Әтием-горурлыгым.
материал (средняя группа)

Салихзянова Алсу Фавасимовна

23 нче февральгә багышланган бәйрәм сценарийсы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әтием-горурлыгым.23.7 КБ

Предварительный просмотр:

 “Әтием – горурлыгым”

1.Алып баручы.  Хәерле кич хөрмәтле әтиләр, абыйлар, бабайлар. Балалар, без нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар. Әтиләр бәйрәменә.

1.Алып баручы. Әйе, балалар. Бу көнне без “Әтиләр бәйрәме” дибез. Календарьда 23 февраль «Ватанны саклаучылар» көне дип билгеләнә. Ватанны кемнәр саклый соң, балалар?

Балалар. Солдатлар.

2 Алып баручы. Әйе. Безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә солдат булганнар. Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар.

1 Алып баручы. 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без  туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре -- туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык.

2 Алып баручы.  Рәхмәт сезгә шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы, терәкле, бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.

1 Алып баручы. Хөрмәтле әтиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

2  Алып баручы. Хөрмәтле әтиләр! Безнең бүгенге кичәбез ике өлештән торачак. 1 нче өлештә яраткан улларыгыз, кызларыгыз, сезне бәйрәм белән котлап, шигырьләрен, җырларын, бүләк итәләр. Ә икенче өлештә уеннар булачак. Рәхим итегез, балалар.

Кадерле этилэребез!

Доньядагы барлык яхшылыкны,

Килэ сезгэ булэк итэсе.

Бэйрэмнэрдэ генэ тугел хэрвакытта

Килэ сезне хормэт итэсе.

Һәрвакыт – иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

Әтием – горурлыгым

Син минем.

Кирәк булса әтиләр күк

Утлар – сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

 Сабый бала йоклый бишектә,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Татлы булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы,

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр.

 Чик буенда сакчы тора,

Кулында автоматы.

Еллар тыныч булсын, ди ул,

Бу – аның изге анты.

Минем әти иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә

Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

 Атсын өчен Туган илнең,

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып.

 Ул солдатлар бәйрәме.

Без котлыйбыз аларны,

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

Җыр: “Салдатта булган диләр”

Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Ул иң-иң көчле кеше.

Юк бүтән аның ише.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисезме ул кеше?

Минем әти, әлбәттә!

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз.

Кирәк икән,аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

  1.  

Озакламый егет булып

Үсеп җитәрбез әле,

Татарстан дәүләтенә

Хезмәт итәрбез әле.

 Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

Әнием янында әтием булганда,

Без бергә булганда – күңелле бар дөнья.

 Кирәксә, үтүкне төзәтеп бирә ул.

Әти бит ир кеше, бар эшне белә ул.

Әнигә күтәртми әтием сумканы.

Үскәч, мин күтәреп кайтырмын аларны.

Иң матур, иң көчле, иң әйбәт кеше дә -

Ул минем әтием. Иң якын, кадерле,

Иң кирәк кеше дә - ул минем әтием!

Син, әтием, минем өчен

Бар дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Бэхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына.

Этиле-эниле булу

Зур бэхет була мина.

Эти безнен терэгебез,

Эти безнен яклаучы.

Авырлыклар китермичэ,

Давыллардан саклаучы.

 Җырлыйбыз әтиләр хакында,

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

Кызлар башкаруында “Матрёжкалар” җыры

Бер бәйрәм бар февральда

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә –

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Эти жирдэ ин шэпкеше,

Шэп кеше, гажэп кеше.

Ул – ин, ин кочле кеше,

Бахадир тосле кеше.

Һәр вакытта иңнәремдә

Тоям әти кулларын.

Әти янәшә булганда

Якты булыр юлларым.

Ул зирэк тэ, шаян да.

Акыллы да, гажэп тэ.

Кем дисезме, ул кеше?

Безнен эти, элбэттэ!

Хэлне сорый, баштан сыйпый.

Мина чангы койлэшэ.

Энием белэн дэ эти,

Гел елмаеп сойлэшэ.

Сезгэ булган олы хормэтебез,

Урын алсын йорэк турендэ.

Саулык-сэламэтлек, ак бэхетләр

Юлдаш булсын сезгэ мэнгегэ.

Малайлар башкаруында “ Минем абый капитан” җыры

1 Алып баручы: Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Әтиләр башлаган юлны

Безгә дәвам итәргә.

Бар җиһанга үрнәк булып

Кирәк безгә үсәргә.

Ялкаулыкны бетерик, төбе - тамыры белән

Үссен сәләт, артсын уңганлык.

Юлдаш булсын һәрбер эшчәнлектә

2 Алып баручы Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.

Әйдәгез әниләр арасыннан җурины билгеләп куябыз.

Балалар, әйдәгез, без башта сезнең җитезлегегезне, кыюлыгыгызны сынап карыйбыз. Уйнарга балаларны  чакырабыз. (балалар ике командага бүленеп басалар). Бер команданың исеме куяннар, икенче команданыкы тиеннәр булсын.

1 нче уен “Күңелле эстафета” ( йөгереп киләләр)

2 нче уен “Кайсы команда тизрәк тупларны җыя” (туп җыялар)

3 нче уен “ кайсы команда тупларны беренче кәрзингә тутыра”

4 нче уен “ үз өенне тап” ( обручлар эченә кереп басу)

5 нче уен “обруч эчендә тупны бер-береңә бирү”

1 Алып баручы: Булдырдыгыз балалар! Җуриларга сүзне бирәбез.

Ә хәзер әтиләрнең җитезлекләрен сынап карыйк. Уенга әтиләрне чакырабыз.

Әтиләр ике командага тезелеп басалар. Командаларга исемнәр уйлыйбыз.

1 уен “Әйе-юк” уены.

-Самолетны кем йөртә, матросмы? Юк Очучы

– Самолетны кем йөртә, очучымы? Эйе Очучы

-Корабльне кем йөртә, очучымы?  Юк  Капитан

-Корабльне кем йөртә, матросмы?  Юк Капитан

-Танкны кем кем йөртә, матросмы? Юк Танкист


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әтием-горурлыгым минем"

Әтилэр көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценарие....

Сценарий к 23 февралю : "Әтием- горурлыгым."

Әтием- горурлыгым.Кичәдә әтиләр һәм балалар  катнаша.1 нче бүлек: Балаларның котлавы.2 нче бүлек: “Ягез әле, әтиләр” конкурсы.Балалар музыка астында залга керәләр.А.Б.Байрак элдек без бүген...

"Әтием-горурлыгым"

спортивно-развлекательный вечер, с участием пап....

Әтием - горурлыгым минем

Әтиләр бәйрәмен үткәрү өчен сценарий...

"Әтием-горурлыгым!"

23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәмгә сценарий....