Әтилəр катнашында зурлар һəм мəктəпкə əзерлек төркемнəре белəн «Аҗаган» уены.
план-конспект занятия по физкультуре (подготовительная группа) по теме

Хайруллина Назия Адгамовна

Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, гаскəр төрлəре белəн таныштыру, балаларда Туган илне сакларга омтылыш уяту, мөстəкыйльлелек, аңлы дисциплина, үзара дустанə мөнəсəбəт, ихтыяр көче, тапкырлык тəрбиялəү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әтилəр катнашында зурлар һəм мəктəпкə

əзерлек төркемнəре белəн «Аҗаган» уены.

Уенның максаты: Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, гаскəр төрлəре белəн таныштыру, балаларда Туган илне сакларга омтылыш уяту, мөстəкыйльлелек, аңлы дисциплина, үзара дустанə мөнəсəбəт, ихтыяр көче, тапкырлык тəрбиялəү.

Кирəкле җиһазлар һəм атрибутлар:

- хəрби генерал киеме;

- «чəнечкеле чыбык аша шуыш» уенын башкару өчен бау;

- «Төз ат!» уены өчен гранаталар;

- «Снайперлар» уены өчен ком тутырылган вак капчыклар;

- «Кырны минадан чистарту» уены өчен пластик шешəлəр (һəр отрядка 4əр);

- «Каршылыкны җиңү» уены өчен кыршау кидерелгəн капчык, 4 кыршау, 6 кегли (һəр отряд өчен).

- Магнитофон, марш һəм хəрби җырлар язылган аудиокассеталар.

Һəр төркем өчен кирəк – яраклар:

- малайларга солдат формасы элементлары (погон – кызыл, каеш, граната, пистолет яки мылтык, рюкзак).

- кызларга медсестра киемнəренең элементлары (Кызыл хаҗ

тамгасы сугылган яулык, медсумка).

- əтилəргə солдат формасы элементлары.

- маршрут планы

- мактау кəгазьлəре

- биремнəр пакеты

- медицина аптечкасы

- салют аттыру өчен ракета

Хəзерлек эшлəре:

- «Аҗаган» уенын башкарып чыгу өчен штаб булдыру

- һəр штаб əгъзасына эш бүленеше

- күрсəтмəлелек булдыру – белдерү язу.

- отрядта балалар арасында бүленеш – командир билгелəү

- хəрби темага шөгыльлəр уздыру

 - «Без – хəрби очучылар» - дигəн иртəнге гимнастика үткəрү

- сугышчан җыр һəм марш атларга өйрəтү

- командирларга рапорт бирергə өйрəтү.

        Уен барышы: Хəрби марш астында командирлар җитəкчелегендə I – II отрядлар мəйданчыкта билгелəнгəн урынга чыгып баса.

        Тантаналы көй астында Генерал чыга.

        Генерал: Исəнмесез, иптəш солдатлар!

        Солдатлар (балалар һəм əтилəр): И-сəн-ме-сез!

        Генерал: Иптəш солдатлар! Сезне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белəн тəбрик итəм! Урра! (Солдатлар 3 тапкыр урра кычкыра).

Хəрби штабта киеренке хəл килеп чыкты: сейфтан бик мөһим кəгазьлəр югалды. Сезең алга, шуны табып китереп бирү максаты куела. Бу бик мөһим һəм катлаулы эш. Табуы да бик кыен булачак. Шушы киеренке хəлдəн чыгу өчен əтилəрегез дə ярдəмгə килəчəклəр дип ышанып калам. Сездəн батырлык, кыюлык, тапкырлык сорала.

        Сез хəрби бурычны үтəргə əзерме?

        Солдатлар: Ә-зер!

        Генерал: Отряд командирларына хəзерлек турында рапорт тапшырырга!

I отряд командиры: Отряд, равняйсь, смирно! (хəрби адым белəн генерал каршысына килə, уң кулын чигəсенə куеп):

 Иптəш Генерал, «Яшь солдатлар» отряды хəрби биремне үтəргə əзер! Отряд командиры - Ибатуллин Айнур!

Безең девиз: 1-2-3 безнең кулда көч.

Безнең җыр: «Булдыклы солдатлар».

Рапорт тапшырылды!

Генерал: Рапорт кабул ителде.

Командир: Отряд, вольно!

Генерал: «Чик сакчылары» отряды командирына рапорт тапшырырга!

II отряд командиры: Отряд,равняйсь! Смирно! (хəрби адым белəн генерал каршысына килə, уң кулын чигəсенə куеп):

- Иптəш Генерал, «Чик сакчылары» отряды хəрби биремне үтəргə əзер! Отряд командиры - Даутов Ислам!

Безнең девиз: Бердəмлектə безнең көч.

Безнең җыр: «Солдатта булган дилəр».

Җырдан соң II отряд командиры:

        Рапорт тапшырылды!- дип əйтə.

Генерал: Рапорт кабул ителде!

Командир: Отряд, вольно!

Генерал: Иптəш солдатар! Сугышчан биремне башкару өчен сезгə план бирелə. Анда зəңгəр сызык белəн хəрəкəтнең башланган урыны, ə кызыл сызык белəн билгелəнгəн урында югалган кəгазьлəр пакеты. Уклар белəн юнəлеш күрсəтелгəн булачак. Югалган документлар табылгач, штабка килеп тапшырасы һəм рапорт бирəсе! Бирем аңлашылдымы? Командирларга килеп маршрут планын алырга!

(I һəм II отряд командирлары килеп генералдан маршрут планын алалар).

Генерал: Баш-ла-дык!

(Солдатлар отрядта маршрут планын ачалар, танышалар).

I сугышчан уен: «Чəнечкеле чыбык аша шуыш!»

Максат: Казыкка тарттырылган бау аша һəр солдат алга таба шуыша.

Уен кагыйдəсе: чəнечкеле чыбыкка тиеп киткəн солдат яраланган санала, санитарлар аңа ярдəм күрсəтə. Мəктəпкə əзерлеккə бау биеклеге 45 см,зурлар төркеменə 50 см.

II сугышчан уен: «Төз ат !»

Максат:. һəр солдат икешəр граната ераклыкка  атарга тиеш.

Уен кагыйдасе: Мəктəпкə əзерлек төркеме ераклыкка 6 м. ,зурлар төркеме 4-5 м.  ,əтилəргə - 12м.

III сугышчан уен: «Снайперлар»

Максат: Ком тутырылган капчык белəн дошманның хəрби кирəк-ярак тутырылган мшинасына тидерəсе.

Кагыйдəсе: Ком тутырылган капчыкны дошман машинасына тидерəсе, ыргытканда сызыктан узасы тугел, югыйсə минага басып шартлавың бар. (Мəктəпкə əзерлек төркеменə тезлəнгəн килеш уң кул  белəн 4-5 м дан ату, əтилəргə ятып 7 м ераклыктан,зурлар төркеменə басып 3 м. ераклыктан).

IV сугышчан уен: «Кырны минадан чистарту».

Максат: Кар астында күмелгəн пластик шешəлəрне табып аласы.

Уен кагыйдəсе: Табылган шешəлəрнең бөкелəрен ачасы аннан соң гына  аласы, бөкесен ачмыйча гына тартып алсаң мина шартлаган була.

V сугышчан уен: «Каршылыкны җиңү!»

Максат: Отрядның һəр солдаты борыла-борыла кеглилар арасыннан йөгереп, 5 кыршау аша сикереп тюнель аша узарга тиеш.

Уен кагыйдəсе: Читтəн ярдəм кабул ителми,тизрəк каршылыкны узарга кирəк.

Һəр 2 отрядта маршрут планы буенча кызыл сызык белəн тамгаланган урыннан пакетларны табып алалар.

Ярыш тəмам.

Отряд белəн штаб каршысына килеп тезелү.

