План -конспект занятия
план-конспект занятия по аппликации, лепке (старшая группа)

Рахматуллина Лейля Раилевна

О том как оживает природа весной

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigatt_yaz.docx24.18 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче: Рахматуллина Ләйлә Раил кызы.

Конспект: “Керпе бездә кунакта

Бурычлар:

1.   Тәрбияви:

– Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү. Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.

– Фикерләү сәләтен арттыру.

2.    Белем бирү:

–        Татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү;

–        Сүзлек запасын арттыру, традицион булмаган техника алымнарын кулланып әвәләү алымнарына өйрәтү, чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү.

3.    Үстерелешле :

-        Яз ел фасылы бн танышу.

–        Балаларның керпеләр турында белемнәрен ныгыту

–        Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.

  •  Пластилиннан  һәм нарат күркәсеннән керпеләр ясауга ирешү

Методик алым:

Сораулар бирү,балаларның җаваплары,татар халык авыз иҗаты белән танышу,традицион булмаган техника алымнарын куллану .

                         Шөгыль барышы: 

Бүлмә алдан әзерләнгән, матур көй яңгырый.

Хәерле иртә, балалар!

Әйдәгез, барыбызга да хәерле иртә телик әле.

 Хәерле иртә, һәммәбезгә!

Хәерле иртә кунаклар!!!

ТӘРБИЯЧЕ:Балалар шогылебезне табышмак әйтүдән башлап җибәрик әле.

БОЗ ҺӘМ КАР ЭРЕДЕ

СУЛАР ЙӨГЕРДЕ

ЕЛАП ЕЛГАЛАР

ЯШЛӘР ТҮГЕЛДЕ

КӨННӘР ОЗАЯ

ТӨННӘР КЫСКАРА

БУ КАЙСЫ ВАКЫТ

Я,ЭЙТЕП КАРА! (ЯЗ)

 Дөрес,димәк безнең хәзер нинди ел фасылы?(Яз)

-Ә ни өчен яз дип эйтәбез.Яз көнне нинди һава-торышы балалар ?(Җылы,кояш,кар эри,чәчәкләр ,үләннәр чыга,кошлар кайта...)

-Ә язның нинди айларын беләсез?(Март,апрелҗ,май)Картиналар буенча яз айларын билгеләү. Слайд

Ә хәзер мин сезгә сынамышлар  яз ел фасылы бн бәйле әйтәм

 “Яз көнне елга да ташу көчле булса,игеннәр унар”

“Апрелҗ ае җылы булса,май ае салкын булыр”

“Язын сыерчык иртә килсә,көннәр җылы булыр”

“Апрелҗ янгырлы булса ,гөмбә унар”

-Язын нинди хайваннар йокыдан уяна? (аю,керпе,еланнар) Слайд

   Балалар, бүген безгә кунак килгән. Ә нинди кунак икәнен  без, табышмакка җавап биргәч, белербез. Тыңлап карагыз әле.

Энәләре үзе белән йөри, үзе тегә белми. (Керпе)

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнисе

Йомшагым диеп сөя.(керпе) Слайд 1

Елап керпе керә

Тәрбияче:Керпе сина нәрсә булды,ник елыйсын?

Керпе:ничек еламаска инде,минем дусларым да юк мин бер үзем.

Тәрбияче:Керпе ,син тынычлан.Без сиңа ярдәм итәргә тырышырбыз.

Керпе утыр балалар янына әйдә без сине бүген кунак итәрбезз.

Балалар,Әйдәгез бераз керпе турында сөйләшик әле бүген.

Ул кайда яши инде ,балалар?(Урманда)  

Нәрсәләре бар аның?(энәләре)

Керпегә энәләр ни өчен кирәк икән?(балаларның җаваплары)

Тәрбияче сөйли.Энәләре йөзендә һәм тәпиләрен дә гена юк.Керпегә энәләр дошманнарыннан сакланыр өчен кирәк. Әгәр дә аңа якынлашсаң, ул туп шикелле йомарлана. Керпенең иң куркыныч дошманы –төлке. Әгәр дә урманда су булса, төлке керпене тәгәрәтеп суга төшерә. Ә суда керпе ачыла.(3 СЛАЙД).

