«Тылсымлы агач».
план-конспект занятия по аппликации, лепке (подготовительная группа)

Гильфанова Зайнап Робертовна

Төрле материалдан ясалган агачларның матурлыгын һәм гүзәллеген күрергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_agach.docx18.59 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                   Гыйлфанова Зәйнәп,I категорияле тәрбияче

                                                                                    Актаныш № 2 “ Ромашка”  балалар бакчасы

Тема: «Тылсымлы агач».

 Яшь төркеме: мәктәпкә әзерлек.

Максат: төрле материалдан ясалган агачларның матурлыгын һәм гүзәллеген күрергә өйрәтү.

Тәрбияләү бурычы: бер-берсенә дустәнә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда ярдәм итү теләге тудыру.

Үстерү бурычы: ишетү игътибарын, фикер йөртү сәләтен, кул-бармак хәрәкәтләрен  үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның музей  турында белүләрен аныклау һәм ныгыту; тыныч музыканы тынларга,төсләр ярдәмендә сәнгатьле образлар тудырырга өйрәтү.

Төп  белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белеем бирү өлкәләре: социальләштерү, аралашу, иҗат, музыка.

Ысуллар һәм алымнар:уен,практик , сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар,биремнәр, өстәмә аңлатмалар,музыкаль әсәр тыңлау, агач турында экспонатлар карау,балалар сөйләмен бәяләү.

Чаралар: музейга экскурсия, төрле төстәге гофрированный кәгазьләр,җепләр,кайчы,клей,

салфетка, таякчыклар,төсле картоннар.

Сүзлек өстендә эш: экскурсовод, экспонат, коллекция, реставратор, реставрация.

Алдан эшләнгән эш: музейга экскурсия,әңгәмәләр үткәрү, ребус чишү ,

“Картинаны җый?” дидактик уенын уйнау, гофрированный кәгазьдән төрле әйберләр эшләү.

Эшчәнлек төзелеше

1.Ребус чишү.

2.”Музей нәрсә ул ?” уен.

3.Уен:”Нәрсә ул реставрация ?”

4.Уен: “Картинаны җый”.

5.Ял минуты “ Осенние листья”

6.Иҗат эшчәнлеге: “Тылсымлы агач” темасына ябыштыру.

7. Йомгаклау.

Эшчәнлек  барышы

Тәрбияче: Исәнмесез хәерле көн.

Балалар:- Исәнмесез  саумысыз имин үтсен көнегез.

Тәрбияче :-Менә балалар безгә белмәмеш хат җибәргән .Карыйк әле нәрсә язды икән?

Менә рәсемнәр алар барсыда  номерлы шуларны үсә бару тәртибендә тезәргә кирәк.Һәм беренче авазлары ярдәмендә сүзне укырга кирәк.

1 -рәсем машина

2- рәсем урындык

3 -рәсем зонтик

4-рәсем  елан

5- рәсем йозак.

Тәрбияче : Карагыз әле балалар нинди сүз килеп чыкты?

Балалар : Музей.

Тәрбияче: Балалар безне кая чакыралар инде?

Балалар : Музейга.

Тәрбияче: Балалар барабызмы сон музейга?

Балалар :-Әйе барабыз

Тәрбияче: Балалар ә нәрсә сон ул музей?

Балаларның җаваплары тыңлана.(музейда төрле элеккеге әйберләр саклана)

Тәрбияче: Балалар сезнең музейда булганыгыз бармы сон? Музейда нәрсәләр күрдегез?

( балаларның җавплары тыңлана)

Тәрбияче:Бүген без сезнең белән үзебезнең мини музеебызда барырбыз.

Балалар музейда музейга килүчеләрне кем йөртә әле?(балаларның җаваплары)

Әйе балалар экскурсовод йөртә.

Тәрбияче:Мин бүген экскурсовод булырмын.

Мини музейга бару.

Тәрбияче: карагыз әле балалар монда нәрсәләр күрәсез?(балалар җаваплары төрле материалдан эшләнгән агачлар)

Әйе балалар картина итеп эшләнгәннәредә бар ,ленталардан , кәгазьләрдән, бисердан һб.

Менә балалар еллар узу белән картиналар искерәләр, тузалар.Аларныда янартып торырга кирәк.Аларны янартып ремонтлап торучыларны кем дип атыйлар?Аларны  реставраторлар дип атыйлар. Алар кирәк эш башкаралармы? (балаларның җаваплары)

Әйдәгез бездә сезнең белән реставраторлар булып уйнап  алабыз.

“Картинаны җый.” Дидактик уены.

Тәрбияче :Булдырдыгыз балалар .Сезгә ошадымы реставраторлар булып уйнавы.

Ә хәзер балалар үзебезнең мини музеебызны тагыда тулыландыру өчен үзебездә үзебезнең тылсымлы агачыбызны эшлик.

Физминутка

Мы листики осенние(плавное покачивание руками вверху над головой)

На ветках мы сидим

Дунул ветер----полетели.(легкий бег на носках)

Мы летели мы летели

И на землю тихо сели(присели)

Ветер снова набежал

И листочки все поднял(встаём и плавно поднимаем ручкивверх)

Закружились полетели

И на место мы све сели (дети садятся на свои места)

Балалар урыннарына барып утыралар.

Ә хәзер сезнең белә үзебезнең тылсымлы агачыбызны ясарбыз.

Үрнәк эшне карау.

Эш алымын аңлату,күрсәтү.

1-2 баладан эшләтеп карау.

Балалар эше .Индивидуаль ярдәм.

Балалар урыннарында эшләп бетергәч коллектив белән бергәләп үзләренең тылсымлы агачларын беркетәләр.(эш барышында көзге музыка уйнап тора.)

Агачлар янынды җитәкләшеп басып күзләрен йомып теләк уйлыйлар.

Күзләрне ачып теләкләрне әйтеп чыгалар .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

язгы агач

«Язгы агач»Дәреснең төре: белемнәрне ныгыту.Мәсәләләр:Обучающие: балаларны кәгазь белән эш итүне өйрәтергә дәвам итү, аппликацияне ясау ысуллары белән таныштыруны дәвам итү; бармак моторикасын үс...

Уртанчылар төркемендә рәсем эшчәнлеге Тема:”Гаҗәеп агач”

Уенчыкны сүрәтләп сөйләргә өйрәтү.Күзаллау ярдәмендә яраткан уенчыгыңны рәсемли белү.Рәсемләү алымнарын ныныту,уенчыкларга сак караш тәрбияләү.Методик алымнар:Яңа уенчык алып керү,иске таушалган уенчы...

Сценарий на 8 марта для средней группы "Кәнфитле агач"

Уртанчылар төркеме өчен  8 март бәйрәме сценарие...

“Серле агач”

Конспект НОД по ФЭМП с средней группе....

Дидактическое игровое пособие "Тылсымлы агач"

Авторское  дидактическое игровое пособие для детей 5-7 лет....

"Агач, агач, исемең ничек?"

Экскурсия по экологической тропе...

"Көзнең тылсымлы агачы"

Мәктәпкә әзерлек төркемендә көз бәйрәме....