Орчык өмәсе (зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бәйрәм сценарие)
материал (подготовительная группа)

Гасимова Раиля Гарафутдиновна

 Максат: Милли хәзинәбез булган татар халык йола- бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен гомумиләштерү.

Бурычлар:

1 балаларда милли мәдәнияткә, гореф – гадәтләргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

2. сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү, танып белү эшчәнлеген кинңәйтү, табышмак- сорауларга дөрес җавап бирү, баланың хәтерен һәм уй – фикерен үстерү.

3 . халкыбыз традицияләренең әхлак тәрбиясенә йогынтысын аңлату һәм аларның шөгелен өйрәнү.

Яшь төркеме: Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме (6-7 яшь) балалары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл orchyk_omse.docx177.88 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе “Түбән Ушмы балалар бакчасы”

“Орчык өмәсе”

(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бәйрәм сценарие)

IMG-20200212-WA0033.jpg

Тәрбияче: Гасимова Р.Г.

 

2022 нче  ел.

 Максат: Милли хәзинәбез булган татар халык йола- бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен гомумиләштерү.

Бурычлар:

1 балаларда милли мәдәнияткә, гореф – гадәтләргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

2. сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү, танып белү эшчәнлеген кинңәйтү, табышмак- сорауларга дөрес җавап бирү, баланың хэтерен һәм уй – фикерен үстерү.

3 . халкыбыз традицияләренең әхлак тәрбиясенә йогынтысын аңлату һәм аларның шөгелен өйршнү.

Яшь төркеме: Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме (6-7 яшь) балалары.

Җиһаз: Милли бизәлештәге өй эче куренеше.

Катнашалар: Алып баручы, Хуҗабикә- Гөлҗамал. Шамил бабай, Килен һәм балалар.

Гөлҗамал:

Килен, килен башкалар күренми. Түбән урамнар, югары очлар юк, әле улым, барысында җыеп алып кер.

1 бала чыгып барысында кунакларны - әбиләрне алып керә ( Исәнләшү, әбиләрне йон эрләргә, оекбаш бәйләргә утырту)

 Гөлҗамал: “Орчык өмәсе” – безгә әби-бабаларбыздан калган мирас ул, балалар. Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч уздырыла. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерләп куя. Кичтән тәм- томнар көйли. Өмәгә күрше- күлән, дус-ишләр чакырыла. Бергәләп җыелгач, күмәк эш башлана: кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер йомгак чорный, кемдер бәйли. Эшне бүлешеп эшлиләр. Ә инде күңелсез булмасын өчен, болар барысы да уен- көлке, җыр - бию белән үрелеп бара. Эшләр тәмамлангач, хуҗа эшчеләрен тәмле ризыклар белән сыйлый. Менә бүген бездә шундый бәйрәм инде. Өмәгә килгәч сез дә эшсез тормагыз. (эш бүлеп бирә)

Бабай: Егетләр, әйдәгез сез минем янгарак җыелыгыз.

(күмәк җыр)

Уйна тальян гармуныңны

Телләре лә батмасын шул,

Уят үзәкләрен өзеп,

Кызлар йоклап ятмасын.

Уят үзәкләрен өзеп,

Кызлар йоклап ятмасын.

Алып баручы: Әйе гөмер узган, тула оек белән чабаталар тузган. ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Үткәннәребезгә итирам – киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемен дә, йөзен дә, хезмәт  җимеләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.Халкыбызның гүзәл бәйрәмнәре һәм күркәм гадәтләре бүген дә авылыбызның даны булсын, һөнәр ияләренең юлларын яктыртсын. Үткәннәрне киләчәккә бәйләп, авылыбызның борынгы сәнгатьләрен, “Һөнәрләр авылы” дигән данлы исемен саклыйк. Ил – көннәребез имин, күгебез аяз, бәхетләребез тулы, уңышларыбыз мул булсын!..

Гөлҗамал :

Бәхетле кешенең кунагы бергә йөри диләр.

Күрегез әле күпме өмәчеләр, кунаклар килгән.

  • килен син өмәчеләрне урнаштыр.

                                   Борынгыдан килгән бәйрәм

                                   Халкыбызның орчык өмәсе.

                                   Барыйк әйдә әбиләргә,

                                   Кайсыгызның килә күрәсе?!

                                   Бергәләшеп җырлый-җырлый

                                   Йон язарбыз утырып.

                                   Оста куллар йон эрләрләр

                                   Орчыкларын тутырып.

                                   Кемдер әзер йомгаклардан

                                   Бияләй-оекбаш бәйләр,

                                   Өмәбездә күмәк эшләү

                                   Булыр бер дигән бәйрәм.