Балалар, ә сез керпе күргәнегез юкмы үзегез?Йорт тирәсендә,авылда,урманда...??(Балаларның җавапларын тыңлау)

Керпе төнлә бн,карангы төшкәч кенә  ашарга эзләргә чыга үзенең оясыннан,шуңа аны төнге аучылар дип тә атыйлар әле.

 Балалар,сез ничек уйлыйсыз керпе нәрсә бн туклана икән?Алма гөмбә(балаларның җаваплары.)

Керпе:эйе мин алмалар,гөмбәләрне бик яратам.

Тәрбияче:Керпе тычкан, еланнар, кәлтә, бакалар да ашый икән әле

Балалар дөрес әйтәме ,керпе?(Әйе) Слайд 4

-Ә кая куеп алып кайта соң керпе азыкны?куллары юк..(энәләренә куеп ташыйлар) 5СЛАЙД

Керпе:Әйе,димәк энәләр дошманнан сакланыр өчен генә түгел,азык алып кайтыр өчен дә кирәк икән.

Тәрбияче:Молодцы ,балалар.Сез керпе турында үзегез дә куп беләсеә икән!

Ә хәзер әйдәгез әзрәк ял итеп алый әле.Әйдә,керпе дус,безнең бн.

Физминутка. Татар халык уены. “Утыр әле ,Мәликә”

Керпе елый:Сез бик дуслар икән,күнелле итеп сикереп,уйнап та алдыгыз.Ә минем дусларым юк.

Тәрбияче: Ә син борчылма.Без сиңа дуслар ясарбыз.Балалар ясыйбызмы пластилиннан дуслар керпегә? (Балаларның җаваплары)

Хәзер  аңа пластилиннан дуслар әвәлибез.Безгә ярдәмгә менә шундый нарат күркәләре(шишки) килер.Күркәләр гәүдә өлеше өчен хезмәт итәр.

Хәзер мин сезгә эш тәртибен аңлатам.Кулыбызда башта  көрән төстәге пластилинны җылытабыз,йомшартабыз һәм менә шундый шар ясыйбыз хәм аны шишкага эләктереп куябыз ул аның йөзе була,борынын менә шулай очлырак итеп чыгарып калдырабыз һәм кара пластилиннан шундый борын очын ясыйбыз.Хәзер күзләрен кара пластилиннан ясап куябыз.

Музыка астында балалар эшли башлый.

Бармак уены.

Кечкенә генә керпе туңып йомгакка әверелгән

Кояш керпене җылыткан һәм ул яңадан ачылган

Йомгаклау!

Балалар безгә бүген кунакка кем килгән иде?

Нәрсә ясадык?

Сезгә ошадымы?

Без бүген безнең дусларыбыз – керпеләр турында сөйләштек. Балалар, керпеләрне дә башка җәнлекләрне яраткан  кебек яратырга, сакларга кирәк. Шуны онытмагыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме: Конспект занятия по развитию речи во второй младшей группе.

Мышление ребёнка способно воспринимать содержание экологического образования, которое опирается на понятия. В младшем возрасте дети могут прослеживать только единичные связи. В данном конспекте ...

План-конспект занятия (младшая группа) на тему: Конспект интегрированного занятия "Прогулка по весеннему лесу"

Обобщить знания детей по теме "Весна",уточнить знания детей о времени года,изменениях в природе,происходящих весной.Развивать речь детей,расширять словарный запас,ввести в активный словарь слово "стре...

План-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме: Конспект занятия: летит ракета к звездам

Программное содержание:1.Расширить знание детей о космосе и о космических полётах.2.Учить отвечать на вопросы, используя различные виды простых и сложных предложений.3.Активизировать словарь: космос, ...

План-конспект занятия ( старшая группа) :Конспект интегрированного занятия для старшей группы «Путешествие в прошлое», посвящённое 75-летию снятия блокады Ленинграда (Совместно с родителями)

В РАМКАХ ПРОЕКТА " НИКТО НЕ ЗАБЫТ, НИЧТО НЕ ЗАБЫТО" , БЫЛО РАЗРАБОТАНО И ПРОВЕДЕНО ЗАНЯТИЕ СОВМЕСТНО С РОДИТЕЛЯМИ ДЛЯ СТАРШЕЙ ГРУППЫ К 75- ЛЕТИЮ СНЯТИЯ БЛОКАДЫ ЛЕНИНГРАДА....