дип,

Кайгы- хәсрәт, күз яшләре.

 Безнең илдә булмасвн дип.

Җыр.”Кояшлы ил”.

Кояшлы ил безнең ил

Күге аның гел аяз

Кыш китерсш, кыш бабай

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да җире дә

Салават күпере дә,

Яңгыры да , кары да,

Безгә якын бары да

.Сандугачлы урманы

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

10 бала.Капитан минем  абый.

Йөзә ерак диңгездә.

Бик сагындык абыйны,

Өйдә бөтенебездә.

11 бала.Әтием белән икәү,

Гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

12 бала.Бүген бәйрәм көнендә,

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык. Бәхет, сәламәтлек,

 Һәммәгезгә телибез.

А.Б:Ә хәзер, балалар. Без сезнең кыюлыгыгызны. Җитезлегегезне сынап карыйбыз.Уйнарга әтиләрне дә чакырабыз.

13 бала.Кемнәр уйнарга ярата?

Кемнәр өлгер һәм җитез?

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели, әйтегез.

Безнең белән ярышырга

Җитез әтиләр кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер,

Чыгып басыгыз тизрәк.

А,Б:Менә безнең ике команда була.Беренче команда- ракетчылар, икенче команда- пограничниклар.Безнең әтиләр яш чакларын исләренә төшерерләр.Малайлар солдат булырга әзерлекләрен күрсәтер, ә кызлар солдат хезмәтенең никадәр авыр икәнен белерләр.

Ярышны бәяләү өчен жюри сайлыйлар.

А.Б: Хәзер әйдәгез, 1 нче эстафетаны башлыйбыз.Бездә тревога.Менә бу касканы киеп тиз  генә йөгерергә кирәк.

-Молодцы!Әйдәгез хәзер ял итеп алыйк әле.Безгә...... шигыр сөйли.

Зур корабта диңгезче ул

Саклый илебез бакчасын.

Уйната җил, тибрәтә җил

Бескозырка тасмасын.

Мин дә укып зур булырмын,

Саклармын ил бакчасын.

Уйнатыр җил, тибрәтер җил,

Бескозырка тасмасын.

Бию.”Мотрослар”

2 нче эстафета.

А.Б:Икенче уен “Туры ат” дип атала.Әтиләр һәм балаларның төз атуларын тикшерәбез.

-Барыгызда төз, төгәл атасыз икән.Айзилә шигыр сөйли.

Көн туа, яктыра кырлар.

Юллар, урман буйлары.

Төшә чик баганасына,

Якты кояш нурлары.

Чик баганасы янында,

Солдат абыем тора.

Аның үткен штыгында,

Иртәнге нур яктыра.

Җыр.(кызлар)

Җырлыйбыз әтиләр хакында.

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иң башка

Яктырак елмая кояш та.

3 нче эстафета.

Өченче ярышта без солдат кухнясына барып кайтыйк.Пешерергә бирелгән бәрәңгене әрәм- шәрәм итми генә, төшерми генә алып килергә кирәк.(кашык, бәрәңге.)

Хәзер безгә Илдан кем булырга теләве турында шигыр сөйли.

”Шофер булырга телим”

-Г. Алия “Әтием” дигән җыр җырлый.

4 нче эстафета.Бу ярышыбызда яралыны алып килергә кирәк.Хезмәт иткәндә төрле хәлләр була.Мондый очракта җитезлек, югалып калмау кирәк.

К.Алинә әтисенең эштән кайтуын бик тә зарыгып көтә икән.Шул турыда шигыр өйрәнгән.

Билен кысып буган диләр,

Бигерәк уңган диләр.

Әллә кайдан күренеп тора,

Солдатта булган диләр.

-Безнең малайлар солдатта булырга хыяллана.Адел дә солдатка барырга бик тырышып әзерләнә икән.Шигыр сөйли.

Менә ярышыбыз да тәмам.Сүзне хәзер жюрига бирәбез.

А.Б: Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә , әни кирәк.

Җирдә миҗа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк.

Әйе, балалар, безгә тынычлык кирәк!Без хөрмәтле әтиләребезнечын күңелдән  бәйрәм белән котлыйбыз. Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әтием-горурлыгым минем"

Әтилэр көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценарие....

"Әтием-горурлыгым"

спортивно-развлекательный вечер, с участием пап....

Спортивный праздник " 23 февраля!!!" Сценарий «23 февраля.»(средняя группа) Дети входят с флажками под музыку в зал: маршируют , перестраиваются, выполняют упражнения с флажками под музыку «Прадедушка». Инструктор по ФК. Дети, сегодня 23 февраля – Ден

Сценарий «23 февраля.»(средняя группа) Дети входят с флажками под музыку в зал: маршируют , перестраиваются, выполняют  упражнения  с флажками под музыку «Прадедушка»....

Әтием - горурлыгым минем

Әтиләр бәйрәмен үткәрү өчен сценарий...

Әтием-горурлыгым.

23 нче февральгә багышланган бәйрәм сценарийсы....

"Әтием-горурлыгым!"

23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәмгә сценарий....

Сценарий 23 февраля «Буду праздновать и я 23 февраля для детей подготовительной группы»

Цель мероприятия: военно - патриотическое воспитание дошкольников, проведение дошкольного празднования.Задачи мероприятия: Воспитывать уважение к защитникам Отечества, гордость за Вооруженные сил...