Әти, Әни һәм мин - спорт гаиләсе
план-конспект занятия по физкультуре (подготовительная группа) по теме

Спорт турында матур шигырьләр сөйләү, ярышларда катнашу һәм ярышларда җиңү теләгенә омтылу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eti_ni_sport.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

ӘТИ,ӘНИ,ҺӘМ МИН-СПОРТ

ГАИЛӘСЕ

Исәнмесез балалар! Бүген без сезнең  белән бэйрәмгә җыелдык.Дөньяда һәр кешенең үз өе булла.Ул өй- гади, баш өстендә түбә,стена,түшәм генә түгел.Туган өй  иң беренче чиратта синең гаиләң, туганнарың, дусларың.

Гаилә ул –зур исем.Л.Н. Толстой әйткән:”Бәхетле  ул,узенең өендәге кеше “. Аның өендә һәр бәйрәм үтсә, төшке яки кичке ашка бар гаиләң җыелса,шатланса, көннең ничек үтүен сөйләшү.

ЯРДӘМЧЕ:Нәрсә белән  аерыла-һәр гаиләдә зурлар һәм балалар бар.

А.Б: Аерма шунда бу гаилә кешеләре зурлары, балалары –спорт белән дуслар.Һәр зур кешенең һәм балаларны яхшы гадәтләре бар- алар һәр иртән

Зарядка ясыйлар-төрле спорт уеннарында катнашалар.

ЯРДӘМЧЕ:Рәхмәт сезгә кунаклар безнең бәйрәмгә катнашырга килгәнегез өчен.Ә хәзер сезгә балалар үзләре әзерләгән шигырләрен  сөйләрләр.

А.Б:Ә безнең бүгенге бәйрәмебезнең исемен бергәләп әйтик әле: “ӘТИ, ӘНИ

 ҺӘМ МИН-СПОРТ ГАИЛӘСЕ!”                                                                        

А.Б: Ярышларда кем көчле,                                                                                              Бергәләп әйтегез дуслар  

Әни, әти, әти һәм әни.

Әни  әти һәм дә мин

Йөгергәндәшуышканда кем армый

Кем төз итеп ата

Әни һәм әти, әти һәм әни,

Әни, әти һәм дә мин

Бүген кем җиңүче булыр

Нәрсә белән аерыла бу семья

Әни һәм  әти,әти һәм әни

Әни, әти һәм дә мин

А.Б: Әхәзер тамашачылар,кемнәр катнаша, рәхим итегез.

                     Музыка яңгырый.

ЯРДӘМЧЕ: Менә алар безнең уенчыларыбыз:” ӘНИ,ӘТИ ҺӘМ МИН-СПОРТ  ГАИЛӘСЕ” Һәр гаиләдән капитан билгеләнелә,безнең баш кеше малаебыз яки кызыбыз. Рәр гаилә үзенең капитаннары белән таныштыра.

Команда исемен әйтү.

АЛЫП БАРУЧЫ: Ә хәзер рөхсәт итегез сезне жюри белән таныштырырга.

Сезнең ярышканыгызны карап барачак.

                 1 бала:Безнең гаилэ һәр көнне

                            Спорт белән дус ул.

           

                2 бала:Мускулларга ул көч бирсен,

                            Кәефләребез –яхшы булсын.

               3 бала: Бөтен гаилә белән без

                           Спорт белән дус булганга,

                           Һәрвакыт шат без.

 Без бәйрәмебезне җиңел генә разминкадан башлыйбыз.

ЯРДӘМЧЕ: Командирлар менә сезнең алда   старт линиясендә урындык, урындыкта лента белән жетон, муенга тагу өчен язу бар- “Әти, әӘни һәм мин”. Һәр команданың төсе аерым.

     1 нче ярыш:урындыкта эмблема шуна барып эмблеманы алу.Килгән иптәшеңә кул белән тию.1-әти,

                                              2.-әни,

                                              3- командир.

