"Әтием-горурлыгым минем"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Әтилэр көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценарие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әтием-горурлыгым минем37 КБ

Предварительный просмотр:

ӘТИЕМ – ГОРУРЛЫГЫМ  МИНЕМ.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Марш көенә балалар залга узалар, кунаклар каршына ярым түгәрәк ясап басалар.

  Алып баручы: Хөрмәтле , кунаклар! Кадерле , балалар! Без бүген “Ватанны саклаучылар” көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Хөрмәтле, әтиләр, бабайлар! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрчак шат, сәламәт , бәхетле булыгыз! Яраткан ул – кызларыгыздан кайнар котлау кабул итегез.

1 нче бала: Бүген бәйрәм көнендә

                   Әтиләрне котлыйбыз.

                   Шатлык, бәхет, сәламәтлек

                   Һәммәгезгә телибез.

2нче бала: Туган җирем – таңнар иле,

                  Таңнарга тиңлим аны.

                  Һәркөн саен матурланып

                  Ата аның һәр таңы.

3нче бала: Чик буенда сакчы тора,

                  Кулында автоматы.

                  Еллар тыныч булсын, ди ул,

                  Бу- аның изге анты.

4нче бала:Бабайларның, әтиләрнең

                 Дан юлыннан атлыйбыз.

                 Өлкән буын батырлыгын

                 Йөрәкләрдә саклыйбыз.

5нче бала:Озакламый егет булып

                 Үсеп җитәрбез әле,

                 Татарстан дәүләтенә

                 Хезмәт итәбез әле.

Җыр: “Әни, тыныч бул!”

Алып баручы: Ә хәзер безнең балалар җитезлектә, батырлыкта, тапкырлыкта көч сынашырлар. Уңышлар сезгә, балалар!

Балалар ике командага бүленеп басалар: “Бөркетләр”, Лачыннар”. Бер – берсен сәламлиләр. Жюри сайлана.

Эстафета уеннары.

“Кайсы команда җитезрәк?

Билгеләнгән урынга кадәр йөгереп барып, кире килү, кулдагы тупны икенче уенчыга тапшыру.

“Көнгерә”

Зур тупны ике тез арасына кыстырып, төшермичә, билгеләнгән урынга кадәр сикереп барырга, килгәндә тупны кулга тотып йөгерергә(әтиләр өчен)

“Тупны кәрзингә сал!”

Беренче уенчы тупны йөгереп барып кәрзингә сала, эстафетаны тапшыра.Кайсы команда күбрәк туп сала һәм беренче бетерә, шул җиңә.

“Кем зирәк?

Батырлык, кыюлык турында мәкаль әйтергә.

-Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

-Батыр иле өчен үләр.

-Куркуын җиңгән, батыр булыр.

-Кыю бер үләр, куркак мең үләр.

-Берлек кайда, көч шунда.

“Атта чабу ярышы.

Уенчык агач атларга атланып йөгереп килергә, эстафетаны тапшырырга.(башта балалар, аннан әтиләр).

“Автобус”

Әтиләр обруч киеп балаларны берәм- берәм каршы якка ташыйлар.Кайсы команда беренче була. Шул җиңә.

“Санитарлар”

Әтиләр үз балаларын арка кочып йөгереп киләләр.

Музыкаль пауза.

1.Ритмик бию.

2.Руслан шигырь сөйли.

“Солдат булдым”    

               Ләбиб Лерон

Бабаемның фуражкасын

Киямен дә башыма

Мин дә солдат булдым, диеп,

Басам көзге каршына.

Аннан шык-шык итеп атлап

Чыгып китәм урамга

Малайлар белән бергәләп

Солдат булып уйнарга.

3.Җыр “Солдатта булган, диләр. Ш. Маннанов сүзләре, Г Нигъмәтҗанов

                                  көе.

Билен кысып буган, диләр,

Бигрәк уңган, диләр.

Әллә каян күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,

Олыны зурлар, диләр,

Әллә каян күренеп тора,

Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган ,диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да ,солдат

Гадәте калган, диләр.

“Баллы ярыш”

Ике командадан да берәр әти һәм берәр бала чакырыла. Һәркайсына берәр банан бирелә, кем тизрәк ашап бетерә, шул җиңә.

“Әнигә бүләк ясыйбыз”

Ике командадан да әти һәм бала чакырыла.Макаронны җепкә тезеп әнигә төймә ясарга.

Командаларга шаян сораулар:

1.Колагы бар , башы юк, ашамаган ашы юк.(миски)

2.Үзе йөри, урыныннан китә алмый.(сәгать)

3.Аягы юк, үзе йөри ала.(елан)

4.Энәсе күп, тегә белми.(керпе)

5.Үзе кош, үзе йомырка салмый.(әтәч)

6.Сулга борылганда машинаның кайсы тәгәрмәче борылмый?(запас)

7.Чәйне кайсы  кул белән болгату дөрес була?(калак белән болгаталар)

Жюри уеннарга йомгак ясый.

Балалар  әтиләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий к 23 февралю : "Әтием- горурлыгым."

Әтием- горурлыгым.Кичәдә әтиләр һәм балалар  катнаша.1 нче бүлек: Балаларның котлавы.2 нче бүлек: “Ягез әле, әтиләр” конкурсы.Балалар музыка астында залга керәләр.А.Б.Байрак элдек без бүген...

Проект мини-музей «Мир воздуха » Руководитель мини-музея: Горкина С.С.- воспитатель первой категории р.п. Пышма МБДОУ ПГО « Пышминский детский сад № 7».

Наименование мини-музея: мини-музей «Мир воздуха »Профиль музея:  познавательно- исследовательский.   Цель:Изучение детьми воздуха и способы его обнаружения.Формировать осоз...

Обогащение предметно-развивающей среды посредством создания мини-музея в группе. Наш мини- музей "Чудо-дерево"

Каждое посещение нашего мини-музея – это деятельность, имеющая учебную, воспитательную, развивающую цель. В мини-музее  в условиях группы происходит развитие познавательных интересов и познавател...

"Әтием-горурлыгым"

спортивно-развлекательный вечер, с участием пап....

Әтием - горурлыгым минем

Әтиләр бәйрәмен үткәрү өчен сценарий...

Әтием-горурлыгым.

23 нче февральгә багышланган бәйрәм сценарийсы....

"Әтием-горурлыгым!"

23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәмгә сценарий....