Генерал: Тынлык,смирно! Командирларга рапорт тапшырырга əзерлəнергə!

I «Яшь солдатлар» отрядына рапорт тапшырырга!

I отряд командиры: Отряд,смирно! Ихтибар уртага! (Ибатуллин Айнур)

(үзе строй адымы белəн Генерал каршысына килеп баса, куллар чигəдə)

-Иптəш Генерал! «Яшь солдатлар» отряды куелган максатны үтəде! Отряд командиры Ибатуллин Айнур. Рапорт бирелде.

(Командир пакетны генералга тапшыра)

Генерал: (пакетны ала). Рапорт кабул ителде.

(И.Айнур отряд каршысына басып үз урынына баса)

«Чик сакчылары» отрядына рапорт тапшырырга.

II отряд командиры: Отряд, смирно! Ихтибар уртага!

(үзе строй адымы белəн Генерал каршысына килеп баса,куллар чигəдə)

-Иптəш Генерал! «Чик сакчылар» отряды куелган максатны үтəде. Отряд командиры Даутов Ислам. Рапорт бирелде!

(Командир пакетны генералга тапшыра)

Генерал: (пакетны ала) рапорт кабул ителде!

(Д.Ислам отряд каршысына барып баса.)

Генерал: Солдатлар! Сез биремне үтəдегез. Югалган документларны штабка, кайтарып бирелде. Барыгызга да рəхмəтемне белдерəм! Булдырдыгыз! Ә пакета безнең балалар бакчасының янгыннан чыгу план схемасы иде. Бу бик мөһим документ. Ансыз сез бу бинада тəрбиялəнə алмыйсыз!

Сугышчан бурычны төгəл һəм вакытында үтəгəн, күрсəткəн батырлыгыгыз  өчен сезне «Мактау кəгазе» белəн бүлəклим.

(Командирлар бүлəкне килеп алалар)

Гел шулай кыю, батыр булыгыз! Ур-ра, солдатлар! Ур-ра, Ур-ра, Ур-ра!

( 3 тапкыр күмəклəшеп бер тавышка кычкыралар!)

Бу вакытта Салют аттырыла.

Уен тəмам.

                                                                                           Хайруллина.Н.А.

                                                                                                 22.02.11

22 февраль 2012 ел көнне сəг. 10.30 да «Яшь солдатлар» (зурлар төркеме) һəм «Чик сакчылары» (мəктəпкə əзерлек төркеме) арасында «Аҗаган» уены үткəрелə. Уенда Исхакова Нəфисəнең I отряды һəм  Ибатуллин Айнурның II отряды катнашачак.

Хөрмəтле əтилəр уен сезнең катнашуда узачак. Барыгызны да уен – бəйрəмгə көтеп калабыз!

Генерал  Шарипов Ш.Ш.

Ярдəмчелəре  –  Хайруллина Н.Ә.

                              Закиева Г.И.

                              Юсупова Р.М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә балаларга патриотик тәрбия бирү.

Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә....

Каз өмәсе. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен музыкаль кичә

Балалар бакчасына йөрүче балаларны халкыбызның йола- гадәтләре белән таныштыру максатыннан без күңелле бәйрәм оештырдык....

Әбием сандыгы. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен музыкаль кичә

Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту...

Яңа ел килә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу

Печкин (укый)Тыңлагыз, тыңлагыз,Урмандагы бар җанвар!Тиздән чыршы бәйрәме-Кыш бабайдан хәбәр бар.Онытмагыз үзегез беләнҖыр-биюләр, уеннарныЯрамый калдырырга!...

Орчык өмәсе (зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бәйрәм сценарие)

Максат: Милли хәзинәбез булган татар халык йола- бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен гомумиләштерү.Бурычлар:1 балаларда милли мәдәнияткә, гореф – гадәтләргә, туган телгә мәхәббәт тәрб...

"Муса Җәлил- безнең йөрәкләрдә". Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм сценариясе"

сцСценарий праздника в средней и подготовительной группе по творчесиву Мусы Джалиля....