Һәр уеннан соң жюри нәтиҗә чыгара.

А.Б: Менә күрегез нинди матур эмблемалар килеп чыкты.Һәр команданың эмблемасы бар. Ә икенче разминка әтилэргә

ЯРДӘМЧЕ: Монда –балалар, әти, әни.      

                       Безнең көчлесе кем?

                       Акыллы һәм көчле

                       Өйдә ул барыбызга билгеле

                       Әти! Әти дип әйтәбез

                      Җиңүләрен телибез.

А.Б: Әтилэребез ярышны дәвам итәләр-аякның алгы өлеше белән берничә тапкыр урындык  кутәрү.      

ЯРДӘМЧЕ: Ә хәзер команданың икенче уйнаучысына сүзне бирәбез.

А.Б: Безнең иң яратканыбыз кем ул,

        Менә әниләребезгә эш ул,

        Кулыгызга скакалка алыгыз

        Кем озаграк сикерә.

       Мин алга,мин янга.

       Әйләнеп тә .атлап та,

       Йөгереп тә, урында

       Ике аяк белән урында.

ЯРДӘМЧЕ: Ә хәзер әниләр балачакны искә төшереп, скакалкада сикерү.

А.Б: Ә хәзер соңгы разминка шигырь укыла  аңа хәрәкәтләр ясау. Минем ярдәмчем сезгә булышыр.

ЭЧТӘЛЕК

ХӘРӘКӘТЛӘР

Өрәңгене җил  әкрен генә чайкый унга –сулга бөгелә.

Унга-сулга иелү

Урман кисүчелэр булдык без.

Урында атлау, куллар ирекле.

Кулга балта тоттык без

1-2,1-2,

Куллар аста.йозак ясау.алга иелү утын яру.

А.Б: Менә безнең уенчыларыбыз әзрәк көч,үзләренә шатлык  алдылар. Ә хәзер  төп ярышларга күчәбез

1.” Спутник”-уенны беренче булып әтиләр башлый,урындыкны әйләнеп үтә,ике кул белән тотынышып эйләнеп үтәләр.

Ярдәмче:Аннары капитанны тотып тугәрәккә тотынып йөгерү.

“Спутник “-конкурсына бәя.

А.Б:Безнен хәзер алдыбызда 2 эстафета. Һава шарлар белэн:

  1. Һава шарын ике кул белән чөеп бару.
  2. Һава шарын таяк белән бәреп алып бару.
  3. Һава шарларын тез белэн чөеп алып бару.

           

 ЯРДӘМЧЕ: Икенче эстафета.

  1. “Кайсы ком суга батмый”.
  2. “Сазлык аша чыгу”.
  3. “Сәяхәтче бакалар”

     

Жюри нәтиҗә чыгара. Музыкаль пауза –төрле милләт биюләрен башкаралар.

Жюри үз сүзен әйтә

А.б: Бәйрәмне тәмамлый. Хәрмәтле әти-әнилэр һәм балалар ! Бүгенге “ӘТИ, ӘНИ ҺӘМ МИН- СПОРТ ГАИЛӘСЕ “ дигән бәйрәмдә бик актив катнашкан

өчен бик зур рәхмәт сезгә.Менә безнең балалар  көчле ,нинди өлгер  җитез , кыюлар.шуңа курә алар авырмыйлар. Гаилэгезгә исәнлек саулык,гел шундый актив булуыгызны телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти - әни һәм мин спорт сөюче гаилә

Ачык күңел ачу иртәссе...

Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә

Конспект физкультурного развлечения для подготовительной группы...

СПОРТ ЯРАТУЧЫ ГАИЛӘ конкурсы

әти әниләр арасында конкурс...

"Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен физкультура күңел ачу чарасы...

"Әти, әни һәм мин- тату спортив гаилә"

Беренче кечкенәләр төркемендә спортив чараның сценариясе...

"Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, ...