Кырыкаяк (сороконожка)
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) на тему

Багаутдинова Алсу Наилевна

План конспект по лепке для второй младшей группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ikenche_kechkenlr_torkemend_vlu_shogelen_plan_2016.docx19.2 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркемендә  әвәләү шөгеленә план - конспект.

Тема: Кырыкаяк.

Максат:

  • Балаларны пластилин белән әвәләргә өйрәтү дәвам итү;
  • Бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Аларны танырга, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү.
  • Тәрбияче биргән сорауны ишетү, аңлау һәм аңлаешлы итеп җавап бирүләренә ирешү;
  • Балаларда сөйләм этикасына нигез салу (исәнләшү, саубуллашу, “мөмкин булса”);
  • Бармак эшчәнлеген үстерү;
  • Әвәләүгә карата кызыксыну уяту;
  • Пөхтәлек тәрбияләү;
  •  Өлкәннәргә булышу теләге уяту.

Кирәкле әсбаплар:

Пластилин, салфеткалар, клеенкалар, бөҗәкләр сурәтләнгән карточкалар,  төймәләр, көнбагыш, таякчыклар, аудиоязма,

Сүзлек өстендэ эш: Кырыкаяк, яшел, көрән, бөҗәк .

Белем бирү эшчәнлеге:  Нәфис-нәфасәти үсеш.

 Эшчәнлек барышы

Тәрбияче балаларны диванга чакыра , бергәләп бөҗәкләр сурәтләнгән карточкалар карыйлар, исемнәрен әйтәләр. Тәрбияче балаларның игътибарын өстәлдәге моңсуланып утырган кырыкаякка күчерә.

Т: -Балалар тыңлагыз әле нинди тавыш ишетелә анда?

. – Балалар карагыз әле безгә кунакка кырыкаяк килгән. Нигә алай күңелсез икән ул?

(Тәрбияче кырыкаяк “әйткәнен” балаларга җиткерә.) Балалар, кырыкаякның дуслары юк, шуңа кәефе юк икән.  Әйдәгез, кырыкаяк ка дуслар ясыйбыз!  Балалар әйдәгез кырыкаяк ясарга өйрәникме?

Б. – Эйе!

Т. – Кырыкаяк нәрсә ул? Кырыкаяк нинди төстә була?  

Б. – Бөҗәк. Яшел, көрән, кара. (берничә баладан кабатлата).

Тәрбияче балаларны әвәләүгә җиһазланган өстәлләр яныны чакыра.

Т. – Әйдәгез башта бергәләп бармакларны әвәләргә әзерлик әле.

(бармак гимнастикасы ясыйлар)

Мин камыр басам, басам,

Кабартмалар пешерәм.

Учларын бер берсенә ышкып җылыталар.

Тәрбияче балаларга кырыкаяк ясарга өйрәтә.

Балалар тәрбияче кушканны эшлиләр.

Т:-Әйдәгез әле ял итеп алыйк әле.

-Балалар күбәләк ничек оча әле?

-Чикерткә ничек сикерә?

- Үсәбез, үсәбез.....

Т: Хәзер безнең кырыкаякларга хәерле юл теләп аларны озатыйк.  Сау булыгыз!

Кулланылган методик материал:

  1. “Туган телдә сөйләшәбез”, Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. – Казан: Фолиант, 2013. (3-4 яшь);
  2. “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”, К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.
  3. «Изобразительная деятельность в детском саду: планирование, конспекты занятий, методические рекомендации», И.А.Лыкова. младшая  группа. М.: «Карапуз», 2010.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Сороконожка"

Многофункциональное оборудование для профилактики плоскостопия...

Конспект занятия по рисованию. Тема: «Вот какие ножки у сороконожки»

Конспект занятия по рисованию.Тема: «Вот какие ножки у сороконожки» Задачи.Вовлекать в сотворчество с педагогом и другими детьми: рисовать ножки- прямые и вертикальные, дополняя созданный п...

Конспект НОД по рисованию во 2 младшей группе "Сороконожки"

Данное занятие по рисованию с помощью поролонового тычка предназначено для детей 3 лет. Конспект будет интересен для ознакомления воспитателям, родителям....

Конспект НОД в средней группе на тему "Сороконожка"

Выполняя работу, дети знакомятся с новым способом  изготовления аппликации из бумаги,упражняются  в скатывании шариков из бумаги разного размера....

Полифункциональное оборудование "Сороконожка"

Полифункциональное пособие «Сороконожка» для использования в разных видах детской активностиПособие «Сороконожка» предназначено для детей старшего дошкольного возраста.Основная цель пособия:– Создание...