Бака-патшабикә (план-конспект)
план-конспект занятия по аппликации, лепке (подготовительная группа) на тему

Шөгыльнең темасы: “Бака-патшабикә” әкияте буенча кисеп ябыштыру.

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

Шөгыльнең максаты: Балаларны үзләренең эшләренең эчтәлеген уйларга, укыган әкият һәм караган рәсемнәрдән алган кичерешләрне эшләрендә чагылдырырга өйрәтү. Детальләрне төрле алымнар белән кисү күнекмәләрен ныгыту, төп сурәтләрне өстәмә детальләр белән тулыландырырга өйрәтү. Төрле материаллар белән эшли белүләренә ирешү.

Җиһазлар: хат, бака рәсеме, төсле кәгазьләр, кайчы, җилем, салфетка (һәр балага), карандаш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл бака-патшабикә13.84 КБ

Предварительный просмотр:

Шөгыльнең темасы: “Бака-патшабикә” әкияте буенча кисеп ябыштыру.

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

Шөгыльнең максаты: Балаларны үзләренең эшләренең эчтәлеген уйларга, укыган әкият һәм караган рәсемнәрдән алган кичерешләрне эшләрендә чагылдырырга өйрәтү. Детальләрне төрле алымнар белән кисү күнекмәләрен ныгыту, төп сурәтләрне өстәмә детальләр белән тулыландырырга өйрәтү. Төрле материаллар белән эшли белүләренә ирешү.

Җиһазлар: хат, бака рәсеме, төсле кәгазьләр, кайчы, җилем, салфетка (һәр балага), карандаш.

Кереш өлеш.

Балалар, безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, исәнләшеп алыйк әле.

Миңа әле генә хат биреп киттеләр. Аны безгә кем язган икән? Әйдәгез, укып китик.

“Исәнмесез, минем исемем Иван- Царевич. Мин кәләшемне юалттым. Миңа кәләшемне табырга булышмассызмы икән?!”

Төп өлеш.

Балалар, туктагыз әле, ә Иван-Царевич, кәләш- болар кайсы әкияттән сон? (Бака-патшабикә).

Әйдәгез, әкиятне искә төшереп үтик әле.

  • Бу әкияттә төп герой кем? (Иван-Царевич)
  • Иван-Царевич кәләшне ничек эзләгән һәм ничек тапкан? (ук аткан)
  • Аның кәләше кем булган соң? (бака)
  • Бака кайда яшәгән? (сазлыкта)
  • Баканың чын исеме ничек булган? (Василиса Примудрая)

Әйе, бик дөрес.

Балалар, Иван-Царевичка булышырга кирәк бит. Без аңа ничек итеп булыша алабыз сон?

Мин сезгә бака-патшабикәне төсле кәгазьдән кисеп ябыштырырга тәкъдим итәм. Килешәсезме?

Уйлап карыйк, баканы нинди геомеитрик фигуралардан ясап булыр икән? Ничек уйлыйсыз?

Буген без өчпочмаклардан эшләп карыйбыз. Эшне башлаганчы, баканың нинди өлешләрдән торуын искә төшерик әле. (баш, сан, аяклар).

Физминутка.

Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга

Утырып- торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.

Балалар, карагыз әле, сезнең алдыгызда геометрик фигуралар ята. Нинди геометрик фигуралар икән? (квадрат)

Әйе, менә шул квадратлардан өчпочмак ясарга кирәк? Ничек эшләрбез икән? (җаваплар)

Кайчы белән эшләгәндә сак кына эшлибез. Бер-беребезгә төртмибез. Матур гына, ашыкмыйча кисәбез. Кисеп бетергәч, детальләрне ак битләргә ябыштырып куябыз.

Игътибар белән карагыз әле, тагын нәрсә җитеп бетми бакага? (күзләр)

Әйе, дөрес.

Аларны нинди геометрик фигуралардан ясыйбыз? (түгәрәк)

Кисеп ябыштырып куябыз.

Балалар, карагыз әле, нинди матур бакалар килеп чыкты.

 

Йомгаклау өлеше.

-Без баканы нинди геометрик фигуралардан ясадык?

-Фигуралар өчен яшел төсне сайладык? Ни өчен дип уйлыйсыз?

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без Иван- Царевичка булыштыкмы?

-Молодцы, балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка плана-конспекта проведения родительского собрания плана в группе раннего возраста в нетрадиционной форме. Тема «Нетрадиционная техника рисования, как средство развития творческих способностей у детей раннего возраста»

План-конспект родительского собрания в нетрадиционной  форме по теме "Нетрадиционная техника рисования, как средство развития творческих способностей у детей раннего возраста"Цель способствовать ...

НОД по рисованию во второй младшей группе по потешке «Огуречик, огуречик». НОД в средней группе по рисованию по потешке «Сорока, сорока» План – конспект НОД в старшей группе по рисованию на тему «Совушка» План - конспект

НОД по рисованию во второй младшей группе по потешке «Огуречик, огуречик». НОД в средней группе по рисованию по потешке «Сорока, сорока» План – конспект НОД в старшей группе по рисованию на т...

Музыкальная сказка «Как Медведя поворачивали»: план-конспект итогового события (в рамках реализации тематического плана «Музыкальная капель»)

Музыкальная сказка экспромт расчитана на возраст 4-5 лет. В ней дети превращаются в сказочных героев и пытаются разбудить медведя, чтобы наступила весна.Цель:  включить детей в музыкально-театрал...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

План-конспект организации и проведения экскурсию на природу Тема: План-конспект организации и проведения Экскурсии

Тема: «Пришла Весна с радостью»Цель: учить детей видеть сезонные изменения в природе, понимать взаимосвязь всего живого в природе.Задачи:Образовательные: расширять и обогащать знания детей...