Хуҗабикә:

  • И, яшьтәш, син гомер буе шулай тигез, гәрәбәдәй йон эрләдең, кулың гел ятып тора синең, эрләгән җепләреңнән бәйләнгән бияләй-оекбашларың да матур була, күрегез әле сез аның орчык тәгәрәтүен.

              Хәдичә:

  • И, Гөлҗамал, җепнең тигез булу сере миндә түгел бит, синең картың ясаган орчыклардан бит. Ул ясаган орчыклар шундый җайлы, кулга ятып тора.

Күмәк җыр: “Эх күңелле өмәсе” – татар халык җыры.

Шамил бабай:

  • Өмәгә килеп җитә алмыйм дип кызулап килдем. Малайларга бүген орчык ясау серләрен өйрәтмәкче булам бит. Килегез әле, улларым, кайсыгызның кулы җитез...

     Малайлар Шамил бабай белән орчык ясарга; кызлар төркем-төркем йон тетәргә, йомгак чорнарга утыралар.

Гөлҗамал:

Табышмак әйтәм мин сезгә,

Йон бирә нәрсә безгә?

                               (сарык)

Сарык асрамасаң – йоны да, ите дә булмый. Ул безне туендыра да, киендерә дә икән.

  • Сарыкның кайсы вакытта йонын алалар?

                                      (көз көне, яз көне)

  • Кайсы вакытта алган йон йомшаграк була?

                                                   (яз)

   

Башта йонын тетәбез, аннан эрлибез, йомгакларга чорныйбыз, бияләй-оекбаш бәйлибез.

     Сарык йоныннан тагын ниләр бәйләп була (сандыктан алып күрсәтү)

             Шамил бабай:

  • Киез итекләр турында әйтергә онытып торам икән бит, балалар. Салкын кышларда безнең аякларыбызны җылытучы киез итекләр дә сарык йоныннан басыла бит (итек басу өчен кирәкле эш кораллары белән итек калыплап күрсәтү)
  • Саҗидә әбиебез бик матур җырлый, әйдәгез аны тыңлыйк (татар халык җыры “Дусларым” башкарыла).

Шамил бабай йомгак белән хәрәкәтле уен оештыра.

  • Мин дә бит сезгә төрле әйтемнәр, эндәшләр өйрәткән идем, әйдәгез әле кемнәр әйтә белә?

   1 нче бала:      Кояш чык, чык,чык,

                              Тәти кашык базарда,

                              Майлы ботка казанда,

                              Кояш чыга ялтырап

                              Бабай чыга калтырап.

  2 нче бала:          Яңгыр яу-яу-яу

                               Бакчаларда алмагач.

                               Корый яңгыр яумагач,

                               Бакчалардан ни файда,

                               Алма пешеп тормагач.

   3 нче бала:         Борынгыдан килгән йола

                               Әбиләрнең орчык өмәсе,

                               Һәркемнең дә килә бит ул

                            Җылы оекбашлар киясе.

    4 нче бала:     Бабам үстергән сарыкның

                            Йоннары йомшак бигрәк

                            Бияләй-оекбаш бәйләргә,

                            Җитезлек бик-бик кирәк.

     5 нче бала:   Әбием бәйләгән бияләйне

                            Уйнаганда киярмен.

                            Бабам белән әбиемә

                            Бик зур рәхмәт диярмен.

Җырлы-биюле уен :“Капкалы”

Килен:

  • Ә хәзер өмәбезгә нәтиҗә ясыйк әле. Әбиләр ничә йомгак эрләгән икән? Кем бәйләгән оекбаш йомшаграк, матуррак?
  • Ә безнең малайлар Шамил бабай белән ничә орчык ясаганнар?

Хөрмәтле әбиләр, Шамил бабай, кадерле балалар, өмә сезгә ошадымы? Өмәгә килүегезгә барыгызга да зур рәхмәт.

Өмә ахырында барлык кунаклар, өмәчеләр белән чәй эчү, уүмәк җырлар җырлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтилəр катнашында зурлар һəм мəктəпкə əзерлек төркемнəре белəн «Аҗаган» уены.

Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, гаскəр төрлəре белəн таныштыру, балаларда Туган илне сакларга омтылыш уяту, мөстəкыйльлелек, аңлы дисциплина, үзара дустанə...

Сценарий. Яңа ел бәйрәме мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

Яңа ел бәйрәме.Мәктәпкә әзерлек төркеме....

" Су буенда кичке уен " (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий)

Максат:1). Балаларның җырлы-моңлы , биюле уеннары аша гасырлар буенчаүткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу;2).  Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү;3).  Уен ба...

“Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!” (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сценарий)

   Нәүрүз – мөселманнарның табигать уянганда, яңа ел бәйрәме буларак үткәрелгән. Бу бәйрәм буыннан буынга тапшырылып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Нәүрүз бәйрәмен яз көне...

Сценарий "Кадерле әнием " (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү....