"Әти, әни һәм мин- тату спортив гаилә"
материал по физкультуре (младшая группа) на тему

Халитова Алсу Рафиковна


Беренче кечкенәләр төркемендә спортив чараның сценариясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sportiv_chara.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әтиләр һәм әниләр көненә багышланган спортив чара: «Әти, әни һәм мин – тату спортив гаилә».

Катнашалар: беренче кечкенәләр төркеме балалары, әниләр, әтиләр, куян.

Җиһазлар:  гимнастик  такта,  үрмәләү өчен дугалар,  4 кыршау, ике туп, тартмада кубиклар,   бию өчен флаглар, төсле яулыклар (бию өчен), бүләкләргә медальоннар, сикергечләр.

Чараның барышы:

  • Чыгу (балалар музыка астына флаглар белән чыгалар, түгәрәкләп атлыйлар).
  • Исәнләшү. Алып баручы: Исәнмесез, балалар, әтиләр һәм әниләр! Без бүген барыбызда спортив чарага җыелдык. Балалар, без бүген әтиләргә һәм әниләргә физкультура шөгылендә  нәрсәләр эшләргә йөрәнгәнебезне күрсәтербез.  Ләкин безнең бәйрәмебез гади залда түгел урманда үтәр. Без бүген урманга барабыз. Урман бик еракта икән. Әйдәгез әле урманга барганчы кулларыбызны, аякларыбызны язып җибәрик. Гимнастика ясыйк.
  • Гимнастика ясау (музыка астына).
  • Урманга бару. 1)Гимнастик тактада йөрү (тауга менү).

                                2)Үрмәләү өчен дугалар астыннан үрмәләп чыгу (туннель).

                                3) Кыршаудан кыршауга сикерү  (инеш аша чыгу).

  • Куян өендә. Алып баручы : Шулай итеп, балалар, без урманга барып җиттек. Карагыз әле, бу өйдә кем яши икән? (куян). Әйдәгез, ишек шакып карыйк әле. (Шакыйлар. Куян килеп чыга).

Куян: Исәнмесез, балалар! (Исәнме, куян!) Балалар, мин сезне бик сагынып көттем. Миңа үземә генә урманда яшәве күңелсез. Минем белән әзрәк уйнап – биеп китмәссез  микән? Алып баручы: Куян, без синең белән бик күңелле итеп бәйрәм итәрбез. Әйдәгез, балалар, куянга җыр җырлап күрсәтик.

  • «Минем сеңлем бик тәти»» (җыр башкарыла).

Алып баручы: Куян , күптән түгел генә әтиләр бәйрәме булып узды. Без сиңа әтиләр турында бик матур бер шигырь дә  сөйләп күрсәтәбез.

  • Шигырь сөйләү. (Сөмбел сөйли).

Бәйрәм бүген :

Һәммәсе дә әзер

Чәй кайнаган күптән,

Мичтә бәлеш пешкән

Тик әтинең кайтып

Җитәсе бар эштән.

Сагынып, барыбыздан элек

Әтине мин көтәм.

Ул кайтудан да зур

Шатлык бармы икән

 Бу дөньяда бүтән?

Алып баручы.Әтиләрне үткән бәйрәм белән котлыйбыз, аларга нык сәламәтлек, озын гомер, бәхетләр телибез. Ә хәзер әйдәгез әтиләр белән бер ике уен уйнап алабыз.

  • Эстафета -уен “Сикергечтән сикерү”. (Әтиләр ике командага бүленә).
  • Эстафета-уен “Көнгерә”. (Балалар әтиләре яннарына басалар, әтиләре балаларын күтәреп йөгерә).

Алып баручы: Балалар, әтиләр бәйрәмен икенче төрле итеп әйткәндә Ватан сакчылары көне дип әйтәләр. Бу бәйрәм әтиләр бәйрәме генә түгел, малалайлар бәйрәме дә, чөнки зур булып үскәч, алар да ватаныбыз сакчылары булачак. Ә хәзер безнең егетләребез флаглар белән бию башкарырлар.

  • Флаглар белән бию” (малайлар башкара).

Алып баручы: малайларыбызны  узган бәйрәм белән котлыйбыз, аларга тәртипле булырга, әти-әниләрен куандырып үсәргә телибез. Ә хәзер малайларны һәм әниләрне котлап кызлар башкаруында бию.

  • Төсле яулыклар” (кызлар башкара).

Алып баручы: Тиздән язның иң матур, иң күркәм бәйрәме -  әниләр бәйрәме җитә. Әниләребез безнең ин кадерле, иң яраткан кешеләребез.  Әниләрне киләчәк бәйрәм белән котлыйбыз! Аларга да саулык, озын гомер, шатлыклар телибез. Ә инде хәзер әниләребезне котлап шигырь башкарабыз.  

  • Әни турында шигырь. (Раиль сөйли).

Кояш көлә, мин елмаям,

8 март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын

Әни бәйрәме икәнен,

Әти дә белеп торсын.

  • Әниләр эстафетасы. “Кыршаулар белән йөгерү” (ике командага бүленеп).
  • Әниләр эстафетасы “Паровоз” (әниләр бер -бер артлы паровоз булып йөриләр).

Алып баручы: Балалар, әтиләр һәм әниләр безгә матур итеп эстафета уеннары уйнап күрсәттеләр. Ә хәзер әйдәгез без аларга уенлы бию биеп күрсәтик.

  • “Әйдә” уенлы бию.
  • Балалар эстафетасы. «Туп белән йөгерү» (ике командага бүленеп  тупны бер берсенә бирү).
  • Балалар эстафетасы «Кубикларны күчерү» ( ике командага бүленеп кубикларны бер кыршаудан икенче кыршауга күчерү).
  • Куян белән хушлашу. Куян: балалар, миңа сезнең белән бик күңелле булды, тырышып уйнаган өчен мин сезгә бүләкләр өләшәм. Тагын минем янга урманга кунакка килерсез.( Куян медальләр өләшә)
  • Бүләкләү. Алып баручы: Балалар, без дә куянга рәхмәт әйтик. Бакчабызга кайтыйк.  Уеннарда катнашкан, безне карап утырган  барлык ата-аналарга бик зур рәхмәт.
  • Залдан чыгу ( музыка астына).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Әти, Әни һәм мин - спорт гаиләсе

Спорт турында матур шигырьләр сөйләү, ярышларда катнашу һәм ярышларда җиңү теләгенә омтылу....

Занятие по развитию речи в старшей группе "Тату гаилә"

Тема: «Тату гаилә» Максат. Бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү, игътибарлылыкны арттыру, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү; [ә] авазының дөрес әйтелешен ныгыт...

Без дус,тату гаилә

Максат: гаилә темасына кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга өйрәтү.Бурычлар:Белем бирү бурычы: гаилә сүзен кулланышта кертү, балаларны Г.Тукай тормышы белән таныштыруны дәвам итү;Үстерешле бур...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....