"Яраткан уенчыгынны әвәлә"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (старшая группа)

Газизянова Эльмира Саматовна

теләк буенча уенчык әвәлибез

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaratkan_uenchygynny_vl.docx17.99 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ «МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ»

МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

ТЕМА: «Яраткан уенчыгыңны әвәлә»

Зурлар төркемендә әвәләү шөгыленә конспект.

                                                                  Әзерләде:

                           тәрбияче Газизянова Э.С.

 

Татарстан

Түбән Кама шәһәре

86 нчы балалар бакчасы

Тема:

«Яраткан уенчыгыңны әвәлә»

Интегральләштерелгән белем бирү өлкәсе:

Социаль-коммуникатив үсеш.

Танып белү үсеше.

Сөйләм үстерү.

Сәнгати үсеш.

Төре:

Интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге.

Балалар катнашында эшчәнлекнең үзенчәлекле төрләре

коммуникатив, танып белү, сөйләм үстерү, иҗади эшчәнлек, дид.уен, ял минуты.

Максат:

Балалар  эшчәнлегендә интегральләшкән төр белән уңышлы шартлар тудырып әвәләү алымнарын ныгыту.

Бурычлар:

  1. Уенчык образын әвәләү аша күрсәтә белергә өйрәтүне дәвам итү;
  2. Әвәләү алымнарын ныгыту (уч төбе белән, бармаклар белән);
  3. Башланган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге уяту;
  4. Сөйләм телләрен үстерү.
  5. Уенчыкларга карата сак караш тәрбияләү.

Эшчәнлек барышында кулланылган методик алымнар һәм оештыру эшенең формалары:

  • Уен шартлары булдыру;
  • Күрсәтү;
  • Балаларның сөйләме;
  • Әңгәмә оештыру;
  • Ял минуты үткәрү;
  • Дидактик уен оештыру;
  • Балалар эшчәнлеге.

Җиһазлар һәм материаллар:

Такталар, стеклар, пластилиннар, балалар алып килгән уенчыклар.

Алдан эшләнгән эш:

Уенчыклар турында әңгәмә оештыру, яраткан уенчыкларын рәсемләү.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безнең төркемдә күпме уенчык бар. (тәрбияче балаларны уен почмакларына якынрак килүләрен сорый). Әйтегез эле алар нәрсәдән ясалган?

Балалар: Агачтан, пластмассадан, металдан һ.б. 

Тәрбияче: Сезнең һәр кайсыгызның яраткан уенчыгы бар, кайсыгыз уенчыгы турында сөйләргә тели? (1-2 бала уенчыгы турында сөйли).

Тәрбияче: Бугенге көндә уенчыкларны фабрикаларда ясыйлар. Хәзерге уенчыклар бик матур, төрле бизәкләр белән бизәлгән. Кайбер уенчыклар сөйләшә, җырлый беләләр,  ә кайберләре сикерә, оча алалар. Уенчыклар булмаса ничек булыр иде икән балалар?

Балалар: (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Уенчыклар безнең тормышыбызны бизиләр, күңелләребезне күтәрәләр. Алар ярдәмендә без күп кенә әйбергә өйрәнәбез.

Балалар, ә уенчыклар белән ничек уйнарга кирәк, аларга карата мөнәсәбәтебез ничек булырга тиеш?

Балалар: Аларны сакларга, уеннардан соң урыннарына яхшылап куярга кирәк. Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без дә үзебезнең фабрикабызны ачыйк. Ничек уйлыйсыз, безнең фабрика уенчыкларны нәрсәдән чыгыра торган була?

Балалар: Пластилиннан. 

Тәрбияче: Нинди төстәге пластилин белән әвәләргэ теләр идегез? (балаларга үзләре теләгән төсне сайлап алу мөмкинлеге бирү). Уенчыкларны әвәли башлаганчы, бергәләп әвәләү алымнарын искә төшереп алыйк. 

Нинди уенчык әвәләргә авырыксынган балаларга үзләренең яраткан уенчыкларын әвәләргә тәкъдим итү.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлекләре.

Тәрбияче: Әвәләгән вакытта уенчык формасы ике кул белән, ә вак өлешләре кул бармаклары белән әвәләнә. (балаларга ярдәм итә). 

Тәрбияче: Әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым,

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

Тәрбияче: Ә хәзер эшчәнлегебезне дәвам итик.

Уенчыкларыгызның вак өлешләрен онытмагыз. Курчак булса колакларын, күзләрен, борынын. Туп булса, бәлки аның төсле буйлары бардыр һ.б.

Тәрбияче: Менә уенчыкларыбыз әзер. Алар нинди?

Балалар: Матур, төрле төстә, бизәкле, күңелле.

Тәрбияче: Әйдәгез, уенчыкларыбызны кибеткә күргәзмәгә куябыз, ләкин башта алар белән уйнап алыйк.

Дидактик уен: “Уенчыклар ни эшли беләләр?”

Мисал:

Машина – чаба, әкрен бара, сигнал бирә...

Туп – сикерә, тәгәри...

Уеннан соң әвәләнгән уенчыкларны тактага тезеп, күргәзмәгә кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

Тема: «Минем яраткан китабым» Өлкәннәр төркеме өчен әңгәмә

Максат:Китап барлыкка килү тарихы белән танышу; китапка кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру; китап ясаучы кешеләрнең эшчәнлегенә хөрмәт тәрбияләү.Бурычлар:китаплар һәм китап ясаучылар турында бел...

Безнен яраткан эбилэр

старшая группа...

краткосрочный проект с детьми второй младшей группы "Минем яраткан уенчыкларым" (Мои любимые игрушки)

Презентация на татарском языке. Я  показала в своей работе какие игры и игровые ситуации я придумала для детей, чтобы закрепить знания татарского языка в режимных моментах....

Саба минем яраткан бистәм

Балаларны үзе яши торган урам, авыл, республика исемнәрен әйтергә өйрәтү; әйләнә-тирә (бистәнең төп объектлары) турындагы күзаллауларын үстерү; туган авылда булган вакыйгалар турындагы...

Сау бул, яраткан бакчабыз!

Бүген безнең бакчабыздаНичә ел инде менәШатлык күккә җиткән көн.Майның шушы көнендәБалалар бакчасыннанМәктәпләргә киткән көн....