Әвәләу шөгыле.
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) на тему

.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Йомры икмәк20.28 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга

Белем биру учреждениесы

44 нчы номерлы гомумустерелеше

Балалар бакчасы.

        

                                                                             Төзеде: Ашрапова А.М.

                                                                                                                                                                                               

Тубән Кама шәһәре  2015 ел

Тема: Йомры икмәк әвәләу.  

Максат: Балаларны йомры икмәк белән таныштыруны дәвам итү,пластилинны бармак очлары белән йомшартып,шар әвәләу күнекмәсен үстерү,кул чукларынын физик үсешен ныгыту.

Бурычлар:

1)  Балаларны уеннар аша тугәрәк формасын танып белергә эйрәтү, тосләрне ныгыту,сүзлек запасын баету.

2) әкият геройлары белән кызыксындыру, кабул итү сәләтен, игътибарны үстерү.

3) чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү, әвәләгән әзер эшләрен күреп шатлану хисләре уяту.

Өлкәсе: Эстетик тәрбия бирү.

Методлар һәм алымнар уен ,анлату.

Җиһазлау:уенчыклар,чиклэвеклэр,куян,алма,апельсин,капчык, пластилин, такта, салфетка, күргәзмә икмәк.

Оештырылган эшчәнлекнең барышы:

Тәрбияче. Балалар сез буген бигрэк матурлар. Карагыз эле безнең группада нинди матур карусель бар!

-Әйдэгез эле карусельны әйләндерәбез, үзебез дә әйләнәбез (балалар тәрбиячегә карап әйләнәләр).

-Күнеллеме балалар? (эйе).

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле безгә кунакка куян килгән. Ул узе белән тылсымлы капчык алып килгән. Эйдәгез әле капчыкны ачып карыйбыз.

 Нәрсә бу? (апельсин).

Тәрбияче. Балалар, апельсин нинди? (куллары белэн тотып карыйлар, кытыршы).

Әйе, апельсин кытыршы, апельсин баллымы, әчеме?(Әче).

Тәрбияче: Апельсин нинди төстә ?(Кызгылт- сары).

Дөрес, балалар. Бусы нәрсә балалар?( Алма!)

Тәрбияче: Дөрес балалар, алма. Алма нинди?

 (куллары белэн тотып карыйлар, Шома).

Тәрбияче: Дөрес балалар, тагын алма нинди? (Баллы).

Карагыз әле балалар, алма нинди тугәрәк, кызыл.

 Балалар, менә бу савытта нәрсәләр бар? (Чикләвекләр!)

Тәрбияче: (һәрбер балага чикләвек тарата)

 Әйдәгез әле балалар чикләвекләрне ике үч арасында тәгәрәтәбез. (балалар тәгәрәтәләр)

- Ә хәзер бер кулда ныгытып кысабыз, әйдәгез әле хәзер икенче кулда ныгытып кысабыз, молодцы балалар!

Карагыз әле чикләвекләр дэ нинди кытыршы, тугәрәк! (балалар эшлилэр).

Әйдәгез әле балалар бер уен уйнап алабыз,  менә бу савытларга төсенә туры китереп тугәрәкләр салабыз. (балалар төсенә туры китереп тугәрәкләрне салып чыгалар).

Тәрбияче: Молодцы балалар!

-- Ә хәзер балалар әйдәгез әле өстәл артына утырабыз.

-- Кем килгән балалар безгә? (Йомры икмәк!)

Тәрбияче: Әйе, балалар безгә әкияттән йомры икмәк килгән!

(Тәрбияче күргәзмә икмәкне күрсәтә.)

- Карагыз әле ул нинди зур, сары төстә!

Тәрбияче: “Йомры икмәк” нинди формада? (түгәрәк формада).

Тәрбияче: Дөрес, балалар.

Балалар, карагыз әле, сезнең алдыгызга куелган тәлинкәләргә нәрсә салынган икән? (пластилин).

Без буген сезнен белән бергәләп йомры икмәк әвәләрбез. Игътибар белән миңа карагыз әле, мин сезгә “Йомры икмәкне” ничек әвәләргә кирәклеген күрсәтермен, аңлатырмын.

Әзер камырны бармак очларыбыз белән йомшартып, ике уч арасында түгәрәкләндереп тәгәрәтеп “Йомры икмәкне” әвәлибез.

Башта без тагын бер кат әвәләү алымнарын һавада кулларыбыз белән әвәләп искә  төшереп үтик әле. (балалар куллары белэн һавада әвәлиләр).

 Ә хәзер без сезнең белән “Йомры икмәкне” әвәли башлыйбыз, чиста, пөхтә итеп тырышып эшлибез. (Кыенсынган балаларга булышу, шәхси эш. Эшләп бетергәч дымлы салфеткага куллар сөртелә).

Әйдэгез эле балалар узегезнең йомры икмклэрегезне зур йомры икмәк янына куябыз.

Карагыз әле балалар йомры икмәкнең хэзер нинди куп дуслары!

сез барыгыз да молодцы, нинди матур йомры икмәклэр  эвәләгәнсез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

"Минем гаилә" шөгыле

Рус балалары өчен  зурлар төркемендә “Минем гаилә”  темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...