Джунгли чакыра
план-конспект занятия по физкультуре (старшая группа) по теме

Хамидуллина Минеясира Минахматовна

Интегральләштерелгән ачык шөгыль 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dzhungli_chakyra.docx16.24 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Ядегәр авылы балалар бакчасы"

"Джунгли чакыра"

Экологик тәрбия һәм физкультура шөгыльләрен эченә алган интегральләштерелгән ачык шөгыль

Тәрбиячеләр: Вафина К.Ш.

Хамидуллина М.М.

-2008-

Экологик тәрбия һәм физкультура шөгыльләрен эченә алган интегральләштерелгән шөгыль

Тема. "Джунгли чакыра"

Максат. Балаларда экзотик хайваннарга кызыксыну уяту, алар турында мәгълүмат бирү, хайваннарга сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Балаларда җитезлек, төгәллек, үзара көндәшлек хисләре тәрбияләү.

Кулланма. Хайваннар турында рәсемнәр, ярышлар өчен уенчыклар, обручлар, спорт инвентаре.

Материал. Т.А.Носкова "Программа экологического воспитания детей дошкольного возраста" китабы, 168-170 бит;    "Животный мир Африки",   "Животный мир Южной Америки" брошюралары.

Шөгыль   барышы.

 1. Кереш әңгәмә.

Бездән бик-бик еракта,

Биек таулар артында,

Зур диңгезләр артында

Бар гаҗәеп урманнар.

Анда һәрвакыт җылы,

 Җәелеп үсә пальмалар.

Үрелеп кенә аласы –

Агачларда бананнар!

 Яши анда маймыллар,

Жираф, филләр, еланнар,

Юлбарыс, арысланнар,

Коало дигән аюлар.

 Якын-тирә сулыкларда

Яшиләр бегемотлар.

Мөгезборын, крокодиллар,

Ялкау ташбака да бар.

Көн саен яңгыр ява,

Бик рәхәт, дымлы һава.

Ул урманның исеме –

Джунгли диеп атала.

2 Рәсемнәр буенча әңгәмә.

-Балалар, бу хайван сезгә танышмы? Аның исеме ничек?

- Әйе, бу арыслан - хайваннар патшасы. Алар мәче нәселеннән. Ата арысланның башы йөнтәс була. Ул салмак кына, үзен бик дәрәҗәле тотып атлап йөри. Шуҗа күрә аны хайваннар патшасы дигәннәр дә инде. Ә үзе бик ялкау. Ауга да күп вакыт ана арыслан йөри. Аларның тырнаклары бик үткен, алар ерткыч хайваннар , җәнлекләрне бик тиз ботарлап ташлыйлар. Бары тик зур филләр, мөгезборын,   буйволлар гына алардан курыкмый.

- Ә менә бу фил. Алар бик зур, хәтта дүрт метр биеклектә булырга да мөмкин.Филләр көтүләре белән йөгергәндә хәтта җирләр селкенеп тора. Аның озын шланг сыман борыны кул хезмәтен дә үти. Ул аның белән бананнарны һәм башка җимешләрне, сусыл

агач ботакларын өзеп ала да авызына озата. Филләр кеше сыман озын гомерле. Хәтта 80 яшькә кадәр яшәргә мөмкиннәр.

Шундый ук әңгәмәләр юлбарыс, көнгерә, попугай, мөгезборын, бегемотлар турында да алып барыла.

З.Физкультминутка.

Без барабыз, без барабыз,

Африкага юл алабыз,

 Без йөзәбез,без йөзәбез,

Зур диңгезләрне кичәбез.

Ә-ә-ә Африкада менә мондый таулар,

 Ә-ә-ә Африкада шушындый елгалар.

 Ә-ә-ә крокодиллар, бегемотлар,

Ә-ә-ә маймыллыр һәм кашалотлар,

 һә-ә-м ямь-яшел, бик матур попугай.

4. Уен "Джунгли чакыра". Балаларга экзотик хайван рәсеме төшерелгән значоклар тагыла.

  1. "Кем җитез?" Ике боҗра куела, залның икенче башына Зәр уенчык, алар уртасына кулъяулык   куела. Ике бала чыгып, башта боҗра уртасында марш атлап йөриләр, көй туктауга берәмләп, уенчыкларны боҗрага ташыйлар, иң соңыннан кулъяулыкны алырга тиеш булалар. Кем кулъяулыкны беренче күтәрә, шул җиңүче була.
  2. "Тигрлар ярышы" Ике бала башта эскәмиядән йөгерәләр,   аннары өстәл астыннан шуышалар, боҗра аша чыгалар, кабат эскәмиядән йөгерәләр һәм урыннарына басалар.
  3. "Пирамида төзү" Бер өстәлдән икенчесенә берәмләп пирамида ташу һәм боҗрага киертү.
  4. "Көнгерәләр ярышы."   Бот арасына шар кыстырып, ярышу.
  5. Бик-бик рәхәт булганга,
    Вакыт бигрәк тиз үтте.
    Джунгли белән саубуллашып,
    Өйгә кайтыр чак җитте.
  6. -Әйдәгез, балалар джунгли белән саубуллашыйк та өйгә кайтыйк.

-Сау бул, джунгли!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Спортивно-экологический праздник "Путешествие в джунгли"

Праздник нацелен на уточнение и расширение представлений детей о животных жарких стран, на закрепление  у детей навыков выполнения физических упражнений через подвижные игры и эстафеты. На праздн...

"Куянкай кунакка чакыра"

Тема: «Куянкай кунакка чакыра» Максатлар: 1. Яшелчәләрне белдерә торган исемнәр(бәрәңге,помидор,суган,чеснок,кыяр,кишер) һәм аларның үзлекләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлек за...

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Программа эчтәлеге.Белем бирү:·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

"Акбай приглашает в гости – Акбай кунакка чакыра" Разработка занятия по татарскому языку для старшей группы.

"Акбай приглашает в гости – Акбай кунакка чакыра" Разработка занятия по татарскому языку для старшей группы....