Образовательная деятельность по художественно-эстетическому развитию "Тылсымлы балчык"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (подготовительная группа)

Хафизова Гелюся Фанисовна

Образовательная деятельность для подготовительной группе в ДОУ по художественно-эстетическому развитию

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_balchyk.docx20.94 КБ
Файл tatar_halkynyn_dekorativ.docx17.39 КБ

Предварительный просмотр:

     «Тылсымлы балчык» белем бирү эшчәнлеге (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: балаларны борынгы һәм хәзерге заман керамикасы белән таныштыруны дәвам иттерү, һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.Предметларның матур, бизәлешенең декоратив, тәэсирле булуын үзләштерү. Төрле ысул кулланып, савыт-саба әвәләргә өйрәтүне дәвам иттерү. Балчык белән пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгәтенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: измә балчык-глина, таякчыклар, трафарет, такта, юеш тукыма, экспонатлар, презентация, видео.

Эшчәнлек барышы:

Балалар әйдәгез бер-беребезгә хәерле көн теләп эшчәнлегебезне башлыйк.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа.

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә.

Сары кояшка сәлам.

Чиста һавага сәлам.

Олылыр һәм кечеләр,

Чын йөрәктән сәлам.

Балчыктан эшлэнгән әйберләрне(аларның сурәтләрен) сокланып карап чыгарга чакырам.

-Балалар игътибар белән карыйк әле. Бу уенчыклар, савыт-сабалар нинди материалдан ясалган икән?

-Без Чүлмәкче бабайга кунакка барсак, аның өен озак эзләп йөрмәс идек, чөнки койма башларында чүлмәкләр эленеп торыр. Ул да безнең кебек балчык белән уйнарга ярата икән.Чүлмәкче бабайны күрәсегез киләме?Әйдәгез, аның эшен карап алабыз.Ул үзенең оныгы белән савыт-саба ясый.

                              I   Видео күрсәтәм

Менә бит хәзер дә аны “чүлмәкче бабай” дип йөриләр. Әнә койма башларында чүлмәкләр эленгән.

-Яр астындагы балчыктан

Чүлмәкләр ясап карыйм.

Аннары, мичтә кыздыргач,

Сөт салырга да ярый.

      Менә Чүлмәкче бабай савыттан измә балчык-глина ала да, аны түгәрәк формасына китерә. Менә бабайның тылсымлы балчык кисәге җәелде һәм өскә менә башлады.Бабай кулын суга манчып чүлмәк рәвешен алган балчыкның тышкы ягын тигезли, чүлмәк шомарып, ялтырап китте.

-Менә, балалар, шулай итеп, оста куллары белән һәм бөтен күңелләрен биреп, безнең бабаларыбыз борын-борыннан балчыктан могҗизалар тудырган.

II Презентация

 Хәтта төрле түгәрәк формалы хайваннар сурәте кувшин-комганнарның тоткаларын һәм борыннарын бизәп торган. Ул хайваннар савыттагы ризыкны явыз рухлардан саклыйлар дип ышанганнар.Савытларның тышкы ягында горизонталь сызыклар белән бергә үсемлек, чәчәк бизәкләре дә барлыкка килгән.

-Ерак бабаларыбызның тормышы, аларның һөнәрләре турында каян беләбез соң без? Борынгы кешеләр яшәгән урында туфрак, балчык астында күмелеп калган чүлмәк ватыклары, эш коралары, иске акчалар, бизәнү әйберләре “сөйли” безгә элеккеге заман турында.

III Презентация «Казан милли музеенда Шубин иҗаты»

Югала барган керамика сәнгатен дәвам итүчеләр арасында Борис Николаевич Шубин да бар. Борис Шубин 1937 елда Чистай районында туган. 1958-1963-Васнецов исемендәге сәнгать училищесында укый. Аны уңышлы тәмамлап, Шубин Казанга төзелеш материаллары комбинатына эшкә килә. 1964 елда аның инициативасы белән биредә нәфис керамика цехы ачыла. Төрледән-төрле матур савыт-саба барлыкка килә. 2005 елда вафат була.

Аның Казан милли музеенда бик матур скульптуралары әле дә саклана.

Кечкенә генә чүлмәк кисәкләреннән күп тарихи серләр ачарга була.Аның нинди балчыктан ясалуына, ничек яндырылуына, нинди бизәкләр белән бизәлүенә карап, нинди халыктан икәнен, аларның ничек яшәгәннәрен белергә була. Ә аның өчен башта махсус балчык-глинаны елга  үткән җирләрдән карьерлардан казып алганнар.(Савыттагы балчыкны күрсәтәм)

Бу балчыкны безгә кулланыр өчен башта су кирәк булачак. Элек су кранда булмаган, каян алганнар безнең әби-бабайлар суны?(Чишмәдән) . Без дә сезнең белән чишмәдән су алып кайтыйк әле. “Көянтә” уены уйнарга чакырам. Борын-борыннан безнең әби-бабаларыбыз эшләре беткәч, бу уенны бик яратып уйнаганнар.

“Көянтә” татар халык уены.

Иелмәле-бөгелмәле

Көянтәң бардыр әле.

Үзең кебек матур гына

Дустың да бардыр әле.

Көянтәле кыз(малай): Иелмәле-сыгылмалы

                                       Көянтәм дә көянтәм.

                                       Үзем кебек дус кызымны

                                       Биетәм дә, биетәм.

Түгәрәктә парлап әйләнәләр дә , көй беткәч, көянтәне иптәшенә бирә. Уен шулай дәвам итә.

-Милли уеныбызны искә төшердек, хәзер инде без сезнең белән үзебез чүлмәкче-гончар булып карыйбыз.Декоратив тәлинкә ясап карыйк.

Схема буенча карыйк әле. Бу схемада нинди ысуллар кулланылган?

- балчыктан шар тәгәрәтеп, кысып әзрәк юкартабыз, аннан таяк ярдәмендә җәябез. Шул вакытта без яфрак куеп аның эзен төшерәбез. Һәм шаблон ярдәмендә  кырыйларын кисәбез. Тәлинкәнең кырыйларын күтәреп су белән әзрәк тигезлибез дә кибәргә калдырабыз. Ә инде без үзебезнең алъяпкычларны киеп эшкә керешсәк тә була.

Эшләрне ахырына кадәр җиткерүне күзәтү, балаларны мактап күңелен күтәрү.

Әвәләнгән әйберләрдән күргәзмә оештыру һәм киләчәк эшчәнлектә аларны буяулар белән бизәү.



Предварительный просмотр:

"Татар халкының декоратив-гамәли сәнгате нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый һәм эстетик сәләтләрен үстерү" методик куст берләшмәсендә чыгыш.

    «Халкыбызның күңел җәүһәрләре»

      Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү бик мөһим. Чөнки зәвыклылык балага олы тормыш юлына баскач та һәрвакыт кирәк. Кечкенәдән үк балаларны матурлыкны күрә белергә, аңа карап соклана белергә өйрәтергә кирәк. Эстетик тәрбия алган бала иҗат итәргә дә сәләтле була. Матурлыкны күрә алган бала беркайчан да начар юлга басмас дип уйлыйм.

     Без, педагоглар, яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле методларын эзлибез, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәсенә ныграк таянабыз. Балаларда халык иҗаты, милли – гамәли сәнгать, халык һөнәрчелеге белән кызыксыну хисе уяту максатыннан, сынлы сәнгать әсәрләре, декоратив – гамәли сәнгать үрнәкләре белән таныштыру бик кирәк.

     Мин Нурзиянең “Татар сынлы сәнгате”, Р.А. Борһанованың “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”на таянып эшлим. Бу программаның төп бурычларының берсе –балаларның сәләтләрен ачу, юнәлеш бирү һәм үстерү өчен шартлар тудырып, зирәк акыллы шәхес формалаштыру. Бу программаның иң уңышлы ягы – тәрбия белем бирү процессында милли – төбәк компонентларын кертү. Яңа социаль – икътисади шартлар балаларда милли аң, нәниләрне үз халкының тарихы, традицияләре, мәдәнияте белән таныштыру бурычын куя.      Балалар, иң беренче чиратта, үзе яши торган төбәкнең табигате, туган халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, сәнгатен, әдәбиятын, мәдәниятен аеруча яхшы белергә тиешләр.

     Балаларда халык иҗаты, милли – гамәли сәнгать, халык һөнәрчелеге белән кызыксыну хисе уяту максатыннан, сынлы сәнгать әсәрләре, декоратив – гамәли сәнгать үрнәкләре белән таныштырам.

     Эстетик тәрбия шөгыльләрдә һәм көндәлек эшчәнлек вакытында тормышка ашырыла. Сынлы сәнгать шөгыльләрендә, балаларның сәнгатьне аңлый алу сәләтләрен, эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү, милли сынлы сәнгате турында белемнәрен баету бурычлары куела. Мин үземнең эшемдә балаларның декоратив – гамәли сәнгатебез турында белемнәрен тирәнәйтү, милли орнамент белән кием – салымнарны, өй җиһазларын, савыт – сабаларны бизәргә өйрәтү, республикабыз архитектурасы турында мәгълүмат бирү, татар һәм рус халык рәссамнары, аларның иҗаты белән таныштыру бурычларын да тормышка ашыру максатын куям.

     Безнең балалар бакчасында балаларда декоратив гамәли сәнгатьне үстерү өчен төрле сәнгать кешеләре белән очрашулар да оештырыла.

      Татарстанның башка шәһәр, районарыннан чыккан сәнгать белән балаларны  таныштырырга тырышабыз.

     Актүбә эшчеләр бистәсеннән “Актүбә уенчыгы” үз эшчәнлеген даими  күрсәтергә килә. Аларның балчыктан эшләнгән уенчыклары балаларда аеруча  кызыксыну уята.

    Ютазы районыннан келәм туку эшчәнлеген дә балалар белән кызыксынып карадык. Гади генә җепләр белән бик катлаулы матур кул эшләре балаларда эстетик зәвык тәрбияли.Туган якка карата хөрмәт уята.

    Шулай ук халкыбызның борын – борыннан килгән һәм хәзер дә әһәмиятен югалтмаган чигү сәнгате аша балаларда эстетик зәвык тәрбияләү эшчәнлегебездә шулай ук мөһим урын алып тора. Чигү сәнгатендә халкыбызның дөньяны эстетик күзаллавы, дине, тарихы, гореф –гадәтләре, фантазиясе, яраткан төсләре чагыла. Яшь буынны тирә – юнебездәге гүзәллекне күрергә һәм шулар нигезендә иҗат итәргә өйрәтү гаять зур һәм кирәкле эш дип саныйм.

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект Непосредственно-образовательной деятельности по художественно-эстетическому развитию область «Художественное творчество» (нетрадиционные техники рисования) в первой младшей группе (2-3 года) Тема: «Забытый день рождения»

Уважаемые коллеги! Представляю вашему вниманию конспект НОД по теме "Забытый день рождения". Основная цель моей разработки: знакомить малышей 2-3 лет с нетрадиционными техниками рисования и формироват...

Конспект непосредственно образовательной деятельности по художественно-эстетическому развитию в группе компенсирующей направленности для детей 5-6 лет (образовательная область «Художественное творчество»).Тема: лепка из соленого теста"Зайки на полянке"

Тема: лепка из соленого теста «Зайки на полянке». Интегрируемые образовательные области: «Познание»,  «Художественное творчество», «Здоровье»,  «Физическая культура», «Чтение художестве...

Конспект непосредственной организационной образовательной деятельности по художественному - эстетическому развитию (художественное творчество) с использованием здоровьесберегающих технологий на тему: «Путешествие в страну Здоровей-ка» для детей старше

Конспект непосредственной организационной образовательной деятельности по  художественному -  эстетическому развитию (художественное творчество) с использованием здоровьесберегающих технолог...